Чәчмә әсәр
15 Сентября 2024, 18:33

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (7)

Һәм ул, күз яшьләренә буыла-буыла, ике толымын да муен турысыннан кайчы белән кисеп төшерде. Яңадан көзгегә карау белән хәлсезләнеп сыгылып төште.

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (7)Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (7)
Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (7)

XI

 

Булат дөньясына сул кулын селтәп, урамга тиз генә чыгарга ашыкмады. Тезмәдә сакланып калган коры такталардан урам як тәрәзәләренә сырлап-бизәкләп яңабаштан яңаклар ясады, ватык пыялаларны алыштырды. Өй тирәсенә бераз җан кергәндәй булгач, кычыткан, кура баскан алма бакчасына тотынды. Туфраксадан алып төшкән чалгысын сугып кычыткан, әрем, тигәнәк, алабута, артык үрчегән кура җиләге кураларын кырып ташлады. Кинәнеп, вакыт агышын сизмичә эшләде. Тәнен ерттыра-ерттыра корыган чия, алма агачларын кисеп ыргытты. Чия бихисап күп булачак иде. Алма агачларының күбесе эштән чыккан, әмма биш-алтысы юньле күренә. Бакча яшәреп, киңәеп киткәч, эш инеш ярындагы кара мунчага терәлде. Миче җимерелеп, ләүкәләре кыйшайган, түбәсендәге юкә кабыклары череп, сыгылып төшкән, мунча эчендә нинди эссе көндә дә салкынча. Ул иртәгә нишләрмен дип үзе турында уйламаска тырышты. Шуңа күрә җенләнеп, хәлдән тайганчы эшләде. Печәннән кайтып, терлек-малын абзар-курасына урнаштырган хатыннар басмага суга, кер чайкарга төшкән саен, кайсы кызганулы, хәсрәтле, кайсы сагышлы, басынкы, кайсы шаярулы тавыш белән сүз ката. Әмма ул: «Ару гына әле», «Биргәненә шөкер», «Зарланмыйбыз, башка вакытта»,— дигәннән гайре җавап кайтармый.

Кичкырын, эңгер-меңгердә күз камаша башлаганда, ишелгән мич салынып, түбә нык кабык белән ябылып бетте. Ул, папиросын көйрәтә-көйрәтә, балыкларның буа өстен җыерчыклап чәпчүләрен күзәтте. Басмага сак кына чиләк куйган авазга борылды. Аркасы чемердәп, тәненә кайнарлык йөгерде. Көянтәсенә чиләк элеп, чүп-чар эләкмәсен өчен чиләген як-якка чайпап су алучы хатын аның Вәзирәсе иде. Булат казыкка таянып шыпырт кына читән аркылы сикереп төште, аяк очына басып басмага керде. Вәзирә, чиләкләрен тутырып, көянтәсен иңенә алды һәм, Булатны шәйләгәч, сискәнеп, чайкалып куйды, артка чикте.

— Менә очраштык та, Вәзирә. — Булат тавышының карлыгып чыгуына колак салды. — Көтмәгән идеңме?

— Булат...

Вәзирәнең кара керфекләре гаҗәпләнүдән карлыгач канатларыдай талпынып куйдылар. Булат аның күзләрендә өркү билгеләрен чамалады. Йөзе сулган, моңлы. («Үкенәме?») Чиләк-көянтә гәүдәсен сыгып аска тарткан. («Чиләкләреме, әллә тормыш йөге басамы?») Иреннәре чак кыймылдап елмаюга охшаш хәрәкәт ясый. Күзе Булатка түгел, гүя аның эченә, җанына текәлгән. Нидер әйтергә яскана, теле әйләнмәүдән интегә. Аңа авыр, ләкин түзә. Булатка хатынның эчке халәтен, аны төшенкелек, барысына да кул селтәү һәм, иң авыры, аны үткәненә кире кайта алмау үкенече басып киткәнен сизү кыен булмады. Аның күңеленә Вәзирә үз богавын үзе сала алмас, ялгышларыннан үзе арына алмас дигән шик килде. Вәзирәне бүгенге бәласеннән (аның Галимҗан белән бер куышта яшәвен ул шулай гына бәяли алды) ничек булса да йолып калырга, коткарырга, ярдәм итеп калыргамы әллә? Аны көтмичә дошманына кияүгә чыгуы хатынның гаебе түгел, бәласе ич? Хатын салкын кое төбенә егылган икән, моңа ник Галимҗан түгел, Вәзирә гаепле? Үз язмышының шундый ук кое төбенә тәгәрәвенә Булат үзен гаепләми ич? Шулай да ул Вәзирәгә карата үч ялкыны йотып йөрде. Урамга чыгып кешеләр белән аралашмавы да аны ялгыш очратырмын, кызган баштан бер-бер хәл кылып ташлармын дип куркудан иде. Үзенең яшь гомерен кискәләгән явызлык йөген ул үз иңенә генә салырга булды. Хәзергә онытылырга. Соңыннан бер җае чыгар дип, Вәзирәне күңеленнән чыгарып атарга хәл итте. Тизрәк онытыр өчен, аны эчтән эт итеп сүкте, үзен аны күралмаска өндәде.

— Ник дәшмисең, Вәзирә?..

— Ни дим соң?..

— Булмаса, «нихәл» диген, ичмасам!

— Нихәл...

Көтелмәгән очрашу Вәзирәне эчтән телгәли иде. Ул туры карарга базмый, карашын гел яшерә. Булат якын килеп йөзенә кулын тидергәч, «кирәкмәс» диде. Элек тә Булат сүзсез иркәләгәндә, Вәзирә пышылдап «кирәкмәс» дия иде. Әмма язгы сафлыкта, кышкы айлы төннәрдә, көзге сагышлы кичләрдә бу «кирәкмәс» Булаттан битәр аның үзе өчен әйтелә иде. Менә хәзер шул сүз Булатның эченнән төртә башлаган бар ачуын юып төшерде. Бәгырьгә тамыр җәя башлаган тозлы нәфрәтне кинәт кенә кызгану җиңде. Үзенә хыянәт иткән хатынны кызганса, аңа үзен дә кызганырга туры киләчәк. Ә бусы тагын да кыенрак. Кызганыч. Бәлагә тарыган Вәзирә Булатка тагын да кадерлерәк, якынрак булып тоелды. Күрәсең, бу хис аның йөзенә дә бәреп чыккан булгандыр: хатынның тутырып караган күзләрендә ул кимсенү, бу газаптан тизрәк котылу теләген укыды. Аның да җанын ут көйдерә иде.

Булат чыдый алмады, Вәзирәнең чиләк-көянтә авырлыгыннан сыгылган иңнәренә кулын салып:

— Китик моннан, Вәзирә, ерак китик! — диде.

— Юк, юк, Булат... Рәхмәт! Башка сүз көтмә... Син намуслы кеше. Син гел шулай булып калган. Вөҗданың... шушы инеш суы күк саф...

— Вәзирә, мин — гап-гади кеше.

— Гап-гади шул, гап-гади!

— Вәзирә...

— Үтенмә! Түбәнчелеккә төшмә. Минем аннан кызым бар инде.

— Бусын белмәдем.

— Белмисеңдер шул.

— Курыкма! Кызыңны да үзебез белән апкитик...

Вәзирә сулышын чыгарган кебек кенә «аһ» итеп куйды. Бала сүзен ишеткәч, Булатның бөтен тәне хәлсезләнгән шикелле булды. Ул карашы белән Вәзирәнең тар иңбашларын, ябыгып калган муенын, тулы салмак кулын айкап алды. Кызгануы тагын да артты, каршында торган хатынны юатасы, ничектер назлыйсы, иркәлисе килде. Тамак төбенә утырган тозлы төерне йотып:

— Ә безнеке... кайда? — диде.

Хатын куырылып, тагын да кечерәеп калды, башын түбән иде, озын бармаклары белән яулык очын бөтерде.

— Саклый алмадым, Булат...

— Кем иде?

— Малай... диделәр.

— Димәк, ул...

— Йөрәгем астында сигез ай йөрткәч... саклый алмадым. Март кичендә мәктәптә дәфтәрләр тикшереп утыра идем. Җыештыручы Мәгъсүмә апа кереп өстәлгә капланды да «Тизрәк, бүлнискә!» диде. Завхоз юк. Мәктәп атын җигеп Ак Елгага кудым. Буран чыкты. Бүреләр иярде. Шырпы алып чанадагы бер кочак саламга ут төрттем дә юлга аттым. Ат шәп иде, калдырдык... Мәгъсүмә апа бәбиен чанада тапты. Нарасыйны үземнең пальтома төрдем. Курыкканым өстенә туңганмындыр да. Больницада искә килдем. Кешенекен коткарганмын. Ә үземнеке... үле туды.

Вәзирә туктады.

— И-эх! Ничә ел улым белән хыялланып йөрдем. Ел саен бер яшь өстәп буен үстердем, башыннан сыйпадым...

— Җитте!.. Ичмаса, хет ачулан, сүк, ахыр чиктә!

— Ни өчен, ни өчен, и-эх!

— Син мине әүвәлгечә итеп күрәсең. Ә мин синең элекке Вәзирәң түгел инде. Бүтән миңа сүз катма! Кайта алмыйм артка. Юлыма киртә үскән. Кимсенмә минем янда, яме? Хәтеремдә горур булып кал!

— Вәзирә!

— Юк! Үгетләмә бернигә дә. Читләр без, читләр!..

 

XII

 

Өйдә, нәни кызын коендырып йоклаткач, Вәзирә чиккән сөлге эленгән көзге каршына килеп басты. Басмадагы дулкынлану, үз-үзе белән эчтән көрәшү билгеләре йөзеннән качарга өлгермәгән, битләре яна, күзләре тынгысыз иде әле. Кызын коендырганда юешләнгән чәчен тарады, толымнарының рәхәт авырлыгын тойды.

Үзен көзгедән күзәткән чагында, яңадан берсеннән-берсе чуалчык уйларга чумды. Галимҗан ник алдаган? Ни булган анда, фронтта? Булат ник шулай соңарып кайтты? Нидер өзелде. Бу «нидер»нең иң фаҗигалесе — бүгенгенең үткәннәрдән аерылуы, Булат белән булган якынлыкның мәңгегә өзелүе иде.

Һәм ул, күз яшьләренә буыла-буыла, ике толымын да муен турысыннан кайчы белән кисеп төшерде. Яңадан көзгегә карау белән хәлсезләнеп сыгылып төште. Булат белән очрашудан соң тыеп торган күз яшьләренә буыла-буыла еларга кереште.

Өй эчен калтыравык зәңгәрлеккә манчып яшен яшьнәде. Күк күкрәде һәм үзе белән Вәзирәнең үксүен еракларга таратты. Тагын мең тармаклы яшен чаткысы чәчрәде, күк гөрселдәде һәм яңгыр коярга кереште. Юеш пыялада чит кеше чагылышы күреп, Вәзирә сискәнеп китте, бер адым артка чикте. Кыска чәч һәм гаҗәп тә таныш йөз! «Чү, мин үзем ич?!» Ул пыяладан яңгыр тамчылары юган чагылышына карап торды. Пыяла түгел, аның шәүләсе елый. «Мине кызганасыңмы? Юк, кирәкми! Елама, шәүлә...» Кая кунар урын тапмагандай, өй эчендә тагын яшен яктысы айкалды һәм нәкъ баш очында гына тау-таш җимерелде. Вәзирә чытырдатып күзен йомды, кыска чәчле боек чагылыш аның миендә кайнаган кебек зырылдап әйләнергә кереште. Күкрәкне кыскан бөркүлектән һәм баш әйләндергеч күренештән арынырга теләп, тәрәзәне ачып җибәрде. Шуны гына көткән кебек, тагын күк күкрәде, пәрдәләр, яңа яшен чаткысыннан өреккән төсле, җилпенеп, кагынып алдылар. Бишектә нәни Миләүшә аваз салды.

— Бетте, бетте, газизем. Тынычлан. Әлли-бәү, бәлли-бәү. Барысы да артта...

 

Яңгыр әз-мәз сибәли иде әле.

Төнге сәгать уникеләрдә, манма су булып, Галимҗан кайтып керде. Вәзирә утны сүндереп яткан гына иде. Торасы килмәде. Теләсә дә, тора алмаган, авыз ачып тел тибрәтә алмаган булыр иде. Ире дә соң, арып кайткан чагында, аны артык борчымыйча, үзе кармаланып йөрергә күнеккән. Ачыкса ашын үзе генә салып ашый иде. Бүген дә шулай итте.

— Йоклыйсыңмы? — дип, хатынына да эндәшеп бакты. Ләкин төпченеп җавап көтеп тормады, шапоршопыр килеп, өйалдында брезент кожанын, итеген салды. Ыштан-күлмәктән генә калып чишенгәч, караватка килде. Хатынының кайнар иңбашына кулын салып, үз урынына ятты. Бераздан, хатынының йокламаганын сизенепме, аны үзенә таба тартты.

— Кирәкмәс, — диде Вәзирә, йокы аралаш сөйләшкән булып.

— Беләм бит, йокламыйсың. Нәрсәгә яшерергә?

— Син тагын эчкәнсең...

— Районда үзебездә төзеләчәк электр станциясенә машиналар кайтарту турында килештем. Моны да юмагач!..

— Ә кичә?

— Кичә дә сәбәбе булды. Иртәгә печәнгә төшәсе... Яңгыр гына аркылы килде менә. Ну иртәгә тиз киптерәчәк. Игеннәргә шәп булды.

— Өченче көн?

— Мало ли ни өчен салгалый председатель. Син прәме ирең өстеннән ревизия үткәрәсең.

Вәзирәнең төпченүенә шулай түземле генә җавап бирүе тикмәгә түгел. Галимҗан хатынын үзенчә хөрмәт итә, аңа нинди кызган чакта да дорфа сүз әйтми, гомумән, аны ярата алганчы ярата, бөтен күңеле, уе, тәне белән аңа бирелгән иде. Фронттан беренчеләрдән булып орден һәм медальләр тагып кайтканга, аны чулак Гайфи урынына председатель итеп куйдылар. Исән-имин кайткан дәртле солдат, бигрәк тә ул солдатның баш кеше булуы кайбер чая хатын-кызның күңелендә вәсвәсә уятмады түгел. Ләкин аларның нинди чибәрләренә дә аның күңеле ятмады, ничәмә-ничә очрактан, хатыннарның хәтерен калдырмаска тырышып, баш-аягы белән качты, шулай була торып беренче хатыны Мәүлиянең күралмас дәрәҗәдә үзеннән көнләшүен, төннәрен арык тәне белән яфрактай үзенә ябышуын Вәзирәгә булган тойгылары белән янәшә озак яшәтә алмады. Бер низаг вакытында тәмам ярсып, хатынының төянеп күрше Кашкай авылына кайтып китүенә иреште. Бар сәләтен биреп яшьлек мәхәббәте Вәзирә тирәсендә чын-чынлап бөтерелә, сайрый башлады. Озак тартыша торгач, бер челләдә теләгенә иреште һәм шул кичтән соң аның күңелен күрү өчен мөмкин булганнарның ниен генә эшләмәде? Күңеленә беркемне дә кертмәде, сөюе белән Вәзирәгә турылыклы килеш кала алды: авыр сүз әйтмәде, аның үткәне хакында ләм-мим тын чыгармады. Бүген, гадәттәгегә каршы, Булат өчен яралы күңеленә (ул моның шиксез шулай икәненә шикләнмәде) тоз салырга бик теләгән һәм шуның өчен махсус эчеп тә кайткан иде. Дөрес, эчүенең сәбәбе күбрәк Булатның көтмәгән-нитмәгәндә кайтып, аның тыныч төбәгендә кыямәт уйнатуына күбрәк бәйле иде. Иртәгесе көннең үз абруе һәм тормышы умырткасына кай яктан күсәк төшерүен көтү аны бизгәк тоткандагы кебек калтырата иде. Ул көн саен, һәр минут саен Булат белән очрашуны көтеп яшәде.

— Бүген менмәгәндер ич? — диде ул, ниһаять.

— Кем?

— Булат.

— Юк.

— Очратмадың дамы?

— Ул Вәзирәнең караңгыда елтыраган күзенә карар өчен башыннан тотып йөзен үзенә якынайтты.

— Чәчең... кайда?

— Кистем.

— Ничек... Тиктомалданмы?

— Тиктомалдан... — Вәзирәнең тавышы әллә ничек үзгәреп, коры яңгырады. Галимҗан моны аермачык сизде һәм чак-чак башын күтәреп, пышылдап сорау бирде:

— Булат... Димәк, очраштыгыз тәки... — Аның сүзләрендә сораудан бигрәк курку чагылды. Вәзирә дәшмәде. Мендәргә йөзтүбән капланып ыңгырашып куйды. Галимҗанның эченә, пычак кадагандай, кайнарлык йөгерде.

— Курыкма! Сиңа берни янамый. Ышандыра алам. Синең үчтеки-үчтеки иткән кадерле Вәзирәң үлгәнче сиңа кала!.. Тәмәке кабызып торма, болай да тынычлана аласың. Мин үткәнемә кире кайта алмыйм, араны өздем... Толымнарым шуның билгесе... Әйе, очраштык... — Аның тормышын агулаган бу кешенең үзәгенә үтәрдәй каты сүз әйтәсе килеп, Вәзирә тезләренә калыкты: — Әйе, очраштык. Шуннан ни булган?.. — диде.

— Кычкырма, баланы уятасың, — диде Галимҗан.

Вәзирә иренең куырылып авыр ыңгырашуын, сугып җибәрүен теләде. Әмма Галимҗан кыймылдамады да, авыр йөктән котылгандай, җиңел сулап кына куйды.

— Барып җитәме, юкмы сиңа, очраштык, — диде ул, гарьлегеннән ярсып. — Бу синең өчен барыбермени соң?

— Сөяк күрмәгән эт кебек, үзең йөгердеңмени?

— Бусы инде сиңа барыбердер, — диде ул, ачу белән.

Әмма Галимҗан яткан урыныннан кузгалмады. Кулларын җәеп җибәрде. Хатынының юри ялганлавыннан түгел, иртәгесе өчен күңеле тынычланудан. «Иснәшеп өлгергәннәр, елки-моталки. Шулай булыр дип һич көтмәгән идем. Вәзирә миннән китмәячәк, димәк. Әмма тегесе очрашмый түзмәс дип уйларга кирәк. Димәк, Вәзирәдә тынычлыгын тапкач, Булат мине күрмәмешкә салыначак. Шайтан! Вәзирәне бүлешәсе  килми дә бит... Бичарадан ни чара... Аның каравы тора-бара сүнәр, сүрелер. Вакыт әллә нинди җәрәхәтне дә төзәтә. Урыс әйтмешли, «поживем — увидим». Бу уйлары аның күңеленә җылылык өргән шикелле итте.

— Әгәренки мин, сине ташлап, кире аның йортына күчсәм?

— Ничек, Миләүшәне калдырыпмы?

— Икәүләп.

— Юкны сөйләмә...

— Ышанып әйтәсеңме?

— Ышанып.

— Йа Хода!.. Ник?! Ник...

Һәм күзен томалаган яшь пәрдәсе аша Вәзирә нигәдер әллә кайчангы бер кичне искә төшерде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас