Чәчмә әсәр
22 Сентября 2024, 03:25

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (9)

Хәлимнең Нәфисә белән аерылышу сәгате җитте! Бу хакта әйткәч, Нәфисә балаларча елап җибәрде.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (9)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (9)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (9)

IX

Хәлим, авылга сәфәр чыкканчы, Нәфисә янында берничә көн яшәп алырга булды. Нәфисәнең кыргый тормышын рәткә салып, аны үзенең ире икәнлегенә ныклап ышандырасы бар иде. Ул әле һаман шул элеккеге халәтендә: ниндидер хыялый дөньяда яши, кулыннан утын пүләнен төшерми, аны көннәр буе тирбәтеп йөри... Хәлим өчен иң авыр күренеш шушы мизгел дә инде: кайдадыр авылда үз баласы әнкәсен зарыгып көтә, ә монда аның газизе агач кисәге күтәреп, шул күсәккә бишек җыры көйләп йөри. Бәгыре өзгәләнеп, Хәлим качып-качып кына күз яшьләрен сөрткәләде, берәр нәрсә кылмаса, үзенең дә шушы гайре табигый язмышка дучар булачагына төшенде. Хәзер ашарга хәстәрләү, коры-сары, ботак-чатак җыеп учак дөрләтү, якындагы чишмәдән су алып килү күбрәк Хәлим өстенә төшә. Нәфисә көннәр буе «процедурада»: әле тәненә сөртелгән майлары агып әрәм булмасын дип, түшәгендә кыймылдамый ята, әле «сабые» белән әвәрә килеп вакыт уздыра...

Икенче көнне Хәлим Нәфисәне тагын үзара сөйләшүгә чакырды. Хатынның да сөйләшәсе килеп, теле кытыкланып тора икән.

– Исемеңне беләсең киләме?

– Син – Хәлим, балабыз – Хәят, ә мин кем?

– Синең исемең Нәфисә.

– Нәфисә? Матур исем. – Бераз уйланып торгач, хатын тагын өстәде: – Мин бу исемне ишетеп беләм кебек. Ялгышып, төшемдә миңа шушы исем белән дәшәләр...

Нәфисә сүзен әйтеп бетерә алмады, Хәлим аны бүлдерде:

– Син төш күрәсеңмени?!

– Күрәм. Мин анда көн дә яшәп алам. Анда ике апа бар. Алар миңа «балам», «кызым» диләр, кайчакта ачуланып кыйныйлар, кайчакта яратып иркәлиләр... Анда мату-у-р...

– Балалар бармы, балалар?..

– Балалар? – Нәфисә хәтерен рәткә китерергә тырышып уйланып торды. – Бар. Өч бала бар. Алар миңа нигәдер «әнкәй» диләр... «Әнкәй» дияргә минем бит үз кызым бар....

– Нәфисә! – Хәлим тавышын күтәребрәк эндәште эндәшүен, әмма бу юлы икеләнебрәк калды. Әйтергә иртәрәк түгелме? Шулай да тәвәккәлләде: – Нәфисә, синең чын тормышың шунда бит. Шул апалар, сабыйлар янында. Апалар – синең әниләрең, сабыйлар – газизләрең, балаларың. Ә монысы... син үлеп терелгәннән соң дучар булган тормышың гына. Аңлыйсыңмы мине, Нәфисә?

Нәфисә аңламый иде, гаҗәпләнеп, хәтта гаҗизләнеп караган күз карашы, йөз-чырае әйтеп тора: ул бу галәмәтләрне аңларлык хәлдә түгел иде. Кулындагы курчагын кочып, кутырлы йөзен тагын да ямьсезләндереп еларга җыенган Нәфисәнең сабый баладан артык җире юк иде. Менә ул һәрвакыт үзе белән йөртә торган тарагын иренә сузды, чәчләремне тара, янәсе...

Хәлим инде аңлап-төшенеп бетте: уйлары буталганда, гомумән, зиһене уйларга карышканда, Нәфисә еларга керешә йә чәчен тарата башлый... Бу юлы да Хәлим бик теләп хатынының чәчен тарарга кереште. Әнисе дөрес әйткән: чәчен тараганда, Нәфисәнең зиһенен каплаган томан таралып киткәндәй була, уйлары җитдиләнә, ул бу дөньяга кайтыр өчен юллар эзли башлый... Хәлим Нәфисәнең уй сукмакларыннан аңа каршы бара, бу якка чыгарга булыша... Күренеп, сизелеп тора: юл бик авыр, аның хәләле әле ярты юлга да җитмәгән, әмма Хәлим үзе дә үҗәт, сабыр һәм зиһенле.

– Нәфисә, сөйлимме синең чын тормышың хакында? – ди ул, хатынының чәчен тарый-тарый. Нәфисә дәшми. Аның күңелендә давыллы дәрья яши, шул дәрьяның берничә тамчысы күз яшьләре булып тышка да бәреп чыккан. – Синең ул тормышыңда барысы да бар. Әнкән Тәскирә дә, каенанаң Сания дә, анысы минем әнкәй була инде, берсеннән-берсе матур балаларың да. Исемнәре ничек матур: Би-геш, Гө-ләш, Хә-ят...

Таныш исем ишетүгә:

– Хәят? – дип сорап куя Нәфисә.

– Әйе, Хәят. Хәятны тапкан чакта син авырдың да инде. Үлдең. Шулай дип уйладык. Күмдек. Ә син, кабереңнән чыгып, урманда оя коргансың... Син тапкан бала өйдә, авылда, Нәфисә, безгә кайчандыр авылга – шул бала, балалар, әнкәйләр янына кайтырга, шулар хакына, үзебезнең гаиләбез, мәхәббәтебез хакына тормышны дәвам итәргә туры киләчәк. Аңла...

Хәлим «Аңладыңмы?» дип сорамакчы иде, моның артык булуын төшенеп, ярты сүздә туктап калды. Ул белә: Нәфисә өчен әлегә сөйләгәннәр дә күп, бик күп. Ә сөйләргә кирәк, аның алмашынган күңеленә сүз аша гына үтеп керергә мөмкин булачак, җылы, мәгънәле сүз аша... Сүз кешене уйландыра, аның йоклаган хәтерен кузгата, аңын үзгәртә, уята. Әнә бит шушы ике-өч көндә дә Нәфисә шактый үзгәрде: ул инде көннәр буе шәлгә төрелгән агач кисәү тирбәтеп йөрми, «баласын» күбрәк түшәгендә тота, ара-тирә генә барып, сөеп, сөйләшеп килә.

Иң мөһиме: Нәфисә Хәлимне кабул итте, аны ире итеп таныды, теткәләнеп беткән зәгыйфь күңеленә алды. Бу, әлбәттә, Хәлимнең казанышы түгел. Бу – карчыклар эше. Дөньядан ваз кичеп, диваналыкка чыга башлаган Нәфисәне нәкъ менә алар тотып, саклап калган да... Шул карчыкларга алып барып та терелтеп, үз аңына, асылына кайтарып булыр иде хатынын, ләкин Хәлим моңа бармаячак, ул үзе, үз юлы, үз өне, үз җан сулышы белән тормышка алып кайтачак Нәфисәсен. Шулай булганда гына, алар үз гаиләләрен торгыза алачаклар, уртак бәхеткә ирешәчәкләр. Карчыклар да аңлый моны. Әнә бит ничек итеп Нәфисәнең уена Хәлимне керткәннәр, Нәфисәдән аны таптырганнар, чакыртып китерткәннәр... Димәк, алар да Хәлимгә ышана, аның йөрәк көченә, рухи егәрлегенә ышана.

Чынлап та, Хәлим килеп тора башлагач, карчыклар йөрмәс булдылар. Өч көннән соң гына, Хәлим урман уелыгына агач кисәргә кереп киткәч, тиз генә кереп чыкканнар. Ризык калдырганнар, шырпы, тоз... «Анысы әйбәт булган, шырпы да, тоз да бетеп килә иде», – дип сөенде Хәлим. Бу юлы Нәфисә күп уйлаудан уйчанланып калган. Күренеп тора: карчыклар аның авыру зиһененә ниндидер серле, хикмәтле уй керткәннәр. Сөйләшми. Уйга калып, бер ноктага карап тик тора. Хәлим хатының артык борчымады бу көнне. Ул үзе кечкенә өй бурасы юнәтеп килә. Мунчасы да шул булыр, йорты да. Әле ярый авылдан пычкы-балта алган иде.

Шулай бер атна вакыт үтеп китте. Нәфисәнең ямансулап китүен күреп, Хәлим авылга сәяхәтен бераз кичектереп торырга булды. Һәр эшнең тамырында сабырлык ята. Ул арада йортын да җиткерәчәк. Ул инде яшәрлек, тәрәзәсен, ишеген уясы калды, түбәсенә камыш үлән җәеп, аны бастырыклар белән ныгытып та куясы бар... Яши башлар өчен, такта-пыяла да кирәк, әлбәттә. Тактасын юнырга да мөмкин, ә менә пыяласыз тәрәзә... әллә ничек... Анысын күтәрә алган кадәр авылдан алып килергә була...

Хәлимнең Нәфисә белән аерылышу сәгате җитте! Бу хакта әйткәч, Нәфисә балаларча елап җибәрде. Тынычлансын өчен, Хәлим аның чәчен тарарга кереште. Аннары баш түбәсеннән, кулбашларыннан назлап, сөеп алды. Кабат очрашканнан соң беренче мәртәбә кысып кочаклады. Бераз калтыранып торган Нәфисә тынычланып калгандай булды. Шунда ул карчыклардан калган серне дә ачты:

– Әбиләр мине үзләре янына чакырдылар. Иреңне бик каты эзлиләр, форма кигән кешеләр эзли, алып китсәләр, башка җибәрмәячәкләр, диделәр. Мин алар белән китмәкче идем, сине бик күрәсем килде...

– Дөрес эшләгәнсең. Беркая да китмә. Син китсәң, мин сине бүтән таба алмаячакмын. Әбиләрең хәзер бик нык яшеренделәр... Аларга юл ябык. Мин кайтканны көт, яме. Менә майлар, үзең сылаштырып, яраларыңны үлән сулары белән ю. Ничек әзерләргә икәнен беләсең... Күпме булса да көт, барыбер киләчәкмен. Мин сине беркемгә дә бирмим, ишетәсеңме?!

Нәфисә риза булып баш какты. Аның башка чарасы да юк иде. Шулай баш кага-кага озатып калды ул хәләл ирен. Нигәдер бу юлы ул кулына «сабые»н алырга оныткан иде.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (9)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (9)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас