Чәчмә әсәр
12 сентябрь 2024, 17:48

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (4)

Көннәр узды. Бакый белән Вәсимә әнә шулай эшләре белән дә, тора-бара күңелләре белән дә кыяркыймас аралашып, аннан сөешеп тә киттеләр.

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (4)Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (4)
Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (4)

Ә егетләр күмәкләшү шаукымы дип тормадылар — ут эленү белән, шул ук аулак өйләргә таралдылар, шул ук каеш салышны уйнадылар, шул ук таллыкта такмак әйтештеләр. Шул арада берсе хәтта Вәсимәгә яучы да җибәреп өлгерде.

Вәсимә, чынны уенга алып:

— Вакытым тар шул менәтерә. Көндезен мәктәптә, кичләрен җыелышларда. Ачка үләр ул минем белән, — дип җавап кайтарды.

Сукса тимер өзәрлек ике егетнең үзен күзләп һәм башка егетләр күзеннән саклап тәрәзә төбен каравыллавын ул каян белсен? Дөрес, күп тапкырлар инде ул стена артында кыштырдаган, тәрәзәгә чиерткән авазлар ишеткәләде. Ләкин анда йөрүчене йөрәк дәшүе белән килгән дип уйламады да.

— Апа, кемдер бар... дошманнар булмагае...

Үзе белән бергә торучы җыештыручы һәм каравылчы апа, караңгы тәрәзәгә капланып:

— Кем бар анда? — дип кычкырды да тизрәк кызны тынычландырды. — Беркем йөрми.

Тоеладыр, кызым. Өшәнгәнгәдер... Тоелгандыр... Яшь кыз күңеле җиңел генә тынычлана алмады. Ул кулак Сәхипнең олы малае Бәдринең үзенә күптән теш кайрап йөргәнен дә сизә. Күптән үч тотып йөри бит инде ул кулак сыныгы аңа.

— Камсамулка түгел син, комсыз маңка син, кызыкай. Әйе, комсыз маңка! Безнең келәтләрдә... ниең калганмы әллә? Хәзергә, Алла куәте белән, йозаклары нык әле аларның. Сез ач танауларның тешләрен генә сындырырлык. Кара аны!.. Җыелышларыңда безнең нәсел-нәсәп эшенә тыкшынып, тагын тел-теш тидерә калсаң... Телең — әллүр... — дип, Вәсимәнең каршына бер чыкты бит инде ул. Шул сагалый микәнни? Кичә тагын:

— Значица, энекәшне кызыл ясадыгыз? Гарифҗанны әйтәм. Ладно! Карарбыз кемнеке басканны!..

«Әллә шул Гарифҗан абыймы? Очраган саен кичен килсәм чыгарсыңмы дип шаярта. Тәмам йөдәтеп бетерде инде...»

Ике егет бер дә бер көнне мәктәп тәрәзәсе төбендә кабат очрашты. Тик бу юлы сәламләшеп, барны юкка алыштырып, шаярып маташмадылар инде. Әле кайчан гына кочаклашып гармун һәм җыр белән урам әйләнгән егетләр арасында кара мәче пәйда булды.

— Син, Гариф малай, бу тирәдә буталып йөрмә инде. Бүләр нәрсәбез юк!

— Һе, буталма, имеш! Бәлки мин, комсомолец Гарифҗан Сахипов, ячейка секретаре Вәсимә Ишмурзинаны сезнең ише... ялгызак элементлардан саклап сугышчан постта торамындыр?!

— Син! Танавыңны үлчәп ач! Югыйсә шундый элимет күрсәтермен, кырыкка мәтәлерсең! Тездән түбән җиргә иңәрсең, аңладыңмы? — дип, Бакый тегенең бугаз төбеннән эләктереп тә алды.

— Кытыклама! Сабый түгел... Шундый итеп сылармын, кубарып ала алмаслар. Комсомолга кул тидергән өчен...

— Янамасана, кулак сыныгы... Комсомол, имеш! Белми дип уйлыйсыңмы әллә? Корт син. Чикләвек эченә оялагач та... төшкә әйләндең мәллә? Май чүлмәге тышыннан билгеле.

— Ә син бар да әйт. Шулай-шулай диң. Иртәгә үк. Ни кырырсың икән. Бүгенгә — көш! Тай!

Үз гомерләрендә бер-берсе белән беренче кат якага яка килгәнгә уңайсызланыпмы, көчләренең тигез икәнлеген белгәнгәме, кичәге җан дуслар сугышмадылар. Йодрыкларын кесәләренә яшереп, ачудан калтырана-калтырана, икесе ике якка, төнге караңгылык эченә кереп киттеләр.

— Төнлә очрашырга язмасын, Гариф!

— Янама, Бакый, мин ялгыз йөрмим!

— Беләбез! Төнлә абыеңнар белән, көндез комсомоллар белән...

— Малай!! Шушы сүзләреңне көндез ишетим! Билләһи газыйм... Ә Вәсимә синең мал түгел. Чабатага — чүәкме? Ха, ишнең ише бар!

Икенче көнне үк карт сыеры белән бозавын яңа укмашкан «Кызыл таң» колхоз абзарына калдырып кайтышлый Бакый урамда Вәсимәгә юлыкты да кыймый гына сүз катты:

— Сүзем бар иде, Вәсимә...

— Ә, Бакый абый! Исәнме! Каян болай?

— Колхозга кердек... Сыерны, бозауны, сука белән ызбыруйларны төшергән ием.

— Чынлапмы?! Тик... күршеләрегез күптән...

— Сразы ничек хәл итмәк кирәк? Соң булса да уң булыр аның каравы.

— Шулай булсын инде.

— Ни, минем, Вәсимә... Кһы-кһы... бер үтенечем бар иде.

— Тыңлыйм, Бакый абый.

— Менә шул... үз арагызга алмассыз микән диюем иде. Комсомол итеп. Кансиртларда гармун уйный алам, бии... Әтү, әнә такмакка биеп йөрисез...

Унбишләп комсомол җыелган ячейка утырышыннан алар бергә кайтырга чыктылар.

— Менә, Бакый абый, котларга рөхсәт ит.

— Рәхмәт инде, Вәсимә. Син булмасаң, Гарифҗан гел каршые.

— Минем эш кечкенә, Бакый абый. Син үзеңне макта. Колхозга кердегез. Чәчүлеккә күпме арыш төшердегез...

— Соң бит бу комсомолга керер өчен түгел!

— Беләм, беләм, бетте. Без барын да үлчәдек. Рәүф абый безгә, шикләнмәгез, диде ич. Ишеттеңме, нәрсә диде? Тракторга укытырга яшьләр кирәк, диде. Көчлеләрне, тазаларны. Ә син... әнә нинди!

— Нинди?

— Ма-мату-ур... Әй, көчле!

— ...

— Йә, бүгенгә хуш иттек, Бакый абый. Сезнең өй турысы.

— Мин ашыкмыйм әле, Вәсимә. Төн матур... Йолдызлар. Ялгыз йөрергә курыкмыйсыңмыни?

— Күнегелгән.

— Бәдри синең хакта әнә ни дип әйтә ди ич. «Себергә китсәм дә, шул имансызның башына җитеп китәм»,— дип төкерек чәчә, ди.

— Гарифҗан абый безгә кушылганга шулай ул.

— Ә Гарифҗан... чын йөрәктән микән? Тиктормастан комсомолга.

— Атасы белән әрләшеп ич. Өйләреннән үк чыгып китте.

— Анысы бер хәл. Бәдри белән очратканым бар мин аны. Ике тапкыр.

— Бәлки... Бәдри аңа да яныйдыр? Ачуланышмыйлар идедер ич?

— Болай... сизелмәде... Белмим. Ярар, кадалсын. Вәсимә, әйдә... озатып куйыйм. Мәктәп әнә генә.

— Юкка... мәшәкатьләнәсеңдер лә...

— Мәшәкать дип...

Көннәр узды. Бакый белән Вәсимә әнә шулай эшләре белән дә, тора-бара күңелләре белән дә кыяркыймас аралашып, аннан сөешеп тә киттеләр.

— Өйләнәсе иде сиңа, Бакый. Картайдым бит. Күрәсең, инештән бер көянтә су алып менүе дә мең газап. Тегеләр атаңны үтергән елдан бирле йөрәгем калтырый, — дип сукранды аңа әнисе, яшьләр күңелен сиземләп алгач.

...Бакыйның әтисен, Рәхимне, буранлы бер төндә сәнәк белән чәнчеп үтерделәр. «Кызыл таң»ның председателе егермебишмеңче Рәүф Исламов белән район үзәгеннән кайтышлый аларны күрше авыл кулаклары сагалап торган. Чанада — колхоз акчасы. Урман буйлап сузылган юлда — кара шәүләләр.

— Бүреләр мәллә, Рәхим абзый?

— Бүреләргә охшаган шул, Рәүф туган. Болары ике аяклылар.

— Кешеләр?.. Болай итик: син капчыкны ал да — урманга! Тиз!.. Минем — револьвер.

— «Рибулбир»... Алар, күрәсең, өчәү... Миңа тимәсләр. Миндә ни үчләре бар? Әйдә, син. Сизеп алмас борын бар. Без — кара халык. Миңа тимәсләр.

Шулай дигән дә Рәхим карт, Исламовны чанадан төртеп төшергән һәм атын шәүләләргә каршы куган...

Өйләнергә утыз җиденең көзендә генә җай чыкты. Бу вакытта Бакый инде МТСта бригадир булып күтәрелде. Әле һаман да Вәсимәдән өметен өзмичә буйдак булып кала биргән Гарифҗан исә күптән инде кибеттә сатучы булып эшли башлады.

Күрәсең, сүзләре нык иде: Бакый чын-чынлап туйга әзерләнергә, кирәк-яракны булдырырга кереште.

— Туйларга исәп, дисең инде, Бакый? — дип, мыек астыннан елмайды Гарифҗан, аны урамда очратып. — Туй көнендә кунакка көт.

— Бусагамнан үткәрәмме соң!..

— Ә без җаен табарбыз.

— Җай табарга сиңа куш. Башың — тегермән ташы. Шәп әйләнә.

Гарифҗанның кем икәнен, әлеге сүзләрнең ни аңлатканын Бакый соңыннан, туй көнендә генә төшенде. Туйның иң кызган чагында, капканы киң ачып, ишегалдына Гарифҗан килеп керде. Үзе генә дә түгел, ике милиционер белән.

— Рөхсәттер ич, хуҗалар?

Яшь кияү, иңеннән гармунын сала-сала, алга чыкты.

— Бер-бер нәрсә бармы?

— Каян беләсең барын? Хәзер тикшерәбез, ни бар да ни юк... — диде Гарифҗан, итек кунычын чыбык белән чәпәли-чәпәли. — Күрәзәлегең шәп. Кичә кибетемне басканнар. Акча, бер ящик аракыдан җилләр искән. Сине күргәннәр.

— Ничек... ничек мине?! Гариф, шаяртма!

— Шаяртмыйм. Халык сөйли.

— Нинди халык? Беркем берни ишетмәгән, ә син — халык дисең... Без Бакыйны яхшы беләбез. Чебенне дә рәнҗетмәс кеше...

— Шулай да... Ну-ка, җәмәгать, без кайбер нәрсәләрне карыйк әле.

Озак эзләмәделәр, Гарифҗан мунча туфраксасыннан бер әрҗә аракы күтәреп төште.

— Йә Алла диң, ә?

— Кем уйлар...

— Ходай күрсәтмәсен.

— Дәүләт милкенә кул салган кеше — халык дошманы. Тикшерерләр.

Арбага утыртып, милиция сагы астында Бакыйны район үзәгенә алып киттеләр.

Артта туй калды. Бәгыре өзгәләнеп яшь кәләш калды.

Кибет баскан өчен аны өч елга хөкем иттеләр.

Хөкем карары укылган көнне ул төнлә район КПЗсыннан качты да, Вәсимә белән саубуллашырга дип, авылга кайтты. Бәлки, бөтен гомере эчендә бу төн бәхетнең аңа елмайган бердәнбер мизгеле булгандыр.

— Бакый!.. Бакый! Син минеке генә, Бакый...

— Өч ел — күбәләк гомере. Көтәрсең ич, якыным?

— Сорап торасың... Гарифны әйтәм, ничек кулы барган. Теле дә тартышмый.

— Усал яхшыдан яман ясый. Саклан аннан, Вәсимә. Котырган эттән ерак торганың яхшы. Сиңа сүз катар әле ул, берүк саклан...

— Бакый!..

Таң беленү белән, ул районга юлга чыкты. Томанлы көз иртәсе. Кибет турысыннан узганда, ачык ишектән Гарифҗан күренде.

— Бик тиз, бик тиз, — дип кычкырды ул ишек караңгылыгыннан.

— Шулай итеп халык сөйли диген, ә? Чиста кыландырдың, аракыны әйтәм.

— Ә мин сине өч елдан гына күрергә исәпләгән идем тагын. Ни ара әйләндең алай? Үч алырга уйлыйсыңмы? — Гарифҗан артка яшергән кулы белән капшанып чүкеч алды. — Якын килмә, гөнаһлы итмә!

— Гөнаһың гарык, буа буарлык. Ух-х, көчек! Әйткән идем, чикләвек эченә поскан корт, дип. Тәки... Өлгермәдем. Эзеңә төшәм дигәндә... Хәзергә тимим. Кайтырмын, боерган булса, әти канын төкертермен, имансыз булыйм... Теге чакта, урман буенда, Бәдри дә булган, эт! Сөрелеп котылды. Кем хәбәр иткән Рәүф абыйның акчага киткәнен? Син, кулак сыныгы. Ну, ничава! Кайтырмын... Тфү, җирбит!

Гарифҗан җиңе белән битен сөртте.

— Их син! Чүкеч һавада айкалып алды.

— Бусы ник, Гариф...

Аңына килеп башын күтәргәндә, ул яткан җирне халык уратып алган иде инде. Ут, төтен бии. Үзенең ни хәлдә калганын ул бераздан гына, халыкны ерып уртага корымга буялып беткән Гарифҗан килеп кергәч кенә аңлады.

— Менә, җәмәгать!.. Магазин янына килсәм, ут төртеп маташа. Мине күргәч, үтерәм, дип, миңа ташланды. Шушы чуерташ белән башына орып өлгермәсәм, белмим, нишләтерие. Бәлкем, чытыр-чытыр килеп янып ятар идем! Ул арада ут та үрләп өлгерде. Нихәтле тырыштым, сүндерә алмадым. Шаһит булыгыз...

— Их, Бакый!.. Шуның өчен кайттыңмыни?..

— Елама, Вәсимә. Ышанмагыз, җәмә...

«Милиция бүлегеннән качып кайтып үч алу нияте белән ут төрткәне өчен» Бакыйга тагын биш ел өстәделәр. Булды сигез ел.

Кеше язмышы көпчәк шикелле тәгәри икән. Бүген син өстә, иртәгә аста. Гарифҗан Сәхипов корган тозак шапылдап ябылды да Бакыйның язмышын хаксызлык йозагына бикләп тә куйды. Ул утырган тормыш арбасы күрер күзгә очы-кырые булмаган сазлыкка кереп батты. Баткаклык аны көннән-көн көчлерәк, тирәнгәрәк суыра барды. Ә баш очында — йолдызсыз-нисез, ышаныч балкышы чагылмаган караңгы язмыш күге...»

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас