Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 сентябрь , 21:00

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (4)

Чөнки гариплекнең зур бәхетсезлек икәнен уникесе генә тулып үтсә дә, иртә җитдиләнә барган малай әтисенә карап аңлый иде.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (4)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (4)

Икенче көнне чанага җигелгән үгез белән тагын көрәш, тартыш, сугыш китте. Үгезнең иреген югалтып җигеләсе килми иде. һәм ул хәйләгә кереште. Берәрсенең капкасы каршына җитү белән кырт борыла да чит капкага башы белән терәлеп туктап кала. Аны юлга алып чыгу өчен чананың артыннан күтәреп читкә өстерәргә кирәк. Үгезне кузгатып чанага утырып өлгермисең, ул инде киләсе капкага башы белән төртелеп туктап калган. Гариф култык таягы белән үгезнең койрык астына төртеп көлде.

— Илләмә дә баш бар икән үзеңдә. Безнең урынга алгебрадан мисаллар чишәрлек бу, әй.

Чыннан да, баш ягы, хәйлә ягы шәп иде үгездә. Ул көнне үгезне чана өстерәп йөртүдә әллә ни уңыш күренмәде.

Икенче көнне Гариф үгез өйрәтергә бармады.

— Мин, Рәшит, бүген кайтыйм инде үзебезгә. Энем Шәрифулланың чабатасы тузган. Шуңа чабата ясарга кирәк. Әни әрли: Рәшитнең карт булса да әтисе бар, ә син чатан булсаң да атаң урынына калган зур малай бит, ди. Тагын өч энең бар — син дә аларны кайгыртмасаң, аларның кемгә кирәге бар, ди...

Сыңар култык таягы белән титаклап кайтып барган чатан дусты артыннан Рәшит күңелсез генә карап торды. Аңарга Какыш Гариф бик тә кызганыч иде...

Әнисе пешергән кабыклы бәрәңгене әрчеп, тозлы суга мана-мана ашады да үгезен җигәргә чыгып китте.

Үгез, Рәшитне күрү белән, тынычсызланып абзар диварына сыенды, мөгезле башын аңа табан борды. Ул сөзәргә исәпли иде, ахрысы. Рәшит йөгән белән үгезнең башына китереп сукты:

— Сөздерермен мин сине, сөздерми ни?

Йөгәнне кидереп үгезне абзардан алып чыкты.

Әтисенә кычкырды:

— Әти-и! Капканы яп, мин киткәч!

Үгезне җитәкләде дә урамга алып чыкты. Туктап тормады. Шул җитәкләгән хәлдә Папайлар тыкрыгы белән күрше урамга чыкты, Мал күперен үтеп, ялан юлына табан атлады. Бишенче бригаданың атлар дворы яныннан узгач, үгезне туктатты һәм йөгән тезгенен агач камытның уң ягына бәйләп куйды. Бүрек колакларын төшереп, эченә печән тутырылган чанага менеп утырды. Чана үрәчәсенә бәйләп куйган дилбегәне чишеп алды. Кулындагы каеш чыбыркы белән үгезгә сыдырды.

— Менә качып кара инде хәзер!

Үгез кискен хәрәкәт ясап, сикергәндәй итеп кузгалып китте. Чыбыркы чажылдап тагын сыртына төште. Үгез ат юлыннан читкә ыргылды. Исәбе борылып авылга чабу иде хайванның. Тик йомшак карга дүрт аягы белән төшеп китте. Шундый ук тизлек белән каты юлга атылып чыкты. Чөнки аның әле моңарчы көрткә батканы юк иде, һәм андый бату аның өчен бик тә сәер иде. Аяклары юл катысына басу белән, сыртына тагын да ныграк чажлап каеш чыбыркы төште. Үгез үзе дә сизмәстән атлавын тизләтеп китеп тә барды. Чыбыркы тагын аркасын көйдерде. Үгез инде карлы юлдан ярыйсы гына тизлек белән атлый-юырта биреп кабалана иде. Рәшит аңа “этлек эшләргә” вакыт бирмичә, дилбегә һәм каеш чыбыркы ярдәмендә куды да куды. Бик тиз генә үрне менделәр. Үр башында кар аз иде. Үгез борылып авылга чапмасын дип, Рәшит дилбегәне кыскарак тотты да, үргә менеп җиткәч, бер-бер артлы каеш чыбыркы белән өч тапкыр сыдырды. Үгезнең башына кире борылу теләге бөтенләй кермәде дә. Үр түбәсен тиз генә уздылар да Бакый Баткан елгасына карап түбән төшә башладылар. “Күбрәк булса булыр инде!” — дип уйлады да, Рәшит чыбыркысын бер-бер артлы үгез сыртына селтәде. Үгез дә, миннән дә үҗәт булдың бит әле син, малай кисәге, дигәндәй, юыртуга күчте. Үгезнең тояклары астыннан чанага кар кисәкләре очты. Тигез итеп юырткан үгезгә, тояклар астыннан очкан кар кисәкләренә карагач, Рәшитне эчке бер дулкынлану һәм шатлык хисе биләп алды: “Була бит бу эш!”

Туңган Бакый Баткан елгасын кичеп чыктылар да каршыдагы текә үргә менә башладылар. Үгез атлауга күчте. Тик Рәшит аңа адымнарын акрынайтырга ирек бирмәде. Чыбыркы белән кабаландырды. Үрнең яртысында бер чокыр бар. Исеме Коры Чокыр. Шул чокырны чыккан иде, бишенче бригаданың яланнан печән төяп кайтып килгән атлы чаналарын күрде. Чанадан төшеп, үгезне җитәкләп, Коры Чокырның читенә, кар азрак урынга чыкты. Иң алдагы йөктә утырган Иләкәй Биктимер дигән абзый шатлыклы итеп дәште:

— И-и, Рәши-ит! Син бит бу! Әллә үгез җиккәнсең инде?!

Печән төягән биш-алты чана узып китте. Алтынчысы туктады. Йөк өстендә Рәшиттән ике генә яшькә зур Мөхми Сәлиме утыра иде.

— Рәшит, нихәл әй! Печән йолкы минем йөктән. Йолкы, күп итеп!

Түзмәде, бастырыкка тотынып юлга сикерде, үзе дә ярдәм итеп печән йолкырга тотынды. Рәшитнең кулбашына сукты:

— Көн дә кил шушында. Син булмасаң да, мин шушында печән ташлап китәрмен. Шуның өчен син мине мунчага чакыр. Яме?

Рәшит ризалык белдереп баш селкеде. Рәшит печәнле булды. “Яшибез әле! — дип куйды ул эченнән генә. — Яшибез!”

Үгезне тугарып, чанадагы печәнгә кушты. Хайванның бөтереп-бөтереп ямь-яшел сарут ашаганын карап торды да үз-үзен ышандыргандай әйтеп куйды:

— Хәзер бу урынга чыбыркы белән кумасаң да килә инде бу хайван!

Мәктәптән кайтып тиз генә ашый да Рәшит, үгезен җигеп чыгып китә. Сәхәп юлына. Ул үгезне җитәкләми, ә ишек алдында ук чанага менеп утыра да дилбегә белән үгезнең түгәрәк корсагына кагып суккандай итә. Үгез Бакый Баткан үре башында яшел сарут печән көткәнне исендә яхшы калдырган булып чыкты. Капка ябарга дип, аякларына башмак чабаталар гына эләктереп чыккан әтисе чанага менеп утырган улына елмаеп карады:

— Син бик тә машинник малай булдың әле, Рәшит улым. Тәки өйрәтеп киләсең бит үгезне. Инде җитәкләп йөртүдән туктагансың...

Берничә көн Бакый Баткан үре башында, Мөхми Сәлиме калдырып киткән печәнне ашап өйрәнгән үгез, капкадан чыккан уңгайга ук, шәп-шәп атлап, Папайлар тыкрыгына ашыкты. Күрше урамга чыккач, сулга борылды, аннан соң уңга табан тагын бер киң тыкрык чыгып, Мал күперен узды һәм Сәхәп ягына сузылган кышкы юлга килеп чыкты. Чанада тезләнеп утырган Рәшиткә эш калмады — үгез үзе кая барырга белә иде. “Тамак тәмугка кертә!” Хайван кышкы юлдан тиз-тиз адымнар белән атлый да атлый. Әйтерсең лә, инде ул гомере буена чана өстерәп йөргән. Бернинди карышу юк!

Бүген Рәшит башка көндәгеләргә караганда соңгарак калды. Чөнки дүрт дәрес тәмамлангач, мәктәптә чаңгы ярышлары узды. Хәлекәй юлы белән ике километр ярым китеп, кире кайта торган дистанция иде. Рәшит чаңгыда шәп йөри. Чабатага каеш белән сүс баулар ярдәмендә яхшы итеп ныгытылган чаңгылар шома һәм җиңел иделәр. Өстәвенә бөтен мәктәптә тик Рәшиттә генә дегеткә охшаган сыек чаңгы мае бар. Ул майны аңарга район үзәгендәге кибетләр складында мөдир булып эшләгән Мәхмүт абый биргән иде. Әтисе сөйләгәннән Рәшит шуны белә. Мәхмүт абый 1904 елда туган. Ул авылда Шакир бай дип исеме чыккан кешенең улы. Мәхмүт абый киң күңелле, үзе бик тә юмарт һәм ачык йөзле абый ул. 1930 елны, кулакларны Башкортостанның Нариман районына озатырга дип, авылга исемлек килгән. Рәшитнең авыл советында секретарь булып эшләгән әтисе Мәхмүт абый белән тагын дүрт “кулак малаен” махсус направление белән Ленинградтагы “Арсенал” исемле заводка озаткан. Бишесе дә шунда бик тырышып эшләп, авылга ике елдан соң “гарадскуй” киенеп, мактау грамоталары алып кайтканнар. Әтисенең ул ярдәме эзсез калмаган. Аны 1933 елның февраль аенда, кулакларны яклаган өчен дип, эшеннән чыгарганнар. Шуннан бирле Рәшитнең әтисе колхозда төрле эштә йөри. Инде менә бүгенге көндә, алтмышка җиткән чагында, имгәнгән кыеш гәүдәсен төнге каравылга яисә яландагы тракторлар станын сакларга йөртә. Бернәрсә дә бирелми торган “трудка” төн үткәрә.

Иртәгә мәктәптә чаңгы ярышы дигән кичне Рәшит чаңгы табаннарын янган мич алдында яхшы итеп кыздыра. Аннан соң аңа кара төстәге чаңгы мае сөртеп, иске чүпрәк белән озак итеп ышкый. Майлап бетергәч, чаңгыларны чоланга чыгарып суыкка куя: “Туңсыннар!”

Рәшит беренче булып, башкаларны байтакка калдырып килде. Аягыннан чаңгыларын салып, йон бияләйләре белән аларның өстенә ябышкан карны сөртте дә күтәренеп өенә кайтып китте.

Чумарлы ашны тиз-тиз генә ашады да үгезен җигәргә чыгып китте. Үгезне абзардан алып чыгып килгәндә, эре, саргайган тешләрен күрсәтеп елмаеп кереп килгән дусты Какышны күреп алды. Култык таягы ягына янтая биреп, Гариф чана янына килде:

— Тегеләргә вич чабата ясап киендердем, әй...

Тегеләр дигәне әнисе һәм туганнары иде.

— ...Галиуллага да ясадым. Бүтәннәргә ясыйсың, ә миңа юк! — дип шөшлегә ябыша сабый. Бише дә тулмаган бит — әти сугышка киткәч туган бала ул. Калып ясап ярты көн үтте. Ясап кидердем инде. Хәби чана шуарга алып чыгып китте. Шатлыгы эченә сыймый сабыйның...

Гариф шул иң кече энесен бик ярата иде.

Үгезне сыртыннан сыйпады:

— Давай, өйрәтәбез моны. Мин дә катнашам.

Үгезне җигешергә тотынды, үзе сөйләнде:

— Минем укырга вакыт юк, әй. Син иртәгә миңа әйткәләп тор инде, сорасалар. Хет өчлелек кенә.

— Ярар, әйткәләрмен. Утыр чанага.

— Ә үзең?

— Утыр, утыр, Какыш! Күп сөйлисең!

“Какыш!” — Гарифның ләкаб исеме.

Бәләкәй чагында “р” авазын әйтә алмаган һәм “кара кош” диясе урынга “каакош” ди торган булган. Күрше, үзеннән тугыз яшькә зур Габсабыйр абзасы, шат күңелле, тумыштан чатан малайга исемне тагып та куйган: “Какыш!” Гариф титаклый-титаклый, шул исем белән, әтисез көенә, ач хәлендә, үсәргә тырышып көннәрен уздыра. Әтиләре сугышка киткәч, биш бала өстенә, алтынчыга тагын бер малай дөньяга килә — Галиулла. Әниләре Хөббиҗамал, алты бала, әтиләренең әнисе Гайшә әби Хәйрулланың сугыштан җиңүче булып кайтканын озак көтәләр. Әмма юкка гына...

Рәшит капканы ачты һәм дилбегәне кулына алып чанага менеп кунаклаган Гариф янына утырды. Үгезне дилбегә суккалап кузгатты! Үгез карусыз-нисез атлаган саен, Гарифның авызы ерылганнан- ерыла башлады. Телгә килде.

— И-и Рәши-ит! Мин юкта син бу тискәре үгезне акылга утырткансың бит инде. Гомере буена җигелеп йөрегәнмени — ничек атлый, әй! Илләмә дә шәп малайсың инде әй, минем кебек чатан булмасаң да!

Чатанлыгын шаяртуга кушты Гариф. Тик Рәшит аның әйтүенә елмаймады. Чөнки гариплекнең зур бәхетсезлек икәнен уникесе генә тулып үтсә дә, иртә җитдиләнә барган малай әтисенә карап аңлый иде.

Бераз баргач, Рәшит дилбегә белән чыбыркыны Гарифка тоттырды.

— Әйдә, тотып бар! Тик бик кума! Үзе дә шәп бара ул.

— Ничек өйрәтә алдың син моны юлдан тыныч кына йөрергә? Җиккән тәүге көннәрдә җен-шайтан кебек иде бит. Кая кереп киткәнен карап та тормый иде. Нәстә булган бу үгезгә?

— Бераздан күрерсең.

Барып җиттеләр. Үгез башы белән азрак яуган кар каплаган печән өеменә барып төртелде, һәм шул мизгелдә үк куркуыннан пошкырып артка чигенде. Печән өеменең теге ягында җирән ялкын булып әллә нәрсә сикерде дә читкә ыргылды.

— Төлке-е! Төлке-е-е! — дип акырып җибәрде Гариф. — Рәшит, карале, төлке-е!

Колак очлары кара, озын, калын җирән койрыгының очы ак, бик тә чибәр иде төлке. Койрыгын әле уңга, әле сулга селкетеп, бормалап-бормалап ераклаша башлады. Ике малай төлкегә карап катканнар иде. Төлке, нигә кычкырмыйсыз соң әле сез, дигәндәй, чапкан уңгайга дүрт аягында берьюлы сикереп, малайларга табан борылып басты. Алгы аякларын турайтып, күкрәген киерә биреп малайларга карагач, яңа гына өрергә өйрәнә башлаган көчеккә охшатып, “тяф” дип өреп куйды.

— Әле син безгә әрмәкче буласыңмыни әле! Хәз-зер атам мин сине! — диде дә Гариф, култык таягын мылтыкка охшатып, төлкегә сөсәде. Төлке мылтыкны култык таягыннан аера белә торган, инде күпне күргән җан иясе булды, ахрысы. Урыныннан кымшанмады да, тагын бер мәртәбә өреп куйды. “Курыкмыйм мин сездән!”— диюе иде бу кыргый җәнлекнең. Гариф түзмәде, төлкегә таба кузгалды. Әмма сыңар аягы, култык таягы белән карга батып егылды. Рәшит ярдәме белән Гариф аягына басканда, төлке кабаланмый гына еракта каралып күренеп торган имән урманына юырта иде.

Тере төлке күргән тойгыдан ләззәтләнеп, печәнне чанага төяделәр, кайту ягына юнәлделәр...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: intertat.tatar

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: