* * *
Үгез җигәр өчен әзерлек атнага якын барды. Рәшит берничә тапкыр Сәлах бабайга барып кайтты. Камытның ясалышын карады, озынлыгын, киңлеген үлчәде. Ике көн буена балта, өтерге, борау тотып, агач камыт ясады. Рифләрдән кисеп алган коры сөяннән ясады ул аны. Гариф Танаулардан алып кайткан нечкә, төз каеннардан әтисе тәртәләр әмәлләде. Каеннарның каерысын балта белән юнып ташлады да аларны берничә көн мунча миче артында киптерде. Чана белән аның канатлары арасын, бау тарттырып, салам-печән коелмаслык итеп челтәрләп бәйләделәр.
Хирахау Мәҗит бабай биргән, тәмле исе килеп торган, тасма кебек шома юкәдән өчәрләп дилбегә, арканнар иштеләр. Җәпле имән агачыннан ыргак ясап чананың арт җиренәрәк бәйләп куйдылар. Чана төбенә бармактан юанрак тал тезеп, аны нечкәрәк итеп ишелгән юкә бау белән ныклап бәйләп чыктылар. Инде ак башлы ала үгезне ике тәртә арасына кертеп җигәсе генә калды. Әтисе киңәш бирде:
— Мин, улым, ун яшьтән үзебезнең авыл бае Гәпкадыйр Мәгъзүмгә язгы сабанга үгез куарга ялланып чыгып киттем. Ике җәй тамак ялына үгез кудым. Бер тимер сабанга дүрт үгез җигәләр иде. Ике үгезне куарга бер малай. Үгезләрнең араларында бик үҗәтләре була торган иде. Бер мөгезе аска карап үскән бер ала үгез бар иде. Абайламый калсаң, ачуы килгән чакта, арт аягы белән шартлатып китереп тибә торган иде. Әллә кайларга очып барып төшәсең инде. Эсселәсә ята да куя. Хет кыйна, хет суй — тормый инде. Ә сабан тоткан абзый үгезне түгел, сиңа бәргәләп китә, нигә үгезең ята дип. Тыңламаса, кыйнарга туры килә инде ул үгезне. Тик башына сукма — ул да җан иясе бит. Бик ачуын китермә, диюем. Җигәр алдыннан ике-өч көн алдан йөгән кидер дә кое янына җитәкләп алып бар, җитәкләп алып кайт. Сиңа да, йөгәнгә дә өйрәнә башласын. Чанага печән сал да шунда бәйләп куй. Печән ашаганда чанага да өйрәнсен. Көн дә берничә мәртәбә чананың тәртәләре аша тегеләй-болай алып чыгып йөретеп өйрәт. Тәртә арасына керергә өйрәнә торсын...
Шимбә көн. Рәшит мәктәптән кайтты да, әнисе алдына куйган ашны ашагач, киенә башлады. Савыт-саба юган җиреннән әнисе, бусагага утырып, сырган чалбары өстеннән тула оек киеп маташкан улына дәште:
— Син, Рәшит балам, чаңгыга чыгасыңмы әллә?
— Юк.
— Кая дип киенәсең болай?
— Үгезне җигәргә өйрәтә башлыйм бүген.
— И-и, бала, бала! Синме соң инде үгез җигеп, аның белән сугыша торган кеше. Башын селкеп, алып кына очырачак бит ул сине. Шуны да белмисең.
— Очырса, торырмын. Тагын тотынырмын. Ягарга утын юк бит.
— Ы-ы, шул! Ай, миңа ни — җик, җигә алсаң. Алай да, синме соң инде утын ташый торган кеше?
Рәшит башкача сүз озайтып тормады, бүреген, бишмәтен киде дә күрше урамда яшәгән Чатан Гарифларга китте. Рәшит барып кергәндә, Гариф чабата үреп утыра иде.
— Гариф! Әйдәле безгә. Ярдәмең кирәк!
Гариф азрак гаҗәпләнде:
— Мин сиңа нәстәгә кирәк инде?
— Үгезне җигәргә өйрәтергә ярдәм итәрсең. Аны ничек итеп җигәргә мин үзем дә белмим белүен. Икәү рәтләрбез әле.
Гариф куанып кул гына селтәде:
— И-и! Җигәсең дә, чанага менеп утырасың да, чаж чыбыркы белән сыртына. Чаж берне! Чаж икенчене! Китә ул чаптырып. Кая барсын чапмыйчан!
Сөйләнә-сөйләнә, Рәшитләргә барып җиттеләр. Кызыллы-аклы үгез йөгән кидергәнгә өйрәнгән иде инде. Чөнки аны йөгән кидереп, Рәшит күрше урамдагы улаклы коега су эчерергә йөртте. Көненә ике мәртәбә — иртә, кич. Тәртә арасына да карышмыйча керде үгез. Рәшит тәртәгә ныгытылган агач камытны күтәрде дә үгезне тоткан Гарифка эндәште:
— Тарт алга!
Гариф үгезне алга атлатты. Җигеп тә куйды. Гариф көлде:
— Бик тиз икән үгез җигү. Ат кебек чөелдерек кысарга түгел.
Дилбегәне камыт өстеннән китереп йөгән алкаларына бәйләделәр.
— Ач капканы! — диде Рәшит. — Урамга чыгабыз.
Гариф капканы ачты да титаклап килеп чанага тәгәрәде.
— Әйдә, кузгал!
Рәшит дилбегәне тарткалады:
— На-а! Киттек!
Үгез кузгалмады. Башын селкеп, үзенең ризасызлыгын белдереп, уң аягы белән карны тырнап үкерә башлады. Чыбыркы белән сукканга урыныннан сикереп китте дә, борылып, чананы өстерәп, абзар ягына томырылды. Малайлар чанадан төшеп өлгергәнче, абзар ишегенең яңагына камытның бер чите белән китереп бәрде. Камытны тәртәгә ныгыткан баулар шартлап өзелделәр. Юкә юкә инде ул...
Бер сәгатьтән артык вакыт бау ишеп, камытны яңадан тәртәгә ныгытып үтте.
Тагын җиктеләр үгезне. Гариф тәкъдим итте:
— Әйдә, җигүле көенә урамга җитәкләп алып чыгыйк та капканы ябып куйыйк. Кире кермәсен.
Шулай иттеләр дә. Урамга җитәкләп алып чыгып, үгезне кышкы юлда түбән якка каратып куйдылар. Гариф урамга авызын ерып, дилбегә тотып, чанада утырып чыкты.
Иң тәүдә мин утырып йөрдем үгезеңдә. Син үзең түгел.
— Син, син! — диде Рәшит елмаеп.
Үзе дә чанага сикереп менде, дилбегә белән чыбыркыны кулына алды.
— На-а! — дип, үгезгә акрын гына чыбыркы белән сукты. Үгез, нәрсә булды соң әле бу тагын дигән кебек, башын борып артына карарга итте. Тик тартылган дилбегә моңа ирек бирмәде. Үгез чучкага охшатып хоркылдап куйды да... ат тизәкләре таралып яткан каткан карга гөрселдәп егылды. Малайлар сикерешеп чанадан төштеләр. Үгез уңайсыз егылган. Камытның аскы агачы аны буа, шунлыктан ул хырылдый иде. Бауларны тиз генә чишеп, үгезне камыттан азат иттеләр. Үгез үзен кабат җиккәнне көтеп тормады, тезгеннән тотып торган Рәшитне башы белән юл кырыендагы карга төртеп екты һәм урам буйлап чапты. Дилбегә тотып торган Гариф берничә адым йөгергәндәй итте дә аяктан егылды. Үгез, аны ат тизәкләре аунап яткан юлдан өстерәп, югары якка чапты. Аннары көрткә кереп, күршеләрнең читәненә башын терәп туктады.
Үгезне читән казыгына бәйләгәч, Рәшит аңа берничә мәртәбә чыбыркы белән сыдырды.
— Ятма икенче-е! Качма икенче-е!!! — дип такмаклап кыйнады үгезне. Әйтерсең лә үгез кеше телен аңлый инде...
Юлга алып чыктылар. Түбән яктан менеп килгән Мәсәл Фәтхиясе дигән карчык малайларны кызгангандай сөйләнеп үтте.
— Ә-әй, сабыйла-ар! Үгез җигеп яфалана торган чагыгызмыни инде. Сезнең бит самай уйнап арып тәгәри торган заманыгыз...
Чыбыркылаганның нәтиҗәсе булды ахрысы — үгез бүтән ятмады. Гарифны чанага утыртып, Рәшит үгезне йөгән тезгененнән җитәкләде. Үгез кузгалды. Рәшит барган уңгайга тезгенне камытка тиз генә урап бәйләде дә, үгезне җибәреп, чанага омтылды. Тик Рәшитнең тезгенне җибәрүе булды, үгез туктады да башын кискен чайкап, мөгерәп акырырга тотынды. Аның һич кенә дә җигелгән хәлдә чана өстерисе килми иде. Рәшит, йөгәннән тотып, аның башын аска иде. Үгез, әле син шулаймы дигәндәй, башы белән Рәшитне этә башлады. Бөкләгән чыбыркы белән ике тапкыр башына эләккәч, тагын туктады. Малай белән үгез бер-берсенә карашып азрак басып тордылар. Рәшит чыбыркысын чанага ташлады, бияләен салып, бармакларын тырпайтып, үгезнең тамак астын кашырга кереште. Үгез, менә монысы бик тә кирәк иде дигәндәй, рәхәтлектән башын суза биреп тын гына басып торды.
Гариф көлде:
—Хәзер шулай итеп кашынып кына торабызмыни инде?!
Бераз кашыгач, Рәшит дәште:
— Дилбегә очы белән сыртына сук акрын гына. — Үзе кыргарак тайпылды да үгезнең муенын учы белән сыпырды. — Кузгал инде, дус!
Иркәләүне хайван да аңлый бит. Үгез ике аягында таптанып куйды да, акрын гына кузгалып... атлап китте.
Куанычыннан акырып җибәрде Рәшит:
— Ур-ра! Китте бит бу!
Үгез, аның акырганын гына көткән кебек, юлдан читкә сикерде дә күрше Папайларның читәне янына җил өеп киткән көрткә кереп чумды...
Үгезне көрт эчендә тугарып, чананы юлга тартып чыгардылар.
— Әйдә туктыйк, Рәшит! — диде Гариф. — Тыңлатып булмас моны әй! Үзең кебек үҗәт икән үгезең дә.
— Юк инде! — диде Рәшит. — Башлаган эшне җиренә җиткерик! Ул бит җиңгән кебек була безне. Тагын җигәбез.
Үгезне кыйнап тормадылар, җиктеләр тагын. Үгез алдына басып, Рәшит аңа вәгазь сөйләде. Әйтерсең лә үгез аның сөйләгәнен аңлый инде.
— Барыбер җигәм мин сине. Өйрәтәм җигеп чана тартырга. Иң әйбәте — тыңла.
Чанага утырды да, дилбегәне кулына алып, очы белән үгезнең сыртына сукты. Үгез урам буйлап түбән атлады. Малайлар, тын алырга да куркып, икәүләшеп үгез тарткан чанада утыралар иде: “Китте бит бу үгез! Китте!”
Үгез берничә адым тыныч кына атлап барды да, кинәт кенә уңга каерып, Дүлдиннәр тыкрыгына ташланды. Рәшит аны туктатырга да, башын каерып урам юлына кире борырга да тырышмады. Үгез күрше урамга атылып барып чыкты да уңга борылды. Урам кечкенә үргә үрмәли иде. Үгез өстерәгән чананы өч эт уратып алды. Рәшит иң зурысына каеш чыбыркы белән сыдырды. Эт чыйнап читкә сикерде. Калган икесе өрә-өрә юлда басып калдылар.
Ә үгез чапты да чапты. Урам больницаның рәшәткәле коймасына терәлә иде. Рәшит үгезне пожарный тыкрыгына юнәлтте. Үгез... тыңлады, чабуын акрынайтмыйча, тыкрыкка кереп китте. Үзләренең урамына килеп чыккач, үзенең абзары ягына борылды. Йортка җитәрәк атлауга күчте, башы белән капкага килеп терәлде. Рәшит шатланып чанадан төште:
— Булды бу, әй! Җитте бүгенгә! — диде дилбегәне кулына алган Гарифка.
— Мин дә дилбегә тотыйм әле! — дип көлде тегесе.
Үгезне ишек алдына кертеп тугардылар. Ул авыр эш башкарган кебек еш-еш тын ала иде. Рәшит үгезнең юешләнгән аркасын, корсагын чанадагы печән белән сөртеп абзарга табан алып китте. Шулчак өй ишеге ачылып китте, бусагада әниләре күренде:
— Рәшит улым! Менә үгезеңә вак бәрәңге турап куйдым. Ашат! һәркөнне җигеп йөретеп кайткач, син аңа бәрәңге ашат. Җигелгәне өчен икәнен аңлар ул! Үзегез чәй эчәргә керегез! Тары боткасы пешердем сезгә. Эшем ияләренә. Керегез!
Рәшит үгезне абзарга кертте дә алдына таз белән туралган бәрәңге куйды.
— Менә эшләгән өчен сиңа. Аша! Иртәгә тагын җигәрбез сине...
Гариф белән икәүләшеп тары боткасы ашарга, сөтләп чәй эчәргә кереп киттеләр...
Көн саен Рәшит белән Гариф үгезне өйрәтү белән мәшгуль булдылар. Рәшит әйдә димәсә дә, Какыш Гариф һәркөнне дәресләрдән соң Рәшиткә ияреп кайтты. Әтисе сугыштан кайтмаган ул гарип аяклы малайның гаиләсе бик ишле — аяксыз да кулсыз. Иң кечесе Галиуллага өч яшь ярым, әтисе сугышка киткәч туган малай. Алты бала алар. Апасы Мәрьямнән кала Гариф икенче. Йортлары зур, тимер башлы. Дәү әтиләре Кәшшаф нилектәндер авылны һәм авылны гына түгел, Эстәрлетамак — Ырынбур арасын үз кулларында тоткан байлар, ишан Тукаевлар белән низагта яшәгән. Икенче Дәүләт Думасы әгъзасы Эстәрлебаш мәдрәсәсе мөдәррисе Мөхәммәт Шакир Тукаев Кәшшафка тидермәгән.
Акыра инде авыл җыеннарында. Шуңардан уза алмый бит барыбер. Нәрсә эшләтәсең — башы юк бит. Тимәгез — яшәсен. Бала-чагалары күп бит. Ходайга калдырыйк.
1938 елга Эстәрлебашта Тукаев Якуб карттан башка Тукаевлар калмады. Аларны бетерделәр. Габдерәхим Мәгъзүм белән Галим хәзрәтне 1931 елның март бураннары котырган бер таңда Эстәрлетамак төрмәсенең салкын подвалында аттылар. Калган Тукаевларны Себергә, Казакъстанга, Үзбәк якларына гаиләләре белән озаттылар. Тараттылар, юкка чыгардылар. Якуб Тукаев, авылча әйткәндә, Якуб Чәршәмбе үзенең кечкенә, ике тәрәзәле баздуш өендә исән-имин калды. Тукаев булып йөресә дә, ярлының ярлысы иде шул. Аннары, “Аттан ала да туа, кола да туа!” дигән әйтемдәгечә, ул егет чагыннан ук ат караклары кәсебенә кереп китеп, гомере буена шуңардан арына алмады. Урлаган малдан бәрәкәт күреп бер генә кеше дә байый алмаган. Якуб Чәршәмбедә дә череп беткән салам түбәле кечкенә өй. Өйалдысы тузган, читәне иске. Барлык малы — күрше-тирәләрнең бакчаларында, маллары янында кәсеп итеп тамак туйдыручы ике ала, тукал кәҗә.
Бар нәрсәне дә җентекләп белгән НКВД Кәшшаф картка да, гаиләсенә дә тими, чөнки Кәшшафетдин Рафиков революциягә кадәр үк эксплуататор Тукаевларга каршы көрәшкән патриот. Инде Кәшшаф карт та, улы Хәйрулла да бу дөньяда юклар. Тик...
Рәшитнең гарип әтисе Лотфулла 1918-33 елларда Эстәрлебаш авыл советында секретарь булып эшләгән. Ул ярлы-ябагай арасында урысча укый-яза белгән бердән-бер кеше булган. Авыл кешеләрендә, аларның гаилә әгъзаларында колхозга кергәндә, яисә кулак дип авылдан куылган чакларда, кемдә ничә ат, сыер, ничә вак мал булган — барысы да исендә. Сугыш беткән елның октябрь уртасында аны авыл советында идән юып тамак туйдырган Чатан Рәйхан килеп алып китте:
— Лотфулла абзый, прсидәтел Зиннәт Пәрәү тиз генә авыл советына килеп китсен әле, диде.
Өйләдән алда чыгып киткән әтисе кич, ут алганда гына кайтып керде. Нигә чакырганнарын сөйләп тормады. Тик ун еллар чамасы узгач, Хрущев заманында, нигә чакырганнарын сер итеп кенә улына әйтте. Рәшит инде техник-лейтенант булып Иркутскидан кайткан иде ул чакта.
— Теге елны сельсоветта НКВД начальнигы сөйләште минем белән. Үзе килгән шунда. Зиннәт Пәрәү юк иде. Безнең авылның өч егете белән кызыксынды: Йосыпов Әбүбәкер, Рәфиков Хәйрулла,
Фәйзуллин Тимербулат. Өчесе дә сугышта “бизвисте” югалганнар иде бит. Аннан күрше Дәминбай авылы Газулла башкорт турында бик җентекләп сорашты. Ул авыл да безнең авыл советына керә бит. Мин, улым, аларны пленнан исән калганнардыр да, безнекеләр утыртканнардыр дип уйлыйм. Шуларга миннән “данный” төпченде НКВД начальнигы...
— Син нәрсәләр сөйләдең?
Әтисе күңелсез генә елмайды:
— Мин, улым, унбиш ел сикритар булып эшләдем авыл советында. Бик күпләргә ярдәм иттем мин. Асубинны теге калхузлар чыгып, халыкны кулак итеп Нариман районына куа башлагач. Үзем язып, үзем печәт сугып, үзем кул куеп кичтән ыспыравка кертеп чыга идем кулак итеп озатыласы кешегә. Иртәнгә ул юк өендә. Мал-туары акыра — үзләре юк. Атлы арбасы да юк. Шул елларда Әкчүн, Шафран, Роавка стансаларының тирә-ягы тулы аунап яткан арба-дирбия дисеңме, иректә йөрегән йөгәнсез ат дисеңме! Качты бик күпләр. Сугыш беткәч байтагы кайтып күренеп киттеләр. Рәхмәтләре бик зурдан иде миңа...
Уйланып ала утырган җиреннән.
— Сәвит влачы азрак йомшара башлады. Хрущевка рәхмәт аның өчен. Исән булсалар, бу егетләр кайтырлар, дип уйлыйм мин.
Әтисе дөрес уйлаган уйлавын. Тик теге дүрт кешенең берсе генә кайтты: күрше авыл башкорты Газулла булды ул. 1956 елның сентябрь уртасында, каен, карама, чаган агачлары саргая башлаган бер көнне кайтып төште. Картайган, бөкресе чыккан, ках-кох йөткергәләп торган карт бер башкортка әйләнгән дә куйган. Ә сугыш алды елларында сабантуй көрәшләрендә дан тоткан башкорт иде бит ул егет. Яше белән кырык сигездә генә булса да, җитмеш яшьлек карт кебек иде Газулла башкорт.
Кайтканына берничә ай узгач, Рәшитләргә кереп сөйләшеп, байтак кына утырып чыкты. Үзе белән бер чөлли аракысы да бар иде. Әтисе белән шуны салдылар. Ках-кох йөткергәләп:
— Якутиядә соңгы алты елны үткәрдем. “Вичная мирзлата” дигән җирләрдә. Алмаз тапканнар — шуны казыдык. Илленче елга хәтле Агыйдел буендагы Бабай дигән канслагирда тоттылар. Үзебезнөң авылдан 32 чакрым гына. Сөзнөң авылның Песәй Тимербулаты да бар иде. Якшәмбе көнне күрешә торган идек. Селезневкадан бар иде Николай Селезнев дигән урыс. Охранникка көрәк белән сугарга маташканда атып үтерделәр аны. Үлмәгән иде әле бичара, овчарка этләр өзгәләп ташладылар. Өч эт. Без бергә идек аның белән... Ә сезнең Тимербулат илленче елның өченче августында качты концлагерьдан. Кырык сигез кеше качтылар. Таң алдыннан. Шуларның утызлабын артларыннан җитеп, атып үтереп, лагерьның иртән тезелә торган пласына алып кайтып ыргыттылар. Эсседә тәүлектән артык ятып, күбенә башладылар бичаралар. Шуннан соң безне яңадан тикшереп, кем Башкортстаннан, Татарстаннан, Чуашстаннан — кыскасы, Идел, Урал ягыннан эшалоннарга тутырып төяделәр дә алып киттеләр Себер ягына. Иркутск дигән калада бушатып вагоннардан, бик каты кыйнадылар барыбызны да. Ике тәүлек буена. Эче прувыдлы, эрзинкә кәбил белән аякларга, бот тирәләренә, билгә бик нык биргәләделәр. Ун-унбиш көн аякка юньләп баса да алмадык. Юлда качарлар, дип кыйнадылар, ахрысы.
Чыгып китәр алдыннан хушлашты:
— Бик зур рәхмәт сиңа, Лотфулла абзый. Син минем атайның бер сыеры, өч сарыгы гына бар иде дип яздыргансың НКВДларга. Мин ни укый белмим, сорау алганда әйттеләр. Үзем дә шул чама әйткән идем. Тик сарыкны бишәү дигәнмен. Следователь кабатлап сорый, синең яздырганны әйтте миңа. Уйлап өлгердем дә әйтәм тегеләргә: “Два балшуй баран, три рибюнок баранчук!” Елмайды да азрак, бәйләнмәде башкача. Начар кеше түгел иде, ахрысы.
Хуш, Лотфулла агай! Чихут бик көчле миндә. Эшләп тә, авылдан чыгып та йөреп булмас. Бу шайтан сидеген дә сине сыйлыйм дип кенә эчтем. Бармый. Кымыз кирәк иде дә бит — каян алмак кирәк. Бетте башкорт бияләре...
Ике елга да бармады Газулла — китте... Аны үләргә кайтарганнар күрәсең Якут ягыннан...
Ә үгезне җигәргә өйрәтергә кирәк иде...
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру