Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 сентябрь 2024, 22:09

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (9)

Хакыйкать — тирән. Төбенә төшәрлек түгел.

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (9)
Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (9)

XIV

 

Иртән торганда яңгырның эзе дә калмаган иде инде. Дымга сусаган җир күлдәвекләрдәге болганчык суның соңгы тамчыларына хәтле суырып бетергән иде. Яфракларында, кәүсәләрендә яңгыр тамчылары җемелдәшкән каеннар, тупыллар, бармак калынлыгы тузаны басылып, шадраланып калган юл — кичәге яңгырның телсез шаһитлары — тирә-юньгә сафлык бөркәләр сыман. Кояшның кыйгач нурлары шул сафлыкта коенып, оеган тәнгә рәхәт бер йомшак сулышын өрә. Ләкин Булат үзен чәйнәлеп ташланган сагыз хәлендә итеп тойды. Соңгы якыны Вәзирә дә аннан йөз чөерде. Дөрес, яратмаудан, туюдан түгел. Аны гына гаепләп тә булмый. «Күрәсең, минем дөньяга хаҗәтем юктыр. Менә бу җиһанга... И-эх!» Булат кинәт күңелендә төпсез бушлык сизде. Йөрәге кысып, чеметеп, бермәл сулыш ала алмый торды. Хәлсезләнеп, эскәмиягә утырды. Күкрәген эчтән йөзләгән энә чәнечте. Ул табигатькә, буа аръягындагы киң болынга, яшел кырларга, ерак урманга сагышланып карады. Тын калган авыл урамында үзен шундый ялгыз итеп тойды, — күзенә яшь килде, тамак төбенә төер утырды. Чигәсенә кемдер кургаш чүкеч белән «Хаҗәтең юк, хаҗәтең юк» дип сукты да сукты. «Шушында тудым, үстем, сөйдем, әче тир түктем. Тормышымны җәрәхәтләп шушында тоз сиптеләр. Кан койдым. Күпме мәсхәрәләргә түздем. Ничек каршылыйсың, туган җир, куган җир, торган җир? И-эх! Мине бөтенесе оныткан. Мин — ник туганга үкенгән сукбай. Чит мин. Вәзирәгә чит. Рәсимәгә... чит. Бер апа калган. Бөтен дөньяда — бер апа! Хәер, аның үз хәсрәте дә ургыган. Чит! Чит! Чит!!!»

Хәтеренә Григорьевның: «Иң әһәмиятлесе — без Туган илдә. Аңа ябыш!» — дигән сүзләре килде. «Кайда син, Пал Юрьич? Мин әнә туган илгә кайткач та өч ел нужа чиктем әле. Күпме урман кистем. Ышанмадылар. Ябышырга ирек булмады. И-эх! Тукта! Ә хәзер? Ник ябышмыйсың хәзер? Үпкәләдеңме? Идарәдән килеп, ачык чырай, такта чәй белән чакыруларын көтәсеңме? Син бар, картларга сәламеңне җиткер, аңламаслармыни? Ихтирам итәләр иде ич?! Син, сабый!..» — «Дөрес, Рәхимов, язмыштан узмыш юк». — «И-эх! Пал Юрьич...»

Булат уйлары бөтерчегендә ярты көн әйләнде, тугланды. Эсселектән әлсерәгәч, салкынча һавалы келәткә кереп аунады, ни кылырга белмәүдән аптырап, читән аша кереп, Гайшәбикә карчыкның бәрәңге буразналары арасындагы түтәлләреннән бер уч суган кыягы өзеп керде дә спиртка ябышты. Эсселек тиз мәлҗерәтте. «Рәсимә дә килмәде. Оныткандыр». Ачык ишек яңагына сөялгән кешене шәйләп, аңа текәлде.

— Син кем? Хәтерләмим.

— Кунак. Кунакка, чакырылмаган булса да, хөрмәт кирәк.

— Кер. Ризыгың — суган, эчкәнең хәмер булыр.

— Рәхмәт, эссе бит.

— Ә менә миңа салкын. Күрәсең, җылынам.

— Йә, сөйлә, — диде «чакырылмаган кунак», сәкедән урын алды.

— Ни белән кайттың?

— Ни белән кайттым? И-эх! Ни белән озатсалар — шуның белән.

— Ачыграк сөйлә.

— Ачыграк тек ачыграк. Яшерен-батырын серләребез юк: күңел тулы таш белән. Үпкә һәм... усаллык өрәкне шулай таш иткән. Шуларны бүләк иткән кешенең танавына төясе генә калды. («Йөрәгең ташка әйләнмәсен, Рәхимов».) Калтырасын бераз. Ләззәтләнеп каласым килә.

— Кы-зы-ык, — диде кунак һәм, суган кыягын ярып төргәч, керт итеп тешләп алды.

— Әх, кыз-ы-ык?! Бер карасаң, тамаша! Бер сәхнәдә дә уйналмаган кәмит! Әкәмәт!

— Димәк, үпкә һәм куеныңа таш йомарлап кайттың?

Булат, башын күтәреп, ирексез әңгәмәдәшенә беренче кат карады. Чәчләре, хәтта кашлары да агарган ач яңаклы йөз. Тирән моң яшеренгән кара күзләр, тирләгән җыерчыклы муенында ал яра җөе. Әз генә чалшайган борын...

— Тукта, тукта... Кем дип әйтим... Рәүф абый, синме дим? Мин киткәндә, дөресрәге, мине алып киткәндә, МТСта директор идең. Яраңның, нидән икәнен беләм: Шахновода, утызынчы елгы сәнәкче кулаклар бунты истәлеге, шулай, ахры? И-эх! Мать честная! Соң, исәнме, Рәүф абый!

— Таныдың тәки. Исәнме, исәнме, туган!

— Каян җил ташлады мин ялгызак янына?

— Ишетеп кердем. Колхозның, аннан МТСның иң яхшы бригадиры... Элеккеге... Печән өстендә аракы чөмерә... Бәлки, фронтовиктыр...

— Булды. Анысы да. Менә монда, — Булат уң күкрәген кысты, — фашист пулясы. Ә син хәзер кем?

— Әүвәл кем булсам, бүген дә шул. МТСта директор...

— Минем янга... ни йомыш белән?

— Болай гына. Хәл белеп кенә керүем. Танышлар, дуслар ич чүтеки.

— Бар иде заманалар! Берчакны рөхсәтсез-нисез үзебезнең колхозның байтак җирен сөреп ташладым да, ай буе сүктең.

— Әйе, истә... үзсүзле мужик идең. Хәзер дә шулай булып калгансың, күрәм.

— Ничек — хәзер дә?

— Кайтканыңа биш көн, күзгә-башка чалынмыйсың, диләр.

— Кемнәр ул? Инде сөйли дә башлаган. Галимҗанны әйтәм.

— Председательме?

— Әйе.

— Бүген очрашсак та, синең хакта аны-моны әйтмәде. Мәүләви ага сөйләде. Үз урынына сине бригадир итеп куярга да ул тәкъдим итте.

— Минеме? Бригадир итепме? — Булат көлеп куйды. — Ун ел төрмәдә яткан уголовникнымы?

— Тәкъдим итеп кенә калмады. Тагын кайбер нәрсәләрне дә ачыклады ул.

— Анысы ни тагы?

— Синең нинди «уголовник» икәнеңне аңлатты.

— Тагын шул балык башы! Кайда мин — тегермән ташындамы? Әйләнәм дә әйләнәм. Мать честная! Тормыш — тегермән ташы. Ялгыш атладыңмы — он итә, тузан ясый синнән!

— Кызма! Менә шул: мин утыз сигезенче елда үтә шаккаткан идем сиңа. Ышанмаган идем. Атасы колхоз өчен җанын фида иткән комсомолец — халык дошманы!

— Кем соң мин, Рәүф абый, ә? Дошман түгелмени? Совет суды ялгышмастыр. Син спирт белән суны бутама. Совет суды һәм вакыт — икесе ике нәрсә. Кибеткә ут төрткән өчен генә түгел, әйтелмәгән сүз өчен дә синеке ише генә иза чикмәделәр.

— Аңламыйм, аңларга да теләмим. Син... директор кеше... Мин... яңа төрмәдән кайткан. Яңадан... китәсе килми. Шушы җиргә тырмашып үләсе килә!

— Миннән шикләнәсеңмени?

— Анысы да бардыр. Хәер, синнән битәр үземнәндер.

— Юкка!.. Дуслар идек ич. Синең атаң, Рәхим абзый булмаса, бу яра белән генә калыр идеммени? Директор муенындагы җөйгә кагылып алды. Мине ул коткарды ич — мәрхүм. Шулай булгач, әйдә, эш хакында сөйләшик. Кыскасы, Мәүләви карт яңадан мич башына ашыга. «Ырматыз аякларымнан сугыш кына сөйрәп төшергән ие», — ди. «Кызыл таң»да синнән гайре кандидат юк. Хәзергә бер-ике ай монда, аннан, әйдә, элекке урынга, МТСка. Ә кибет яндыру... Мәүләви карт иртүк ат абзарына төшешли барысын да күреп, ишетеп торган. «Бу көенчә тынычлап үлә алмыйм, бу йөкне каберемә алып китәр хәлем юк», — дип зар елады.

Булат стаканга текәлгән күзләрен Рәүфкә төбәде. Бармаклары агарганчы папиросын кысып өстәл тактасына кадады.

— Ышанмыйм! — дип кычкырды ул, яртылаш тулы стаканны авызына бушатты. Басынкы, көчсез тавыш белән дәвам иттерде. — Соң... Ник әйтмәгән шул чакта, ә? Рәүф абый...

— Син ул вакыт ни өчен КПЗ дан качкан идең? — дип сорады Рәүф аның сораулы карашына җавап бирмәстән.

— И-эх! Уйлап кара, Рәүф абый! Өйләнгән хатыныңны кыз килеш ничек тол калдырасың? Мине туемнан алып киттеләр ич.

— Шула-ай... Аракыны, беләсеңме, кем куйган сезнең мунча туфраксасына?

— Кем булсын! Ул, Галимҗан, Сирай мөртәте. Ул хәшәрәт! Үч итеп... Вәзирәгә авыз суын корытып йөргән иде. Кайтсам — морадына ирешкән. Минем генә түгел, бәхетсез хатынның аяк-кулын гына түгел, җанын да тышаулап куйган.

— Ул түгел шул.

— Кем... тагын?!

— Мәүләви. Галимҗан кушуы белән. Нәрсәгәдер сатылган. Шуның өчен әйтмәгән дә. Ике ут уртасында. Галимҗанны тоттырыр иде — таякның икенче очы аның башына да төшәсе. Кичә мин аларда кундым. Яңгыр. Төне буе сөйләп чыкты. Үкенә. «Әҗәл килүен сизәм, шуңа сөйлим», — ди. Дөрестән дә, бик бетәшкән. Искитмәле. Шушыңынчы ничек бригадир хезмәтен үтәп йөргәндер. Сугыш инде... Бөтен нәрсәне башаягы белән әйләндереп куйды. Картлар мич башыннан төшеп яшәрмәсә, яшь хатыннар ирләрен чаларып каршыларлык дәрәҗәдә эшләмәсә, яшүсмерләр ир була белмәсә, җиңәр идекме? Син тимә. Вөҗдан газабы утында янсыннар, тимә. Аннан... болай да азны күрдемени безнең халык?

Булат эндәшмәде. Тырнаклары белән стаканга чирткәләп, ниндидер көй көйләде.

— Хәзер нишләргә соң? — диде ул көчсез. — И-эх! Бер нәрсәгә төшендердең син мине, Рәүф абый. Әйтәм ич, тормыш — тегермән. Тик аңа суны без үзебез коябыз икән ич. Мин, Галимҗан, Мәүләви, Вәзирә... Аннары син. Ә син бөтенләй икенче якка коясың. Аңла шуннан: кайда ул дөреслек, и-эх! Күрәм, мин күптәннән нәкъ синеңчә уйлап йөргәнмен икән. Әле генә мин сиңа күңелем тулы таш дигән идем... Дөресен әйткәндә, берни юк анда! Көзге ялан шикелле буш. Усаллык та юк, үпкә дә. Шул бушлыкны менә аракы белән тутырмакчы булам да... Сагыш ул — мичкә белән бер. Бер төбе төшсә, тутырам димә. Әллә, мәйтәм, китәргәме соң?

— Кая?

— Кем белә... Ә? Юк шул, җибәрми мине бу җир. Минем бер дус бар иде, полковник. «Туган илгә ябыш», — дия торган иде.

— Хак әйткән.

— Хагын хак та бит... Ничек соң мин шул Галимҗан белән рәттән...

— Мин жәллим аны. Бер ялгышкан да шуның шулпасын бөтен гомер буе эчә инде. Ул да бит, атасыннан аерылып, беренчеләрдән колхозга керде. Ярыйсы гына иңләде. Шул чагында — ышанычсыз мәхәббәт. Бәлки, ул да сөйгәндер Вәзирәне, ә? Сугыш... Биш ел ут эчендә. Аның да гомере бер генә. Күрәсең, шыр җибәрмәгән — орден, медальләр. Коммунист булып кайтты. Колхозы районда алдынгылардан. Дөрес, бераз каты куллырак. Бүгенге колхозчыны арттан куалап торсаң да бик таман. Аякка басканчы бөтенесе белән килешергә туры килә.

Директор сөйләп бетермәстән, Булат ястыкка капланды. Баш очыннан гүя пулялар сызгырып үтте. Эчтән тагын нидер чәнчеп алды.

— Нәрсә, нәрсә булды? — Рәүф, иңбашыннан тотып, аны торгызмакчы итте. — Син нәрсәдер яшерәсең бугай, Булат?

— Әй, — дип кул селтәде Булат. — Булмыйм мин бригадир!

— Тукта, тукта, ник алай?

— Хакыйкать — тирән. Төбенә төшәрлек түгел. Шуңа булмыйм.

— «И-эх! И-эх!».. Уфтанасың, көрсенәсең, үкенәсең. Бәгырьгә тия.

— Сугыштан соң... Тәмугтан чыгып тагын тимерчыбык киртә эченә куып кертсеннәр әле. Өч ел тикшерделәр: ничек, ни өчен әсир төшкән... Ышандылар ди! Җитмәсә минем ише штрафникка. Штрафной батальонда идем мин. Исбатла! Яралар — телсез. Менә шулар бер йөрәккә сыярга тиеш. Бүре булып уларсың, бүре. Аннан... Галимҗан... Сөйләрмен әле бер. Хәзер — юк. Без бит аның белән фронтта да очраштык. Тәкъдир диген. Яралы килеш мине ташлап качты. Ә каршыга — немец танклары.

— Әйе-е... Булат дус, кара әле, сәгать ярым серләшәбез. Сүзнең ахыры бетмәс. Әйдә кырга. Кешеләргә күнегергә кирәк сиңа.

— Хак. Күнегергә кирәк. Эшенә дә.

— Бәлки, минем белән печәнчеләр янына төшәрсең? Минем сугыласы бар иде.

— Йөз грамм тотыйк та...

— Синең исәнлеккә дисәң генә.

— И-эх!

— Бусы, ичмаса, шәп, и-эх! Җегәрле!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: tuganaylar.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: