Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
9 сентябрь , 21:30

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (1)

Әтине туң җир астында калдырып кайткач, күңелдәге бушлыкка канатлы бер өмет оялады — кайтыр кебек, мәңгегә китмәгән кебек. Әтине белгән көннәр ерагая барган саен, өмет, җылы туфракка салынган бодай бөртегедәй, бүртә, үсә генә барды. Күпме шундый өметләре бар бу дөньяның!

Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (1)
Әхәт ГАФФАР. Яра. Повесть (1)

Сулар ага. Тын инештәй тигез генә тормыш ага.

Тормыш елгалары шаулап ага...

Дулкыннар өстендәге саллар сыман, без дә зәңгәрсу ераклыкларга таба йөзәбез. Тик нигә соң кеше дигәнең ераграк киткән саен каерылып үткән юлына карый? Тик нигә соң әле, ярты юлны узмасам да, минем күз, вакыт томаны аша, юл башыма төбәлә?

Мин хәтерлим...

Йөрәк ярсып-ярсып тибә. Әйтерсең мин тугайларда яланаяк таң каршылыйм. Әйтерсең мин рәнҗүләрдән сыкрый-сыкрый шул тугайның чыклы үләненә ятып елыйм. Әйтерсең мин сөйгәнем белән очрашам.  Әйтерсең мин, авылыма кайтам да яңа, әмма бик тә таныш дөнья шаукымында кайныйм. Әйтерсең мин скрипканың үкенеч-көенеч белән тулы моңында тәэсирләнеп уйга батам.

Мин хәтерлим...

Уйларым карлыгачлар кебек талпына да җилпенә, айкала да чайкала. Мин үземне давылга каршы очкан нәни карлыгач итеп тоям. Күңел тыныч та, тыныч түгел дә сыман. Уйларым — карлыгачлар...

 

 I

 

Бала чакта иң яраткан нәрсәм прәннек иде. Иллә ул миңа күп тәтемәде. Кулыма төшкән тәкъдирдә ул учымны рәхәт кытыклый, җылыта кебек тоела. Учымда кош баласыдай кадерләп йөрткәч, мин аны арыш ипие кыерчыгына кушып ашый торган идем. Дәү итеп ипи кабасың, кечкенә итеп — прәннек. Шулай итсәң, ул озакка җитә. Корылай ашаганда бер-ике кабасың да — вәссәлам. Ичмасам, авызны дәү итеп, иркенләп ачасың, күзне йомып рәхәтләнеп ашыйсың.

Әткәйдән тагын бер прәннек сорап алырга кыюлыгым җитми. Шуңа күрә, үз өлешемә шундук ябырылмыйча, абыйларым, энекәшләрем бетергәнен көтәм. Прәннекне аулакта ашавы аерата рәхәт. Әйтерсең бөтен авылда, бөтен дөньяда бары тик син генә прәннекле, син генә чиксез бәхетле.

Минем сабырлыгымны күрепме, әткәй кояшта агарган чәчемнән сыйпап, сүзсез генә иркәли иде. Иллә мәгәр прәннекне башкаларга караганда артыграк биргәнен хәтерләмим. Олыбызга-кечебезгә бер өләшкәндә төп-төгәл икешәр бәхет. Әти авыл халкына үтә гаделлеге белән билгеле иде. Күрәсең, прәннек өләшкәндә дә ул шулай гадел булып кала белгән. Бу яктан без рәнҗүнең, үпкәләүнең ни икәнен белмәдек.

Минем прәннек ашый торган аулак урыным бар иде. Ул — без чыбыркы бөгәлҗәсенә дип тал чыбыгы алып кайта торган буа уртасындагы утрау. Шунда күкрәккә җитеп үскән сусыл, салкынча кәлшәгә чалкан ятып, ләззәт дөньясына чумам. Берзаман, шул рәвешчә күземне зәңгәр күк гөмбәзенә төбәп яткан чагында, мин утравыма исем дә уйлап чыгардым — Прәннек атавы. Мин — пират. Дөньядагы бар прәннекне утрауга ташыганмын да шуның кыл очында басып торам. Аста, прәннек тавы итәгендә, кырмыска хәтле генә күренгән балалар кайнаша. Алар киләләр дә күлмәк итәкләренә, кесәләренә прәннек тутырып китәләр. Тау кимегәннән-кими, мин җиргә якынаям, прәннекләр келтер-келтер җимерелеп мине түбән тәгәрәтәләр... Кайда сез, прәннекләр? Баллы прәннекләр?! Әле генә ничаклы идегез. Кая киттегез?.. Хыялымны күккә аштырган тау!..

Мин әрекмән арасында. Тал ботагында кычыткан чыпчыгы кыбырсына. Буа өсте пыяла кебек. Бас идең дә шуып кит идең...

Бу юлларны язганда да чуар матурлыгы һәм самимилеге белән күңелемдә әллә ниткән нечкә моң калдырган әлеге утрау, онытыла башлаган төш шикелле, күз алдымда төсмерләнә. Аны исемә төшергәндә әллә кайдан, шау чәчәкле болыннардан йомшак, чишмә агышыдай челтерәвекле һәм бөтен күңел нечкәлеген били торган аһәңле көй ишетелгәндәй була. Анда үткән минутлар, мең ел яшәргә туры килсә дә, минем хәтеремнән китмәс төсле. Үтелгән кыенлык бусагаларын кабат кичү бәрабәренә булса да, бу хәятта хыялларымның канат чыгарган оясы исәпләнгән Прәннек утравыма кабат әйләнеп кайтыр, бер учыма кетердәп торган ипи кыерчыгы, икенчесенә тимгел-тимгел ал прәннек кыскан килеш сандугачлы таллар арасында яңадан хыялланып ятар идем. Гомеремнең башы гына булган һәм чиксез күп бәхетле мизгелләр бүләк иткән бу мөкатдәс утрауны мин һәрчак сагынам...

 

* * *

Бу юлы кайтуым озакка. Ашыгырга, кабаланырга урын юк. Автобустан төшкәч, һәрвакыттагыча, машина-фәлән көтеп тормадым. Көзге юл көзгедәй шоп-шома: ялтырап ята. Ул урман буеннан сузылган, ашыкмый гына атлавы аеруча күңелле.

Аермадан безнең авылга кадәр унбиш чакрым. Үргә менеп бераз атлагач, зираттагы тупыл һәм каеннарның җиңелчә дулкынланган рәшә аша тибрәнеп күренгән яшеллеге пәйда булды. Алар артында — авыл... Кулларны киң җәеп шунда йөгерәсем килде. Авылга хәтле ерак әле, әмма күңелем аны якынайта. Уенчык тай кебек сикерә-сикерә чабасы иде. Камыллары тырпаеп торган кыр буйлап Кипкән елга үзәненә, күрше авыл тугаена, Күкертлек басуына, үзебезнең Атау болынына, Ак тау сырты буйлап авылга, туган йортның табак-табак ак таш җәелгән ишегалдына тизрәк барып керәсе иде.

Ашыкмадым.

Мин шау-шулы шәһәрдә яшәргә күптән ияләнеп беттем инде. Әйтерсең лә авыл ипие, юеш җир исе, башаклар шавы, ат көтүләре, утын кисүләр — болар берсе дә минем үткәнемдә булмаган. Җир сулышы гүя беркайчан да минем хәтеремә төшеп болай дулкынландырмас кебек иде.

— Яшәү — тауга менү, — ди иде безнең әти. Хак әйтелгән. Артка борылып артык тапталмаган, әмма синнән башка һичкем үтмәгән кыска юлыңа күз атсаң, үр күрәсең. Кайчагында бу үр артында биеклеге һәм текәлеге белән кызыктыргыч тау да чагылып киткәндәй була. Аны тизрәк үтәсе һәм авыр җиңү белән хозурланасы килә.

Ә кайчак, киресенчә, кирегә, түбәнгә очасы, күптән күрешмәгән дустың белән күрешкәндәй, үткәнең белән очрашасы килә:

— Исәнме! Менә мин дә кайттым, таныйсыңмы?!

Мине дә шул кичереш биләде. Әйтерсең лә моңарчы борчып килгән һәм мәңгелек булып тоелган вактөяк мәшәкатьләр кинәт каядыр артка чигенеп тоныкланды, тәмам онытылды... Җан тынычланып, күкрәкләр иркенәеп киткәндәй тоелды, гүя ныгыган, кояшта каралган уллары янына күлмәк-ыштанына кипкән клевер башлары, хуш исле печән ябышып беткән әткәй лапастан төшкән дә, елмаеп:

— Алла теләсә, җитәр инде, — дигән.

Кышка дигән печәннең «Алла теләсә, җитәр инде» диярлек булып җыелып бетүе без малайлар өчен үтә шатлык була иде. Сине хәзер берни борчымый, иңеңнән зур йөгең төшкән, шул көннән көчәнә-көчәнә «уфалла» да, тачка да тартасың-этәсең юк, тачка-арбаның көпчәк-күчәрләренә мул итеп май-дегет сылап җыештырасың да, вәссәлам — син киләсе җәйгә хәтле азат: телисең икән су коен, балык тотып, утлы күмердә кызыл канатлар пешереп аша, урманга чикләвеккә йөгер...

Әмма безгә бик тиз күктән җиргә төшәргә туры килә иде: мәктәпкә барырга вакыт җиткән бит! Әле кайчан гына ялга чыккан идек, әле кайчан гына печән җыеп бетергән идек...

Һәм менә мин күтәренкелек һәм ирек тойгысыннан иләсләнеп атлыйм да атлыйм. Тиздән әнә авылга җитәм инде. Өч ел күрелмәгән. «Күп тә түгел, әз дә түгел, ләкин бер гомер генә!»

Салмак адымнар белән атлыйм. Тирә-юнь — чиксез. Җирдән күк гөмбәзенәчә бөтен төш тынлык белән тулган. Тынлыкны калтыратып чиксез ераклыкның иң читендә ялгыз скрипка моңлы бер көй уйный.

Урман... Җилсез һавада, күбәләкләр төсле, өн-тавышсыз чуар яфраклар чайкала. Шулкадәр тынлык монда, хәтта аларның ботаклар арасында кыштырдап коры кычыткан сабакларына, дымсу җиргә кунулары да ап-ачык ишетелеп тора. Нечкә көмеш пәрәвезләр бормалана-сырмалана рәшәле кырлар өстеннән очып күздән югала. Күңелдә шул пәрәвез җепләре шикелле җиңел агышлы яисә шушы көз шикелле сагышлы уйлар чагылып-чагылып китә.

 

II

 ...Әти көтмәгәндә үлде.

Авыруы озакка сузылмады. Бер айлап күкрәгем чәнчә дип йөрде дә түрдәге агач караватка ятты. Кулак сәнәге ясаган җәрәхәттән бабай да шушы борынгы караватта үлеп киткән. Әйтүләренә караганда, аның атасы да шушында дөнья куйган.

— Мөгаен, килгәндер, — диде әти әнигә. — Кан төкерәм... Хәерлегә булсын.

Кем килгән, ник килгән — без аңышмый да калдык: атна-ун көн тыныч кына яткач, әти бер иртәдә күзен ачмады. Йоклый идек. Әни уятты:

— Торыгыз, атагыз вафат... — диде.

Карарга куркып, без бер-беребездән күзләребезне яшердек. Тышта җил сызгыра, сөякләргә үтәрлек салкын буран котырына иде.

Шешенгәнче елаштык. Күз яшьләре керфекләргә боз тамчылары булып катты. Әтине туң җир астында калдырып кайткач, күңелдәге бушлыкка канатлы бер өмет оялады — кайтыр кебек, мәңгегә китмәгән кебек. Әтине белгән көннәр ерагая барган саен, өмет, җылы туфракка салынган бодай бөртегедәй, бүртә, үсә генә барды. Күпме шундый өметләре бар бу дөньяның!

Елны ел алыштырды. Бер вакыйга сүнде, дистәләгәне кабынды. Аларның халык арасына чышым-пышымлап таралганы һәм әкренләп сүрелгәне дә, тамчылап җыелып кинәт ду кубарганы да булды. Шуларның берсе — минем мәхәббәтем. Анысы да әллә ни зурдан булмады. Нибарысы минем күкрәктә ду килгән йөрәгемә генә дә сыйды ул. Тын күңелем тобасында давыл кузгаткан кеше Миләүшә Сираева иде. Ник аңа тукталганмын? Үз-үземә күпме генә сорау бирсәм дә, аңым җавап тапмады. Мәктәптә булсын, авыл клубы сәхнәсендә, кичке уеннарда булсын, Миләүшә өздереп җырлар иде — күңелемә сагыш кунар иде. Миләүшә өздереп биер иде — күңелем дәртләнер иде. Миңа илтифат итмәве, очрашканда күрмәмешкә салынып качарга тырышуы, гаҗәпләнгәндәй зур ачылган коңгырт күзе, гел көләргә торган чаялыгы, чигүле ак кофтасын һәм кызыл юбкасын кигәч күбәләк кебек җиңеләеп кала торган сыгылмалы гәүдәсе — шулармы мине әсир итте дә, шулармы аның әтисе — Галимҗан абзыйга карата булган дошманлык хисләремне тагын да кабартып җибәрде?

Сигезенче-тугызынчы класста укыганда, Миләүшәгә сүз ката, аның белән ялгыз кала алмадым. Хакым юк дип санадым. Галимҗанның кызы турында хыяллануны әти истәлеген пычрату дип санадым. Ике якта  ике ут. Күңел һәм горурлык. Горурлыгым, бик мөһим бәрелештә җиңүгә ирешкән генерал шикелле, көннәрнең берендә күкрәген киерде.

Без, унынчы класста укучы егетләр дип әйтимме, булачак солдатлар, мәктәбебезгә ядкарь итеп Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә һәйкәл төзеп калдырырга булдык.

Төзедек.

Тугызынчы май көне иде. Обелискны ачу тантанасы. Бер якта — пионерлар һәм без. Икенче якта — ветераннар. Орден, медальләрен кояш алтынлаган. Араларында — Галимҗан абзый. Дөрес, гәүдәсе председатель чагындагы кебек «мин!» дип тормый.

Директорыбыз Әбүбәкер абый кул изәгәч, обелискны каплап торган җәймә түбән шуып төште. Аннан ветераннар сөйләде. Тыңламадым. Күзем Галимҗан абзый күкрәгендәге бүләкләрдә. Тамагын кыргалап, басынкы тавыш белән ул да нидер сөйләде. Аңламадым. Кул чаптылар. Мәктәп комсомол оешмасы секретаре Миләүшә «Ватаныбыз бәйсезлеге өчен кан койган авылдашларыбызга рәхмәт» әйтте. Октябрятлар ветераннарга чәчәкләр өләште. Галимҗан абзыйга да бер букет. «Кайда син, әти?! Ник кайтмыйсың?! Ник гомерең буе дәшми килдең дә, дәшми үлеп киттең?! Кеше җиңеп үләргә тиеш ләбаса!..»

Тәнемә ток бәрде. Йөгереп кереп, мәктәп эчендәге стендтагы рәсемнәр каршысына бастым. Пыяла астында — һәлак булганнар, исәннәр... Галимҗан абзый... Костюм, ак күлмәк, галстук... «Кайда син, әти?! Монда да юк!» Чыдамадым, Галимҗан абзый рәсемен каерып алып, идәнгә чәпәдем. Идән тулы пыяла, пыяла... Минем күз яшьләре шулай катканмы? «Менә сиңа, менә сиңа, менә сиңа!..» Кулларым, үҗәтләнеп, костюм, ак күлмәк, галстукны дистәләгән кисәкләргә телгәли. «Менә шулай кирәк иде, әти...»

Кулымнан Әбүбәкер абый тотып алды:

— Нишләвең бу, Рәхимов?!

— Шул кирәк аңа! Шул, шул!..

— Кемгә?

— Чәчәк биргән кешегезгә!

— Рәхимов, исеңә кил!

Минем аяк астына Миләүшә иелде:

— Әтине, әтине...

Чыгып киттем. Залга тулган классташларым, пионерлар юл бирде.

— Хулиган...

«Түгел, нәни кыз, хулиган түгел. Кеп-кечкенә Мефистофельнең үз демонына каршы беренче көрәш ачуы...»

...Берничә көннән соң минем хулиганлык комсомол җыелышына куелды.

Әүвәл дәшмәдем.

Мине яклап Миләүшәнең әнисе Вәзирә апа сөйләде. Гаҗәпләнделәр. Югыйсә бит ул мине гаепләргә тиеш иде! Миләүшә кебек. Ул нәрсә диде: «Рәхимов Рахманның өченче көнге тәртибе комсомол исеме белән рәттән тора алмый... Тавышка куям...» Вәзирә апаның чыгышын тыйнаклык дип бәяләделәр.

— Әти... Бу рәсем урынына башкаларның рәсеме туры килүе мөмкин иде ич! — диде Миләүшә.

— Юк, мөмкин түгел иде! — дип кычкырдым мин.

— Әле сиңа сүз бирелмәгән, Рәхимов!

— Соң, бирегез?!

Миңа сүз бирделәр...

...Вәзирә апа укучыларга текәлде. Миләүшә сорау тулы зур күзләре белән бер миңа, бер Вәзирә апага карап торды да, залга төшеп, ишеккә таба йөгерде. Әбүбәкер абый җыелышны ябык дип белдерде. Мефистофель демон алдында кычкырып көлде дә кечкенә җиңүенә сөенеп бетә алмады. «Менә шулай кирәк иде, әти!..»

Аттестат алу кичәсендә Миләүшәне бакчага чакырып чыгардым. Ачык тәрәзәләрдән дәртле җыр, көлешкән авазлар ишетелә иде. Болытлы, һава бөркү. Шатлыктан исергән күңел. Бар да әйләнә. Тик без берберебездән тартынабыз, читсенәбез.

— Ник чакырдың? — ди Миләүшә, коры гына.

— Аҗаган, — дим мин, уйларымнан арына алмыйча.

— Аҗаган, — дип кабатлый Миләүшә.

— Яңгыр явачак.

— Явачак... Ник чакырдың?

— Белмим... менә, — дидем мин һәм Миләүшәне җитәкләп ут яктысы яктырткан каен янына алып килдем.

— «М+Р», — дип укыды ул авыз эченнән генә. — Ни бу, Рахман?

Ул зур күзләрен тутырып миңа карады да иңбашларын сикертеп куйды.

— Төшенмисеңмени?

— Ә?.. Кем язган... моны?

— Мин... Бая гынак.

— Син... миһербансыз. Каенны елаткансың. Елый ич, елый.

— Мин дә... Нәкъ шулай еладым. Теге чакта. Син күңелеңдә тотма. Гафу ит.

— Гафу? Синеме?

— Мине...

— Юк, син мине гафу ит... Тик мин сиңа ышанмадым... Ышанмыйм. Аңла, ышанмыйм... Минем әни... синең әни булачак кеше... ышанмыйм. Юк!

— Сораштыңмыни?

— Кемнән?

— Ну, атаңнан димме, әнкәңнәнме шунда.

— Син нәрсә? Мөмкин эшме?

— Белмим. Мин әнидән сораштым. Гимай абыйдан... Әти сөйләгән иде кайчандыр.

— Ышанмыйм... Ә моны ник яздың?

— Белмим.

— Нәрсә генә беләсең соң син? Үзең белмим дисең, үзең әллә ниләр казып чыгарырга маһир.

— Мин яратам сине... Күп тапкырлар шушы каен шикелле сыкраган йөрәгем шаһит.

Миләүшә миңа борылды. «Мин дошманың түгел, Миләүшә! Карама миңа алай каш астыннан. Карама!»

— Ышанмыйм. Бер сүзеңә дә ышанмыйм!

«Миләүшә, иреннәрең... Кашларың калын, дуга. Муеныңдагы кан тамыры нинди дулкынланып тибә!..»

— Керик, яңгыр килә.

Күк күкрәде. Яшен яшьнәде.

— Чылансак? Минем биисем дә бар...

«И сабый! Синдә бию кайгысы... Күлмәгең нинди килешле. Зәңгәр...»

— Әйт инде берәр сүз, Рахман!

— Мин яратам сине. — «Ник пышылдап әйтәм?»

— Миңа беркемнең дә алай дигәне юк.

— Күлмәгең килешле. Зәңгәр. Зәңгәр кыз... Зәңгәрем...

— Белдем инде. Шаярасың икән. Сүзләрең чын түгел. Мондый сүзләр китапта гына. «Зәңгәрем...» Минме? Син минем кеше күзенә күренерлегемне калдырмадың. Җыелышта. Хәзер — «Зәңгәрем», имеш. Җибәр. Җибәр, дим!

«Талпынма... Зәңгәрем. Миләүшә... Кара, исемең дә зәңгәр икән. Миләүшә — зәңгәр чәчәк».

— Рахман, яңгыр ява ич инде, җибәр!

Класс бүлмәсендәге утны сүндерделәр. Каен да, без дә дөм-караңгыда калдык. «Хәзер тотам да үбәм үзеңне, Зәңгәрем».

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: