Чәчмә әсәр
21 сентябрь 2024, 05:43

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (2)

Синең турында әйтте ул: “Әти! Безнең төпчектә кеше башы түгел, шайтан башы. Бик сәләтле малай. Син, нәрсә генә булса да, азаккы ыштаныңны сатып булса да, аны укытырга тырыш инде. Белем бир!” — диде.

Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (2)Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (2)
Зәки ЗӘЙНУЛЛИН. Арбалы үгез. Повесть (2)

Колхозга кермәгән тагын унлап карт бар авылда. Алар һәрберсе аерым көн күрә. Шулай булса да, колхозга кермәгән ул бабайлар, барысы бер булып, Сәлах Песәй бабай җитәкчелегендә “финагин” чолык Зәйнәбенә каршы “абарун” тоталар. Шул бабайларның иң алгы сафында, Япунга каршы сугышып, мидәл тагып кайткан яфрәйтер Миңнебай бабай һәм унбишенче елгы “Брусилыф гинирал белән наступайт итеп” сул кулын югалткан Лотфулла Чулак тора. Тагын Зәйнулла карт бар. Анысы район гәҗитен чыгара торган җирдә. Гәҗит хуҗасы шадра Насыйровны йөртә ат белән. Җәен-кышын. Атны да үз абзарында тота. Шул атны караганга хөкүмәт аңа акча да түли икән әле. Ясаклының Фәхри Пәрәү “инвәлитләр әртилендә” төнге каравылда тора. Югары очның Лотфулла чулак та үгез җигә. Ул танышлыгы аркасында Ак Чагыл тау астында урнашкан Кардун дигән урында урман хуҗалыгында үгезе белән бергә кәсеп иткәли. Колхозны өнәп бетермәгән картлар үз көннәрен үзләре күрергә тырышалар. Вә ләкин баш имиләр берәүгә дә...

Рәшит, Гарифның әйдәвенә карамыйча, якынлашып килгән өч олауны көтеп алды. Сәлах бабай белән тигезләнгәч, Рәшит аның белән исәнләште, җигүле үгез яныннан атлап, җигү серләрен төшенергә тырышты. Сәлах карт аны танып алды. Ул Рәшитне һәрчак таный һәм иркәләп, яратып дәшәргә ярата. Сәбәбе дә бар: Рәшитнең әнисенең әтисе Гыйниятулла Песәй Сәлахнең әтисе Гафиятулла бабайның дусты булган. Рәшит тә, Гыйниятулла бабасы кебек, сипкелле. Шул сипкелләреннән танып ала аны Сәлах бабай. Бәсләнгән киң сакалы астыннан йомшак тавышы чыга.

— Ә-ә, Рәш-ши-ит улым! Син бит бу!

Рәшит тагын исәнләшә:

— Сәлах бабакай! Исән-саумы үзең?!

— Аллага шөкер, улым! Аллага шөкер! Яшим әле! Мәптектән киләсезме?

— Әйе.

— Укыгыз, улым! Укыгыз! Безнең заманалар узды. Урысча уку белән генә алдырып була бу заманда. Әйдә утырыгыз!

Шуны гына көткәндәй, Гариф чанага менеп тә утырды.

— Утыр син дә, Рәшит улым! Утыр! — диде Сәлах бабай.

— Утырмыйм! Карыйм әле камытыңны.

Сәлах бабай көлеп куйды.

— И-әй! Хе-хе-хе! Нәрсәсен карыйсың инде аның. Ул камыт дигәнең аркылы бер агач та, шул агачта ике тишек тә, шуңа ике очын тимер тыгып бәйләгән. Сиңа нәстәмә хаҗәт инде ул үгез камыты, ә?

Рәшит җавап бирмәде. Үгез камытының ничек итеп тәртәгә ныгытылганын карый-карый атлый бирде. Аның башына бер уй керә башлаган иде инде...

Өйгә кайтып кергәндә, әтисе өстәл янында радио тыңлап утыра иде. Ә радио японнарның Хиросима һәм Нагасаки дигән калаларына американнарның әллә нинди коточкыч, моңа кадәр ишетелмәгән, күренмәгән яңа бомбалар ташлавы турында сөйли. Исеме атом бомбасы икән. Әтисе сул кулының бармак очлары белән өстәлгә суккалап тыңлый. Биш тапкыр: Тук-тук-тук- тук-тук! Баш бармак сугып алгач, биш бармак бер булып һавага күтәреләләр дә, һәммәсе бергә ике мәртәбә өстәлне шакылдаталар: Тупп-тупп! Тагын берәмләп: Тук-тук-тук-тук-тук! һәммәсе бергә: Тупп! Тупп! Тагын...

Рәшит килеп кергәч, барабанлавын туктатып, улына борылып карады ул.

— Кайттыңмы, улым? Ничегрәк укыдың бүген?

— Әйбәт, әти! Дүрт тә биш — өчле юк.

— Маладис, улым! Маладис! Чишен. Учакта чуен белән умач тора. Аша эссе көенә.

Рәшит ямаулы бишмәтен салып, сәкегә ыргытты, бусагага утырып, чабата киндерәләрен чиште. Чабаталарын мич башына ыргытты да тула оектан гына калды.

Кечкенә кара чуендагы умачны тастымал белән тотып өстәлгә куйды.

Чуен эченә күп итеп катык катты да эссе умачны агач кашык белән авызына ташый башлады. Ипинең юк икәнен белә, аны эзләп тә тормады. Ашап бетергәч, кашыгын ялап чүлмәк эченә тыкты, чүлмәкне мич янындагы кечкенә сәкегә илтеп куйды. Әтисе янына килеп, акрын гына дәште:

— Әти!

— Тыңлыйм, улым!

— Әти, утын бетә бит! Нәстә эшлибез инде?

Әтисе кичә иртән үзенә биргән сорауны Рәшит бүген әтисенә бирде.

Әтисе урындыгында авыр итеп кузгалып куйды:

— Минем баш каткан инде, улым, нәстә эшләргә диеп! Пажарныйда тугыз ел яшәдем. Утынны бригадлар китереп бирәләр иде. Печән дә әзер иде. Мине кызыл партизан, дутовлар имгәткәннәр дип кызганып, шунда главный пажарный итеп куйганнар иде. Бүгенге райсовет рәисе Йомадилов кара айгырны яндырып үтерде бит август башында. Башакчыларны тарантастан төшмичә куып. Мин дә кызып киттем, фрунтта ятып калганнарның ятим балалары бит алар, ә син айгыр янганчы кугансың аларны, дигән идем, алып ыргытты мине шуның өчен. Дәшмәскә кирәк иде дә бит, йөрәк түзми. Бүгенгедәй ач яшәргә дип сугыштыкмыни без кызыл партизаннар булып, акларга каршы? Исәнлек бетте, улым. Пычкы тарталам азрак, утынлыкта балта белән чапкалыйм. Ә агач күтәрә алмыйм. Арка бирми. Приклад белән сугып сындырганнарые аклар...

Рәшит башын ия биреп тыңлады. Әтисенең гражданнар сугышында, колхозлар оештырганда күргән кыйналуларын, нужа- михнәтләрен аның инде күп тапкырлар ишеткәне бар. Тик ул әтисен бүлдермичә тыңларга тиеш икәнен йөрәге белән дә, башы белән дә яхшы аңлый. Ә ата булган кеше, янган йөрәк серләрен төпчегенә бушата да бушата:

— ...Утызынчы елны беренче калхузны мин төзедем бит авылда. Хафиз бабаң Кадыров белән, Бамбыр бабаң белән бергә. Караңгыда ике рәт аттылар — тидерә алмадылар. Төнлә белән арттан башка күсәк белән сугып, бик нык кыйнадылар, һуштан язганчы. Үтердек дип уйлап, читән аша бер бакчага бәрәңге арасына ыргытып киткәннәр. Үлмәдем, терелдем. Бу сугышта улым һәлак булды, киявем. Сине туйганчы ашата да алмыйм бит мин, улым, бүгенге көндә. Налук та налук крәстиянгә...

Әтисенең салмак тавышы калтырап куйды.

— ...Инде нәстә эшләргә? Ярдәм сорап кергән идем, берәү пышылдады: “Йөремә абзый. Йомадилов сине куарга кушты моннан”, — ди. Ривәлүтсиядән соң безне алдадылар, җир бирәбез дип. Акларга каршы сугыштырдылар. Инде сезне алдыйлар, каму-низм төзибез, шуннан соң якты киләчәк була дип...

Әтисе туктады. Рәшит озак сүзсез генә утырды да кулын әтисенең өстәлдә хәрәкәтсез яткан зур кулына куйды.

— Мин, әти, бер уйга килдем бит әле. Шуны тыңла син.

Әтисе сары мыегы астыннан елмайды. Ул төпчеген холкы белән үзенең бертуган энесе Гатауллага охшаганы өчен бик тә ярата иде.

— Нәстә уйлап чыгардың икән? Сөйләп кара — тыңларбыз!

— Безнең, әти, бер яшен узган үгез бозау бар. Ул хәзер бозау түгел инде, икегә киткәч. Ие бит!

— Шулайдыр инде. Киләсе елга иткә налук түләргә дип тотабыз бит инде.

— Шул үгезне җигәргә өйрәтергә кирәк.

— Шуннан?!

Әтисенең сүзендә кызыксыну авазы бар иде.

— Сәлах Песәй бабай кебек утын ташырбыз.

— Кем кисә бит? Абзаңны тыңлатып булмый. Ялкау. Мин булдыра алмыйм авыр эшне. Ә син бәләкәйсең. Эшләргә кеше юк бит, улым.

— Мин анысын да уйладым. Әнә авыл очындагы Төрек күленең теге ягында, элекке заманнардагы күл урынында таллык башлана. Анда тал күп үсә. Ә эчтәрәк сазлык эчендә зирек агачы күп. Үзләре ярыйсы гына юаннар да әле. Кәңки шуганда кергәнем бар ул зиреклеккә. Сазлык туңган анда. Үгезне чанага җигеп өйрәтәм, шуннан тал, зирек ташыйм. Мунча бар. Күрше-күлән көн дә яга. Мин ташыйм, ә син кисеп төнгелеккә мунча ләүкәсенә кертеп куй. Аз булса да кибә ул. Мунча миче эченә тутыр. Сүнмәгән күмере булса мич эчендә, чыгарып түгәрбез. Ягарга кирәк бит. Шул тал белән зирекне ягарбыз. Ә инде киләсе җәйдә урманнан коры имән, каен, чаган ташырбыз. Иптәшкә син дә йөрерсең урманга минем белән. Көчең җитмәсә, киңәш бирерсең...

Әтисе елмайгандай итте:

— Шулай дисеңме?

— Әйе.

Бармаклар өстәлдә тагын тыпырдый башладылар — әтисе уйлана иде. Икесе дә дәшмичә байтак утырдылар. Кечкенә гәүдәле, тумыштан зур башлы әрсез малай күпне күргән, инде алтмышына чыккан әтисенең башына уй салды. Әтисе уйлана. Ул инде белә, бу малай үзенекен эшләячәк. Ак төстәге, кызыл бәкәлле бер яшьлек үгезне ул барыбер чанага җигәчәк. Үгезне җигелеп йөрергә өйрәтәчәк. Егерме беренче елны Эстәрлетамак каласында бандитлар кулыннан һәлак булган Гатаулла энесе кебек бик тә үҗәт, тәвәккәл малай шул бу төпчеге. Ата кеше, яңа гына уникесе тулып үткән бу малайның зиһененә сокланып, дулкынлануын яшерергә тырышып йөткергәндәйрәк итеп алды.

— Кх-хем! Кх-хем! Уйларың дөрес кебек, улым. Тик син уйлап бетермәгән бер ягы бар бит әле бу сөйләгәннәреңдә.

— Нинди ягы?

— Абыең Гариф миңа әйтеп калдырды сугыш башланасы елны, май аенда Пенза каласында. Мин аны камандирлыкка укыган училищесенә күрергә баргач. Синең турында әйтте ул: “Әти! Безнең төпчектә кеше башы түгел, шайтан башы. Бик сәләтле малай. Син, нәрсә генә булса да, азаккы ыштаныңны сатып булса да, аны укытырга тырыш инде. Белем бир!” — диде. Менә бит эш нәрсәдә. Син үгезгә тотынып китеп укуыңны йомшартсаң? Очраган саен Каюмов абыең белән Тукай Мәрхәбәсе, Сания апаң мактыйлар үзеңне. Шәп укый, тик бик шаян диләр сине. Укуың йомшарса?! Ә? 

— Йомшармый. Мин, әти, өйдә урыс телен, математика һәм татар телен генә укыйм бит. Яза торган фәннәрне генә. Бүтәннәрен дәрестә тыңлаган белән генә сөйләп бирәм. Физика, тарих, ботаника, география — аларны укып та тормыйм мин.

— Бөтен өмет синдә, улым. Хет син укып бу калхуз колхозлыгыннан котыла алмассыңмы, дип өметләнәм мин.

— Ярар, әти! Әйдә үгезне сөйлик әле.

— Әйдә, Аллага тапшырып, җигеп кара. Син уйлап чыгардың — син башрак бул инде бу үгезне җигүдә. Мин сиңа па-мушник булырмын.

—Танау Гариф бабай утын китергән. Вак утын. Араларында каен күп. Чанага ике тәртә кирәк. Кулларың оста. Шунда барып дүрт тәртәлек сорап ал. Бирер, син бит дусты аның.

— Чанага тәртә икәү кирәк. Ә син дүртәү дисең? Нигә алай?

— Запаска киләчәккә, тәртә сынса. Ә безнең мунчада киптереп куйган әзер тәртә торсын.

— Ярар. Тагын нәстә эшлим? Сөйлә!

Ата елмая иде.

— Хирахау Мәҗит бабайга, бригад дбурына барып, күп итеп юкә сора. Аның бригатка дип батырган юкәсе күп. Дилбегә кирәк, арканнар кирәк, камытны тәртәгә ныгытырга кирәк. Чана канатларын, бау ишеп, челтәрләп бәйләргә кирәк. Печән, салам коелмаска. Үгез башына нокта кирәк...

Әтисе бүлде:

— Минем пажарныйдан алып кайтып өй кыегы астына элеп куйган ике йөгәнем бар. Берсен сүтеп үгез башына таманлап тегәрмен. Камыт ясарга йомшаграк, җиңелрәк агач кирәк. Зирек яисә сөян булса шәп булыр иде...

— Сөян табам мин.

— Каян?

— Колмак Риф белән дус мин. Аның әтисе Хәйбрахман абзый инвәлитләр әртилендә җитәкче. Җәй көне алар Салабаш буасында юкә батыралар. Шуңардан тар гына озын чыпта сугалар. Ленинград   

каласына машина детальләрен төрергә җибәрәләр икән. Ай саен Эстәрлетамак тимер юл вокзалыннан бер вагон белән шул чыптаны озаталар. Ә юкә агачы — сөян инде үзләренә кала. Шул әртилдә

эшләгәннәр утынга бүлешеп алалар. Рифләрнең ишек алдына әрдәнәләп китереп өйгәннәр шул сөянне. Сайлап кисеп алам мин аны. Ниндирәге кирәк, шуны!

— Әле генә чуеннан умач ашадың бит?

— Әйе.

— Шул чуен чүлмәк юанлык булса ярар, дип уйлыйм мин.

— Аннан тимер ике зануда кирәк.

— Анысын иртәгә тимерлеккә барып Мөхетдин бабаңнан ясатып алырмын мин. Барысын да уйлагансың. Ә чана?

— Үзебезнең тирес түгә торган кул чанасына тәртә куеп алыйк та җигик шуңа.

— Бәләкәй булмасмы диюем.

— Соң, үгез дә бәләкәй бит.

— Чыннан да, шулай шул.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас