Чәчмә әсәр
11 Сентября 2024, 17:02

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (3)

Кайчандыр гарьлегемнән җиргә ятып еларга мәҗбүр иткән кеше белән бер арбага утырырмын, җитмәсә аны аракы һәм прәннек белән сыйлармын дип кем уйлаган? Тау белән тау гына очрашмый дигәне дә шушы микән?

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (3)Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (3)
Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (3)

IV

 

— ...Значитсы, минем хат белән түгел инде, ә?

— Значитсы, түгел, — дидем мин, аныңчарак сөйләшергә тырышып.

— Жә-ә-әл!..

— Нигә жәл?

— Ә кәк же?! Мин тагын икәү бергә тегеләрне мунча кертербез дип өметләнгән идем.

— Пешекләргәме?

— Во! Имынны пешекләргә! Ату, малай, соңгы вакытларда гупчым санга сукмый башладылар. Гупчым, кая карама — башбаштаклык. Идарәгә кереп тулган анда җыен... маңка! Син гафу ит, кәнишне. Үзләренең авыз кырыйлары сап-сары... Дөньяны кире борып булмый, янәмәсе заманалар башка. Панимаешь?

Ул, кесәсеннән таушалган, керләнгән кап чыгарып, ашыкмыйча гына папирос кабызды, бөтен күкрәге белән тирән суырып, аннан борын тишекләреннән көдрәләнеп чыккан аксыл төтенгә уралды.

— Заманалар башка шу-у-ул... Кайчандыр абруй бар иде. Кулда дилбегә. Бөтен колхоз, менә шушы ат шикелле, синең кулда иде. Кая тартсаң, шунда борасың. Эхе-хе...

Ул хыялына чумып барган көйгә туктаусыз көйрәтә бирде. Бер ноктага төбәлеп кысылган күзләренә, җыерчыклы сулган йөзенә, кайчандыр үз-үзеннән бик тә канәгать төстә кәпрәеп йөргән, ә хәзер шактый иңгән гәүдәсенә, папирос кыскан сөякчел бармакларына карагач, мин бу бәндәне ирексездән кызганып куйдым. Үткәнебезнең кайбер ялгыш тайпылышлары тудырган кайбер «пешекләүче» җитәкчеләрнең берсе булуына ул үзе генә гаеплеме соң әле? Күрәсең, Тозлы Прәннек һәм аңа охшаган адәмнәр инде артта калган заман юлының читләтеп үтелгән гади бер каткагы булгандыр. Йөрергә, алга үтәргә комачаулавында үзсүзле кире каткакны гына гаепләп буламыни? Салкын көзләр бар иде ич...

Аннан соң яз килде. Галимҗан абзыйның шул, яз кояшы эреткән каткак шикелле, тормыш юлыннан югалуын күреп тору, ничектер, кызганычрак шул. Кешеләргә чәчәр өчен яз, алга барырга такыр юл кирәк. «Кая тартсаң, шунда борыла торган» заман... Әйе, хәзер заманалар башка... Картайган Мәркә әбкәйгә яңа кирпеч йорт салып бирәләр...

Тик каткаклар эзсез эремәде. Аларга сөртенүдән күпләр күңелендә инде онытыла барган, дөресрәге, гафу ителә, ә бәлки соңгы сулышкача кичерелмәслек тирән эзләр калган.

Тозлы Прәннектән калган эзләр дә шундый. Аларның иң җәрәхәтлесе — әткәй йөрәгенә тырналганыдыр. Хәзер үзем белгән, үзем үткән хатирәләрне, әтинең кайчандыр миңа сөйләгән, йә булмаса башка кешеләрдән үзем сорашып белгән хәлләрне яңадан искә төшереп, ат атлаган көйгә салмак чайкала-чайкала  Галимҗан Сираев арбасында утырып барганда, мин шул эзне буйлыйм, аның һәр бөртек тузанын, һәрбер ташын уйларым белән капшыйм һәм хәтеремнең йөрәгемне сызлатуын, чиркандыруын, җирәндерүен кичерәм төсле тоела. Күкрәгемдә йөрәгем түгел, прәннек сулкылдап тибәдер, сулкылдап елыйдыр... Тозлы прәннекләр...

Ат пошкырды, Галимҗан абзыйның төпсез чоңгылдан ишетелгән күк тонык саңгырау тавышы мине уятып җибәргәндәй булды.

— ...озаккамы, дим?

— Күңел туйганчы. Нәфес күпме куша...

— Да-а-а!.. Нәфес күпме куша диген, ә? Рәхәт шәһәр халкына. Чемоданың авыр күренә шул, озаккадыр.

Галимҗан пәрәвез ятьмәсе кунган кепкасын маңгаена төшереп арттан башын кашып алгач, колгалар өстендә яткан чемоданны иснәгәндәй, очлы борынын тартып-тартып куйды:

— Күчтәнәчләр?

— Төрлесе.

Чемоданымдагы прәннекләрне ачып күрсәтсәм һәм кайткач аларны тешләми-нитми генә бала-чагага өләшәчәгемне белдерсәм, ни дияр идең икән?!

— Бәлкем, синең тегесе дә бардыр әле, Рахман туган?

«Һе, инде туган дамыни?!»

— Кайсысы — «тегесе»?

Юлдашым, башын сулга янтайтып, урта бармагы белән ике тапкыр бугазына чиртеп алды. Тел төбен сизеп, теләген шаяруга борып карасам да булмады.

— Кунакка да — балсыз? Шалишь, егет! — Галимҗан абзый кеткелдәп куйды.

Котылыр әмәл калмагач, чемоданны ачып, бер шешә чыгардым. Үземнең дә киеренкелектән бераз арынасы килгән иде, бөкесен ачып шешәсеннән генә бер-ике йотым эчмичә булдыра алмадым.

— Мә... Кабарга менә... прәннек...

Күршем кыстатып торуны кирәк дип тапмады.

Кайчандыр гарьлегемнән җиргә ятып еларга мәҗбүр иткән кеше белән бер арбага утырырмын, җитмәсә аны аракы һәм прәннек белән сыйлармын дип кем уйлаган? Тау белән тау гына очрашмый дигәне дә шушы микән?

Минем, ундүрт яшьлек малайның, киптереп, чүмәләгә өйгән печәнемә ут төртеп яндырганда, Галимҗан абзый «кая тартсаң, шунда бора» торган дилбегәсен кулыннан ычкындырган, бригадир булып эшли иде инде.

— Башкалар янып кырда эшләгәндә Булатныкылар печән җыйсынмы? Хосусый милек? Шалишь! Юл куймыйбыз, әйе!

— Абый, тимә инде, бу чокырны барыбер кеше чапмый. Әти бүлнистә ич безнең, бүтән хәстәрләүче юк, — дип, бригадирның шырпы тоткан кулына килеп асылынгач, ул мине этеп кенә җибәрде:

— Бу хәтле дә атаңа охшарсың икән, маңка малай!

Мин, ялынуның файдасызлыгын күреп, читкә тайпылдым. Кояш кыздыра. Битемнән бөрчек-бөрчек тир тама. Күз ачылмый: чагыла. Мин сипкелле битемнең уттай кызаруын сизәм. Бәләкәй йөрәгем көчсезлектән сыкрый. Үз-үземнән оялам. Гарьләнәм.

— Ә син... син... фашистка охшаган. Фашистка... охшаган, белдеңме?

— Нәрсә, нәрсә дисең? Пионер башың белән җитәкче органдагы кешене ничек дип атыйсың син? Кабатла әле?

Мин, аның күзендә иман заты юклыгын шәйләгәч, энемне җитәкләп, елый-елый авылга таба элдердем. Беркадәр ара үткәч, артка борылып карадым. Анда кечкенә чүмәлә ялкынлана, рәшә дулкынлана иде. Мин, сулкылдап, үлән өстенә капландым. Энекәшем майкамнан тарткалады:

— Тол, тол инде, абый. Кайтыйк тизеләк. Су эчәсем килә...

— ...Ну вот, Рахман туган, шәп үк булып китте әле бу, каһәр! Безгә мондый нәрсәләр гупчым тәтеми. — Кая инде безгә, авыл кешесенә. Нәфсесе килгәндә чүпрәле балы булгалап торса, шөкер дисең. Ә бу... Шешәсе матур. Искусство! Шәһәрнекеләр яши белә! Безнең ише түгел. Сездән кай төшебез ким, кай? Менә сез, яшьләр! Ни күргән дә, ни нужа кичергән? Ә бит, уйлап карасаң, без үстергән җимешләрне татыйсыз, безнең... Муллык, җәннәт!.. Ә без? Җәһәннәмне кичкән! Күпме кан түктек — орденнар тактылар! Заман башка иде, заман...

 

V

 

— Сагынасың мәллә, Галимҗан абзый?

— Нәрсәне?

— Шул, бая үзең әйткән дилбегәле заманнарны.

— Ә, Рахман энем. Тормыш ат түгел ул. Без — аның аты. Ә камчыбыз — яшәү. Шул куа, шул. Сагынырга ара тар.

— Ара тармы, әллә күңел тартмыймы?

— Үткән-беткән. Безнең күңелләр елак хатын түгел, сагына алмый. Сагынсаң да — үкенечкәме?

Үзенекен уйлап, Галимҗан абзый тынып кала. Мин сигарет кабызам. Югары карыйм. Зәңгәр күктә ваемсыз ак болыт йөзә. Әйтерсең лә диңгез уртасында адашып калган җансыз җилкән.

Галимҗан абзый карлыккан тавыш белән борын эченнән генә җыр сузарга азаплана. Карашы кая төбәлгәндер — билгесез.

Үткәндәгенә-ә-әй гомер, калган хәтер

Сатып алыйм дисәң табылма-а-асс...

— Их-х! Җырлыйм дисәң җыры юк, мырлыйм дисәң — зары. Җырлый идем мин заманында! Җырлый иде-ем... Менә шулай, сузы-ы-ып алып китә идем... Шәм-Шәрифкәй дигән шәһәрләрдә-ә Кич ахшамсыз капка ябылма-асс...

— Галимҗан абзый, кире кайтыр идеңме?

— Кая?

— Үткән гомергә, дим.

— Ә син судан сора. Инештән, әйтик. Кире агарга кодрәтеннән килә икән — мин дә риза, кайтам! Билләһи газыйм.

Аның күзе очкынланып киткәндәй булды. Кепкасын салып, кул арты белән маңгаен сөртте: гүя тир белән бергә тирән-тирән буразналарны да сыпырып төшерергә теләде. «Без дә менә шулай яшәрбез-яшәрбез дә вакыт арбасын кире тартып алып китәргә теләп хыялланырбыз микән? Инде гомернең яртысы узып бара түгелме соң? Өлгерербезме, өлгерербезме?» — дип уйлап куйдым. Кая өлгерербезме — бусының уема ничек килеп керүен дә сизми калдым. Кызык бу уйлар. Миңа калса, аларның безнең халәткә буйсынмаган чаклары бик күп.

— Юл озын әле, Галимҗан абзый. Әйдә, үткәнеңә алып кайтам. Мә, кабыз тагын берне.

— Ә син ничек алып кайтмак буласың?

Сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәдем. Кемдер бик зарури фикеремне бүлдергәндәй, ашыгып әйтеп салдым:

— Юл — сүз белән кыска... Бир әле баягы китапны, укыйм әле кычкырып үзеңә.

— Сүз — зур юаныч анысы. Юаныч кына микән?

Солдат каешы белән буган телогрейкасы кесәсеннән китапны алып, Галимҗан абзый миңа сузды.

— Көлкеле урыннары булмасмы шунда. Ату сез маһир инде аңа... Н-но, сәрхуш!

Галимҗан абзый минем ни эшләргә җыенуымны онытты ук кебек. Ара-тирә атына эндәшкәләп, «Карурман»ны сызгыра башлады. Онытмаган икән. Беркавым баргач, борылып:

— Соң, укы инде, — диде.

Мине ашыктырган кебек, урман буйлап җил уйнаклап узды. Теземә бер яфрак төшеп кунды да кышкы йокыга талган күбәләк шикелле тынып калды. Шундый «күбәләк» юлдашымның иңбашында да, минем чемодан өстендә дә пәйда булды... Яңадан скрипка сызлануын ишеттем. Нинди моң соң бу? Кая дәшә ул мине? Нидән кисәтә? Нигә үгетли? Әллә кулымдагы китапны укыргамы? Бәлки, укымаскадыр? Юк, мин укырга тиеш. Тик йөрәгемдә ачу, хәтта үч аласы килү тойгысы булса да, жәллим ич мин Галимҗан абзыйны, кызганам. Шул хис мәллә соң син, сүзсез моң?!

— Тыңла, Галимҗан абзый. Сагындырмаса да, искә төшерү — үзе бер дәва. Хәер, бу юлы... дәва микән?

 

VI

 

«Бакый белән Гарифҗан бер чишмә суын эчеп, бер болын печәнен чабып үстеләр. Үсмер чакның чабатасын салганнан соң, елкылдап торган кунычлы хром итек киделәр дә, берсе тальяны, икенчесе гайрәтле тавышы белән карт-корыны сагышландырып, яшь-җилкенчәкне җилкендереп язгы-җәйге кичләрдә Урсай чишмәсе таллыгына җыелучы кыз-кыркын күңелен чиртә башладылар. Әмма уйнаудан ары узмадылар: башкалар таллыкта биеп-җырлаганнан соң беренче әтәч кычкыруын аулак почмакларда пышын-пышын көлешеп-серләшеп каршылаганда, Бакый да, Гарифҗан да, кеше күзенә чалынудан шүрләп, бакча артларыннан гына үр өстендәге мәктәпнең җиде төн уртасына чаклы сүндерелмәгән тонык сары яктысына тартылдылар һәм, икесе ике яктан, укытучы кыз Вәсимә бүлмәсенең тәрәзәләренә чиерттеләр. Бер көн шулай булды, ике көн, ә өченче көнне мәхәббәткә сусаган егетләрнең сукмаклары кисеште.

— Син нишлисең монда, Гариф?

— Ә син нишлисең?

— Ы-ы... Кайтып барышые, уеннан...

— Минем дәген...

— Юлың әйләнгечтән икә-ә-ән... Алай...

— Әйләнгечтән шәп ич.

— Вәсимә кебек чибәрләр булганда шулайдыр шул, ахир. Тик син кеше бакчасына кермә инде. Бу юл миңа җайлырак бит, кайтыр якта.

— Һәр кешегә — үз сукмагы. Бәлкем, минем сукмак турырактыр?

— Такыр юл өстенә сукмак салмыйларые мыңынчы...

— Синең юл кай ара такыраеп өлгергән соң әле, Бакый малай, ә?

Шул рәвешчә ярым шаярып, ярым чын күпме тарткалашканнардыр, билгесез. Тар басмада очрашкан кәҗә тәкәләре кебек аларның берсе дә икенчесенә юл куярга уйламады, һәм, күрәсең, күңелләре төшкән Вәсимәне алай җиңел генә бер-берсенә калдырырга теләмәде.

Вәсимә тын табигатьле, унсигезне яңа тутырып килгән зифа буйлы кыз иде. Әтисе ниндидер күкрәк чиреннән сырхаулап китеп, тиз арада гүр иясе булгач, күз яшьләренең кибеп җитүен дә көтмәстән, салкын кыш уртасында укытучысыз калып таралышкан балаларны өйдән өйгә йөреп яңадан җыйды да үзе укыта башлады. Яшьтәшләре кебек, кышкы аулак өйләргә йөреп үзен күрсәтергә дә, егетләр йөрәген яулап алырга да аның вакыты да, теләге дә булмады шул. Чөнки көз башында егерме-утыз булып та, кыш уртасында таралып бетә язган балаларны өй борынча җыеп кара әле син?!

— Нишләмәк кирәк, Вәсимә сеңел, өчесенә бер кыска бишмәт ләбаса, берсе йөреп торса да рәхмәт диярсең...

— Сабакка барырга ни атлыгып тора да бит кана, чабатасы тузды шул, чабатасы... Шушы арада үрелер, боерган булса.

— Менә ни, мөгаллимә туташ! Мәптек — шайтан оясы. Варис хуҗа каласы баламны денсезләргә ияртеп аздырасым җук! Акча санарга шайтан сабагы нигә хаҗәт? Йөрмә буталып, йөрмә. Иртәгә базарга барасы...

Аннары уен кайгысымыни? Вәсимәнең җилкәсендә — комсомол ячейкасын җитәкләү бурычы. Кышка әнә авылда колхоз оештырасы бар. Кайда ул уенлык, кайда ул егетләр?

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: proza.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас