Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
18 сентябрь 2024, 08:30

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (5)

Тәрәзә өлгесе артында, кош канатлары шикелле, чарасызлыктан, гаҗизлектән хәлсезләнгән кеше куллары җилпенә иде!.. Ябык, шыр сөяккә калган, корымга һәм балчыкка буялып беткән зифа куллар... Хатын-кыз куллары...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (5)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (5)

V

Кеше ялгыз яшәрлек дәрәҗәдә көчле түгел.

Шулай да Нәфисәсез яшәүгә күнегеп кенә киләләр иде инде, теге тишек тәңкә белән бәйле, Хәлимнең йөрәгенә салкын боз булып кереп урнашкан сихер галәмәте дә онытыла язган иде, аларның болай да тоташ кайгы-хәсрәттән торган дөньяларына тагын явыз рухлар, албасты калдыклары һөҗүм итте.

Хәлимнең ул төне йокысыз башланды. Күпме аунаса да, боргаланса да, тәненә бөтен уңайлыгын, җаен китереп ята алмады ул. Түшәгендә гел нидер комачау итте. Әле мендәренең бер башы бүлтәеп чыга, әле ябынган юрганы төерләнеп килә... Уйлары да төерле-төерле булды аның. Нәрсә генә уйласа да, авыр хисләргә, серле-сихерле тойгыларга юлыга. Ичмасам, күрше бүлмәдәге сабый да елавыннан туктады. Менә берничә көн инде ул тамчы да елап карамый. Әллә инде алдагы ун көндә бөтен елагын чыгарып бетергән... Ул еласа да, Хәлимнең күңеле тыныч булыр кебек иде. Елау тормыш бит ул, яшәү тамырының көрчегенә җитеп тартылган мәле. Елый, димәк, яшәргә тырыша, сорый, таләп итә, дәгъва белдерә. Кыскасы, яшәү ул – өмет. Юк, еламый сабый. Аның тынычлануын өйдәгеләр төрлечә юрарга тырышып карадылар. Яшәүдән өметен өздеме әллә бу җан кисәге? Тормыштан китәргә уйлыймы? «Гамьсезләнү – җансызлану» дигәннәр бит, шул дөресме әллә? Тәскирә хәтта чеметеп тә карады. Кочканда кыскалап та, әвәләп тә карады. Сания үзенчә ай-вай килде, өшкереп тә, төчкереп тә булашты. Әмма сабый барыбер еламады. Соңгы вакытта иң якын киңәшче булып киткән Мәдинәттәй генә бу галәмәткә баш чайкап торды-торды да әйтеп куйды: «Исем кушып карагыз, исеме юк бит әле аның. Исеме булмагач, үзе дә юк... Шуңа да яшәүгә карыша ул...»

Шунда гына ис-акылларына килделәр: исемсез яши икән бит аларның сабыйлары! Нинди исем кушу хакында шундук Хәлимгә киңәш иттеләр; ата кешенең күңелендә күптән бар иде инде кызларына дигән исем – Хәят. Ягъни тормыш, яшәеш! Озын гомерле булсын дип куша Хәлим үз баласына бу исемне. Анасының гомерен дә кушып яшәсен, озак яшәсен димәкче ул. Шулай гына була күрсен, амин, и Аллаһым!..

Иртәгә менә шул исемне кушу йоласы башкарылачак. Әллә шушы йола алдыннан булганга, Хәлимнең йокысы качканмы? Нидер сизенәме? Тоямы? Сизгән, тойган әйбер күз алдына килүчән. Инде бу юлы афәт булып килмәсен иде... Болай да ике газиз җанны, ике бәгырь кисәген югалтты бит ул. Хәлим йокы аралаш үзалдына сөйләнә башлады. Иреннәрен кыймылдатмыйча гына, үзалдына гына сөйләнә: «Майя... Нәфисә... Сез кайда хәзер? Майя, синең рухың көчлерәк иде, ярдәм ит Хәлимеңә бу авыр тойгылардан бушанырга, бу афәтле, кайгылы язмыштан котылырга... Минем аркада авыр язмышка дучар булдыгыз... Ләкин мин сезгә начарлык кылмаска тырыштым. Ничекме? Мин сезне яраттым! Әйе-әйе, начарлык кылмас өчен, рәнҗетмәс өчен үлеп яраттым... Инде сез миңа ярдәм итегез. Бөтен илаһи көчләрне, рухи затларны миңа ярдәмгә юллагыз... Үзегез килмәгез. Килсәгез, сагынуыгызга түзә алмыйча, аерылышканда йә берәребезне үзегез белән алып китәрсез... Йә үзем ияреп китәрмен... Ә бу әлегә мөмкин түгел хәл. Ул балаларны миннән башка кем күтәрер, кем аякка бастырыр?!»

Хәлим, саташа-саташа, шаукымлы йокы дөньясына кереп бара. Ул инде мәрткә якынайган, әмма бу дөнья белән әлегә хушлашырга өлгермәгән. Түбән рухлар хөкем сөрә торган төн уртасында аны нинди яңа сынау көтәсен ул күз алдына да китерә алмый. Бу сынау аның йокылы колагына тәрәзә өлгесенә кунып бәргәләнгән кош булып киләчәген ул әле белми... Ә ул инде килгән, әнә йомшак канатлары белән тәрәзә өлгесенә кунып бәргәләнә кошкай. Үзе бәргәләнә, үзе адәм баласы кебек ыңгыраша, иңри... Сулкылдап, ачыргаланып елап та ала. Аннары тагын ыңгыраша, уфылдый башлый...

Ниһаять, йокы шаукымына бирелеп өлгермәгән Хәлимнең колагына да килеп ирешә бу төнге тавышлар... Аның җаны да сискәнеп торып утыра. Әлегә җаны гына «торып утыра». Әлегә үзе түшәк өстендә. Шул җаны тырышыпмы-тырышып Хәлимне тартып торгызырга, бу дөньяга, тәрәзәле, кошлы, иңрәүле тормышка кайтарырга тели, һәм үз теләгенә ирешә: Хәлим күзләрен ача, түшәгеннән тора һәм... кош бәргәләнгән тәрәзәгә үрелеп карый...

– Көш-ш! Көш-ш! Кем башыннан йөрисең тагын? Кем кирәк сиңа?.. Көш-ш!.. – Хәлим, исәнгерәгән зиһенен җыеп та бетерә алмыйча, тәрәзәгә җикеренде, куллары белән селтәнеп, кошны куып җибәрмәкче булды.

Ә кош китмәде дә китмәде. Чөнки ул кош түгел иде. Тәрәзә өлгесе артында, кош канатлары шикелле, чарасызлыктан, гаҗизлектән хәлсезләнгән кеше куллары җилпенә иде!.. Ябык, шыр сөяккә калган, корымга һәм балчыкка буялып беткән зифа куллар... Хатын-кыз куллары...

Хәлим учлары белән күзләрен уып алды, тәрәзәгә якынрак килде. Куллар артында хатын-кыз йөзе чагылып киткәндәй булды. Таныш чалымнар аны тагын да ныграк аптыратты, тәмам телсез, буынсыз итте...

– Нәфисә?.. Синме бу?..

Ул арада тышкы яктагы шаукымлы сурәт тәрәзәгә якын ук килде, ап-ак ябык йөзе белән тәрәзәгә сыланды. Тәрәзә пыяласына ягылып калган шыксыз сурәттә инде Нәфисәне тану кыен иде. Тышкы яктан тонык кына килеп ирешкән иңрәү авазы да Нәфисәнеке түгел иде:

– Балам-м-м... Баламны бирегез... Ник баламны бирмисез?..

Эчке бүлмәдән Тәскирә белән Сания килеп чыкты. Алар куркынып, калтыранып бер-берсенә сыенганнарын сизми дә калдылар. Үзләре, бер-берсен бүлә-бүлә, Хәлимгә ябырылдылар:

– Күрдеңме? Нәфисәбезнең әрвахы кайткан... Тәрәзә буенча йөри... Бәхиллек сорый...

– Баласын эзләп йөри... Безнең Хәятны...

– Тәүбә-тәүбә, Алла сакласын... «Баламны бирегез...» ди бит...

– Иртәгә үк мәчеткә кереп, хәер биреп дога укытырбыз әле, яме, улым.... Әрвахлар догасыз тора алмый. Нәфисәнең җаны да дога өмет итеп йөридер, бәхилләтергә кирәк, ничек тә күңелен күрергә...

Хәлимнең бу галәмәткә һич кенә дә ышанасы килми иде... Ул «канатларын» кагып бәргәләнгән кош-куллардан, күңелләрне өшетерлек салкын, чандыр хатын-кыз йөзеннән бушап калган тәрәзәгә күз төшереп алды да хатын-кызларны тирги башлады:

– Сез нәрсә? Бөтенләй акылдан яздыгызмы әллә? Нәфисә – гүр иясе, җаны да күптән Ходай Тәгалә катындадыр... Мин дә шәйләп калдым ул әрвахны, Нәфисә түгел иде... Өрәкме, албастымы – бервакыт ачыкланыр... Ачыкланмаса да онытыгыз. Була торган хәл. Тынычланыгыз да, белгән догаларыгызны укып, урыннарыгызга кереп ятыгыз! Баланың үзен генә калдыргансыз... Шайтан алыштырып куймасын тагын!

Хәлим Тәскирә белән Санияне, тынычланырга кушып, түр бүлмәләренә озатты озатуын, әмма үзе һич кенә дә тынычлана алмады. Нәрсә генә булса да, тәрәзәгә килгән рухмы, өрәкме – әйбәт фал түгел. Аның Нәфисә чалымнарын хәтерләтүе дөрес бит, димәк, мәрхүмәнең Ходай катына очкан җаны тыныч түгел, әллә Хәлимнән разый түгелме? Бәхил түгелме? Ничек кенә булса да, бүгенге исем кушу мәҗлесендә, Нәфисә рухына дип, махсус догалар укытырга кирәк булачак.

...Кампәрле авылы «Нәфисәнең өрәге өй борынча йөри» дигән хәбәр белән уянды. Көтү куганчы ук, Хәлимнәргә өч кеше килеп китте. Мәдинәттәй белән Ак бабай да керде. Артык сөйләшмәделәр. Нәрсә сөйләшсеннәр? Болай да аңлашыла бит. Дөресрәге, берни дә аңлашылмый. Ачыклап булашырга да кирәк түгелдер. Барысы да Ходай кулында. Ул гына төгәл белә җир йөзендә була торган галәмәтләрне, хикмәтле хәлләрне. Бөтен нәрсә аның ихтыярында. Төнге вакыйга Ходай Тәгаләнең илаһи ишарәсе булса, тиздән аның мәгънәсе ачыкланыр, нәтиҗәсе килеп ирешер. Көтәргә кала...

Хәлим картларны озата чыкты. Капка төбендә сөйләшмичә генә бераз таптанып тордылар. Ак бабай, үзе генә белгән догаларны пышылдап, битен сыпыргалады. Аннары, түзегез, сабыр булыгыз дигәндәй, сөякләре калкып чыккан, сөялгә каткан киң учлары белән авыр хәлләргә дучар күршесенең аркасыннан кагып куйды да абыстаен култыклап китеп барды. Күрше-кара күренгәнче дип, Хәлим үзе дә тизрәк кереп китү ягын карады. Әмма тиз генә кереп китә алмады. Капка ягыннан ишегалдына таба ике адым атлауга, аның күзе үзенең йокы бүлмәсе урнашкан бура буена төште. Тәрәзә төбендәге бәрхет гөлләр тапталып, өзгәләнеп беткән иде! Хәлим, үзен үзе белештермичә, тагын да якынрак килде, һәм... йөрәге шартлар хәлгә җитеп, шунда гына яткан ялгыз бүрәнә башына утырды. Бура буенча сузылган такта белән нигез арасына өелгән туфрак өстендә, аермачык булып, ялангач аяк эзләре төшеп калган иде!

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (5)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (5)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: