Чәчмә әсәр
16 Сентября 2024, 17:28

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (8)

Комендант керә һәм спирт тулы калай кружка суза: «Пэй, пэй! У нас много, пэй!.. Кончил? Молодец!.. А теперь это пэй!» — Һәм ул шул ук кружкага бензин салып бирә...

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (8)Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (8)
Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (8)

...Берчак Вәзирә район үзәгенә барды. Йомыш юллап йөри торгач, райком янында Галимҗанга тап булды.

— Нишләп йөреш? — диде Галимҗан, хәл-әхвәл сорашып тормастан.

— Ронога, вак-төяк йомышлар белән йөрим.

— Әйдә, апкайтам.

Вәзирә, аның гаҗәпләнүенә каршы, карышып тормады, сусыл клевер түшәлгән тарантаска җиңелчә генә менеп утырды да:

— Соңга калабыз. Бераз кауласаңчы. Караңгы төшеп килә, — диде.

Галимҗан каты итеп айгырга чөңгергән булса да, дилбегәне аз гына да бушатмады. Үз кырларына җитеп, арыш эченнән сузылган тузанлы юлга килеп кергәч, атын тагын да тыя төште һәм, бераз эчтәрәк утырган ялгыз карама турысына җиткәч, бөтенләй туктатты, көпчәкне караган шикелле бераз маташкач, Вәзирә янына килде.

— Мәүлия киткәнгә өч ай. Аш пешерер дә кешем юк. Мәүләви абзыйларда ашап йөрим... Галимҗан Вәзирәнең кояшта каралган сыйрагына, беләкләренә күз төшереп алды. — Синең турындагы уйларым сөлек булып канымны суыра, аңлыйсыңмы син?!

— Уйлама, суырмас.

— Суырмас? Миннән торса иде!

— Миңа нишләргә кирәк соң суырмас өчен? — диде Вәзирә, тыныч кына. Әйтерсең сүз аның хакында түгел, ә ниндидер әйбер турында иде.

— Минеке бул. Минеке бул! Гомер буе тол яшәрсеңме?

— Миннән сөяркә ясамакчы итәсеңме? Гөнаһ сүз сөйлисең, председатель. Хатының кайтыр, ашарга пешерүчең булыр.

— Хатыным... — Галимҗан тузанга төкерде. — Колга! Безнең хәтта балабыз да булмады. Мин бит аны Булат белән сиңа үч итеп күрше авылдан алып кайттым, сөйрәлчек эт ул...

— Мине дә шул хәлгә төшермәкчеме? — Беләсең ич, беләсең, яратам!

— Ә Булат? Кайтыр, бәлки...

— Үлде ул, үлде! Танк таптады. Үзем җирләдем. Ничә әйтергә? Үлде! Аңлыйсыңмы, үлде!!! Кичке бөркү һавада Галимҗанның сүзләре Вәзирәгә баздан ишетелгән күк тоныгаеп, әмма аермачык барып җитте. Дөнья (инде ничәнче кат) сүнде. Элек председатель күпме кабатласа да, күңеленең кай җирендәдер бер ышаныч кала торган иде. Бүген аның соңгы мыскалы да юкка чыкты. Күзен томан каплады. Кызарып, дөньяны чит бер манзарага күмеп батып барган кояшны ниндидер җанварга охшаган болыт каплады...

...Шушы күренешне исенә төшереп, Вәзирә калтыранып куйды.

— Әшәке син. Туймас тәнеңдәге сөлегеңне минем йөрәккә каптырдың, — диде һәм ыңгырашып ястыкка капланды.

— Йоклыйк әйдә. Иртүк торасы бар. Яңгыр туктады, иртәгә печәнгә төшелер, — диде Галимҗан һәм стенага таба әйләнеп ятты.

Узып киткән яңгырның ерак аҗаганнары кабынгалады. Алар Вәзирәнең ачык күзләрендә озак чагылдылар әле...

 

XIII

 

Вәзирә белән хушлашкач, башында кайнаган уйларын юарга теләгәндәй, Булат озаклап су коенды. Кызган тәне суынып, гәүдәсе җиңеләеп калды. Өйгә кайткач, спирт эчеп, әзрәк капкалап алгач, апасы җәеп киткән чиста урын-җиргә сузылып ятты. Үз өенә кайтып, йомшак һәм җылы урында ятуы әле дә сәер  сыман. Ялгызлык. Тынлык. Күңел ышанмый. Күңел янәшәдә, такта сәндерәләрдә саташкан, буылып йөткергән, сүгенгән, пышылдашкан меңләгән арык, ач гәүдәләр кыймылдавын ишетеп ята кебек. Барак ишекләре, тупсалары каерылыр чиктә ачылыр да, этләр җитәкләп эсэсчылар өере кереп, типкәли-төртә лагерь артындагы упкынга куарлар, һәм алар, аяк астындагы бозлы таш кисәкләре шикелле, тавыш-тынсыз түбән коелышыр яисә нәкъ аңа, Булатка, җирән комендант чишенергә кушар. Аннан кемдер аның башына канистрдан бензин агызыр һәм читкәрәк китеп шырпы сызар. Комендант перчаткасы белән ябыклыктан күзләре генә чекерәеп калган оркестрантларга изәр: «Балет дикарей!» Булат чәбәләнеп боз өстендә аунар, чытырдап тәне янар, ул акырыр, акырыр...

Төш. Өн түгел, төш!.. Мамык ястык та, түшәк тә юк. Ул кеше гәүдәләре ышкылудан ялтыраганчы шомарган такта сәндерәдә ята. Комендант керә һәм спирт тулы калай кружка суза: «Пэй, пэй! У нас много, пэй!.. Кончил? Молодец!.. А теперь это пэй!» — Һәм ул шул ук кружкага бензин салып бирә...

Кинәт яшен чатнап уйнаклый. «Инде янам дамыни?» Күк күкри. «Оркестр»... Тәрәзәләрдә яңгыр тамчылары шакылдый. «Бии дә башладылар. Йөзләгән агач башмаклар шакылдый, сәләмә киемнәр кыштырдый, әсирләр гыжылдап сулыш алалар. Бииләр, бииләр, ул уртада, яна... Аның ялкыныннан бөтен күк зәңгәрсу ут булып калтырый». Чатырдап күк чатный. «Егылганнарны аталар...»

Бер сәгатьләп койгач, яшенле яңгыр ашыкмый гына узып китте. Тын өй эчен ялгыз чикерткә сайравы күмде. «Һе, чикерткә! Тургаймыни? Кай ара?» дип шатланды Булат. Бая эчкәнгә җиңелчә башы әйләнде. Тамагы чатнады. Торып су эчте. Белә иде: спирттан соң су эчкәч исертә. Исерәсе килде. Ялгызлыктан котылу чарасы. Дөресрәге — качу. Ул спиртны кирәге чыгар дип биш бәясенә Казан базарында бер карт чегән хатыныннан сатып алган иде. Күптән эчкәне булмаганга, аракы аны тиз баса. Ияләшергә язмасын.

 

Полковник чамалап кисәткәндер. Полковник Григорьев — аның лагерьдагы иптәше иде. Керәшен. Татарстанда булмаган, Себердә үскән. Ул аны ике мәртәбә үлемнән йолып калды. Беренче тапкыр әсирлектә. Бер яктан төпсез упкын, икенче яктан текә таулар тезмәсе белән кысрыкланган лагерьны бер кичне Англия самолетлары бомбага тота башлагач, әсирләр тау-таш арасына таралышып качып беттеләр. Булат та шашкан кешеләргә иярмәкче иде, Григорьев туктатты.

— Ник? — диде Булат.

— Иртәгә күрерсең әле.

Иртәгесен таң белән лагерьны саклаучы эсэсчылар батальоны качкыннарга ау оештырды.

— Лагерьга керү юлы берәү генә, — дип аңлатты Григорьев. — Чыгу юлы икәү. Берсе кергән юлдан. Тик аннан мәче дә үтә алмый. Тарлавык очында пулеметлар, чәнечкеле тимерчыбык. Кергәндә күрмәдегезмени?

— Бөркәүле машина белән китерделәр.

— Сезнең бәхет чирткән. Без җәяүләп килдек. Килә-килешкә үк колоннадан биш кешене аттылар. Икесе упкынга очты. Үзләре... Мәйтәм, икенче юл... үзең беләсең: «Кыргыйлар балеты». Аннан туп-туры җәннәткә, бәхетебез басса, безгә багышланган догалар хәерле булса, әйе. Ә болай... Кая качма — упкын, кыя. Җан әсәре очратырмын димә. Лагерь урыны — табигый тозак. Җаныңны язмышыңа ышанып тапшыр да көт.

Кыялар өстендә көне буе автоматтан атулар, этләр өрүе, әсирләрнең этләр талаганда ачыргаланып кычкырулары кайтаваз булып адашып йөрде. Лагерьда калганнар пулемет сагы астында кызганып һәм нәфрәтләнеп шул авазларны тыңлады. Төркемләп-төркемләп тоткыннарны кире лагерьга алып кайттылар. Комендантның ак перчаткасы упкынга таба изәде. Кичен, вышкаларда прожекторлар кабынгач, куркышып бер-берсенә елышкан соңгы төркем янына ул спирт салынган калай кружка тотып килде... Оркестр күңелле, мәзәк көй уйнап җибәрде. Лагерь ишегалды яктырып китте. Бу юлы әсирләр «балет»ка катнашмадылар. Алар комендант һәм автоматлы сакчылар белән бергә үзләре тамаша кылдылар. Бүген качкыннар гына биеде. Мәйданны ит исе, атылганнарның кан исе тутырды.

— Кара, Рәхимов, син сөйләгән авылдашыңның әлеге этлеге болар алдында чүп, әйе. Шунысы бар: йөрәгең ташка әйләнмәсен. Безне яратып туймаган хатыннарыбыз көтә. Таш йөрәк ничек сөйсен, әйе.

Озакламый аларны инглизләр азат итте. Ашык-пошык тикшергән, сорашкан итеп кылангач, өр-яңа совет формасы кидереп, аларны Англиягә үк алып киттеләр. Павел Юрьевич полковник формасыннан иде. Англичаннар ак чәчле совет полковнигы тирәсендә бик нәзакәтле бөтерелделәр. Диңгез ярында урнашкан күңелсез бер шәһәрдә аларны сугымга әзерләгән кебек ашаттылар, эчерттеләр. Инглиз сержантлары кичләрен шәһәргә чыгарырга да бик теләп риза булалар иде.

— Җәннәт ич бу, җәмәгать! Хет өйләнеп җибәр, ә, егетләр?

— Өйлән, үрчерсең, — диде полковник, чая кыяфәтле бер адәмнең әйләнә-тирәдәгеләргә шәһәрдә күргәннәрен сөйләп утырганда. — Оныттың дамыни, хәшәрәт?

Берничә кат Булатны үзләре яши торган ак җәймәле караватлар тезгән барактан лагерь түрендәге кечерәк йортка чакырып алдылар. Монда күпләр булган иде инде. Кайберәүләр, кабат-кабат шунда чакырыла торгач, башка күренмәс булдылар. Тик андыйлар бармак белән генә санарлык шул. Булат инглизләрнең кая каеруларын тиз төшенде. Григорьев аны кисәтеп өлгергән иде инде. Шуңа күрә гаиләсен, тормышын кайгырткан булып төчеләнгән майорга туп-туры әйтте:

— Куркытмагыз. Әсирлеккә үзем теләп төшмәдем. Аңларлар. Сездә калу — туган илгә хыянәт итү, — диде.

— Юк, юк, без кал дип әйтмәдек, дөрес аңлагыз.

— Кыек сүзнең исе яман. Гомумән, языгыз. Ватаныннан түбәнчелек белән кичерүне үтенеп, кайтаруларын таләп итте, диегез.

Тылмач, яшь лейтенант, майорның колагына иелеп, үзенчә нидер бытылдап алды.

— Шулай да уйларга киңәш итәр идем. — Майор бер папка ачты. — Сез — штрафник, гаиләгез күптән Себердә. Минемчә, өмет күгегез караңгы.

— Мин өзеп әйттем. Өстәр сүзем юк.

Икәүләп шәһәргә чыгып киткән иделәр. Гади генә бер ресторанга керделәр. Бераз утыргач, Павел Юрьевич каядыр чыгып торды. Ул китүгә, ачык күкрәкле бер хатын килеп утырды. Ханым, мөмкинме дигән караш белән озын сигарет кабызды, төтенен аның йөзенә өреп:

— Сезне дустыгыз көтә, — диде.

— Павел Юрьевичмы? Кайда ул?

— Тегендә, — диде хатын һәм икенче катка менә торган борылмалы текә баскычка ымлады. — Әйдәгез, озатам.

Булат, шикле бер тойгы кире өндәсә дә, кыймый гына әлеге хатын артыннан өскә күтәрелде. Хатын әллә юри, әллә чынлап кара челтәрдән тегелгән күлмәген артык югары күтәреп аның артыннан атлады.

Икенче катта коридор башындагы якты бүлмәгә керделәр. Бүлмә уртасында берничә шешә эчемлек һәм алма тезелгән түгәрәк өстәл. Шактый ук киң диван. Каршы якта чаршау белән генә корылган икенче бүлмә ишеге иде булса кирәк.

— Полковник кайда?

— Ә-ә! Ул хәзер керер. Нинди сабырсыз! Мин полковниктан ким мәллә? Әллә сез, руслар, безгә караганда... ирләрне өстенрәк күрәсезме? — дип тәтелдәде хатын туктаусыз һәм, терәткечкә таянып, диванга җәелде. Утырганда сиздерми генә тезләрен ялангачландырырга онытмады.

— Утырыгыз.

Булат үзенең башы әйләнә башлавын сизде. Чыгып китәсе килде. Әмма үзен биләгән кызыксынудан арына алмыйча, моның ахырын көтте.

— Хәзергә... эчемлекләр белән... юана торыгыз, — диде хатын, елык-елык атлап өстәл янына килгәч. — Сез... син нәрсә телисең: вискимы? Аракымы? А, конечно, аракы! — Һәм ул озын бер бокалга аракы салып Булатка сузды. — Җиңү котлы булсын!

Хатын уймак хәтле генә рюмканы авызына каплады. Булат үз тәненең уйнак дулкын белән тулуыннан эсселе-суыклы булып аракы эчте. Инде ни гомер күрелмәгән ал битле алманы авызын тутырып умырып тешләп алды.

«Пал Юрьич, ә? Һәрвакыттагыча, үткен, каһәр. Нинди табын әзерләткән», — дип уйлап алды.

— Син урысча авырсынып сөйләшәсең...

— Мин — татар.

— Татар? Кызык! Тере татар. Мин аларны гел дәү авызлы, дәү тырнаклы итеп күрә идем.

— Ничек алай?

— Әти сөйли иде. Унҗиденче елда әнине алар үтергән. Безнең усадьбага ут төрткәннәр. Әни шунда янган... Татар... Ә син... Ничего: озын... кара күзле... Эч тагын, эч... Ә хәзер кил монда, монда, диванга... утыр...

Бүлмә әйләнә, ул әйләнә, челтәрле кара күлмәк аша ак тәне чакырып торган эмигрант хатын әйләнә. Җанга үтеп керә торган сагынулы пышылдау әйләнә. «Вәзирә, Вәзирә!! Синме бу, синең иреннәреңме бу? Сагынган мин сине, сагынган».

Булатны ниндидер чит аваз айнытты. Капыл гына күтәрелсә, чаршау җан кергәндәй селкенеп куйды, йомшак аяк тавышы ишетелде. Ул, сикереп торып, шунда ташланды, ләкин хатын ирек бирмәде.

— Ни булды, ни бар? — Анда — кеше!

— Күзеңә күренәдер, син исерек.

— Исерек, пычагым! Кы-ыш...

Чаршауны ике якка ачып эчтәге бүлмәдән ике кеше чыкты. Булат тәрҗемәче лейтенантны шундук танып алды.

— Менә нәрсә, солдат, без монда... син маташкан арада бер-ике кадр төшереп алырга өлгердек. Иртәгә аларны синең шәхси кәгазьләрең белән Лондондагы совет илчелегенә тапшырачаклар. Сез кәҗәләнүегездән туктамасагыз, билгеле. Бәхәсне иртәгә дәвам итәрбез. Хәзергә... Хэм, кунакны түбән залга озатып куй. Киттек, тутый кош, — диде ул һәм ханымны кочаклап ишеккә юнәлде. Булат, мәче шикелле, аларның юлына аркылы төште. Кизәнеп тә тормастан лейтенантның боксчыныкы кебек нык, итләч ияк астына сукты. Моны көтмәгән лейтенант үзе артыннан «тутый кош»ны да ияртеп арты белән өстәлгә капланды һәм шешәләр, алмалар белән бергә идәнгә ауды. Икенчесе шул ук секундта сул кулының кыры белән Булатның янтыгына сыдырып алды, уң йодрыгы сугарга өлгермичә һавада айкалып калды, ә үзе артка атылды.

Булат тын ала алмый бөгелеп торган арада, кемдер аның кулыннан эләктереп ишеккә сөйрәде.

— Йөгер!

Булат, Григорьевның дулкынланган тавышына буйсынып, бормалы баскычтан түбән ташланды.

— Тизрәк, тизрәк лагерьга, мәми авыз! Түтәйләр шулай алар, сыйлары — ике яклы пычак, әйе!

Куа килүчеләр күренмәде. Ниндидер караңгы урамнар, ишек аллары, утын әрдәнәләре арасыннан лагерь урнашкан елга буена якынлаштылар. Күпергә кергәч, Павел Юрьевич култыкса аркылы түбәнгә бер нәрсә ташлады.

— Ни ул, Пал Юрьич?

— Ни, ни! Тегеләрнең фотоаппараты, менә ни! Көчкә эләктердем.

— Менә эт, ә? — дип сөйләнде Булат, кайтып яткач. — С-сучка!

— Ярар, бу юлы, бәхетеңә каршы имин котылдың. Әйе!

— Үзем дә сизми калдым, Пал Юрьич!

— Әзрәк эчәргә кирәк. Кисәттем. Аракы ул — эч кенә. Дөньяңны ал да гөл итә. Ияләш кенә...

Корабльгә төялеп туган ил ягына юл алгач, Булатның шатлыгы эченә сыймады.

— Пал Юрьич! Әйдә хәзер туп-туры минем авылга кунакка! Кая барасың? Беркемең юк. Ял итәрсең, билләһи.

— Ашыкма... — диде полковник боек кына, ак ефәк чәчен җилгә куеп. Булат аның күзләрендә яшь күрде.

Томанга уралган Англия яры күренмәс булгач, озатучы совет капитаны, әсирләрне тезеп, формаларны салырга боерды.

— Тикшерелгәнчегә хәтле әнә тегеләрен кияргә, — диде капитан.

— Менә шулай, — диде Григорьев. — Кунак-төшем кичектерелә, әйе...

Мурманскига кайткач, аларны аердылар.

— Йөрәгең ташка әйләнмәсен, Рәхимов. Язмыш шундый ул. Әйе, — диде Григорьев хушлашканда. — Иң әһәмиятлесе — без Туган илдә. Аңа ябыш!..

Булат изрәп йокыга киткәнен сизми дә калды.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас