Чәчмә әсәр
14 Сентября 2024, 03:51

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (1)

Сезнең игътибарга якташыбыз Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВның заманында бөтен татар дөньясын шаулаткан “Албастылар” романының дәвамын – “Албастылар – 2” әсәрен тәкъдим итәбез. Рәхәтләнеп укып, тылсым дөньясына чумыгыз!

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (1)Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (1)

Беренче бүлек

I

Нәфисә барыбер табигать рәнҗешеннән котыла алмады. Бу юлы да карынындагы баласы аркылы килде. Ләкин туачак җан кисәген якты дөньяга алып чыгарга Майя юк иде шул инде. Аны беренче сабыен китергән төндә Нәфисә үзе һәлакәткә юлыктырган иде... Һәм менә бер төн, бер көн дигәндә, Сания белән Тәскирәнең берөзлексез догада утыруларына, Хәлимнең мең газаплар кичерүче хатыны өчен үз җанын бирергә әзер торуына, Гөләш белән Бигешнең ачыргаланып елавына, табибларның берәмләп тә, күмәкләп тә бала тулгагын җиңеләйтергә тырышуларына карамастан, Нәфисә җиде тапкыр аһылдап куйды да җан тәслим кылды. Шулай да, хәләл җанын мәңгелеккә тапшырганчы, якты, әмма үтә дә гөнаһлы дөньяга тупырдап торган бер кыз бала бүләк итәргә өлгерде... Аннары, хәлсез керфекләре белән ымлап, Хәлимне үз янына чакырды да: «Майя кичерде, Ходай кичермәде... Хәлим... мин эссе җиргә китәм... Сабырлыклар телә... Догаңнан ташлама... Балабызны үстер...» – дип пышылдады.

Тулгак авыр булган, күрәсең, хатынның тәне бик озак суынмады. Хәлим, һушын җыеп ала алмыйча, тораташ кебек каткан хәлдә, үлеп баручы хатыны янында озак утырды. Әле Сания, әле Тәскирә килеп:

– Әйдә инде, Хәлим балам, газизең янына кер, бәлки, син керсәң, елавыннан туктар, атасы бит, чит кеше түгел... Әйдә, үлде инде Нәфисәбез, башка дөньяга китте, нишлисең бит... – дип чакырып китәләр.

Хәлим аларга:

– Юк, үлмәде ул, үлмәде! Әнә бит, бөтен тәне кайнар, үлсә суыныр иде, йоклаган гына ул, мәрткә генә киткән, терелә ул, билләһи, терелә... – дип үрсәләнеп җавап бирә...

Якында гына үз мәшәкате белән йөри торган табиб хатын да күңелләрне өшетерлек сүзләр сөйләп китә:

– Температурасы югары булган аның. Шуңа да тәне җылы. Җан инде очкан, ә тән һаман тартыша, җанны кабат үзенә чакыра...

– Шулай булгач... Җан җылыга бер кайта ул, барыбер кайта... Нигә болай ашыгасыз, нигә терелтмисез аны, нигә ярдәм итмисез?! – Хәлим һаман ярсый барды, үзе бертуктаусыз хатынының чал керә башлаган куе-калын чәченнән сыйпады...

Үз йөрәген тыңлый белмәгән кеше башкаларны да ишетми.

Ниһаять, каерып алып, Хәлимне мәрхүмә яткан түшәк яныннан алып киттеләр, өзлегә-өзлегә елап яткан бала янына китерделәр. Менә хикмәт, атасы кергәч, бала чыннан да тынычланып калгандай булды, Тәскирәнең сөткә манчылган бармагын имә-имә йоклап та китте...

(Дәвамы бар)

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (1)
Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ. Албастылар – 2. Роман. (1)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас