X
Хәлим авылларына бик авыр кайтты. Ул урман эченә бик ерак кергән булып чыкты. Озак кайтуының тагын бер сәбәбе бар: юл буенча кире килер сукмакны билгеләп, хәтергә алып, агачларда, куакларда махсус тамгалар калдырып кайтырга кирәк иде. Табигать мәрхәмәтле: ул, кешене туган ягына, якыннарына кайтару өчен, барысын да эшли. Хәлимгә дә булдыра алганча ярдәм итте. Бер төн кунып, икенче көнне өйлә якынлашканда гына, аякларын чак-чак өстерәп кайтып керде ул ишегалларына. Өйдә Сания генә иде, Тәскирә, өч баланы да алып, бакчага кереп киткән. Чыр-чу килгәннәре ишетелеп тора. Хәлимне күргәч, Сания егылып китә язды, ишектән чыгып килгән уңайга чак тотынып калды.
– Ай Аллам! Хәлимкәем!.. Һич кенә дә синең кайтып керүеңә күнегә алмыйм! Син урманнан кайткан саен, бәгыремнең бер кисәге өзелеп төшкәндәй була. Озаккарак киткәч, пошаманга калган идек инде. Аннары... синең югала торган гадәтеңне белгәч, артык борчылмадык та... Таптыңмы соң Нәфисәбезне? Кайда ул, ник керми? Бар, чыгып ал, улым, кешене тилмертмә...
– Әнкәй, таптым мин аны, үткән атнада аның янында булдым. Бу юлы үзем генә кайттым, ул әле авылга кайтырга әзер түгел... Иң мөһиме, ул исән-сау, күңеле генә иләсләнгән... Бераз вакыт кирәк булачак, мин иртәгә үк китәм, аны озакка ялгыз калдырырга ярамый, әнкәй...
– Бик нык ялгышканмыни, улым? Ай Аллам, кабер тикле кабер туфрагын күтәреп чык та диванага сабышма, имеш... Үз акылына кайтырлыкмы соң?
– Әнкәй! Мин бит акылыннан язган димәдем. Бераз гына иләс-миләсрәк, дидем. Аңа тынычланырга, җан һәм тән җәрәхәтләреннән арынырга кирәк. Тәскирә апага да шулай дип әйт, «дивана» дигән сүзне телеңә дә алма! Бар, чакыр үзләрен. Хәбәремне җиткерәм дә чоланга кереп ятам. Ике тәүлек инде юньләп йоклаганым юк.
Барысы бергә җыелып, Хәлим алып кайткан хәбәрләрне тыңлый-тыңлый, өйлә ашын ашадылар. Ата кеше, алмашлап, балаларын сөеп чыкты... Аннары чоландагы яшерен түшәгенә кереп чумды.
Авылдагы яңалыкларны Сания белә торып иртәнгә калдырган. Юлдан талчыгып кайткан улын авыр хәбәрләр белән дә борчыйсы килмәгән, ахры, аның. Ә яңалык чыннан да хәтәр иде. Районнан килеп, Хәлимне милиция белән эзләгәннәр. Авылның фельдшерыннан да сорау алганнар, аннары районга ук алып киткәннәр. Районның «ашыгыч ярдәм» табибларын да тинтерәтәләр икән дигән сүзләр йөри, ди.
Хәлим бу хәбәрләрне тыныч күңел белән тыңлап торды. Ул урманга кереп китәр алдыннан, авыл советы рәисе дә искәргән иде ләса бу хакта. Көтелмәгән хәл түгел. Килсеннәр, тикшерсеннәр. Хәлим алардан качып йөрми, тик аңарчы ул Нәфисәне кешелеккә кертергә, аннары гына авылга алып кайтырга тиеш. Шунсыз беркая да бармаячак – районга да, төрмәгә дә... Бу хәбәрләрдән соң ул эшне бик кызу тотарга кирәклеген аңлады. Шуңа күрә урамга да чыкмыйча, өй тирәсеннән генә кирәк-ярак юнәтә башлады. Төзелеш өчен кирәкле алмаш балта, чүкеч, кадак ише әйберләрне аерым бер урынга төйнәде. Тәрәзә өлгесе өчен дип алган пыяла кисәген, кат-кат чүпрәккә төреп, арка капчыгына урнаштырды. Аның янына, шулай ук чүпрәккә төреп, берничә чуерташ куйды. Бераз ризык алды – тозланган, какланган каз ите, бәрәңге, суган, тоз...
Боларның барысын да якында гына карап-күзәтеп йөргән Тәскирә, дәррәү кузгалып, өй эченә кереп китте дә Хәят оныгының ас җәймәсен күтәреп чыкты.
– Менә, Хәлимкәем, шушыны Нәфисәгә бир, баласының исе сеңгән чүпрәк бу, күңеле көрәеп, ачылып китмәсме, хәтере кайтмасмы...
– Ярар, алырмын... Бераз балык мае да табып салыгыз әле, тән җәрәхәтләрен сыпырып ала торганын...
– Ай Аллам, бигрәк тә ныкмыни яралары? Йөри аламы соң? Бик газапланамы?..
– Юк юк, барысы да әйбәт, бераз гына бар шул, дәваласаң бетә торган җәрәхәтләр...
Ниһаять, Хәлим юлга чыгарга әзерләнеп бетте. Шулай да, бәласеннән баш-аяк дип, кичке эңгер-меңгерне көтәргә булдылар. Хәлимнең кеше күзенә күренеп йөрисе, үзенең авылга кайтуын халыкка белгертәсе килмәде. Куркудан түгел, Нәфисә хакына, гаиләләре, киләчәктәге уртак тормышлары хакына ул тагын качкын язмышына дучар булырга әзер. Читтә нинди генә матур дөньялар булса да, кешегә үз дөньясы якынрак, кадерлерәк. Чөнки бу дөньяны ул маңгай күзе белән генә түгел, күңел күзе белән дә күрә, аңа кагыла ала. Һәм шул рәвешле иң хәтәр ятмыш упкыннарыннан исән-имин чыга ала.
Ул арада, хәле бетеп, Сания кайтып керде. Кулында бер кечкенә пыяла савытта балык мае, тагын ниндидер төргәкләр. Аларны Хәлимгә тоттырды да күтәрмә идәненә килеп утырды, аннары тирән итеп сулыш алды да тезеп китте:
– Хәлимнең кайтуын... күреп калганнар... «Хәлим үзе генә кайткан, Нәфисәгә бер-бер хәл кылган, ахры», – дип заявить иткәннәр... Районнан милиция чакыртканнар... Хәзер авыл советы белән шул милицияләр безгә таба килеп яталар... Нишлисең соң, балам? Каласыңмы, китәсеңме?
– Китәм, әнкәй. Калсам, озакка тоткарлануым бар. Сорасалар, Нәфисә табылган, бераздан өйгә кайтачаклар, диярсез. Нәфисә хакында берни дә сөйләмәгез. Кайткач, үзләре сөйләр, дип әйтегез дә шуның белән бетерегез!.. Йә, исән-сау торыгыз!..
Хәлим ындыр артлап кына урманга таба китте. Аларга якынлашып килүче кешеләр төркеме аны күреп калды, ахры, кычкыра-кычкыра йөгерешә башладылар, качкынның юлына аркылы төшмәкче булдылар. Шушы урман буенда үскән Хәлимне тотып була димени! Ул ике атлауда урман буендагы куаклык эченә кереп юк булды. Бераздан эзәрлекләүчеләр төркеме дә аның артыннан әрәмәлеккә кереп китте.
Аларга карап, Сания: «И Ходаем! Исән-имин йөрт бәндәләреңне! Бәла-афәтләрдән, хәвеф-хәтәрдән сакла, берүк!» – дип, белгән догаларына кереште...
Хәлим сизенеп барды: аны шактый эзәрлекләп килделәр. Тагын киләләр иде әле, кичке эңгер-меңгер генә куркытты, ахры. Качып барган Хәлимгә түгел, кызык итеп кенә бер-ике тапкыр атып та җибәрделәр. Бөтен урман дөньясы тетрәнеп куйды... «Болар бик хәтәр кыланалар, мине җинаятьчегә чыгаралар түгелме?» – дип уйлап та бетермәде, Хәлимне тагын бер ату тавышы куып Җитте... Аның артыннан ук кемнеңдер ачыргаланып кычкырган тавышы җәһәннәм төпкеленнән чыккан кебек кенә яңгырап куйды.
Урман шомлы тынлыкка чумды. Кешеләр кылган гөнаһларны яшерергә теләпме, тиз-тиз генә, ашыгып-кабаланып, караңгы төште. Хәлим тагын, үз гаме, уйлары, язмышы белән күзгә-күз карашып, япа-ялгызы калды. «Бер дә җайланырга уйламый әле бу дөнья, кая карасаң да – шөбһәле карашлар, кая барсаң да – гыйфрит кебек авызын ыржайтып, сине кабып йотарга әзер шайтан коткысы...» – дип уйлап куйды ул. Аннары, гадәтенчә, бераз сукмагын «бутап алды» да, якындагы бер карт имәннең аскы калын ботагына үрмәләп, аның кытыршы тәненә аркасын куеп, җәелеп утырды, аякларын алга сузып, юл капчыгын күкрәк ягына киеп алды, шуннан соң гына, күз керфекләрен бер-берсенә бәреп авырттырудан курыккан кебек, сак кына күзләрен йомды...
Ләкин йоклап китә алмады, кылт итеп хәтеренә Нәфисә әйткән сүзләр төште. Нәрсә диде әле ул? «Карчыклар мине алып китмәкче булды... Иреңне эзлиләр, сиңа аның белән булырга ярамый, диделәр» дидеме? Менә хәзер барысы да аңлашылды! Карчыклар Хәлимгә бер дә каршы түгел, алар бары тик Нәфисәне афәттән йолып калмакчы булалар. Хәлим белән бергә кайтса, хатынның язмышы аянычлы булачак дип уйлыйлардыр... Ләкин бу карчыклар да Хәлимне белеп бетермиләр икән. Аңарда Майя чорыннан калган «табигать көче», «урман җене» кузгалып, уянып кына килә әле. Ул уянып бетсәме? Әнә аның уйларына, ниятенә, антына йолдызлар шаһит: һичшиксез, Нәфисәсен уятачак, кеше итәчәк, бәхетле итәчәк ул! Бәхетле итәчәк... бәхетле... итәчәк... бәхетле...
Ул медер-медер кешеләр сөйләшкән тавышка уянып китте. Аста, урман сукмагында, беркем дә күренмәде. Әмма тавыш бар, һәм ул якыная, көчәя бара... «Тагы» нинди галәмәт инде бу?!» – дип уйлап та бетермәде, Хәлим урнашкан имән яныннан гына ике шәүлә узып китте. Шулчаклы тиз үттеләр, Хәлим хәтта аларның кем, нинди заттан булуларын да шәйләми калды. «Тизрәк ычкынырга кирәк бу Шүрәлеле урыннан», – дип, Хәлим тизрәк китү ягын карады. Аның баягы шапырынуыннан берни калмаган иде, ул гап-гади авыл кешесенә, Хода бәндәсенә әверелгән иде.
Яшәгән саен, барган саен, юлда каршы килүчеләр күбәя, янәшә баручылар азая... Юлдагы кешенең күңеле барыбер көр, рухы нык, чөнки аның һәрвакыт өмете бар. Өмет булган җирдә җыр бар, шигырь бар:
Инде гомер чак-чак бара сыман,
Җаным яшәп тәмам ара сыман.
Бер куаныч: иңрәп, сызылып-сызылып,
Җыр ярала йөрәк ярасыннан...
Хәлим бу юлы Нәфисә янына бик озак кайтып җитә алмады. Кемдер аны шул якка барудан тыеп торган кебек. Аның изге ниятләренә, күңел омтылышларына, бәхеткә ымсынган йөрәгенә каршы. Кайбер урыннарны баш әйләнгеч боҗра буйлап икешәр-өчәр мәртәбә урады. Бераздан юлына куелган шаукым капкыннарын читләтеп узарга өйрәнде. Андый урыннар колакларны тондырып, зәһәр чыңлап тора. Шундый кырга килеп эләгү белән, Хәлим, кырт борылып, арты белән бара башлый... Чың басыла, шаукым чигенә. Шулай изаланып бара торгач, көн кичкелеккә авышты. Менә бервакыт ул таныш аланнарга, үзе су алып менә торган чишмәләргә килеп чыкты, бераздан аның төзелеп бетмәгән кечкенә бура йорты күренде. Аның тирәсендә җанлылык сизелмәгәч, Хәлим адымын кызулатты, ул арада күңеленә ниндидер салкын шом ургылып керә башлады...
Юкка борчылмаган икән: Нәфисә үзенең җир йортында да, якындагы биләмәләрендә дә юк иде. Хәлим хәтта бура йортны да барып карады. Хатыны да, «баласы» да, ичмасам, кулга ияләшә башлаган төлке баласы да күренми... «Карчыклар эше генә бу», – дип уйлап алды Хәлим. Ышанасы да килми. Хәлим белән килештермичә, бу хәтәр адымга – Нәфисәне урлап алып китүгә кадәр барып җитәрләр микән?! Хәлим бура йортының булачак тупса бүрәнәсенә утырды да, башын тотып, бөтен җаны-тәне белән шыңшый башлады... Үзе шыңшый, үзе нидер сөйли, кычкыра, аннары пышылдауга күчә, тагын тавышын күтәрә, кемнедер сүгә, күбрәк үзен тирги һәм язмышыннан зарлана:
Дөньяга тутырып карыйм, –
Күземнең нуры җитми,
Чумырып алып карыйм, –
Күңелнең зары бетми,
Ачы кычкырып карыйм, –
Тавышым чыкмый ласа...
Йөгереп качам – язмышым
Артымнан килеп баса!
(Дәвамы бар)
Фото: 43.мвд.рф