Чәчмә әсәр
21 Сентября 2024, 03:15

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (8)

Хатынкай бераз уйланып торды, күзеннән сөртелеп бетмәгән соңгы яшь бөртекләрен сыпырып төшерде.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (8)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (8)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (8)

VIII

Хәлим үзен куышка төреп калдырган изге бәндәнең эзеннән шактый барды. Бара-бара аптырап уйланды: үзен эзләп тапсыннар өчен махсус эз салып, күзгә бәрелеп торган билгеләр ясап калдырган кебек ул. Әнә анда куакларның ботаклары сынган, монда карт наратның кайрылары тырналган, тагын да арырак бер уч үлән йолкынган... Бик таптырасы килгәч, нигә ярты көн буе йөртә соң ул Хәлимне үзе артыннан? Һич аңлашылмый. Бер урынны ике-өч мәртәбә әйләнде бугай инде... Шүрәле генә була күрмәсен. Аптыратып җанны алачак. Хәлим үзалдына елмаеп куйды. Каян килеп керде соң бу урман сарыгы аның теленә? Беркөнне балаларына Тукай әкиятләрен укып утырган иде, шуннан күңеленә сеңеп калды, ахры. Нинди Шүрәле булсын алар урманында?! Албасты карчыклардан башка кем булсын бу якларда?! Шунда келт итеп таныш карчыклар исенә килеп төште... Алар эше түгелме бу галәмәт?.. Юктыр... Алар инде элеккеге сихер ияләре түгел, Хәлимгә хәзер туганыннан да якын кешеләр. Нәрсә генә дисәң дә, Хәлимне алар хөрмәт итәләр, бу рәвешле качып, баш әйләндереп йөртмәсләр...

Хәлим капкалап алды да аркасы белән бер агач төбенә сөялеп черем итеп алмакчы булды. Күзләрен йомды. Урманның моңлы тынлыгыннан оеп китәргә дә өлгермәде, колагына ниндидер моңлы җыр аһәңе килеп иреште... Тавышы аермачык ишетелми әлегә, ә менә моңы һаман көчәя, ачыклана бара... Хәлим шул якка ашыкты. Ләкин тавыш иясен таба алмыйча аптырап бетте. Хикмәт тә шунда: ул тавыш иясенә якыная гына, шундук җыр тына... Инде тагын якынайдым, таптым дигәндә, җырчының тавышы шундук өзелә... Аның каравы Хәлим җырның кемгә багышланган булуын аңлап калды. Җырчы үз баласын юксынып, сагынып өзгәләнә иде:

Балам, балакаем, кайда син?

Кояштамы, әллә айда син?..

Йөри-йөри, Хәлим шуңа төшенеп җитте: бу серле җырчыны юкка гына җир өстендә эзләп йөри ул, аның моңлы тавышы йә җир астыннан, йә күктән килә, ахры... Шул хакта уйлап та бетерде, бер калкулык өстенә килеп тә менде. Җыр Хәлимнең аяк астыннан, әлеге калкулыкның эченнән ишетелә иде! Могҗиза булмый нәрсә булсын: Хәлимнең аяк астындагы калкулык җырлый иде! Ул арада аргы баштагы бөдрә куак селкенеп куйгандай булды. Моңа кадәр тонык кына яңгыраган җыр ачыграк, моңсурак ишетелә башлады:

Балам, балакаем, күз нурым,

Син – язмышым минем, син – җырым...

Куаклык тагын бер тапкыр селкенеп алды да ниндидер сихер шаукымы белән үзеннән бер адәми затны аерып чыгарды. Хәлимнең җаны болай да табанына төшеп яткан иде, инде хәзер бөтенләй чыгып чапмакчы булып тиберченергә кереште... Ул җиргә чүгәләде, алдындагы куак артына яшеренмәкче булды, әмма күз карашын әкияти манзарадан тартып ала алмады.

Читтән караганда, бу адәми зат убырлы карчыкны хәтерләтә иде. Як-якка тузгып торган озын чал чәчләр, өстендә карая башлаган озын итәкле ак җилән, билен юкә бау белән буып куйган... Тизрәк бу урман иясенең йөз-битен күрәсе иде! Әмма бу җен карчыгы, Хәлимнең ниятен сизгәндәй, аңа таба йөзе белән әйләнергә теләмәде. Күкрәгенә нидер кысып кочкан да карлыккан, әмма үтә дә моңлы тавыш белән җырлый да җырлый:

Балам, балакаем, кайда син?

Кайчан йөрәгемә кайтасың?

Шунда гына Хәлим төшенеп җитте: бу карт хатын (карчык дияргә теле бармый) бала тирбәтеп утыра ласа!

Ул бу минутта нишләргә кирәген белми иде. Хәләле Нәфисәне эзли иде, менә кая килеп юлыкты бит... Кире китәргәме? Янына барыргамы? Инде кире китим дисәң, ул үзе чакырып китергәндәй китерде ләса... Димәк, аның монда килүе кирәк булган. Аннары... ничек итеп бу хикмәти серне ачмый китә алсын ул?! Нәфисәсен дә кемдер шулай ташлап китсә? Кайгысын уртаклашмаса, сагышыннан тартып алмаса? Ярдәм итмәсә?

Бу сагышлы карт ана нинди кайгыларга дучар булган соң? Бала кайгысы дисәң, сабые үзе белән. Адашкан, саташкан дияр идең, җыры мәгънәле, хәрәкәтләре тере, җанлы кешенеке... Һәрхәлдә, аның тормышы Нәфисәнекеннән әйбәтрәк. Җир астындагы тормышны тормыш дип әйтеп булса... Нишләп җир астында соң ул? Җир өстендә урын беткәнмени?!

Мондый чакта андый җаннар янына бару үзе гөнаһтыр. Яшәеш кырларына кагылып, язмышларына авырлык китерүең бар. Шуңа күрә Хәлим бу адәми затның янына бармаска, язмышына кагылмаска, аның борчуларын да үз йөрәгенә алмаска булды. Ләкин... син ният кыласың, Ходай Тәгалә үз язганын җибәрә, үз ихтыяры буенча яшәтә... Бу илаһи ихтыяр бераздан синең язмышыңа әверелә...

– Хәлим!

Үз исемен ишетүгә, Хәлим сискәнеп китте. Бераздан чакыру тагын кабатланды:

– Хәли-и-им!..

Хәлим, шомланып, шик-шөбһәгә төшеп, тирә-ягына каранды, әмма әйләнә-тирәдә беркем дә күренмәде. Урман тагын шаярта башладымы әллә? Тәүбә-тәүбә, ул бит хәзер урманның шаукымлы тормышына кысылмый, аңа бары тик Нәфисә генә кирәк!

– Хәлим, Хәли-и-м-м! – Тавыш балалы хатын ягыннан килә иде. Димәк, ул аны белә. Белә? Каян белә? Кем ул? Нишләп йөри монда? Аның белән нәрсә булган? Нишләп җир астында яши? Нигә ул Хәлимне үз янына тартып алгандай чакырып китерде?..

– Мин – Хәлим. Сиңа миннән нәрсә кирәк? – Хәлим торып басты, балалы хатынга таба берничә адым атлады.

– Хәлим... Менә... балабызны күрсәтергә чакырдым...

– Нинди бала? Син кем? Нигә йөзеңне яшерәсең?

– Мин... кем икәнемне белмим... Ә син – Хәлим, анысын беләм.

– Каян беләсең?

– Әбиләр әйтте, Хәлим сине эзләп киләчәк, диделәр.

– Үзеңнең кем икәнне әйтмәделәрме?

– Юк, әйтмәделәр. Исемсез яшәү җиңелрәк булыр, диделәр.

– Тагын нәрсә әйттеләр?

– Авылларда йөрмә, менә синең балаң, шуны багып яшә, диделәр, атасы – Хәлим, диделәр... Шушы җир өйне чокырга булыштылар, бер төлке өнен зурайтып кердек... Балабызга бик ошый бу өй... Хәятыма ошый....

– Кем-кем?

– Хәят. Хәят аның исеме... Ошыймы сиңа бу исем?

– Нинди бала хакында сөйлисең син? Минем өч балам да өйдә. Хәят та нәнәйләре белән өйдә калды...

– Күрәсең киләме балабызны? Менә кара... Тик якын килмә, кешеләр мине күрергә тиеш түгел.

– Бу хакта да карчыклар әйттеме?

– Әйе. Әбиләр әйбәт, алар минем янга килеп торалар, ипи, сөт алып киләләр... Бәрәңге, җимешләр...

Хатынның карлыккан тавышына Хәлимнең җаны үртәлә башлады. Кабер төбеннән чыккан диярсең – ниндидер иңрәүле, шомлы тавыш... «Хәлим» ди бит... Аның ни катнашы бар бу хатынның язмышында – Хәлим һич төшенә алмады. Җавап алган саен, сораулар күбәя генә бара. Бу хатын тарихының Нәфисә язмышына бәйләнгән булуын да сизенә башлады инде ул. Тик ничек, ни рәвешле? Хәлим юри генә бер сорау бирергә булды:

– Мин сиңа кем булам инде?

– Син – баламның әтисе, син – минем ирем.

– Карчыклар шулай дидеме?

– Әйе. Алар әйткәнче үк белә идем.

– Каян? Ничек? Ни сөйлисең син? Син кем?

Хатынның үз сүзе сүз иде:

– Балабызны күрәсең киләме?

«Нинди тиле хатын соң бу?!» – дип уйлап куйса да, Хәлим аның белән сөйләшүне дәвам итеп карарга булды:

– Күрсәт, алайса...

– Менә ул, нинди чибәр безнең сабыебыз, кара... – Хатын кочагындагы сабыен, ике куллап тотып, уң янбашы аша өскә күтәрде.

Хәлим, үзен үзе белештермичә, берничә адым алга атлады, әмма шундук хатынның кисәтүен искә төшерде һәм туктап калды. Бу хәлләргә туктарсың да! Тораташ кебек катып та калырсың! Хәтта кешегә гомерендә бер генә мәртәбә бирелә торган җаныңны да җуярсың! Хатын ике куллап өскә күтәреп торган шәл бәйләменә бер агач кисентесе биләнгән иде! Каен агачыннан кисеп алынган бу утын пүләненә күзләр, кашлар да сырланган хәтта! Хәлим аһ итте, ике кулын як-якка җәеп, тотыныр агач, куак эзләде... Бу хәлдән котылу чарасын да тиз тапты ул. Акылдан шашмас өчен, ул бу дивана хатынның шаукымлы дөньясына кереп, аныңча сөйләшергә, яшәп карарга булды.

– Чибәр икән балаң...

– Балабыз диген...

– Балабыз...

– Тотып карыйсың киләме?

– Юк-юк, куркам мин балалардан, йә төшереп җибәрермен...

– Төшерсәң дә берни булмый... Мин мең төшердем инде аны... Суккалап та карадым. – Хатын баласын алдына алып суккаларга кереште. – Мәэмәй итәм, мә, мә! Ул барыбер еламый. Елак түгел, әйбәт бала...

Шунда Хәлим иң кирәкле сорауны бирергә булды:

– Син Нәфисәне беләсеңме?

Хатын тиз генә җавап бирмәде. Озак уйланып торды. Аннары шыңшый башлады, бераздан шыңшу – үксүгә, үксү үкереп елауга күчте... Хәлим тагын берничә адым атлады. Ниндидер серле юллар-сукмаклар белән каршына очраган бу мескен җан иясен тынычландырмакчы, аның хәленә кермәкче булды. Әмма күңелендә көчәя барган шик-шөбһә, курку галәмәте аны бу юлы да тыеп калды; ул бу җенле хатынга өч адымлап ара калгач шып туктады, дәшми-нитми тора бирде.

«Балалы» хатын бик озак елады. Аннары кинәт кенә сискәнеп башын күтәрде, колагын куеп тыңлап торды.

– Син мондамы, Хәлим?

– Кая китим ди мин?.. Хәзер сиңа күнегә дә башладым инде... Тик менә... йөзеңне күрмәгәч, сөйләшү кыен.

– Балабыз чибәр булса да, мин үзем бик ямьсез бит. Әбиләр кеше күзенә күренергә кушмадылар...

– Миңа күрсәтергә ярый, мин бит синең ирең. – Хәлим театр уйнавын дәвам итте, һәм аның сүзләре, чыннан да, хатынкайның шаукымга дучар булса да, бу дөнья белән бәйләнешен югалтып бетермәгән күңеленә барып иреште.

– Сиңа ярагач күрсәтәм... – Әмма хатын тиз генә кузгалырга уйламады, Хәлимгә арты белән борылган хәлдә, бер ноктага караган килеш, тораташ кебек катып тора бирде.

– Әй, ник карамыйсың?

– Куркам...

– Курыкма, кара. Мине тиз генә куркытам димә, күпне күргән кеше мин, шикләнмичә кара...

Хатын теләр-теләмәс кенә Хәлим ягына борыла башлады... Аһ, ни бу? Хәлим, күпне күрдем дип мактанса да, бу кадәр котсыз йөзне беренче күрә иде. Хәтта «албастылар утары»ндагы телсез бәндәләр дә бу кадәр ямьсез түгел иде. Белгән булса, Хәлим «борыл» дип үгетләр идемени?! Ләкин соң иде инде, йөзен тоташ кутыр баскан хатын аңа таба борылды да, менә күрсәң күр инде, алайса, дигән кебек, баскан урынында катып калды. Аның үзен тотышында шыксыз кыяфәте, гайрәтне чигерерлек йөз-бите өчен Хәлим алдында кыенсынганлыгы сиземләнә иде.

Ә күзләре! Кутыр өстенә кутыр капланган чырайга да ямь биреп торырлык, сафтан саф, пакьтән пакь күз карашлары таныш кебек тоелды Хәлимгә. Зәңгәр күк төсендәге бу күзләрне ул башка бер күз белән дә бутый алмый, һәм бутамаячак та! Тукта... Нәфисәнең ул мөлаем, мәхәббәтле күзләре кыргый урманда җан асраган бу котсыз бәндә чыраена ничек килеп «кунган» соң?

Хәлимнең күңел төпкелендә, ниһаять, күптән үзенең барлыгын сиздереп торган, әмма әлегә баш калкытырга батырчылык итмәгән тойгы, шул тойгы артыннан ук уй-фикер тернәкләнә башлады: «Кешелектән чыга башлаган бу хатын ләхет такталарын җимереп, кабер туфрагын күтәреп, кабат тышка – якты дөньяга чыккан, авылларны бераз ыгы-зыгы китергәч кеше күзеннән гаиб булган Нәфисә үзе түгелме?» Хәлим үз уеннан үзе куркып китте. Әмма ул инде бу уйдан һич котыла алмаячак иде.

Нәрсә булса, шул булыр дип, бу серле хатынны Хәлим әнкәсе биргән агач тарак белән сынап карамакчы булды. Аңарчы күңелендәге шик-шөбһәләрдән котылырга кирәк иде.

– Ә хәзер күрешсәк тә, танышсак та була.

– Без таныш. Син – минем ирем. Әбиләр әйтте.

– Анысы шулай шулаен... Аңладым бит инде. Ышандым. Ирең дә булыйм ди... Әйт әле: син монда ничек килеп эләктең? Нәрсә булды сиңа?

Хатынкай бераз уйланып торды, күзеннән сөртелеп бетмәгән соңгы яшь бөртекләрен сыпырып төшерде. Аннары, күңелен авырттырып торган авыр хатирәләрне аралый-аралый, акрын гына сөйләп китте:

– Мин җир астыннан чыктым. Бик караңгы, кысан җирдә булдым. Баламны тартып алып, мине җиргә күмделәр. Җир астында да балам гел истә булды... Миңа әбиләр җир астыннан чыгарга булышты. Чыккач, баламны бик озак эзләп йөрдем... Менә әбиләр табып бирде. Хәзер аны беркем дә миннән тартып ала алмаячак...

Шул, шул! Чынлап та Нәфисә! Хәлим аны бу хәлдә табармын дип һич уйламаган иде. Менә бит ничек килеп чыкты. Хәзер инде аның белән аңлашасы, ике язмыш җебен кабат бәйлисе калды. Нәфисәне тормышка, гаиләгә кайтару күп вакыт, көч һәм сабырлык сораячак. Иң элек дәваларга, аякка бастырырга, аннары рухы, күңеле белән шөгыльләнергә!

– Син мине өеңә алып керәсеңме? Күрсәт яшәгән урыныңны, тормышыңны күрсәт... Аннары күз күрер...

Хатын дәшмәде. Кырт борылды да, кулларында яткан агач кисәген тирбәтә-тирбәтә, ике куак арасында күренер-күренмәс торган ярыктан эчкә кереп китте. Хәлим, як-ягына карана-карана, аның артыннан иярде.

Эчтә кап-караңгы иде. Җир түшәмнең бер як читенә чыга торган, йодрык сыярлык кына тишектән кала көн яктылыгы керер җай да юк. Бераздан күзе күнекте Хәлимнең, ул ниндидер бер үҗәтлек белән ашык-пошык чокылган землянка эчен өйрәнә башлады. Өйрәнерлек әйбер дә юк ласа: тигезле-тигезсез диварлар буш, өстәге тишек астында гына иске-москы такта кисәкләрен тезеп ясалган «өстәл» урнашкан. Анда берничә чынаяк, савыт-саба, шунда ук берничә пешкән бәрәңге, йомырка күзгә чалына. Бер кружкада чәй, ахры, үләннәре өскә калкып тора.... Бер читтә, ике бүрәнә кисәге өстендә, иске җәймәләрдән оештырылган «түшәк», аның бер башында кипкән печән өеме... Ике ут-төймә... Каян чыккан ул төймәләр? Хәлим якынрак бармакчы булган иде, төймәләр җанланып юкка чыктылар... Чинаган тавыш ишетелде. Капкынга эләккән таныш төлке баласы ласа бу! Муенына муенса таккан урман җәнлеге! Аптырасаң да аптырарсың, аптырамасаң да аптырарсың, билләһи!

Хәлим түшәк урынындагы бүрәнәләрнең берсенә җайлап утырды. Бая ук ниятләгән эшен төгәллисе бар иде аның.

– Чәчләрең бик матур икән синең! Акка буяткансың, ахры...

– Юк-юк, буятмадым. Минем чәчләр тумыштан шулай. Матур бит ак чәч? Син чәч үрә беләсеңме?

– Нигә ул сиңа? Беләм, әлбәттә! Синең чәчләр матур, куе... Матур, тик менә бик тә тузынган, әйдәле тарап куйыйм...

– Юк, әбиләр тарап торалар аны. Сиңа ярамас, әбиләр, шулай чәчелеп торсын, диделәр.

– Шулай да... тарыйм әле.

Нидер сизенгәндәй, Нәфисә чәчләрен теләмичә генә бирде. Хәлим, түш кесәсеннән Сания биргән агач таракны чыгарып, хатынның куе озын чәчләрен тарый башлады... Үзе тарый, үзе такмаклый: «Урман буйлап бара-бара, кайтыр юллар яра-яра, аякларым тара-тара, ак чәчләрем кара-кара...» Нәфисә (хәзер инде бу хатынның Нәфисә булуына ул ныклап ышанып җитте) берни дәшми, басынкы, сабыр гына утыра, юк, сабыр түгел икән, ул белгертмичә генә елый, үкси иде...

Хәлим хатынының чәчләрен тарарга ярата иде. Табигатьтән бүләк итеп бирелгән чем-кара чәчләр аны шашар хәлгә җиткерәләр, бу чәчләр арасында югалып-табылып торган йомры күкрәкләр исә исен-аңын югалтырлык дәрәҗәдә ирлек дәртен кузгаталар, сөешергә чакыралар иде...

Менә хәзер алар ап-ак... Кабердән чык та, чәчең дә агармасын, зиһенең дә сау килеш калсын, имеш. Диванага сабышырсың ул Әҗәл авызыннан, гүр караңгылыгыннан чыга-чыга...

Тагын шул сүз килеп керде Хәлимнең уена, теленә... «Дивана». Әйтте исә кайтты!.. Тфү-тфү!.. Юк, Нәфисә Дивана түгел, аның башы, йөрәге, күзләре, кул-аяклары үз урынында. Шок хәленнән якты дөньяга кайтып кына җитә алмый ул. Хәзер аны җитәкләп, сак кына кыланып, җай белән генә кешеләр дөньясына алып кайтырга кирәк. Дөнья гаменә, бала гаменә... Хәлим урманга шуның өчен килде дә бит инде!

Хәлим Нәфисәнең чәчен тарады да тарады, Нәфисә басылып кына елады да елады. Шактый вакыт узды. Ниһаять, тынычландылар. Хәлим «баласын» үз кулына алды. Нәфисә баштарак бирмәскә теләгән иде дә, ахырдан, Хәлимнең күзләренә тутырып карап: «Беркемгә дә бирә күрмә», – дип, «сабыен» кулыннан ычкындырды. Ул арада Хәлим, ишарәләп, Нәфисәгә үзенең юл капчыгын чишәргә кушты. Хатын баштарак капчыктан җанлы әйбердән курыккан кебек куркып торды. Хәлим алдына китереп куйгач кына тоткалап карый башлады...

Авылдан килгән ризыклар белән тамак ялгадылар. Нәфисә матураеп киткәндәй булды. Хәлим һәрвакыт үзенең юл капчыгында йөртә торган шифалы май, дару савытларын чыгарды. Нәфисәнең йөз-битләрен, кулбаш тирәләрен карап чыкты. Май сөрткәндәй итте. Кутыр хатынының бөтен тәненә җәелгән, кайбер урыннарыннан кан саркып тора. Хәлим ирексездән: «Мунчасыз, парсыз булмый монда», – дип уйлап куйды, аннары үз уйларының урынсыз икәнен аңлап елмаеп җибәрде... Каян монда мунча булсын инде?! Өйгә кайтып, кайбер кирәк-яракларны юнәтеп, бераз югалып торачагы турында искәртеп килергә кирәк. Эштәгеләрне, өйдәгеләрне... Иң мөһиме: Нәфисәнең табылуы турындагы хәбәрне тизрәк авылга җиткерергә тиеш ул. Кайгырып ятмасыннар.

Хәлим, авыл хакында уйлый-уйлый, Нәфисәне сәләмә киеменнән арындырды. Капчыгыннан алып, Тәскирә әнкәсе биргән күлмәкне кидерде. Нәфисәгә шундук кеше төсе керде, хатын үзе дә сөенеченнән нишләргә белмәде, бертуктаусыз учлары белән күлмәген сыпыргалады, изүенең ике ягына парлап тезелгән төймәләрен бер каптырды, бер ычкындырды...

Ничек кенә аралашсалар, аңлашсалар да, Хәлим каршында әле һаман чит-ят кеше басып тора иде. Бу ятсыну аның ягыннан гына түгел, күбрәк Нәфисә ягыннан булып, хатын һаман да үз ирен танымый иде. Әмма теге сихерче карчыклар зиһен савытының капкачын ачып, аңа Хәлимнең үз кеше, якын кеше булуын ныклап төшендереп, инандырып куйганнар. Шуңа күрә дә ул Хәлимне үз янына чакырып диярлек китерде, аны шикләнмичә кабул итте, хәләл ире алдында ачылган кебек, иләсләнгән күңеле, яралы, зәгыйфь җаны белән ачылды... Ул ышана, әмма бу ышану гипноз, шаукым дәрәҗәсендә генә. Ниндидер шик-шөбһә туу белән, бу ышану, күңел ихласлыгы шундук нәфрәт һәм курку белән алышыначак... Бу хакта Хәлим бик яхшы белә, белеп бетермәсә дә аңлый, тоя... Шуңа да ул һәр сүзен сак әйтә, һәр адымын сагаеп атлый...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (8)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (8)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас