Сугыш беткәнгә инде берничә ай үтеп, көз җитте. Мал тоякларыннан, арба тәгәрмәчләреннән изелгән урам пычракларын туңдырып, котып ягыннан җилләр исә башлады. Ике көн инде, авылдан ике чакрым чамасында, урман эчендә утырган, түбә башларында шихан ташлары чыгып торган Ак Чагыл тавы уфылдап ыңгыраша. Мал-туарны төнгелеккә карап кергән әтиләре, гадәтенчә тамагын кыргалап алды да, иске бишмәтен сала-сала:
— Ак Чагыл тавы ыңгыраша анда. Авыр итеп сулыш алгандай итеп. Шушы көннәрдә ныклап туңдырып кар төшәргә тиеш. Ак Чагылны тыңлап, шулай булыр дип уйлыйм... — диде.
Һәм ул шулай булачак та.
Бу безнең Болгар бабайларыбызның җирләре. Батый Хан чирүе килеп, аларны кырып бетергәч кенә кыргыз-кайсакныкына әйләнгән. Урыс патшасы Алексей Михайлович һәм аның улы Петр I заманында урыслар, Агыйдел елгасының сул ягына чыгып, кыргыз-кайсакларны далага куганнар. һәм башкортларны Агыйдел, Дим елгалары буеннан шушы җирләргә көчләп күчереп утыртканнар. Тик монда, урыслар бу җирләрдә күренгәнче үк, чукынудан качып Казан якларыннан килгән татарларның мәчетле, мәдрәсәле авыллары булган инде. Кыргыз-кайсаклар аларны ачык йөз, ит-кымыз белән каршы алганнар, дала иркенлекләрендә яшәргә мөмкинлек биргәннәр...
Әтиләренең фаразы дөрес булачак: Таш башлы Ак Чагыл тавы “уфылдап уфтана” башласа, ике-өч көн үтүгә, язын-җәен, җилләр белән бергә яңгыр көт, көзен-кышын кар катыш яңгыр белән бураннар көт...
Җәен генә унике яшен тутырган, мич янындагы сукыр лампа һәм учак яктысында чабата үреп утырган Рәшит эченнән генә куанып куйды: “Пычраклар туңачак, буранлап карлар явачак. Шәп булыр иде, ә. Иртәгә үк чаңгыларны рәтләп куярга кирәк” Рәшитнең чабатадан башка аяк киеме юк. Гаилә бик ярлы яши. Тапкан-табылганның күбесе калада пединститутта укучы апаларына китеп тора. Апасы бер төпсез кое кебек — күпме җибәрсәң дә җитми аңа. Бәйрәм саен гаиләне чишендереп, өстәвенә бурычка батырып китә. Чөнки ул әниләренең яраткан кызы, һәм әниләре аны, “кеше итеп”, үзе кебек берәр укымышлы кала егетенә кияүгә бирергә хыяллана.
Гражданнар сугышы вакытында әтиләренең аркасын Дутов казаклары мылтык приклады белән сугып имгәткән. Шунлыктан ул авыр эшкә ярамый. Тугызынчы сыйныфка кергән, инде унҗидесе белән китеп буйга җитеп килгән Миниярлары эшкә дә, укуга да ялкау, һәм аны әтисе дә, әнисе дә тыңлата алмыйлар. Яландагы бәрәңге чүбен утарга, күмәргә барганда да, кулындагы китмәнен Рәшиткә тоттыра да качып юкка чыга. Ә инде йорт янындагы бакчада эшләгәндә, әниләре абайламаганда, читән аша гына сикереп төшә дә тыкрыкта эреп югала. Уенда уен, трай тибү, кәрт белән “ачуклы” уйнау. Буйга таза үзе, көчле — аңа әниләренең дә көче җитми. Әтиләре үз гомерендә бер баласына да суккан кеше түгел...
Рәшит әнисенә йорттагы, ялан-кырлардагы эшләрдә төп терәк. Авылның Чишмә Башы урамына, тау астындагы агач торбадан челтерәп агып яткан чишмәгә көянтә-чиләкләп суга йөри ул. Иртән бер, кич тагын бер тапкыр. Шуңа күрә күрше-тирә хатын-кыз аңа көлеп исем такты: Мәрьям килене. Әнисенең исеме белән. Чишмә суы чәй эчәргә кирәк. Ә чишмәгә шактый ерак. Дүртенче сыйныфта укый башлаганда, әнисе авырып ятканда, ташый башлаган иде Рәшит чишмәдән суны. Әнисе терелгәч тә бу сукмакны таптаудан туктамады. Башта чиләкләрне яртылаш кына тутыра торган иде. Инде ике ел буена чыныкты — чиләкләрне мөлдерәмә тутырып алып кайта. Ял итәргә дә туктап тормый. Рәшитнең үсәсе, көч ныгытасы килә. Чөнки апасы белән абыйсы сугышка кадәр, ашарга бар чакта үсеп калганнар. Ә Рәшитнең сугыш башланганнан бирле юньле-рәтле ашаганы юк. Күбесенчә, кар астыннан чыккан черек бәрәңге, алабута ипие — бөтен ризыгы. Ул ипи дә әле имән чикләвеге оны кушып пешерелгән. Шул ипине ашасаң, эч ката.
Рәшит кара яздан әнисе белән бәрәңге утыртырга чыгып китә. Әтиләре казый алмый — бәрәңгене чокырларга салып кына бара. Җир — уңдырышлы. Чүп бәрәңгедән дә биек булып үсә. Бигрәк тә эт эчәгесе белән алабута җәфалый. Рәшитнең июль ае чүп утап, бәрәңге күмеп уза. Әнисе беренче утауда катнашса да, икенче утауны-күмүне Рәшитнең япа-ялгызына калдыра. Абыйсы барып та тормый. Ялга кайткан апасы бер мәртәбә күренеп ала да, сәгать-сәгать ярым эшләгәч, кәтмәнен буразнага ата.
— Алып кайтырсың! Минем РОНОга барасым бар.
Студент кеше РОНОда нәрсә кырадыр инде?! Уфада институт хәтле институтта укыган апасы авыл урамнары буйлап кәтмән күтәреп кайтырга да ояла. Студент бит! Культурный кеше!
Инде Рәшитнең башында яңа хафа. Әтисе, абыйсы кышкылыкка җитәрлек печән чаптылар. Рәшит кипкән печәнне тырма белән җыйды, чүмәләләргә салды. Бригадир Сәвәләй Бакыйрыннан ат алып ташыдылар печәнне. Әтисе тракторлар янында төнге каравылда тора. Инде хәзер кышлыкка ягарга утын җитмәячәк. Җәй әзерләгәне аз. Кем уйлап тапкандыр, урманны кыш җитеп, кар төшкәч кенә кистерәләр. Калынлыгы метрга җиткән карны казып төшәсең. Пычкы төбен аз гына калдырып, агачны аударасың. Ботакларын яндырасың, киселгән төпләрне урман каравылчысына “сдавайт” итәсең. Ул утынга дип киселгән агачны үлчи дә, акча түләгәч, ташырга рөхсәт бирә. Ташыйсың... ат тапсаң...
Әтиләре кышын урман кисәргә бара алмый. Эш авыр. Гарип, инде алтмышка җиткән картның агач аударып, аны күтәреп яисә аркан бәйләп өстерәрлек көче дә, дәрманы да юк. Абыйсының урам аша гына яшәгән иптәше Папай Нигъмәте кергән бер кичне. Абыйсына әйтә:
— Без урман алырга уйлыйбыз. Абый белән. Әйдә, безгә кушыл. Бергә кисик, ташыйк. Өч кеше эшләү ансатрак. Мин бит ат белән йөрим. Икәү ташырбыз. Рәхми абый пычкы тарта алмый — ранный бит. Шимбә, дүшәмбе укырга бармасаң, өч көн вакыт була. Ботак яндырырга Рәшитне дә алырбыз.
Мәктәптән җибәрмиләр, дип бармады абыйсы. Нигъмәт дәшми генә чыгып китте дә, өч йорт өстәрәк яшәгән Көрпә Гарифын көйләгән. Ун көнгә якын урман кистеләр өчәүләп. Аннан соң Нигъмәт белән Көрпә ике чана белән утын ташыдылар. Гариф та ат белән йөри иде колхозда.
Суыклар башлангач, әтиләренең йөзе каралганнан-карала барды. Утын бетә дип, мичкә ягуны азайттылар. Тик төнен суынган өйдә иртән түзә алмаслык суык хөкем сөрә башлады. Хәтта идәндәге чиләкләрдә су туңды. Йоклаганда иң нык өшегәне Рәшит иде. Чөнки ул идәндә йоклый иде. Астына иске палас, иске бишмәт җәеп, толып ябынып ята. Кичен түзеп була әле, ә иртән Рәшит суыктан өшеп уянып китә дә, әнисе мич ягарга торгач, сәкегә әтисе янына менеп поса. Әтисе җылы. Ул төпчеген кочаклап ала да зур куллары белән улының аркасыннан сөя:
— Син, машинник малай, өшегәнсең бит. Ят борылып, аркаңны җылытыйм!..
Азрак яткач, улының җылынганын сизгән ата аның белән киңәшләшкәндәй әйтеп куя:
— Утын бетеп килә бит, улым! Нәрсәләр генә эшләрбез инде, ә?
Малай дәшми. Ул бит әле үсеп тә җитмәгән, көче дә юк. Алтынчыда укый, ә сыйныфтагы малайлар арасында гәүдәгә иң бәләкәе Рәшит. Әмма аңа уку буенча җитә алган укучы юк. Тик кайчакта шаянлыгы гына аңа комачау иткәли. Рәмиев Әмир бабай (татар теле укыта) әйтмешли: “Лотфулланың ул төпчек малае матур иттереп шаяра белә!” Белүен белә дә. Илләмә үсә алмый инде. “Военное дело” дәресләрендә хәрби сафка тезелсәләр, Рәшиттән соң Кытай Рәшидәсе белән Кара Куян Һәдиясе генә торалар басып. Алар Рәшиттән дә бәләкәйләр. Кызларга гәүдәнең кирәге дә юк инде ул хәтле...
Гарип әтисенең утын кайгысы Рәшиткә дә күчте. Нигъмәт чыгып киткәч, түр якта абыйсына, әтиләренә ишеттерми генә пышылдады:
— Әйдә барыйк урман кисәргә Нигъмәт белән! Мин дә тартырмын пычкыны, сиңа алмаш булып.
Абыйсы аның маңгаена чиертте:
— Һы, чуаш! Шакраеп катарсың урманда.
Үҗәт малай булганы өчен апасы белән абыйсы Рәшиткә исем такканнар иде: “Чуаш!” Чөнки тау аша гына Калиновка исемле чуваш авылы бар. Шул авыл чувашлары искиткеч үҗәт халык. Нәрсә әйтсәләр, шуны эшлиләр. Рәшиттә дә шул чувашлар холкы бар.
Утын кимегәннән-кими. Инде утынны кисеп, ярып бетергәч, әтиләре иң вак йомычкаларны да тазга тутыра. Тик йомычка ягып кына өйне җылытып булмый инде ул.
Беркөнне мәктәптән күңелсез генә чыкты Рәшит. Кайтышлый сулга борылып, күрше урамга керде. Анда, ике зур урам очрашкан чатта, Хәйри Пәрәүләрнең коймасындагы зур тактага кино афишасы ябыштыралар. Ә Рәшит үлепләр кино ярата. Юктан бар итеп кинога акча да эшли белә. Укытучыларга, урында эшләүчеләргә сыйныфташы Какыш Гариф белән утын әзерлиләр, кар көриләр, су китерәләр һәм акчасына кино карыйлар.
Гарифларның әтисе Хәйрулла абзый сугыштан кайтмады. Алар алты бала ятим калдылар. Шулар өстенә әтиләренең әнисе Гайшә әби дә бар бит әле. Алты бала анасы Хөббиҗамал апа көн-төн колхозда эшли. Ударник. Гаиләләрендәге ярлылык баштан ашкан. Гарифның сул аягы тумыштан кыска да, нечкә дә. Сыңар култык таягы белән йөри. Укуга ялкаурак үзе. Шулай да Рәшиттән күчереп, сөйләгәндә ул әйткәнне кабатлап, өчкә, дүрткә өлгерә.
Утынны аркылы пычкы белән кисәләр. Аннан Рәшит яра, Гариф ташый. Култык астында таяк булгач, ул утынны ике куллап күтәрә алмый. Бау белән бәйләп, аркасына салып ташый.
Афишага “Башня смерти” дигән кино була дип язып элгәннәр. Афишаны укыгач, Гариф белән кайту ягына кузгалдылар. Гарифлар шул урамда якын гына торалар иде. Шул чакта Рәшит, Эстәрле елгасы аша салынган таш күперне чыгып, үзләренә табан килгән өч олауга игътибар итте. Шыплап утын төялгән чаналарга үгезләр җигелгән иде. Иң алдагы чанага толып якасын күтәргән Сәлах Песәй атлы бабай утырган. Тула оек кигән чабаталы аякларын салындырып, дәрәҗәсен белеп кенә кайтышы. Толып якасыннан түгәрәк бүрекле башы күренә. Кулларында зур бияләйләр. Бер кулында сүс дилбегә очы, икенчесендә — өч буынлы каеш чыбыркы. Үгезе — зур мөгезле, кызыллы-аклы хайван. Сәлах Песәйнең үгез дирбиясе дә, утын бәйләгән юан арканнары да сүстән ишелгән. Хәтта чабата киндерәләре дә сүстән. Авыл халкы, җае чыкканда, Сәлах карттан көләргә ярата: Сәлах Песәй сүс бау исен иснәмичә яши алмый. Песәй тычкан тотмаса яшәми бит. Бу да шундый.
Сәлах Песәй артыннан Камәр бабай утырган икенче чана килә. Анысына гәүдәгә кечерәк коба үгез җигелгән. Тик ул үгезнең камыты агач түгел. Дирбия шәп. Камыт, ыңгырчак, аркалык — бар да күннән, каештан. Хәтта үгезнең эшлиясе дә бар. Камәр бабай инде җитмешкә җитеп килә. Кечкенә гәүдәсе ике гарип аякта тора. Ике үкчәсе тумыштан ук тышка, ә аяк очлары эчкә караганнар. Ике аяк та аркылы басып атлый. Камәр бабай йөгерүнең нәрсә икәнен татып караган кеше түгел. Урам уеннарында — шаралы, чебенле уйнаганда, аны “көтүче” итмәгәннәр малайлар. Йөгерә алмый бит, кызганганнар.
Камәр бабайның үгезе Сәлах Песәйнекеннән гәүдәгә бәләкәйрәк булса да, утынны ул нык төягән. Чөнки аның үгезе камыт-дугалы, үзе бик тә көчле. Камәр бабай да өстенә иске генә толып кигән.
Иң соңгы йөк хуҗасы — Лотфулла Шүрәле атлы бабай. Аның үгезе дә агач камытлы.
Лотфулла бабай озын, чандыр гәүдәле. Муены да озын. Аяк-куллары да агач ботаклары кебек кәкре-бөкреләр. Бәлки, шул килбәтсезрәк гәүдәсе өчен аңа Шүрәле исеме такканнардыр да. Башында түгәрәк бүрек, өстендә кызгылт чикмән. Лотфулла бабай толыпны, авыр дип, бик өнәп бетерми. Ә чикмәнне ярата һәм: “Чикмән — читән өй ул!” — дип җибәрә еш кына. Үгезе чем кара, олы гәүдәле, мөгезсез туган хайван. Ул үгезне Лотфулла бабай өч ел элек Ташкергән Мәҗитләрдән сатып алды. Алганда үгез ике генә яшьлек иде әле.
Бабайлар өчесе дә аерым хуҗалык булып калганнар. Аларның колхозны яратмавын барлык авыл белә. Авыл советы аларга налогны күпләп чәпи. Иген чәчү өчен җирне дә авылдан сигез чакрымд¬гы Байгара тау башыннан бирә. Ә җир анда ком катыш кырчын. Шунлыктан бернәрсә дә үсми дияргә була. Яңгырлы елларда тары гына азрак күренгәли. Урак тотып урырлык та түгел. Йолкырга гына кала. Шунлыктан картларның Байгара яланына, ун еллардан артыктыр инде, барганнары да, йөргәннәре дә юк. Алар зур авылда (район үзәге) туры килгән юк-бар эшләргә ялланалар. Тал каерысы әзерләп хөкүмәткә саталар, казанда зелпе тамыры кайнаталар. Урман хуҗалыгында делянка яралар, урман кисәләр. “Инвәлитләр әртиленә” ялланып, Салабаш буасына курыс батыралар, көзен шуның юкәсен төшерәләр. Җәен, бергә җыйналышып, үгезләрен җигеп, бер-ике мәртәбә хохолларның Золотоножка исемле авыллары аркылы Агыйдел буенда утырган Җиргән дигән авылга чыгып китәләр. Өч-дүрт көннән соң шул яктагы таулардан ак балчык алып кайталар. Аны йомарлама итеп, базарда да, өйдә дә авыл халкына саталар. Кышкылыкка җылы булсын өчен өйләрне сыларга, тышкы яктан агартырга, өй эчендәге мичләрне буярга кирәк ул ак балчык. Шул ак балчыкны җылы су салып эретәләр дә, “эспикүләннәрдән” алган “синкә” дигән зәңгәр порошок кушып, мичне буйыйлар. Буялган мич, зәңгәрсу төсе белән кыш буена өй эчен ямьләндереп тора.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрипик.ру