Чәчмә әсәр
19 Сентября 2024, 03:40

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (6)

Хәлим, туздырылган кабер эчендәге бушлыкны күреп, чак акылдан язмый калды.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (6)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (6)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (6)

VI

Андый эзләрне башкалар да күргән булып чыкты. Тирәнгә кереп, әллә нәрсәләр уйлап тормадылар, «өрәкләрнең дә эзе була икән» дию белән чикләнделәр... Ул арада тирә-як авыллардан да шомлы хәбәрләр килә башлады. Нәфисәнең ак япмага төренгән өрәге башка авылларда да, баласын эзләп, урам буйлап йөри, имеш. Тузган чәчләре ап-ак, имеш... Кемдер аны тотарга да тырышып караган. Якындагы урман эченә кереп юк булган... Йөргән кебек тә түгел, ди, очып барган шикелле, ди... Артыннан эзе дә калмый, җиленә агач-куаклар да селкенми, имеш...

Балага исем кушу мәҗлесе тынгысыз уйлар белән, төнге хәлләрдән соң урыныннан купкан йөрәк әрнүләре, шик-шөбһәләр белән узды. Үзара җәелеп китеп сөйләшмәделәр. Дога телендә генә аралаштылар. Хәятны алып чыктылар, Ак бабай аның колагына исемен кычкырды... Бала әллә кеше күзеннән, әллә башка сәбәптән елап җибәрде... Моңа беркем дә артык борчылмады, киресенчә, елмаешып куйдылар. Еламаганы өчен борчылып исем куштылар да инде...

Тагын килмәсме дип, кешеләр Нәфисәнең өрәген төннәр буе сагалап тора башладылар. Кемдер тотмакчы булып кыланды, кемдер, өрәк эзеннән йөреп, сихри көч, егәрлек, магия алып калмакчы булды. Хәлим бу шаукымга үзе дә эләкте. Берничә төн тәрәзә төбендә утырды, озаклап тышта, ишегалдында торып керде. Ләкин берничә төн буе якын-тирә авылларны тынгысызлап йөргән өрәк юкка чыкты. Күрәсең, тынычлангандыр, үз өненә кереп яткандыр... Бер атна дигәндә, Кампәрле дә тынычланды, өрәк тарихын онытып ук бетермәсә дә, аны хәтеренең ерак почмагына урнаштырып, гадәти тормыш белән яши башлады. Ләкин бик тиз генә котыла алмаячаклар икән әле бу зәхмәттән, нәкъ бер атна дигәндә, теге өрәк тагын пәйда булды, төне буе авылның котын алып торды. Шакый-шакый кемнеңдер тәрәзәсен ваткан, диделәр, кемнеңдер коймасын аударган, сыерын савып киткән, ахыр чиктә Мәймүнәттәйнең савым кәҗәсен урлаган... Хәлимнәргә дә килеп китте ул. Өйдәгеләр шундук сизделәр аны... Тәрәзә артында кемдер шыбыр-шыбыр килә башлау белән, ишекләрен бикләп, тәрәзә пәрдәләрен тартып куйдылар. Хәлим генә чыкмакчы булып киенә башлаган иде, аны, ике яктан тотып, кабат түшәгенә утырттылар.

– Өрәк бит ул! Убыр! Өнеңне алыр, акылыңа зәгыйфьлек килер... Синнән дә калсак, бу өч бала белән без нишләрбез?!

Тәрәзә артында карлыккан хатын-кыз тавышы җаннарны өшетте:

– Балам!.. Баламны бирегез!..

Тәскирә кочагындагы Хәятны күкрәгенә ныграк кысты. Бала шыңшый башлады. Күкрәгенә кысып тирбәтә-тирбәтә, Тәскирә Хәятны эчке бүлмәгә алып кереп китте. Тышкы якта тавыш тынды. Хәлим, тәрәзәгә якын ук килеп, колагын куеп тыңлый башлады. Ул шунда ук аермачык ишетте: тышкы якта, тәрәзә төбендә үк, кемдер әллә үксеп, әллә шыңшып елый иде... Хәлимнең үзенең дә елыйсы килде. Юк, куркынып яисә өрәкне кызганып түгел, үзен жәлләп елыйсы килде аның... Әмма күңеле тулып өлгермәде, таң сызыла башлады... Тәрәзә артындагы тавышлар да тынды, авыл әтәчләре үз репертуарына керештеләр.

Хәлим тиле түгел, аңлый, бик аңлый: авылларда бимазалап йөрүче зат – мифлардан, ырымнардан кеше теленә, халык йоласына кереп калган өрәк кенә түгел. Ул – башка рух, башка зат, бәлки... бәндә кисәгедер? Ул ничектер Нәфисә белән, аның үлеме, әрвахы белән бәйләнгән. Монда шик юк. Бу шулай. Инде хәзер, бу кадәр ачыклагач, әлеге хикмәти хәлләрнең сәбәбен, асылын беләсе генә кала.

Хәлим бу гайре табигый вазгыятьне ачыклауны зираттан, Нәфисәнең кабереннән башларга булды. Бердәнбер көнне, эштән кайтышлый, бөтенләй каршы якка борылып кереп китте дә урман читенә урнашкан зиратның арткы капкасына килеп чыкты. Нигәдер арттан, сиздерми генә керәсе килде аның. Кинәт килеп чыгып, кемнедер күрәсе, фаш итәсе килдеме?.. Үзе дә аңлап бетерә алмады, әмма кинәт килеп чыгып ниндидер сер ачарга теләве хак иде.

Каберлекнең карарлыгы юк. Бу якларда туфрак җиңел, аз гына дым кереп, кинәт кояш кыздыра башласа, кул тыгарлык ярыла да куя. Әнә Нәфисәнең кабере дә яргаланып, чокырланып беткән. Урта бер җире иңеп үк киткән... Әллә? Әллә ләхет такталары да күренеп тора инде?

Хәлим, туздырылган кабер эчендәге бушлыкны күреп, чак акылдан язмый калды. «Зират карты» дигән кушамат йөртүче, авыл зиратына күз-колак булып торучы Зиннәт абзый килеп чыкмаса, диванага сабышыр иде, билләһи газыйм!..

* * *

Нәкъ шушы урында, авторга бирелгән хокуклардан файдаланып, берничә сүз әйтмәкче булам. «Буш кабер» – минем идея түгел. «Албастылар» әсәренең Икенче китабын язарга этәргән бу мотивны миңа тормыш үзе бүләк итте... Бөтенләй башка төрле әсәрләр, идеяләр белән «җенләнеп» йөргәндә, вакытлы матбугат бала тапканда җан тәслим кылган ана кешенең кабереннән кубарылып чыгуы, зомби кебек баласын эзләп йөрүе хакында хәбәр китерде. Аналарга гына бирелә торган илаһи табигать көче хакында шул вакытта ук уйлана башладым. Бала тойгысы кешене үлемнән саклап калуы хакында болай да белә идем инде.

Бу тарихның Нәфисә язмышына туры килүен укучы үзе аңлар. Хәтерлисезме, Тәкыя кортка әйткән иде бит: «Кеше башкаларга карата кылган яманлыклары өчен үлеп терелергә тиеш», – дигән иде. Майя фаҗигасен үз язмышына алган Нәфисә балага узганда гына түгел, бала тапканда да нәкъ шул сынауга дучар булгандыр дип уйлыйм.

Шулай да ашыкмыйк әле. Ничек булып бетәр бу тарих? Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә төгәл генә фаразлый алмыйм: Нәфисә бу сынауны үтеп чыга алырмы, юкмы? Хәлим яңа сәяхәтләргә әзерме? Әллә йөрәге арып, җаны талчыгып, үз язмышына буйсынып яшәрме? Гомумән, бу изаланып, теткәләнеп беткән гаилә тагын җыелырмы? Белмим. Мин бит язам гына. Ә яшәвен алар яши. Әйдәгез аларга хәерхаһ булыйк, теләк-догалардан ташламыйк, сабырсызланмыйк, күзләребезне, күңелләребезне ачып күзәтик...

* * *

Иясез кабер янында бик озак утырды Хәлим. Аның зиһене дөньяны аңлаудан баш тарткан иде. Ничек шушы хәлгә юл куя алды соң ул?! Ничек шушы хәлгә төште?! Каберне рәтләп йөргән Зиннәт карт та ара-тирә баш чайкап куя: гомер буе зират тирәсендә йөреп тә, беренче тапкыр күрә ул мондый буш каберне. Иясе ташлап чыккан гүр тишеген... Ләкин Зиннәт борчуы Хәлим борчуы белән тиңләшә алмый. Хәлимнең уе Нәфисәсеннән ерак китә алмый. Ничек чыккан ул? Каян көч тапкан? Хәзер ул нинди? Ник кешеләргә күренми? Ник төнге рух, өрәк булып яши? Ул шулай мәңгелеккә рәнҗегәнен белдерергә телиме? Кешеләрдән, кеше тормышыннан ваз кичкәнме?

Нәфисә каберендәге шаккатыргыч күренеш хакындагы яңалык өйдәгеләргә Хәлимнән алдарак кайтып ирешкән булып чыкты. Тәскирә дә, Сания дә елашып беткәннәр. Мин дә сездән калышмыйм дигән кебек, Хәят та туктаусыз елый; аның елавы өйдәге киеренкелекне тагын да шомлырак итә, җанга төшеп бимазалый...

Хәлим, бер сүз әйтми-нитми, үз бүлмәсенә үтте дә юл капчыгын җыя башлады. Ул инде ныклы карарга килеп өлгергән. Аның җитди чыраена, ныклы адымнарына карап, Тәскирә белән Сания каршы килүнең мөмкин хәл түгеллегенә төшенделәр. Киресенчә, сөенделәр генә: Нәфисәне эзләргә чыга бит ул! Нәфисәне алып кайтырга: аналарны – кызлы, сабый баланы аналы итәргә бара. Үзенең хәләл хатынын яңа афәтләрдән, сихер зәхмәтеннән коткарырга җыена...

Улы белән иң элек Сания сөйләшеп карарга булды:

– Ипләп йөре, улым. Урман сихерен беләсең, хәзер йолып алырга тора. Нәфисә дә шул сихергә эләкмәде микән? Җансыз, аңсыз кешеләр булып, парлап яшәрсезмени?! Саклан, алдыңны-артыңны карап йөр, зинһар... – Ана кеше үгет белән генә чикләнмәде, Хәлимнең кулына бер кечкенә төргәк тоттырды. – Мә, улым, соңгы мәлдә шушыны Нәфисәгә каптыр. Күкрәк сабые суырган икмәк кисәге. Ул әнкәсенә тәэсир итәчәк, кайтырга ым бирәчәк, юл күрсәтәчәк.

Хәлим түшәккә утырып бер тын алгач сорап куйды:

– Әнкәй, нигә Ходай безне шулкадәр сыный икән, ә?!

– Бу – сынау гына түгел, бу – синең язмышың, улым. Шуны аңла. Аңласаң, яшәү җиңелрәк булыр...

– Аңлыйм да соң... Ләкин язмышны үзебез тудырабыз бит, әнкәй!.. Үзебез күмдек, тере килеш күмдек ләса Нәфисәбезне!.. Их, сизгән идем мин аны, тойган идем, мәрт йокысында гына иде ул...

Аннары Тәскирә керде. Ул бер сүз дә дәшмәде, тыныч кына, кысылып кына елады-елады да чыгып китте. Бераздан кире кереп, Хәлимгә бер төргәк тоттырды:

– Киемнәре...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (6)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (6)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас