* * *
Ашагач-эчкәч, табын артыннан торып, зур һәм иркен кунак бүлмәсенә чыгып утырдык. Тәрәз төпләрендә яран, кына, тамчы гөлләр, стенада милли шамаил, журнал өстәлендә төсле рәсемнәр белән бизәлгән татарча календарь. Уфада нәшер ителгән булса кирәк, Салават Юлаев һәйкәленә күзем төште. Сәйдә ханым тоташтырдымы, тын гына татар музыкасы ишетелә башлады. Скрипка һәм курай башкаруында “Галиябану” иде булса кирәк.
“Күренеп тора, туган-үскән якларны сагынып яшисез...” дип әйтергә ачылган авызымны чак тыеп калдым. Олы кешенең күңел ярасына тоз сибәсем килмәде кабат-кабат.
Тукталып торган әңгәмәне үзе яңартып җибәрде Мәҗит абый.
– Америкага кадәр лаеш шулпасын байтак эчәргә туры килде әле. Монда да колач җәеп көтеп торучыбыз юк иде. Сугыш беткәндә без Австрияда булсак та, инглизләр карамагында калдык. Ә алар рус әсирләрен Совет гаскәрләренә тапшырырга тиеш. Һәм тапшырдылар да. Ә без – хәрби әсирләр эш вакытымы, аш вакытымы, берөзлексез фикер алышабыз, нишләргә дигән сорауга җавап эзлибез. Һәркемнең яшисе килә. Туган илне, туганнарны сагынмыймы соң, сагынабыз, әлбәттә. Әмма ул тарафлардан бер дә куанычлы хәбәрләр килми иде. Пленда булганнарга көн күрсәтмиләр, ишетәбез, укыйбыз ич...
“Иртәгә үзебезнең якка озаталар” дигән көнне, бер урыс егете – яшь лейтенант яныма килде. Алар, биш кеше, бүген төнлә Альп тауларының аргы тарафына качарга җыенуларын сөйләде. Ике уйлап тормадым, мин дә, ни булса, шул булыр диеп, аларга иярдем.
Тау астыннан тоннель дә бар югыйсә, ул ике яктан да сак астында – үткәрмиләр. Ун көн, тау кәҗәләре кебек, юлда булдык. Бер юлдашыбыз, кыядан ычкынып, харап булды. Ачлы-туклы, мең җәфа белән җиде тау түбәсен кичеп, шул ук Австрияның америкалылар кулында саналган тарафына үтеп чыктык. Анда да колач җәеп каршы алучы юк иде, ниндидер австриялылар тотып, ябып куйдылар үзебезне.
...Тагын бик астында ятабыз. Без яткан барактан ерак түгел генә тимер юл уза икән. Ара-тирә поезд тавышлары ишетелеп куя. Сузып-сузып паровоз кычкыртканда, тәгәрмәчләр тукылдый башласа, күңелгә җылы кергәндәй була. Туган якларны хәтерләтә, туып-үскән якларга чакыра иде кебек ул авазлар. Үзебез ераккарак качу юлында, ә күңелләр һаман туган илгә талпына. Моны ничек аңларга һәм аңлатырга белгән юк...
Берәүнең дә тоткын булып яшисе килми шул. Бу тарафларга бит без ирек эзләп килдек. Ә үзебез тагы ирексез, сак астында. Башта һаман да шул бер уй – иреккә чыгу. Качарга дип планнар корып ятабыз. Көннәрнең берендә яныбызга бер урыс эмигранты килеп чыкты. Дәрәҗәле кеше иде булса кирәк, хәлебезне аңлап, ярдәм итәргә булды. Юл өйрәтте һәм товар поездына кадәр озатып та куйды. Тагы качтык. Һәм бу юлы инде америкалылар кулына барып эләктек. Монда да кая карама әсирләр, күбесе – безнекеләр. Аларның да уенда һәм телендә бер үк нәрсә – икеләнүләр, ни эшләргә дип, көн-төн баш вату. Ә Советлар иле тарафына, телисеңме-юкмы, төркем–төркем гел озатып кына тордылар. Без – өч татар – уйладык-киңәштек тә, үзебезне төрек дип алдый торган булдык. Төрекләргә тимиләр. Шоферлыкка укыдым һәм алты ел Австрия лагерьларында шофер булып эшләргә туры килде. 1951 нче елга кадәр, ярым ирекле, ярым тоткын хәлендә көн-төн эшләп, бераз акча тупладым. Фәйзи Салих атлы бер музыкант, казан татары белән таныш идем. Аның бөтен хыялы – Америкага китү. Мине шул үгетләде. Бар булган акчабыз документлар хәстәрләү өчен һәм юл масрафларына китте. Германиянең Бремен портыннан Нью-Йоркка юл тоттык.
...Ун көн, ун төн чайкала-йөзә торгач, океан кичеп, килеп төштек Нью-Йоркка. Ноябрьнең соңгы көннәре иде кебек. Вак кына сибәләп көзге яңгыр ява, күккә ашкан йортларның түбәләре болытлар артында. Әледән-әле салкын җил исеп куя. Өстә юка плащ, башта эшләпә. Кинәт исеп куйган җилдән ачылып киткән плащ чабуын каплыйм дисәм, баштагы эшләпәм очып китмәсенме. Артыннан йөгереп карадым, әмма тоттырмады, аяк астындагы күлдәвекләр өстеннән сикерә-оча йөрде-йөрде дә, каралып торган йортлар арасыннан, океан тарафына, билгесезлеккә кереп югалды. Американы шаккатыру уе белән, шушы сәяхәт өчен дип махсус алган өр-яңа эшләпә иде... Хәерлегә булсын.
Фәйзи үз юлы белән, ниндидер танышларын эзләп китеп барды. Аралашырга, хәбәрләшеп торырга дип сүз куешкан булсак та, шул көннән соң бер-беребезне югалттык, башка күрешмәдек. Ә мин, иске бер чемодан тотып, япа-ялгызым зур шәһәр эченә, бөтенләй таныш булмаган яңа дөньяга кереп киттем...
Үз уйларына бирелеп, тирән сулыш алды һәм янә бертын сүзсез калып торды Мәҗит абый.
– Күз алдына да китерергә куркыныч, – дидем, аның хәленә кереп. – Чит-ят ил. Таныш булмаган кешеләр, таныш түгел тел. Ашыгып кайтыр җирең, барып баш орыр кешең булмасын...
– Туган илең үги итсә, башкача чараң калмаса – көч табыла икән ул, Ринат энем. Түзсә дә түзә икән кеше. Башыңа төшсә – башмакчы булырсың, дип, бер дә юкка әйтмәгәннәр... Йөк ташырга да туры килде. Тимерче булып та эшләдем...
Бик акырын, һәр сүзен озак кына уйлап, суза төшеп сөйли иде ул. Юк, сөйләми, ә узган гомерен яңабаштан, күз алдыннан уздырып, кичерә иде булса кирәк. Сүзгә кушылып, шунда ни әйтсәм дә урынсыз булыр, мәгънәсез чыгар кебек тоелды.
Авыр истәлекләрдән чыгу форсатын ул үзе тапты.
– Югалмадык. Яхшы кешеләр гел очрап кына торды. Телләрен дә өйрәндек... Илдә чыпчык үлмәс, ди торганнар иде. Хак сүз икән.
Белдекле булып күренергә теләүдән түгел, сүзгә кушылу җае чыкты, шуңа әйтеп ташлаганмын:
– Ул мәкаль бит, Мәҗит абый, туган җир, туган илгә мөнәсәбәтле әйтелә. Ә Америка, әллә кайда, Җир шарының бөтенләй икенче почмагында. Чит-ят ил, дип әйтимме... Һәрхәлдә Туган ил түгел.
– Кем өчен ничек! – дип, басым ясап, кистереп куйды ул шундук. – Мин бит монда оя кордым, Сәйдә апаң белән шушы илдә балалар үстердек. Монда мин яңа дуслар таптым, эшләдем, үземне тулы хокуклы кеше, шәхес итеп хис иттем... Мине монда һичкем рәнҗетмәде, һичкем түбәнсетмәде...
– Анысы яхшы, – дидем. – Ә Туган ил, барыбер, бер генә...
– Ә туган ил, дип аталган җирдә, кая барсам – шунда “кулак калдыгы”, дип, минем күземә бармак белән төрттеләр. Үзең теләгәнчә яшәргә ярамасын, үзең теләгән җирдә укырга, җаның теләгән һөнәр алырга ярамасын. Кая барма – шунда, комганга су салырга ярамаган “большевиклар” сине ничек яшәргә өйрәтеп торсын. Йә, нинди тормыш була инде ул...
– Ә шулай да сез шул илне – Туган илебезне яклап унҗиде яшь тулар-тулмас утка барып кергәнсез. Гомерегез кыл өстендә калган чаклар булган...
– Мин ата-бабам яшәгән җирне яклап сугыштым, “большевиклар”ларны яклап түгел. Зур аерма бар монда! – Һәм гел көтмәгәндә миңа сорау биреп куйды: – Аерма бармы?
– Бар, әлбәттә...
– Менә шулай, – дип, каршыбызда торган затлы бәллүр савыттан бармак очлары белән бер чеметем йөзем алып, авызына капты ул, ашыкмый гына чәйнәргә кереште. Елкылдап торган ап-ак тешләре күзгә чалынып китте. Туксанынчы яшь белән барам, диде түгелме! – “Илдә чыпчык үлми”, дип әйтүем шуңа, монда татарлар да, урыслар да аз түгел. Һәркайсының үз язмышы. Берәү дә туган илен үз иреге белән ташлап китми... Ә монда без аралашып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәдек. Үзең күрдең, җәмгыятебез дә бар, әле дә күрешеп, хәл-әхвәл белешеп торабыз...
– Күрдем, бик матур, тату яшисез икән.
Елмая төшеп, җанланып китте ул кинәт.
– Мин бит әле әйтмәдем дә бугай, озак кына еллар Манхэттендагы иң күркәм биналарның берсендә баш идарәче булып эшләдем. Үземне таныйлар, эшемне югары бәялиләр иде. Татар кардәшләрем ярдәме белән урнашкан идем анда. Үз чиратымда монда килгән бик күп егетләргә-кызларга мин дә кулдан килгәнчә ярдәмле булдым. Мөмкин булган кадәр бер-береңә терәк булып яшәү кирәк безгә...
– Бик дөрес сүзләр әйтәсез, Мәҗит абый. Кызганычка каршы, безгә, аеруча, үз илебездә яшәгән кешеләргә – бу сыйфат җитенкерәми. Кешеләр бер-беренә мөнәсәбәттә дорфалана, явызлана баралар, дип әйтимме...
– Баштан кичкән афәтләр һәм авырлыклар эзсез генә узмый торгандыр шул. Тарихта күпме авырлык һәм кимсетүләр кичергән халык бит без. Революция өстенә революция, сугыш артыннан сугыш булсын... Шуларның кайтавазы ул! – дип, җөпләп куйды Мәҗит абый.
Сүзләренә каршы төшеп, бәхәсләшәсем килмәде. Хәер, каршы төшеп, ни әйтә ала идем соң мин?.. Дөрес сүзгә каршы төшү мөмкин түгел. Әле бүген дә еш кына искә төшерәм мин Мәҗит абыйның әлеге сүзләрен, аларның шул кадәр дә төгәл һәм тирәннән уйлап әйтелгән булуына сокланам.
* * *
Өйдә утырудан ялыккач, урамга чыгып бер ярты сәгатъ чамасы йөреп тә кердек әле без. Урамнар киң, тыныч һәм буш. Анда, корыны бушка аударып, арлы-бирле киләп сатып йөрүчеләр юк диярлек. Ара-тирә машиналар гына узып тора, кемнәрдер кайта, кемнәрдер китә, һәркемнең үз мәшәкате, үз тормышы. Мәҗит абый берөзлексез Нью-Йорктагы татарлар турында, аларның эше, балалары һәм ничек ял итүләре турында сөйләде. Барысын да яратып, үз итеп, олы хөрмәт белән искә ала иде ул. Ник бер кеше турында, ялгышып кына булса да, бер яман сүз әйтсен икән... Һәм ни хикмәт, кич буе аралашып та ул туган яклар турында, андагы тормыш хакында берни сорашмады, кызыксынуын белдермәде. Бу бик тә гаҗәп тоелды миңа.
Хушлашыр минутлар килеп җиткәч, үзем бирдем аңарга әлеге сорауны:
– Мәҗит абый, күрәм, сизеп торам ич, сез бик тә милли җанлы кеше икәнсез. Туган телебезне Казандагы, Уфадагы татарлардан яхшырак беләсез, бер чит сүз кыстырмый сөйләштегез. Юкса, инглиз, немец, урыс һәм төрек телләрендә дә рәхәтләнеп сөйләшә, аңлаша аласыз. Аралашкан дусларыгыз, өегез, яшәү рәвешегез барысы да туган якларга мөнәсәбәтегезне күрсәтеп тора. Ә нигә соң, юллар ачылгач, Туган якларга бер кайтып, сәяхәт кылып килмәдегез?
– Тагы шул ук сорау, – дип, көлемсерәп куйды ул.
– Әйе, шулай килеп чыга, – дидем. – Тел очында торган сорауга җавап ишетәсе килә.
Ишетмәсәң-ишет, дигән сыман аңлатырга кереште ул:
– Яшермим, гомерем буе сагынып яшәдем... Таң атканда әтәч кычкыруларын, төнлә өен таба алмый авыл урамында адашып йөргән сарык бәрәне тавышларын, чишмәләр челтерәвен, болында печән чабу, чалгы кайрауларын әле дә бик еш сагынып искә төшерәм. Төшләремә кереп йөдәтә болар. Җәйге кичләрдә авылдашларымның өздереп тальян гармун уйнаулары һич онытылмый, колак төбемдә яңгырап тора... Әйе, бик кайтасы килгән чаклар булды, кайта алмадым. Сәбәбен үзең беләсең, советлар дәверендә кайту турындагы уй башка да кереп карамады. Кайту – ахмаклык булыр иде.
Ә инде хәзер кайту турында сорасаң... Йә әйт, анда кемем бар, кемем калган соң хәзер?.. Мине сагынып саргаеп көткән әнием байтак еллар инде гүр иясе. Абыйларым – юк. Бергә уйнап үскән дусларың калмасын... Туган авылың калмасын... Мине анда танучы-белүче адәм заты юк бит хәзер. Мин дә һичкемне танымыйм. Анда кайтып кем белән аралашыйм, кем белән күрешим соң?!.
Шунда, сүзләрен бүлеп, бер мәл уйга бирелеп торды ул. Тирән итеп сулыш алды һәм җилкәмә кулын салды:
– Менә шулай, туган авыл, туган җирдән калган хатирәләр белән яшим..., – диде. Һәм бераздан, сер сөйләгәндәй, тавышын тагы да баса төшеп, ипле генә әйтеп куйды. – Юлың төшеп, Башкортостан якларына барып чыга калсаң, кеше-кара күрмәгәндә, бер аулак җирдә тукталып: “Мәҗит Гаязетдин улы Галидән сәла-а-ам...” дип, бер кычкырсаң, оран салсаң, мин сиңа бик тә рәхмәтле булыр идем...
Нью–Йорк – Мәскәү, 2014 ел.
Фото: matbugat.ru