Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 сентябрь , 11:33

Алсу БАСЫЙРОВА. Кызыл алмалар. Хикәя

Суынган мәетне кочып, бик озак елап, шешенеп беткән малайны күршеләре көчкә аерып алдылар. Башкалар өчен күңелле булган балачак Рәсил өчен шулай тәмамланды.

Алсу БАСЫЙРОВА. Кызыл алмалар. Хикәя
Алсу БАСЫЙРОВА. Кызыл алмалар. Хикәя

Бүген урам җыены була. Үзенең эчкечелеге, тотанаксыз тормыш рәвеше белән күптән теңкәгә тигән Рәсилнең тәртибен тикшерәчәкләр анда. Авыл халкы да, ата-аналар да, гомумән, яше-карты да риза түгел аның мондый яшәешенә. Көн-төн исерек, эш урыны юк, йорт-җире каралмаган, үзе кебек эчкечеләр, җиңел холыклы хатын-кызлар белән чуала. Әйе, бик туйды аннан халык, туйды. Бердән, янган тәмәке төпчеге калдырып, ут-күз чыгармасын дип куркалар. Икенчедән, урлаша дип шикләнәләр. Нишләргә дә белми авыл халкы. Менә бүген аптырап җыелыш җыярга булдылар. Җәмәгатьчелек вәкилләре дә, күрше-күлән дә булачак.

Рәсил бик тату гаиләдә туды. Әтисе бар тирә-якка даны таралган билгеле табиб, әнисе укытучы иде. Гомер буе эш-йорт арасын таптадылар, җигелеп эшләделәр, дәрәҗәләргә, халык ихтирамына ирештеләр. Көйле генә барган дөньялар үзгәреш җилләреннән соң бозылды да куйды. Илдәге болганчык вакыйгалар әйтерсең лә гаиләгә дә тәэсир итте. Әтисе башка хатын янына китте, ә әнисе бу хурлыкны күтәрә алмыйча, үз кайгысын хәмер белән таратты. Бу тайгак юлның азагы бик аянычлы тәмамланды.

Рәсилнең әле дә хәтерендә. Ул көнне иртән чәй эчеп чыгып киткәннән соң, малайлар белән су буенда уйнады да уйнады. Су коендылар, балык тоттылар. Бик карыны ачкач кына Рәсил өйгә кайтырга кирәклеген исенә төшерде. Атылып кайтып керде дә:

– Әни! Ашыйсым килә! – дип эндәште. Ләкин җавап бирүче булмады. Малайның миен «Тагын, тагын эчкән…» дигән ут көйдереп алды, йөрәге ярсып тибә башлады. Ул йөгерә-йөгерә бүлмәләрдән, бакчадан, мунчадан эзләде әнисен. Бар көче белән бикле абзар ишеген бәреп ачуга, җирдә яткан гәүдәне күреп, коты очты. Суынган мәетне кочып, бик озак елап, шешенеп беткән малайны күршеләре көчкә аерып алдылар. Башкалар өчен күңелле булган балачак Рәсил өчен шулай тәмамланды.

Әтисе акчалата ярдәм итте, шулай да үз гаиләсенә алмады улын. Рәсил әнисенең сеңлесе гаиләсендә үсте. Җизнәсе һәрвакыт усал итеп: «Унсигез яшең тулу белән үз өеңә чыгып китәсең», – дип кабатлый торды. Балигъ булу белән, иске генә булса да үз өендә яши башлады егет.

Мәктәп елларыннан соң аны армия хезмәтенә алдылар. Монда да яңа сынаулар, язмыш борылышлары көтә иде. Ул Чечняда хезмәт итте, сугышның уртасында кайнарга туры килде аңа. Төнге суыктан туңып, ач утырган вакытларда җимерелгән йортлардагы җиһазларны ягып җылындылар, җилекләргә үткән салкын җилдән ышыкланыр өчен үле гәүдәләргә сыенып төн үткәргән чаклары да булды. Хәзер шуларны искә төшереп, авыр уйлардан төннәр буе йоклый алмый ятканы бар аның, ә аракы, вакытлыча булса да, йөрәк әрнүен баса. Кемгәдер барып сыенасы килә, ул һаман җылылык эзли. Кешеләргә бер дә начарлык эшләргә теләми дә, эчендәге шайтан суы котырта. Аны эчкәч, үзенең нишләгәнен белми.

Әле менә бакчада кып-кызыл булып алмалар пешкән. Ул һәр алманы, төреп, кышка сакларга дип әзерләп куйды.

Җыелышка бик күп кеше килде. Һәркайсы үз фикерен әйтте. Кемдер «Рәсил җәмәгатьчелек өчен куркыныч тудыра!» – дип кычкырды. Икенчесе: «Әрәмтамак!» – диде. Рәсилнең колагына Чечняда командирының сугышка кергәндә әйткән сүзләре ишетелгәндәй булды: «Сез – туган илебезнең тынычлыгын, иминлеген саклаучылар!» Ул күңеленнән: «Мин бит берегезгә дә начарлык теләмим», – дип уйлады. Кинәт чоланда кышка сакларга дип куелган алмалар исенә төште. Ул, алпан-тилпән атлап, аларны алып чыкты да һәр кешегә өләшеп бирергә теләде. Тик табагы кулыннан төшеп китте һәм кызыл алмалар җыелган кешеләрнең аяк астына чәчелде. Рәсил ачуы килеп, ачы итеп сүгенә башлады. Бер ханым аны оялтырга тырышты, башкалар да сүзсез калмады. Шулай тавышланып алганнан соң, халык таралышты. Җир өстендә тәгәрәшеп тик кызыл алмалар гына ятып калды...

Фото: “Тулпар” журналы архивынан.

Алсу БАСЫЙРОВА. Кызыл алмалар. Хикәя
Алсу БАСЫЙРОВА. Кызыл алмалар. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: