Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
17 сентябрь 2024, 08:40

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (4)

Иң өстә бер сәер, гайре табигый тәңкә кисәге ята иде. Ул тап урта бер җирдән пөхтә итеп тишелгән иде!

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (4)

IV

Язмыш елгасы кешене күмә. Аны кичкәндә, йөзәргә өйрәнергә туры килә. Ләкин шунысы да бар: авырга өйрәнеп булмый, аны күтәреп кенә була.

Нәфисәсез дә яшәп китәргә кирәк иде. Нәфисәсез тормышка күнегергә, көйләнергә кирәк. Моның өчен иң элек Хәлим үзен андый тормыш барлыгына ышандырырга тиеш иде. Ә бу исә бик кыен эш булып чыкты. Кая гына барса да, кая гына бакса да, Хәлим һаман килеп Нәфисәсенә тап була, аның хакындагы берәр истәлеккә очрый, иң мөһиме, ул аны әллә кайчан өзгәләнеп беткән, әрнүле йөрәк тамырлары белән тоя, сизә... Һәрхәлдә, сизенә...

Үткәннең исеме – үкенеч, киләчәкнең исеме – өмет.

Ул, мөгаен, күптән хыялланып, иләсләнеп бетәр иде, әле ярый борчулы җир дөньясын, тормыш гамен исенә төшереп торучы сабые, нарасые бар; Хәлимгә хәзер әнә шул җан кисәге, бәгырь ите өчен ничек тә яшәргә, сынмаска-сыгылмаска кирәк иде. Һәм ул булдыра алганча яшәргә тырышты.

Шулай да баласына бик якын бара алмады ул. Кулларына алып сөйсә дә, куенында иркәләп-назлап йоклатса да, күңеле белән якыная алмады. Нәфисәнең үлемендә баланың да гаебе бар кебек тоелды аңа. Үзе алай уйламады, юк-юк, сафтин-саф бу җан кисәгенең олылар тудырган борчулы тормышка, каргашлы язмышка нинди катнашы булсын?! Җене-шайтаны шулай уйлады Хәлимнең. Ләкин бу гөнаһлы уйны ул йөрәгенә артык якын җибәрмәде, күпмедер вакыттан соң зиһененең бер почмагына гомерлеккә томалап куйды.

Тыныч кына, артык шаулашмыйча, күп сөйләшмичә, Нәфисәнең өчесен, җидесен үткәреп җибәрделәр. Дога телендә генә аралашып үткәргән бу мәҗлесләрнең бер чите барыбер китек калды. Юлда очрап кына чакырылган

Мәймүнәттәй карчык мәрхүмәнең җидесендә кирәкмәгән сүз тукып утырды. Әлеге дә баягы «мәрхүм» сүзенә ияреп чыкты бу һич урынсыз ыгы-зыгы. Имеш, бу сүзне үлгән кешегә карата кулланудан сак булырга кирәк. Имеш, «мәрхүм» сүзе әлеге кешенең Ходай мәрхәмәтенә ирешкәнен аңлата. Әле гүр иясенең җаны Ходай катына барып та җитмәгән, Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә ирешмәгән мәлдә бу сүзне куллану – кичереп булмый торган гөнаһ! Һәр үлгән, вафат булган кешенең Раббыбыз мәрхәмәтенә ирешүе дә – дәлилләнә алмый торган гамәл, ул хакта Ходай Тәгалә безгә хәбәр итүне кирәк тапмаган. Бар, әлбәттә, тоем бар, иртәнге изге төш йоласы бар... Болар – Аллаһының ымы, ишарәсе генә... Ә илаһи хакыйкать бер Алла кулында, аның ихтыярында гына... «Мәрхүмлек» тә аның кулында, шуңа күрә белмәгән килеш бу хакта сүз озайту дөрес түгел...

Гомер буе им-том белән шөгыльләнеп, кинәт кенә тәкъваланып киткән Мәймүнәттәйнең бу сүзләрен бераз сагаеп, хәтта шомланып тыңладылар. Өстәл артында баш иеп, аптырап, кулбашларын сикертеп утыручылар берникадәр вакыттан соң гына дәррәү рәвештә Ак бабай ягына таба борылдылар. Мөхтәрәм карт исә, килеп туган хәлнең никадәр җаваплы икәнен сиздереп, тамак кыргалап алды да сүз башлады:

– Мәймүнә абыстай, иң элек шуны әйтәсем килә. Бу изге мәҗлестә синнән дә олырак кешеләр бар, өстәл башында мөхтәрәм ир-атлар утыра. Алардан узып бәхәсле сүзгә керүеңне һич кенә дә өнәп бетерә алмыйм. Бу – бер. Икенчедән, мөфтияттән килгән хәбәрләрдә андый-мондый сүзләр юк, казый хәзрәтләр бу хакта берни дә игълан итмәде кебек... Аннары... үлгәннәрне гомер-гомергә «мәрхүм» дип озатабыз, «мәрхүм» дип искә алабыз. Без моның белән һич кенә дә Ходай Тәгалә эшенә катышмыйбыз, аның өлешенә дә кермибез, без, «мәрхүм» дип дәшеп, бары тик вафат булган кардәшебезнең Ходай ярлыкавына һәм мәрхәмәтенә ирешүен, аның ихтыяры белән җәннәт түрләренә ирешүен телибез... Теләк теләү – тыелган гамәлмени?! Теләк – шул ук дога ласа, күңел догасы, ул да Коръән аятьләреннән ким түгелдер – барыбер үз иясенә барып ирешәдер. Шуңа күрә Нәфисә килен рухына дога кылганда «мәрхүмә» дип әйтәбез икән, бу изгелеккә омтылудан, бары тик яхшыга гына өметләнүдән, чын мәгънәсендә Ходай Тәгаләгә ышанудан килеп чыга. Мин үзем, ягъни мәсәлән, бу сүзне шулай аңлыйм.

Өстәлнең аргы почмагында кыбырсынып утырган Мәймүнә карчык нидер әйтмәкче булып авыз ачкан иде, Ак бабай аны кискен рәвештә туктатырга мәҗбүр булды:

– Тс-с! Җитте!.. Син инде сөйләдең, Мәймүнә, хәзер дога укыр вакыт, хәзрәткә сүз бирик.

Хәзрәт дигәнең – егерме яше дә тулмаган егет кисәге, әле ике ай элек кенә Казан мәдрәсәләренең берсендә укып кайтып, Кампәрленең кеп-кечкенә мәчетендә имам вазифасына керешкән Рөстәм иде. Кайчандыр Ак бабайдан дога өйрәнеп йөргән, шул ук Ак бабай үгетләве белән муллалыкка укып кайткан егет Мәймүнәттәй теле белән Коръән мәҗлесенә килеп кергән бәхәстә остазыннан узып берни дә әйтә алмады. Ул шундук ясин укырга кереште, аны тәмамлагач, рухларга багышлау сүзләре әйтте дә тиз генә мәҗлесне йомгаклап куйды.

Аннары бер-бер артлы хәер тараттылар. Иң элек Хәлим Рөстәм хәзрәт белән Ак бабайның учын «йомдырды», аннары Тәскирә белән Сания үз сабыннары, чәйләре белән йөреп чыктылар, башкалар да кем акча, кем кулъяулык өләште. Сабый бала өлеше аерым савытка җыела барды. Бу савыттагы акча да, әйбер дә мулданрак иде. Ак бабай да үзенә тигән өлешне шул савыт янына этеп куйды. Хәлим дә аның артыннан үз учындагы акчаларны сабый өлешенә кушмакчы булган иде, ярым ачык учындагы тәңкәләр арасында сәер акча күреп, кулын чалбар кесәсенә төшерде. Хәзрәт биргән хәерләргә дога чыкты, «киткән рух-әрвахларны онытмыйк, догада торыйк» дип, кечкенә вәгазь әйтте, аннары мәҗлесне ябык дип игълан итте.

Кеше таралып, бераз вакыт үткәч кенә, Хәлим чалбар кесәсендәге хәер акчаларын сыдырып алды. Әмма, төрледән-төрле тәңкәләргә күз салу белән, учын шундук ябып та куйды. Бераздан тагын ачты һәм шаккатты. Иң өстә бер сәер, гайре табигый тәңкә кисәге ята иде. Ул тап урта бер җирдән пөхтә итеп тишелгән иде!

Бу хакта ул ишек төбендә Тәскирә белән сөйләшеп тоткарланып калган Ак бабай белән киңәшләшергә булды.

Карт тәңкәне кулына алмады. «Әстәгъфирулла», «тәүбә-тәүбә» дигән сүзләр белән өшкергәндәй итте дә Хәлимнең әле һаман ачык торган акчалы кулын үз учлары белән кысып ябып куйды.

– Тагын кара шаукым керергә маташа бу нигезгә... Тагын ялгыштырырга йөриләр сезне, олан, берүк, сак булыгыз...

– Нәрсә соң бу? Нәрсәне аңлата бу акча, Ак бабай, ә? Кем куйган аны минем учка?

– Кем булсын, бүген безнең арабызда утырган бәндә кисәге...

– Һич кенә дә ышанасы килми моңа, Ак бабай. Изге Коръән мәҗлесендә шундый сихер-михер белән кем булашыр икән? Нәрсә дигән сүз инде бу ым-ишарә?

– Тишек ырымы – бик авыр нәрсә. Гаилә иминлеге, тормыш бәрәкәте шушындый тишек аша өрелеп чыгып торсын, нәселнең көче китсен, рухы саексын өчен эшләнә мондый ырым-шырым... Ай-һай, бик авыр ырым, кеше язмышын җимерә, кеше җанын зәгыйфьләндерә торган фал...

Коръән мәҗлесеннән соң кеше җаны тынычланып калырга тиеш, ә Хәлимнең борчулары артты гына. Бигрәк тә теге тишек тәңкә аны чыгырыннан чыгарды, тәмам тынгысыз, аңсыз, сансыз итте. Ул эшкә барса да барды, бармаса да барды. Аз сөйләште, телсез, әпә кеше кебек, көннәр буе бер сүз дәшмичә йөрде, аңа дөньяның гаме, тормышның кызыгы беткәндәй тоелды...

Әллә шул гамьсезлеге аркасында, Нәфисәнең каберенә дә бармас булды. Көнаралаш диярлек Ак бабайга яисә Рөстәм хәзрәткә хәер бирү, дога укыту белән чикләнде...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (4)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (4)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: