Мария сөйгәнен бик озак җибәрми торды. Аның егет муенына сарылган ак беләкләре мәхәббәт назына тулы, күзләре аерылу көенеченнән яшьләнергә әзер, гүя алар бик озакка аерыла иде. Ә, уйлап карасаң, бәлки, бер атнага булыр. Аннары, солданың заставага да тизрәк кайтасы бар. Шуңа да ул ашыгып аты янына чыкты һәм пальтосын да ябынырга оныткан кызга кул болгады да, дилбегәсен какты.
Белорус кызы Мария моңа кадәр татарларны күргәне юк иде әле, нигәдер кысык күзле, тәпәш, кәкре аяклы, ат өстеннән төшмәгән кырыс табигать баласы дип күз алдына китерә иде ул аларны. Шуңадыр, ахры, башта Тимернең татар булуына ышанмады. Таза җилкәле, көрәктәй куллы, туры борынлы, алга чыгыбрак торган киң иякле, җитен чәчле бу егет скандинав халыкларын хәтерләтә иде. Менә шуңа бер күрүдә гашыйк булды да куйды кызыкай.
Ат акрын гына атлавын белә, Юлның ике ягында яшел стена шикелле чыршы урманы күккә үрли. Данлыклы Карелия урманнары. Солдат тимер кашавайда тын гына утырып килә. Аның бер ноктага текәлеп, кысылыбрак калган күзләре татлы хыялларга бирелүе турында сөйли. Менә инде кичке эңгер-меңгер дә төште, нәкъ гашыйкларның иләс-миләс була торган чагы. Ә Тимернең күз алдында Мария. Матур шул ул. Ап-ак йөзле, битләре тулган ай шикелле нурлы, нәзек кыйгач кашлы, зифа гәүдәсе җиңел генә, судагы балыктай җитез...
Чү! Кемдер юлны кисә түгелме? Тимер алга текәлде, Юк, ул ялгышмый, өрлектәй таза бер адәм, чыннан да юлны аркылы чыгып, урманга кереп бара.
Юньле кеше болай йөрмәс, тиктомалга түгел бу, Ничек тә тотарга кирәк моны. Тик ничек? Кулда корал юк бит. Кызлар янына йөргәндә кулга корал тотып йөрмиләр шул. Тимер, бер карарга килеп атның башын юан карагай төбенә борып туктатты да, үзе шикле бәндәнең артыннан төште.
Кар тирән, билгесез кеше шым гына атлый. Аны күздән яздырмаска тырышып, Тимер дә килә артыннан. Инде шактый караңгы, тизрәк бер әмәлен табарга кирәк, юкса... Шунда егет чабуы нәрсәгәдер эләгүдән тукталып калды, караса, юан гына агач ботагы. Шуны кулына алып, тәвәкәллек белән шәүләгә якынлашты.
– Стой! Руки вверх! – дип кычкырып җибәрде ул тын урманны яңратып. Бу тавыш шулкадәр дә көтелмәгәндә ишетелде, теге бәндә дертләп китте. Ә Тимер һаман да катгый тавыш белән: “Руки вверх, стрелять буду!”– дип кычкыра, әйтерсең дә аның артында кимендә биш-алты иптәше ярдәм итәргә әзер тора.
Тимер аңа атларга кушты, Нишләсен теге, атлый башлады. Ә солдат, бераз ара калдырып, артыннан килә. Ярый, бу бәндәне куркытып кулларын күтәртте, ди, шуннан нәрсә? Әгәр ул, артына борылып, Тимернең кулында агач ботагы икәнен шәйләп калса, беттең бит егет.
Менә урман уртасында очрашкан ике кеше юлга, чана янына килеп чыкты, Шунда Тимер алга ыргылып дошманынының тез астына типте һәм аның аягы күтәрелеп китүгә иңбашыннын борып җибәреп, чанага төртеп екты.
Һушын җуйган бәндәнең өстенә атланып, Солдат як-ягына карана башлады. Җае чыгып тора бит, ат белән салам тюклары ташыган иделәр, шуларның тимерчыбык бәйләүгече чана мөгезендә эленеп тора, имеш. Тимер берсен суырып алды да, аунап яткан “трофеен”, кулларын артка каерып үрәчәгә бәйләп куйды.
Кузгалып киттеләр. Заставага җитәрәк озын гына үр башлана. Шуны менгәндә “тере йөк” бик яман акыра башлады – тимерчыбык шуа-шуа мәлгуньнең кулларын кисеп кергән икән. Тукталып, яңадан бәйләп маташырга туры килде. Ә кайтып җитәр алдыннан егет түзмәде, тегене нәрсә белән куркытуын күрсәтеп алды:
– Ух ты, поганый рус! – дип анысы җан көче белән тарткаланырга тотынды.
– Тыпырчынма, – диде солдат тыныч кына, син хәзер безнең кулда инде.
Менә шулай сержант Тимергали Шәйхетдинов көтмәгәндә чик бозучыны тоткан батыр егеткә әйләнде дә куйды. Тик шатланырга иртәрәк икән әле. Тизәккә тимә – исе чыгар, диләр. Бу Иблис затының да этлеге бетми калган булган. Берзаман заставага контрразведкадан бик тәкәббер майор килеп төште. Тимерне дә чакыртты ул.
– Моны тотканда коралың бар идеме? – дип кычкыра.
– Бар иде, – диде сержант күзен дә йоммыйча.
– Ун тәүлек арест!
Теге нәрсә дә шунда.
– Юк иде, юк иде. Коралсыз икәнен башта ук белгән булсам
мин аны шунда ук сугып үтерә идем, – ди. Русча чатнатып сөйләшә. Үзе ашардай булып Тимергә карый. – “Ух, ты поганый рус”,– ди һаман. Ярый, ун тәүлек икән, ун тәүлек. Тимер моңа риза, чөнки үзенең Уставны бозганын, аннан да бигрәк, кызлар яныннан кайтканда дошман шпионын очратырмын дип кем уйлаган. Гауптвахтада Тимер берничә сәгать кенә булып калды, хәтта ялкырга да өлгермәде. Застава начальнигы, Мәскәү майоры белән иптәп кенә сөйләшеп, егетнең хәлен җиңеләйтте. Үзе үк гауптвахтага килеп: “Бар, дежурда тор, хәзергә күзгә чалынып йөрмә!” – диде. Командир өчен сержантның, биктә утыруына караганда, рация артында утыруы хәерлерәк. Ни әйтсәң дә, Шәйхетдинов яхшы радист. Менә шулай тәмамланды бу хәл. Алай дисәң, ике яшь йөрәкнең язмышы турында әйтелми калган икән. Берникадәр вакыт узгач заставада “Озак хезмәт иткән солдатларны1947 ел башында өйләренә кайтара башлыйлар икән”,– дигән хәбәр таралды. Ә Тимергә тагын бер шатлык: диверсант тотканы өчен үзенең исемен язып “Омега” сәгате һәм ун көнгә отпуска бирделәр. Гаярь явыз дошман булган икән теге, егерме дүрт ел буена кара эшен эшләп, әлегәчә тотылмый йөргән. Ярый, аның очравы егет өчен бик кулай булды.
Ә кызларның тулай торагында ыгы-зыгы, бүген Яңа ел киче. Бәйрәмгә якындагы заставадан пограничниклар киләчәк. Кызлар шуңа да гадәттәгедән күбрәк җилбәзәкләнә. Тимергали дигәне, Мариягә өйләнеп, аны үзләре ягына алып китә икән. Шулай булгач, бүген Мария белән хушлашу кичәсе дә була.
Сылукайлар үзләре йөгерә-йөгерә табын әзерли, ә күзләре тәрәзәдә. Әнә, егетләр утырган ат та күренде. Ишектән Мария атлап түгел, чәчрәп чыкты, куллары янә Тимернең иңнәренә сарылды.
– Мин сине яратам!
– Хе, кем өйрәтте сине? – дип гаҗәпләнде егет, ә үзенең бәхетеннән авызы ерылды һәм ул кызны кочагына алды.
Фото: Фрепик.ру