— Мәйсәрә апа, син мине иртәгә хәтле кая яшерәсең? — диде кыз, юл сумкасына тәҗел әйберләрен генә салып.
— Кызым, төпченмим-сорашмыйм, өстеңдә болытлар куера, ахры, — диде хуҗабикә хатын.— Бакча башындагы ташландык мунчага кач, анда этем дә иснәнмәс, түшәменә хәтле чирәм үскән.
— Миңа Рамилнең дә ярдәме кирәгер, Мәйсәрә апа. Иске машина аның ишегалдында. Шуңа арба тагып, таң атар-атмас сезгә килсен иде.
Мәйсәрә апа ярты сүздән аңлады.
— Имеш, ул минем бакчадагы чүпне төяп кырга түгә. Аннан нишләрсез икән? Казанга кадәр чакрымнар да чакрымнар.
— Рамил мине Салабашка «аударыр», Мәйсәрә апа.
— И балам, чытырманлы урмангамы?!
— Апа җаным, коткарса, Салабаш кына коткара хәзер. Әнә бит, сак куйдырткан, ди. Алар кеше аулауның иң нечкә хәйләсенә өйрәтелгән. Ант мәгәр, Казанга барып җиткәч тә, мин сиңа хәбәр итәрмен.
— Бер Аллага тапшырдык инде, кызым. Ахыры хәерле булсын!
12
Караңгы мунчада уй чигәләрне тыгызлый-тыгызлый башка тула да, күз алдында гөлт итеп ут көлтәсе чәчри иде. Аһ, бу уйлардан ми ничек кайнарланды! Кайда ялгышты соң Гөлфия, кайда?! Әллә бу артык дөрес яшәүнең нәтиҗәсе микән? Дөрес яшәгәннәр гел кыйнала... Әйе, кыз бөтен халыкны бәхетле итәрлек эш-гамәлләр дә башкармады, мәйданнарда көрәш уты кабызып, дан да яуламады, исемен дә яңгыратмады, әүвәл Гөлфия үзе белән көрәште, ә үзең белән көрәшү ул — иң авыр сугыш. Олы җиһад дип аталган бу сугышта җиңсәң, сиңа Ходай дошманнарың белән көрәшерлек дәрман бирә. Тик Гөлфия үзенә тапшырылган бурычны үтәп чыга алдымы соң? Җәүдәт, Җәүдәт... Ник син нәфесең белән кызны рәнҗеттең? Кәнәфигә үрмәләгәч тә, алар дөньясының курчак уены икәнен белерсең, егет. Кушылырсыңмы икән ул уенга, йә? Карышсаң, түбәңә төя-төя «уйнаттырырлар». Гөлфиягә сатылган вак җанлы түрә ир кирәк дисеңме? Ул хәләл көче белән кәбестә үстергән риясыз авыл малаен яратып, мәхәббәт тәхетенә менгезгән иде. Моннан да зуррак дәрәҗәне кайсы ир-ат күргән?! Бәлки, кыз үзе дә гаепледер. Ул нәни генә уйларында сөйгән кешесен югарыга күтәрде! Аны әүлияга тиңләде. Ник алай эшләдең син, Гөлфия?! Кодрәт иясе бары тик кошларга гына биеклекне кадир кылган, ә син бу канунны боздың: яраткан ир затыңны адәми сыйфатларыннан азат иттең дә фәрештә кебек күккә очырдың...
...Вакыт исәбе югалган иде инде. Төн бу җиһанда мәңгелек кунак иде бугай. Бөгелеп утыра-утыра кул-аяклар оеды. Берара ул йокымсырап та алды, тик өннән аерылмаган йокының тәнгә сихәте юк икән. Мәйсәрә ишек-тәрәзәләргә бәрәңге сабагы өйгән иде, кемдер шуны ишеп таратырга кереште.
— Мәйсәрә апа, синме соң? — диде кыз, кыштырдаган якка үрмәләп.
— Мин, кызым, мин. Таң ата. Чүт кенә түз. Рамил бездә. Төнлә өч адәм кисәге өйне тентеделәр. Андрейка милициясе дип белдем мин аларны. Тап-тазалар. Сине таптыралар. Мәйтәм, кичәгенәк киткән иде, иртәгә әбәттә редакциядә булыр, мәйтәм. Ул хуҗа кеше бит, мәйтәм, кайларда йөргәнен безгә әйтми. Инде дә бик яман хәбәр, кызым. Җәүдәтне каты гына дөмбәсләгәннәр. Кичен килеп әйләнде ул. И угаланды, кассета да кассета, дип. Мин, билгеле, алдадым, Гөлфия соңрак кайта, мәйтәм. Төнлә сугылып үтәрмен, ди, сугылды әнә. Баш сөяге ярылган, үлсәм, Гөлфия кулында үләм, ди. Өсте-башы кан, идән уртасында аңсыз ята. Рамил башын бәйли әле. «Ашыгыч ярдәм» чакыртып, бүлнискә озатырмын, дим.
Гөлфиянең йөрәге жу-у итте. Эдуард Арсланов кулы! Бу аның «тасманы китермәсәң, ахыры күңелсез тәмамланыр» дип беренче кисәтүе. Икенчесе озак көттермәс. Алар шаһитларны тиз йомдыра. Кыз инде Җәүдәтне бәгыреннән үк өзеп аткан иде. Бер усаллык белән, бер нәфрәт белән, бер рәнҗү белән. Монда «нишлим?» дип икеләнү артык иде.
— Мәйсәрә апа, аны юк итәрләр бит.
— Әй, кызым, миндә калса, үлә инде ул бичара.
Ә Гөлфиягә егетнең үлеме кирәкме соң? Яшәсен…
— Апа җаным, Җәүдәтне иске-москыларга төрегез дә «арба» төбенә салыгыз. Өстенә бәрәңге сабакларының корысын гына ташлагыз, тончыкмасын тагы.
— Алланың нинди изге бәндәседер инде син, кызым-балам!
Яшәсен, яшәсен… Егет үзен-үзе җәзалады. Җәза аңа Гөлфия көткәннән дә иртәрәк килде. Ходай һәркемгә дә җавабын юллый: йә соңрак, йә минуты-сәгатен төгәл санап.
…Кояш нурында иркәләнеп кенә йокысыннан уянган Күмер Тау тынлыкта изрәгән иде. Арткы утыргычтагы капчыклар арасына чөмәшкән Гөлфия:
— Рамил, сикертмә, Җәүдәт абыең бәрелеп имгәнмәсен, — диде.
— Аны нык изгәннәр, Гөлфия апа. Син түлке борчылма, таза ул, бирешмәс, терелер. Сезне үтермәк булалармыни? Мәйсәрә түти шулай ди. Мин мылтыкны да алдым, каршыбызга чыгып кына карасыннар, күземне йомам да атам!
— Мин сине бу эшкә кыстырмам, энем. Чүплек башыннан Салабаш ерак түгел, безне шунда бушатырсың, яме!
— Һи, бушатты ди! Кәкре каенга ук китереп терәтәм машинаны. Сезгә кая кирәк, шунда илтешәм дә әле, Гөлфия апа.
— Безгә урман эченә керәсе шул, энем. Син ары табан бармассың инде. Монысы өчен дә Алланың рәхмәте яусын.
— Мин сезне сатмам, Гөлфия апа. Тәгәрәп үлим менә! — дип сөйләнгән егеткә Гөлфия:
— И энем, җен-пәридән шүрлисең ич син, — диде.
— Әй син хаклы ла, Гөлфия апа, ике аяклысы куркыныч икән аның. Тегеләр белән без как-никак килешербез. Хатынның әнкәсенең әнкәсе әйтә: «Ихлас күңелдән укы да укы, кияү, догада гына яклану һәм саклану», — ди.
Салабаш юлы аулак юл иде, хәвеф-хәтәрсез генә урманга якынлаштылар. Ләкин өзек-өзек ыңгырашкан Җәүдәт аягына да басалмый, ул хәтта кемнәргә ияргәнен дә аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Рамил аны аркасына аударып кына сөйрәде. Тар сукмак тагын да тарайган сыман иде. Кыз чыбык-чабыкларны эткәләп-төрткәләп эз ярды. Аланда бер-ике көн хәл җыйгач, Күл-Елга тарафларына китәрләр… Аннан Казанга… Җәүдәтнең организмы яшь, таза, ул тиз савыгыр. Калганын уйлыйсы да килми… Алда ниләр булыр? — Юк, уйлыйсы да килми.
Чык белән битен юган аланга җиттеләр. Ул буш иде, ятим иде… Рамил аркасындагы йөген чирәмгә сузып салды:
— Авы-ыр син, Җәүдәт абый. Даром кәбестә генә ашамаган. Әллә…— Егет йодрыгы белән күзен уды. — Әллә… җен, Гөлфия апа? Ак ат кыяфәтендә, әнә, әнә! Алан читендә үк! Арбасын да таккан!
— Кайда, кайда?! — диде кыз, аяк очларына күтәрелеп. — Акмы? Болыт төслеме? Бу бит, бу…— Аның сөенече эченә сыймады. — Бу бит Сылукай! Алялетдин абзый китмәгән, димәк! Энем, син Җәүдәт абыеңны караштыр, мин хәзер картны табам.
Гөлфия ызбага йөгерде. Тик ишек терәү белән терәтелгән иде. Әллә берәр куак төбенә посып, аларны күзәтә микән хәйләкәр Алялетдин? Элекке гадәтен куса…
— Алялетдин абзы-ый-й!
Кайтаваз үчекләгәндәй:
— …ый-ый-й,— диде.
Аңа кушылып Сылукай да кешнәде:
— Миһа-һа-һай…
Дәртсез кешнәү иде бу. «Ат та кеше кебек: шатлана да, кайгыра да», — дия иде карт.
— Нигә син моңсу, Сылукай? — Кыз, сөйләнә-сөйләнә, аңа таба атлады. — Ялларыңны туздырып чапкан яшь чакларыңны сагынасыңмы? Сез дә картаясыз, әйеме? Хуҗаң тәки Казанга китмәдеме? Тамырың белән куптарылу үлем белән бер шул. — Гел атка гына игътибар иткән Гөлфиянең кинәт күзе арбага төште. — Әллә…— диде ул, Рамил кебек тотлыгып.— Әллә… ялгыш күрәм инде…— Алялетдин абзый көпчәккә сөялгән дә йокыга талган иде. Яфрак селкенсә дә, колагын торгызган сизгер «урман бүресе» үлән чыштырдаган тавышка да саңгырау хәтта. Кыз аны төртеп уятмакчы иде, иелгән җиреннән арка сөяге катты. Алялетдин карт, җансыз сыңар күзен гарешкә төбәп, фани дөньядан күчкән, аның әле гәүдәсе дә суынып өлгермәгән иде. Авылына җыенган югыйсә… Арбада төенчеге югыйсә… Дилбегәне генә кагасы югыйсә… Кыз «аһ» диде, йөрәктән бәргән бу аваздан тып-тын урман да иңрәде, куактагы яфраклар җил кузгаткан сыман лепердәшеп алды, кояшка тартылган чәчәкләрнең таҗлары яшьләнде… «Мин нибарысы ун минутка соңардым. Рәнҗемә, Хантимернең әтисе», — диде Гөлфия, һәм бармагы белән сыпырып картның күзен йомдырды…
Аны Рамил белән икәү арбага салдылар. Кыз муенына ураган ак яулыгын мәрхүмнең битенә япты. Җәүдәт инде хәлләнә иде, егет, терсәкләренә таянып, як-ягына каранды, аның хәзер башы түгел, күбрәк җаны авырта иде бугай, ыңгырашуы да әллә ничек — газаплы иде. Арба киң иде, озын иде, анда сырхауга да урын табылды. Җәүдәт карулашмады… Кая барабыз дип тә сорамады, гүя ул котылгысыз билгесезлеккә буйсынган кол иде. Әй адәм, адәм! Түрә кәнәфие, дип сикергән идең, ә Ходай сине тотты да гап-гади көпчәкле арбага менгезеп утыртты…
— Сиңа сулга, безгә уңга, энем, — диде кыз, аландагы тамашалардан исрәйгән шофер егеткә.— Сукмактан кире чыгарга курыкмыйсыңмы?
— Миңа оят, Гөлфия апа. Син әнә нинди батыр. Мин җен-пәри дидем дә… Без, ахры, үтереп җебегән…
— Синең җаның матур, энем. Рәхмәт сиңа. Хуш, яме!
— Хушыгыз, Гөлфия апа! Кыз әкрен генә дилбегәне какты: — Сылукай, әйдүк, кузгал…
Гыйнвар-май, 2003
Фото: Фрепик.ру