Яшен. Чылтырап күк ярылды.
— Уй!
«Аһ!»
Юк, мине яшен сукмады. Мин күкрәгемә Миләүшәнең каплануыннан дертләп куйдым. «Яшендер син, Миләүшә!» Яшен, тагын яшен. «Күк түгелдер, шулай итеп йөрәгем дөбердидер».
Иренемдә Миләүшәнең кайнар сулышын тоям. «Үбимме? Юк, куркытырмын...»
— Җибәр!
— Үзең ич, Миләүшә!
— ...Сукыр син. Үзең шигырь язган буласың. «Зәңгәрем!»
«Сукыр, сукыр... Чыннан да сукыр...»
— Бүген бергә кайтабызмы?
— Беркайчан да кайтасым юк! Башта ышандыр. Әтинең... шундый икәнлегенә. Аннан... аннан... Хуш!..
III
Исбатлармын. Шуның өчен кайтып барам да. Бәлки, очратырмын. Әүвәлгерәк хыялым белән синең янга, Шаһзадә кебек, ак атка атланып кайтып керермен шикелле иде. Ә хәзер мин җирдән атлыйм. Уйларымны бүлеп, артта ат пошкырды. Нәрсәдер чыңлап алды. Мин сискәнеп киттем һәм кисәк читкә тайпылдым. Каерылып артка борылгач, зур җирән атны, арбадагы яңа киселгән юкә, каен жирдалар өстенә утырган ир-атны күрдем. Ул арыган чырайлы, кырынмаган.
— Урсайгамы? — дип сорады ул, урталай сынган кепка козырегы астыннан миңа текәлеп. Әйтерсең без көн дә очрашабыз, сәлам биреп тору кирәкмәс, хәл-әхвәлләребез болай да билгеле.
— Урсайга.
— Кунаккамы, әллә берәр йомыш-фәлән төшепме?
— Юк, болай гына.
— Утыр әйдә, апкайтам, күңеллерәк булыр.
Колак төбемдә генә мышнап, янымнан ат узды. Сулышыннан, мөгаен, чәчләрем кыймылдап куйгандыр. Арбада сул кулына дилбегә тотып һәм бөгелә төшеп Галимҗан абзый утыра иде. Киң, ябык яңаклар, кысык күз, калын маңгай, нәрсәдәндер өркеп, шомланып йөргәнгә башын яка эченә яшерергә тырышкандай — кыска муен...
— Ә-ә-ә! Рахман! Корреспондэт! Тпрру-у-у, шайтан алгыры!
— Мин. Ничек таныдың?
— Ә кәк же. Киендем-ясандым да танымаслар дисеңме? — Бераз тузан кунарга өлгергән модный туфлиләрем, киң галстук белән ап-ак күлмәгем өчен оялып куйгандай булдым. — Кемне пешекләргә? Минем хат буенча түгелдер ич?
— Нинди хат? — дидем мин утырудан баш тартырга базмыйча, чемоданымны урнаштыргач.
— Гәҗитегезгә колхоз рәисен яман да каты пешекләп хат язган идем. Ул, үзбелдеклеләнеп, ферма төзетәсе кирпечтән Мәркәгә йорт салып бирде. Бер аягы күптән гүрдәге карчыкка двәрис шикелле яңа йорт... Бу бит колхоз милкенә көпә-көндез кул салу. Тәк? Тәк...
— Ул Мәркә апаның...
— Апа! Бөрешеп беткән карчык диген.
— Ире бар ич, Гимай абзый.
— Үлде. Ел ярым инде — үлде. Көтү көткәндә яшен бәргән.
— Колхоз көтүедер ич?
— Колхоз... — Галимҗан абзый, төбәлеп, миңа карады. Ә мин тыштан тыныч идем. Эчтәге утны сизмәде. — Сарык көтүе.
Мин арбага утыруыма үкенеп бетә алмадым. Туры килүен кара! Төшеп калсаң, әллә ничек. Ни әйтсәң дә авылдаш һәм... Менә бу «һәм» минем сабырлыгымны үзенә буйсындырды.
— Минем ялга кайтып барыш. Отпускка. Пешекләү... Үзе дә, ире дә гомер буе колхозда эшләгән әбигә йорт салып бирү... Бөтен җирдә шулай булса иде, Галимҗан абзый! Аннан мин корреспондент түгел шул инде. Башка эштә.
— Нужели чыгардылар? Хәзер кем?
Эчтән көлеп куйдым.
— Беркем дә түгел. Китап язам... кайда нәрсә...
— Китап диген, ә? Әйе, әйе, авылда сөйләштергәлиләр. Ишеттерешкәлим. Китап язу да — ничего — эш... Корреспондэт... шәбрәк иде. Безнең заманда киләләр иде — калтырый идең. Тавыгын суйдырасың, теге, бу... Ну, малай, ул язучы дигәннәре шытырдатып алдый инде бер карасаң! Кайда ялганлый, кайда күпертә, кайда су куша, чүпрә өсти... И тутырып — акча!
Ул, менә мин ничаклы беләм дигән сыман, торналар кыйгачлап очып барган аяз күккә таба имән бармагын тырпайтты.
— Ну, бармы берәр чын китап?
— Яхшы китапларның барысы да чын.
— Без, әллә нидә бер китап тоткан гади бәндәләргә яхшысы ни, начары ни. Минем үз гомеремдә бер чыңкый чын китап укыйсым килә. Понимаешь?
— Аңлыйм, аңлыйм... Бик шәп! — дидем мин, эчке бер үтә канәгатьләнү хисе сизүдән рәхәтләнеп, пиджакның куен кесәсеннән кара тышлы кечкенә бер китап чыгардым. — Менә, Галимҗан абзый, син укырга теләгән «чыңкый чын» китап. Берәүнең канаты каерылган тормышы турында.
Ул китапны кытыршы учларына алды. Күзләренә якын ук китереп һәм юка иреннәрен метмелдәтеп аның исемен, авторын укыды һәм, сәерсенеп, миңа карады:
— Синекемени? Кызыклымы соң?
— Кемгә ничек. Сиңа кызыклы булырга тиештер.
— Ничек алай?
— Анда синең хакта да бар.
— Минем хакта?! Хе-хе... Хе-хе-хе. — Ул, ышанмыйча, кеткелдәп куйды. — Шутник син, малай, ә? Атаң да бу хәтле булмагандыр. Тәки ышандырырсың, шайтан. Прәме шутник...
— Ә син укы, укы, менә бусын.
— Кайткач... мин ятып укырга яратам. Йокы алдыннан.
Ат, ара-тирә пошкыргалап һәм авызлыгын күңелле чылтыратып, тауга түбән ялкау гына юырта. Атлаган көйгә аның корсагында су шапылдавы ишетелә, көпчәк астында коры ботаклар чатный, чыртлап имән чикләвекләре ярыла. Агачлар арасында кояш нурлары чагыла. Коелган яфрак, юеш җир, соңга калып аткан чәчәк исе аңкый.
Яңа ыштан күргән вакытымнан хәзергәчә Галимҗан Сираевка бәйле хатирәләр, каен тузындагы каралып, яшьләнеп торган пәке ярасы кебек, минем җанда тирән, төзәлмәс эз калдырган. Мин аның яңадан саркый башлавын тоям. Ап-ак каен тузы өстендә юеш яра — яшьле күз?
— Хәзер аттамыни, Галимҗан абый?
Ул уңайсызланып китте. Соравымның аны ни дәрәҗә телгәләвен мин үзем генә беләм.
— Пука атта...
Сираев бу сүзләрне үзенә бер төрле итеп әйтте. Колхоз рәисе булып йөргән чагында, бераз салып җибәрсә, шул ук интонация белән, тик күкрәген киереп һәм әллә шаярып, әллә чынлап:
— Пука председатель. Иллә мин бер дә бер көнне... белмим, кем булырмын икән? Министр ук булмасам да, яныма рөхсәтсез үткәрмәсләр. Пешеклисе кешеләр бар әле минем, бар! — дия торган иде. Аның кечкенә күзләре авызына бал капкан шикелле ләззәтләнеп кысыла, буынтыклы озын бармагы, кемгәдер зәһәр янап, һава айкый. Андый чакта без, малайлар, аннан ераграк торуны хәерле күрәбез. Бәладән башаяк. Пешеклисе кешеләре — без әбер-чебер булмагае.
Белмим. Янына рөхсәтсез үткәрмәслек кәнәфигә утырырга аңа нәрсә комачаулагандыр. Без туа-тумыштан колхоз башында торган Сираевны башта бригадир, аннан ягулык складында май-бензин биреп торучы иттеләр. Һәм менә — «пука атта».
Галимҗан абзыйның шул заманнардан калган кушаматы бар — Тозлы Прәннек. Бу кушамат кайчан ябыштырылгандыр, белмим. «Тозлы Прәннек». Исеме үк авызда эрергә торган шундый тәмле, баллы нәрсәнең тозлысы да була микәнни?
Озак еллар үткәч кенә бу кушаматны дөньяга биргән авыл халкының тапкырлыгына, сәләтенә шаккатып башымны игән идем. Исеме җисеменә шулкадәр тәңгәл килгән кушаматны мин башка беркайчан да очратканым булмады.
Туй-фәлән, кунак-мазар җыясы кеше бер-ике көн кала председательне искәртеп, чакырып куярга ашыга иде. Ашыкмас иде — икенче көнне Тозлы Прәннек кунак уздыручыны идарәгә чакырта. Эш вакытында колхозчылар вакытын бүлүнең зарарлы нәтиҗәләре турында ярты сәгатьлек лекция тыңлап пешекләнү белән генә котылсаң, Тәңреңә рәхмәт укы. Бәладән башаяк, биш-алты стакан жәл түгел. «Рәхим ит, Галимҗан олан, керми калма, көтәбез».
Галимҗан һич тартынусыз килә, табынның иң түреннән урын ала, яңа өйләнешкәннәрне котлау өчен сүз сорый. А-а! Тәмен белә иде ул шундый чыгышларның!
— Иптәшләр, — дип башлый иде ул, халыкның тәмам тынып бетүен сабыр гына көтеп алгач, — җыелышны... туй мәҗлесен ачык дип белдерәм. Мин шәхси үз исемемнән яшьләрне котлауны кирәк санап, чебен дә сыймас тыгыз вакытымны һич жәлләми-нитми бирегә килүне неотлагательно кирәк дип таптым, һәм үкенмим, иптәшләр! Әле кырда колхозның бәрәңгесе алынып бетмәгән бетүен, тик шулай да безнең асыл яшьләребез күмәк тормыш башлап җибәрергә уйлаганнар икән, мин моны хуплыйм гына. Димәк ки, алар башкача булдыра алмаганнар. Бу үзе генә дә аларның бер-берсен сөюләрен дәлилләүче фактор. Ник дисәң, мәхәббәт колхоз бәрәңгесен көтеп тора аламыни, иптәшләр? Мәхәббәт колхоз бәрәңгесе дип тормый, ашыга... Әйеме, яшьләр? Кызардылар, димәк ки, шулай... Алар үрлисе үрләр, таулар шома булсын өчен эчәм... эчик, җәмәгать! Һәм дә шулай ук алынасы бәрәңге мул булсын өчен күтәрик стаканнарны, иптәш колхозчы-крестьяннар!..
Председатель алдына тәлинкә тулы прәннек утыртыла.
— Менә, Галимҗан кордаш, — дип куя аны кызның әтисе. — Сиңа. Шәхсән ублюдкы...
— Ублюдкы түгел, блюдо. Блюдо, — дип төчеләнеп төзәтә Сираев.
Эчкән саен табын хуҗасының (ул, чыннан да, үзен шулай дип хис итә иде) йөзе прәннек шикелле тимгел-тимгел булып кызара, тәлинкәдәге прәннекләр күзгә күренеп кими. Бераздан «хуҗа» тәмам мәлҗери.
Председательне тизрәк эчертеп исертү алдан килешү буенча кайсыдыр бер кунакка йөкләтелә. Вазифасын никадәр оста һәм җитезрәк башкарса, ул шулкадәр мактаулы. Чөнки Тозлы Прәннектән котылу уе белән бөтен табын яна иде. Шуңа күрә Сираев стаканыннан сары болганчык бал бушанып тормый.
Бераздан аны озаталар. Ул туктаусыз күкрәк кага, кемнедер «пешекләп» бармак яный һәм кесәсенә салып чыккан прәннекләрен безгә өләшә. Тик алар тешләнгән була иде.
Тешләнгән булганга, мин аның прәннекләрен беркайчан да алмый идем. Алар тоз шикелле әче булырлар, тамак төбенә утырырлар кебек тоела иде. Бала чакта мине тешләнгән прәннекләрдән дә рәнҗеткән гаделсезлек булмагандыр. Кояш кебек көләч прәннекләрнең тешләнеп бирелүе мине ярсыта, гарьләндерә иде. Үсә төшкәч, һәр гаделсезлек, усаллык минем күз алдыма тешләп бирелгән прәннек рәвешендә килеп баса торган иде.
Галимҗан абзыйның тирле кулларыннан мин беркайчан да прәннек алмадым, һәм дөрес эшләгәнмен. Моңа мин соңыннан гына төшендем.
— Тар-рантас! — дип боера Галимҗан абзый болдырдан.
Кече капка ачылып, бала-чага тулы ишегалдына кәҗә сакаллы Мәүләви карт керә.
— Әзер, әзер, — ди ул, кабаланган булып.
— Иртәнге якта кереп чык, Галимҗан кордаш, — ди туй уздыручы. — Баш авырта-нитә калса...
— Авыртыр, авыртыр инде ул бераз...
— Авыртсын, бер сүзем юк... Төзәтербез иртәнчәк. Әйе, иртәгә сугыл... Аннары суң, кордаш, берсекөнгә урманга утынга бармакчы булып тора ием әле...
— Иртәгә... сөйләшербез...
— Әйе, иртәгә... Иртәгә, димәк...
Галимҗан абзый тарантаска менеп утыра да, Чегән кинәт алдырып киткәнгә ыкылдап, башын артка ташлый.
— Әкертенрәк бул инде... Мәүләви. Утын агачы илтмисең ич... мине! Картайдың... Сеңерләреңнең җегәре беткән... Мич башына бер менеп киткән идең ич инде... Ниме дип төштең дә, ниме дип мин сине алдым әле, панимаешь!
Галимҗан абзыйның хатыны укытучы Вәзирә апа кунакка йөрми иде. Күрәсең, ул яшьләр «үрлисе үрләр, тауларның шома булуын» теләмәгән...
(Дәвамы бар.)
Фото: blogspot.com