XVI
Рәсимәгә идарәгә төшмим дип әйтсә дә, Гимай абзый зарыннан соң, Булатта кемгәдер нәрсәдер җиткерәсе килү теләге уянды. Апасы Газимә кертеп калдырган җылы сөтне эчеп, бөтенләтә пешерелгән бәрәңге белән тамак ялгап алгач, капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырды. Папиросын кабызгач, көндезге вакыйгаларны, Исламовны, Рәсимәне, Гимай абзыйның бая әйткән сүзләрен хәтеренә төшерде. Эңгермеңгердә нигәдер Павел Юрьевич гәүдәләнде, ул тагын: «Туган илгә ябыш, ишетәсеңме», — диде. «Ничек ябышасың аңа, Пал Юрьич? Кем уйлаган әнкәй гүр иясенә әйләнер, өйдән Вәзирә китәр дип?! Ничек ябышасың, кай җиренә? Бирче бер киңәш?» Миен мең сорау миңгерәтә. «Җиргә ябыш, җиргә ябыш... Бәлки, син, Пал Юрьич, башка мәгънә җиткерәсең килгәндер? Теш-тырнагың белән җиргә ябыш, явыз уйлар, усал кешеләр куса да, җиргә ябыш... Көрәш, тартыш!» Бу уйлары Булатның күңеленә шәфәкъ яктысы алып килде. «Димәк, көрәшергә? Минем бәхет минем үткәнемдә. Ә аны Галимҗан урлады. Аның белән көрәшер өчен кайтты түгелме соң ул? Булатны салкынча һава агымы чиркандырып алды. Әллә дошманы белән күзгә-күз очрашачак минутларны күзаллау шулай тәэсир иттеме? Рәүф абый. Галимҗан. «Күрәсең, шыр җибәрмәгән — орден, медальләр алып кайтты. Колхозы районда алдынгылардан...» Кайтырмын да, колагыңнан тартып, хөкем залына алып керермен, имеш. Исбатлап бак. Вәзирәсен тагын. Барыр да кире алып кайтыр шикелле иде. Ә ул: «Читләр без, читләр!», «И тормыш — очсыз йомгак. И язмыш — караңгы төн... Нишләргә, нишләргә??» Булат сүнгән папирос төпчеген аяк астына ташлады да торып басты. «Бәлки, хаклыдыр син, Рәсимә, куркамындыр мин. Пал Юрьич, син нишләр идең?.. Ә-ә, күрсәттең бит... Инглиз солдатлары лагерьга бәреп керер алдыннан син меңләгән әсирләр кебек капкага ташланмадың, бараклар артындагы таш йортка таба йөгердең. Мин дә синнән калмадым. Сине беркем тоткарламады. Лагерьны саклаучы солдатлар, инглизләр ультиматумына буйсынып, лагерьны калдырып чыгып киттеләр. Алар арасында җирән комендант Генрих Крюгер гына юк иде. Син аны үз бүлмәсендә таптың. Ул, тонган күзләрен соры болытларга текәп, тимер рәшәткәле тәрәзә каршында кара өрәктәй катып калган иде.
— Гутен морген, герр комендант! — дидең син, ишекне киң ачып.
— А, готт! — дип бакырды комендант. — Вег! — Һәм пистолетын сиңа төбәде.
— Һерайн! — дидең син, елмаеп. — Бирегез монда. Сезгә кирәкмәс дип уйлыйм. — Син курыкмадың. Фашистның йөзенә туп-туры карап, алга атладың да аның кулыннан пистолетын каерып алдың.
— Алла безнең белән, — диде Крюгер, елмаерга тырышып. Имеш, ул үлгәндә дә елмаячак.
— Юк, Крюгер! — дидең син. — Әгәр дә хакыйкать Алла икән, ул безнең белән.
Син, үз-үзеңне онытып, комендантка пистолеттагы бөтен пуляны атып бетердең.
Миңа таба борылганда, синең маңгаеңда тир бөртекләре ялтырый иде. Мине кочаклап үкси-үкси елаганда, мин учым белән сөрттем аларны. Салкын иделәр. Син еладың. Беренче кат. Йөзеңдә елмаюга охшаш сызыклар калыкса да, син еладың...
Мин дә нәкъ синең шикелле, һәр уенның ахыры бар. Галимҗан алдында да хаклык пәрдәсе ябылыр. Минем өчен борчылма. Мин ул хәтле үк көчсез түгел. Син әйткән хакыйкать Алласы минем белән. Союзникларым да, шаять, табылыр. Шул ук Рәүф абый, Рәсимә, Гимай абый... Мин идарәгә киттем. Бәлки, син дә?.. Әх, әйе, син еракта...»
«Кеше дөньяга ничә кат килә дә ничә кат яши башлый? — дип уйлады ул. — Ничә гомере бар кешенең? Минем менә икәү!..»
XVII
Уйларым башта мине бик дулкынландырса да, ахыр килеп, мин тынычлана төштем.
Инде авылга якынлашып та киләбез. Соңгы уйсулыкка төшеп, соңгы сыртка күтәреләбез. Авыл үзе шушы үр артында, күренми.
Әмма мин аның сулышын күптән тоям инде.
Кеше яшәешенең асылы нидән гыйбарәт? Мин нишләргә тиеш хәзер? Иртәгә? Берсекөнгә? Галимҗан абзыйдан үч алыргамы? Ничек итеп? Ни өчен мин? Нигә әти үзе алмаган ул үчне? Кешенең кеше һәм мохит алдындагы иң изге әҗәте явызлыкка каршы көрәш икән, ул нигә көрәшмәгән? Ни өчен яшәгән? Ул үзенең әҗерле яхшылыгы, гаделлеге белән күптән кабердә, ә Галимҗан — менә ул.
Сораулар, сораулар... Озын юл кебек очсыз-кырыйсыз сораулар...
Тукта! Әти көрәшмәгәнмени? Юк, көрәшкән. Тик үзенчә. Явызлыкка яманлык кылу белән түгел. Явызлыкка яхшылык белән. Бөек фәлсәфә.
Кешегә иң авыр җәза бирәм дисәң, аны үзе белән ялгыз калдыр. Озакка. Берзаман мин төш күрдем: имеш, мине авыш көзге стеналы алты кырлы бүлмә уртасына богаулап куйганнар. Минем җаныма алты яктан йөзәрләгән күз текәлгән. Уңга борылам, сулга, алга карыйм, артка... һәр тарафта мин. Түшәм дә өчпочмаклы көзгеләрдән эшләнгән. Анда да йөзләгән күз. Минем үз күземә текәлгән күз. Газап бер кичереш: мин үземне үзем хөкем итәм...
Әти дә Галимҗанны шулай иткән. Аны үз-үзе белән ялгыз калдырган. Үз вөҗданы белән күзгә-күз. Гадел, искитмәле гадел хөкемдар булган ул әти. Кешене үз намусы (әгәр дә ул булса, билгеле!) хөкеменнән дә гаделрәк хөкемгә, җәзага тартып буламы? Әйе, буламы?..
— Галимҗан абзый, синең каян кайтып килешең соң әле? Районнан-мазардан түгелдер ич?
— Юк ла! Моннан гына, аермадан. Автобус каршына чыккан идем. Кайтышлый менә урманга кереп, бер-ике юкә чабып алдым. Җепсәгә. Юкса, шушында хәтле килеп, бушка ат изалау була ич.
— Ә!.. Автобуста берәр кемең кайтасы идемени?
— Ие лә! Кызым кайтасы иде.
Күкрәгемдә өзелергә әзерләнгән төсле нидер тартылып куйды. Мин хәтта аның зыңгылдаганын да ишеткән күк булдым. Төпсез бер ышаныч белән сорау бирдем:
— Кайсысы?
— Бу юлы — олысы. Иртәгә тагын көтәсе булыр инде, каһәр.
— Кайда соң ул, Миләүшәне әйтәм?
— Кайда булсын. Билгеле инде, калада. Бүгенге яшьләрне кайда дип белмәк кирәк. Сөтләре кибеп бетми — күзләре кала ягын бораулый. Йөриләр аннары соң чегән шикелле. Әле монда, әле тегендә. Чистый нужа. Кайтмасларые — туган нигез, картаешкан ата-ана...
— Әйе...
Димәк, Миләүшә кайтасы. Ә мин әле күп нәрсәне хәл итеп бетермәгән, ачыкламаган. Бу юлы ышандыра алырмынмы мин сине? Көчем, дәлилләрем җитәрме? Кем белә, бәлки, соңдыр инде...
XVIII
— Тр-р-р, мур булгыры! Трр, дим, үләт! Та-ак, Рахман туган, кайтып җиттек без. Дальше — һәркемгә үз сукмагы. Мин моннан, бераз әйләнечтән. Син инде ни, бигайбә. Үз җаеңны үзең. Якын инде... Барлы-юклы бер чакрым, — дип сөйләнде Галимҗан абзый, атының бушаган аркалыгын күтәреп бәйли-бәйли. — Бигайбә, мәйтәм. Жирдалар. Чутеки — рөхсәтсез. Күргәннән күрмәгән яхшы. Шулай ич?
— Шулай, шулай.
— Иртәгә кереп чык. Гупчым, кер, утырырбыз. Менә ич ару гына кайттык. Сыйладың, рәхмәт.
— Кая инде, Галимҗан абзый...
— Хәзер минем нәүбәт. Брашка бар минем. Тондырылган. Зәһ-һәр!
— Ярый, керермен!
— Әйдә, алаша! Н-но!
Атын юырттырып, Галимҗан абзый үрдән төшеп китте һәм эңгер-меңгердә күздән югалды.
XIX
Үргә күтәрелдем. Алдымда күренмәс кояшның нурлары кызарткан офык. Матур офык. Киң. Аста авыл утлары. Иркенлек, сафлык. Авыл! Иртәгә Миләүшә дә кайтасы ич әле! Миләүшә — зәңгәр исем...
XX
Биш көннән соң Галимҗан Сираевны җирләрмен, каберенә бер уч туфрак салырмын дигән уй бу минутта башыма да килмәгән иде. Юк, укыйсы, монда язылмый калганнарын үзең белерсең дип, китапны бирәсе калмаган аңа. Анда мин Галимҗан абзый кулына ау мылтыгы тоттырганмын ич.
«Яңа йомшак кар түшәлгән кыр, ерак-ерак китеп, офык белән тоташкан һәм иксез-чиксез булып күренә иде. Ул чаңгыларын салып читкә атты да беравык шул чиксезлеккә карап торды. Меңнәрчә көмеш бөртек җемелдәгән кар өсте ниндидер көмеш моң белән тулган да аны үз учында йоклатырга теләп көйли сыман иде...
Мылтык гөрселдәде. Бик тирәннән әче бер үкенеч тойгысы китереп бәрде. Канга буялган кулын ак кар белән юып чистартасы килде. Тик өлгерми калды…»
Җиңел булмагандыр үз үлемең хакында уку. Бәлки, шуңа да авырып киткәндер. Гүргә илтәсе чир — иң газабы. Шул газапка минем сүзләр өстәлгән... Үкенеч — вөҗданның авыруы. Хәзер үземне дә шул телгәли.
Нишлим соң: хәзер бик үкенсәм дә, авылга кайткан көнне җаным шулай теләгән иде ич. Кайчандыр нәни Мефистофельнең хакыйкать хакына сай сулы буада кузгалган давыл кебек кечкенә көрәш ачуы ни белән дә булса очланырга, төгәлләнергә тиеш түгел идемени? Тиеш иде. Тик мин хаклы идемме? Онытылган иде ич инде тән ярасы, онытылган иде!
«Мин аңладым сине, Рахман. Бигайбә, яме!»
Галимҗан абзый миңа шундый язу калдырган.
Мин теләмәдем моны, теләмәдем!.. Шулай да сине мин үтергән кебек, Галимҗан абзый.
Галимҗан абзыйны җирләгәч, әткәй кабере янында шушы язуны кабаттан укып чыктым. Ниндидер эчке бер тылсым, мин төшенеп җитә алмаслык эчке бер фикер бар иде Галимҗан абзыйның миңа аталган соңгы сүзләрендә.
Учымны ачтым. Көзге җил, кош теле хәтле генә кәгазь кисәген элеп алды да, саргайган каен яфраклары белән бергә сикертә-очырта зират буенча очыртып китте. Кайсы тарафтандыр шул ук скрипка моңы ишетелгән сыман булды. Кемдер мине ерак-ераклардан кычкырып чакырадыр кебек иде.
Койманың теге ягыннан Вәзирә апа чакырып торса да, Миләүшә әтисе кабере яныннан озак китә алмады.
Тынлык дөньяны тагын да киңәйтә төсле. Бары тик трактор гөрелтесе генә аны ни беләндер чикли, тотып тора иде.
Сары каен яфраклары арасында Миләүшәнең зәңгәр күзен күрәм.
Җир ярасы нинди була? Ялгыз калган хатын-кыз күзләре кебек мәллә?
Әйе, снаряд чокырлары, җимерек шәһәрләр, яндырылган авыллар, туганнар каберлеге генә түгел. Җирнең җәрәхәте — ялгыз калган хатын-кыз күзләре.
Исәннәргә шуны күрүе авыр.
Күп еллар әүвәл мин дә сугыш ачтым. Миләүшәнең күңелемә текәлгән яшьле күзе шуның ярасы булды. Юеш яфраклар, яшьле күз...
Үз җаныма менә шундый тирән яра салдым.
1968–1973 еллар, Олы Әшнәк — Казан
Фото: Фрепик.ру