II
Нәфисәне шул көнне үк җир куенына керттеләр. Бу юлы да Хәлим иң ахырдан кайтты. Кайтырга чыкканчы, бераз хатынының баш очында утырды. Юк, аһ-зарга бирелеп, кайгырып, хәсрәтләнеп утырмады ул, хәтта күңел төпкелендә кайнаган кара уйларына да әллә ни игътибар итмәде, басылып кына, үз тавышы белән түгел, йөрәк, җан тавышы белән җырларга кереште:
Җан тавышым белән көйләсәм дә,
Ишетмисең мине,
Гомеремне алларыңа җәйдем, –
Иш итмисең мине!
Күзләремнән кояш карап тора,
Ник күрмисең аны?
Бәгырьләрем бозга әверелә –
Ник төрмисең аны?
Хыялыңа пар канатлар идем,
Юлда тузып калдым...
Киләчәккә ымсындырган булдың,
Кулны сузып калдым...
Бәхет бәхетсезлеккә очраган урында моң туа. Ләкин Хәлимнең йөрәк түреннән саркып чыккан бу моң гади моң гына түгел иде. Ул язмыш аһәңе, юк-юк, язмышның үзе иде! Кыска гына гомерендә ике хатынын җирләп, өч бала белән ялгызы торып калган ир язмышы иде... Бу көй, бу моң күңел тетрәүләре булып бик озак чыңлап торды. Бераздан аңа икенче бер көй, чың килеп кушылды... Ул яңа чың яңгырамый да, бары тик Нәфисәнең моңлы аһәңе булып, сизелер-сизелмәс, тоелыр-тоелмас кына сызылып тора иде:
Шаккатыплар китәм дөньясына, –
Гаҗәпләнер хәлләр бар икән.
Галәменә сыешалмый китәм,
Мәхәббәткә дөнья тар икән...
Күңелемә сыймый сөю хисем,
Җан кысасын ватып чыга ул.
Күбәләктәй очып кунган була,
Чаян кебек килеп чага ул.
Кайгы килгәндә кеше еламаса, ул үлә. Әмма шунысы да бар: елаганда, күз яшьләре белән җан агып чыга. Хәлим әлегә еламый, әмма күзеннән бертуктаусыз яшь ага, гүя бу яшьләр аның үзенеке түгел, бәлки, Нәфисәнекедер? Аның җыры бит бу, аның сагышы, димәк, күз яше дә аныкы.
Күнегәлми китәм җир гаменә, –
Минем җанга дөнья тар булды.
Бүген аның бер иң нечкә кылы
Өзелердәй булып тартылды...
Өзелер дә, соңгы сөю хисем
Бер чың булып моңсу яңгырар.
Ә аннары... офыкларга киткән
Җан сулышы булып, таң карар...
Хәлим язмышы каршында башын игән. Ул Нәфисәнең якты рухы, аянычлы язмышы каршында сыгылып төшкән. Әмма үз язмышы каршында ул һич кенә дә сынмаган, сыгылмаган, тормышыннан да ваз кичмәгән... Хәләл хатынының якты хатирәсе, бәгырь кисәге – уртак бәхетләре хакына, үтә дә сәер, әмма ихлас мәхәббәтләре хакына яшәргә тиеш ул... Әнә бит Нәфисәсе дә аңа илаһият җилләре, илаһи дулкыннар җибәреп тора...
Гаҗәпләнеп торам дөньясына,
Гаҗәпләнер хәлләр бар икән...
Фанилыктан күккә иңгән мәлдә
Иң газизе – сөйгән яр икән!..
Менә бервакыт Нәфисә, моңлы аһәң яңгырашын бозып, тирән ухылдап, ыңгырашып куйды.
– Аһ!.. – Әллә җир астыннан, әллә күк катыннан чыккан бу тетрәндергеч тавыш бераздан тагын, аннан тагын кабатланды: – Аһ! Аһ!..
Җир селкенеп куйгандай булды. Хәлим егылып китә язды... Егылып та китәр иде, җаныннан язмаса да, аң-зиһененнән язып, бер мәхлукка әверелеп калыр иде, шулвакыт каяндыр зират түренә – нәкъ менә Нәфисәнең кабере янына – җил-гарасат йомгагы килеп керде. Юк, бу – илаһият, бакый дөнья җиле түгел, бәлки шушы гөнаһлы җирнең җан өшеткеч салкын җиле иде... Әнә ул пыр тузынып, уйнаклап килде дә Нәфисәнең кабере өстендә бөтерелеп тора башлады. Хәтта туфрак өеме өстенә пөхтәләп тезелгән чирәм кәсләрендәге үлән кыяклары да дерелдәп-калтыранып куйды...
Хәлим белә: бу җил – сихер шаукымы. Шомлы фал. Кайчандыр, кайсыдыр гомерендә урман аланында яшәүче албасты карчыклар шулай җилләнеп-тузынып йөриләр иде. Хәлим үзе дә сизмәстән як-ягына каранып алды, хәтта торып ук басты... Тирә-якта беркем дә күренмәде. Җил-гарасат та туктап, басылып калды. Ләкин җан түренә үрмәләп керә башлаган салкынлык үзенекен итте: Хәлимнең күңеле баягы моңлы аһәңне югалтты, Нәфисәнең илаһи җыры да ишетелмәс булды...
«Бәласеннән баш-аяк», – дип, Хәлим кайтырга кузгалды. Тик... Тагын тоткарланырга, кабер өстен тәртипкә китерергә туры килде. Менә ул гарасаттан соң як-якка янтаебрак төшкән чирәмле кәсләрне кабат үз урыннарына урнаштырырга кереште, кабернең тирә-ягын тигезләп, матурлап чыкты. «Кыенлык килмәсен, авыр туфрагы җиңел булсын, барыр юлы кыска, иркен булсын», – дип теләк теләргә дә онытмады...
Хәлим ачыргаланып елаучы бала тавышын әллә каян ишетеп кайтты. Юлына чыккан Ак бабай белән дә баш кагып кына сөйләште, аның белән мәрхүмәнең өчесе, җидесе хакында аннан-моннан гына килеште дә өйләренә – тавыш килгән якка ашыкты...
Нигә елый ул? Нигә елый? Нигә бу кадәр елый? Әнисез калган бала гына шулай елыйдыр шул... Тизрәк кайтырга, тынычландырырга кирәк ул бәгырь
итен, җан кисәген... Хәзер Хәлим аңа әти дә, әни дә...
Өйдәгеләр Хәлимне борчылып каршы алды. Баланың өзлегә-өзлегә елавы аларны тәмам гаҗиз иткән иде. «Тагын берәр хәсрәт чакыра микәнни бу бала?» дигән уй һәрберсенең күңеленә төшкән. Үзләре дә елый-елый шешенеп беткәннәр. Сания белән Тәскирәнең яңа туган сабый тирәсендә бөтерелүләрен бермәл битараф-моңсу күзләре белән карап торганнан соң, Хәлим, каяндыр мич ышыгына килеп эләккән балтасын алып, нык адымнар белән ишеккә юнәлде... Аның юлын Саниянең ачыргаланып кычкыруы бүлде:
– Хәлимкәем!.. Нишлисең син?! Баланы кемгә калдырасың?.. Зинһар, куй балтаңны!..
Идәндә тезләнгән килеш бер кулы белән сабыен күкрәгенә кысып, ялварулы икенче кулын алга сузып торучы әнисенә карап, Хәлим кабер тынычлыгы белән әйтеп куйды:
– Утын ярып керәм.
Елаудан туктый алмаган бала йортында утын ярырга кирәклеген, балта тавышын ишетеп, бөтен шаукымның, бәла-казаның качып китәчәген каяндыр ишетеп белә иде ул.
Хәлим кичкә кадәр утын белән булашты. Өйдәге бала тавышы күптән тынды инде. Ләкин Хәлим барыбер кулыннан балтасын төшермәде. Бүтән вакыт булса, ул бу утынны өч көн ярыр иде. Бүген аның җаны, дөресрәге, җене кузгалган кебек булды. Дөнья белән арасы бозылды. Яшәү көчен югалтты. Хәлим әле эченнән генә табибларны сүкте, әле Нәфисәнең үзен битәрләде, әле... теге вакытта аларны тинтерәтеп интектергән албасты карчыкларны каргады... Шунда ук зираттагы җил-гарасат исенә төште. Шул карчыклар галәмәте түгелме соң анысы да? Якты дөньяда тынгылык таба алмыйча кара гүргә кергән Нәфисәнең җансыз гәүдәсенә берәр явызлык кылырга йөриләрме әллә? Җансыз? Җансыз микән?.. Тәне кайнар иде ләса аның... Аяк бармакларына кадәр җылы иде... Их, нигә дип ашыктылар икән алар?.. Ашыктылар, һай, ашыктылар!..
(Дәвамы бар)