...Дүрт сәгатьләп вакыт үтте, Боцман һаман да зур
сабырлык белән засадада ятты. Һәм менә, ниһаять,
тояк тавышы ишетелде. Кәҗә сак кына атлап килә,
әлегә кабарынкы йон белән капланган нәфис тиреле
сәнәксыман мөгезен ботаклардан саклый. Селәүсен
агачтан ук сыман атылды да бөтен авырлыгы белән
кыр кәҗәсенең кирпечтәй җирән сырты өстенә килеп
төште, азау тешләре белән умыртка сөяген тешләп
өзде. Яшь җәнлек егылды. Шунда ук сикереп тормакчы
булды, гадәттәгечә, җиңел һәм иркенләп чабып
китмәкче иде, әмма әле генә көч белән тулы мускуллары
аңа буйсынмады.
Сусыл җылы ит белән сыйланып, Боцман сыртына
ятты һәм, үләндә аякларын җәеп җибәреп, әле бөгелеп,
әле озакка катып калып, бер яктан икенче якка тәгәрәде.
Туйганчы ашаганнан соң эчәсе килә иде. Кыр кәҗәсе
түшкәсенең калган өлешен ауган агачлар өеме астына
яшерде. Коры-сарыга ышкып тырнакларын чистартты,
рәхәтләнеп кайрыга ышкынды һәм, ниһаять, тау
чишмәсе буена төште. Суга кергәндә, кечкенә үрдәк-
чүрәкәйләрне куркытып, тегеләр тыгыз төркем булып,
агым буенча очып китте.
Сусынын кандырып, селәүсен кигәвеннәрдән җәенке
ботаклы чыршы астына ышыкланды. Тук һәм гамьсез
мәче, җиләстә иркәләнеп, судан җитез сөләйман
балыкларының очып чыгып авызларын чапылдатып,
бөҗәк тотуларын, нидер куркыткан маймычларның
чоңгылланып торган су өстенә көмеш яшендәй
чәчелүен күзәтте. Көтмәгәндә, каяндыр өстән җиңел
үтә күренмәле шәүлә булып балыкчы карчыга ялт итеп
үтеп китте. Сайлыкның дулкынлы шадрасына җиңелчә
сызып үтүгә ыргактай тырнакларында ялтырап балык
бәргәләнде.
Әмма рәхәтлек озакка бармады. Кыр кәҗәсе яткан
теге урыннан, үзенә бертөрле тавыш ишетелде. Көн
кебек ачык: кемдер ашалып бетмәгән түшкәне ботарлый.
Ул табышның хуҗасы килеп чыккач та борынын
күтәрергә уйламады, бары тик маңгай астыннан гына
сөзеп карады. Мондый әдәпсезлеккә түзеп тора
алмыйча Боцман ярсулы ысылдады. Тегесе аңа җавап
итеп, китек кара тешләрен ыржайтты. Йоны коелып
беткән, дугасыман сыртлы ят мәче бик карт иде.
Боцман тайга законын яхшы белә: көчле хаклы,
ләкин ул үзен тешсез ерткыч белән сугышып түбәнсетә
алмый иде. Ул бары тик кыр кәҗәсе янына икенче
яклап килде, һәм мәчеләр, бер-берсенә әледән-әле
сагаеп карап, сыйланырга тотынды. Тиздән килмешәк
ашап туйды, карашы белән һәм койрыгын селкетеп
рәхмәтен әйтте һәм читкә китте. Ә хуҗа куптарып
алынган агач төбенә йокымсырарга урнашты. Бу
вакытта табышны җирдән сөйрәгән канлы эз буенча,
кыр кәҗәсе янына аю якынлаша иде.
Йокы аралаш җелек сөягенең колак тондыргыч
шытырдавын ишетеп, Боцман башта яланып кына
куйды, ләкин чалыш аякның канәгать ырылдавы аның
йокысын тиз ачты. Кабынып киткән көчле ачудан мәче
аю янына чабып килеп җитте һәм аның кечкенә
күзләренә көйдергеч карашы белән текәлде. Тәпиләрен
киереп, табышы өчен сугышырга әзерләнде.
Киң итеп ачылган авыздан күк күкрәгән кебек калын
гөрелте атылып чыкты. Бу үкерү һәм көчле чөйсыман
казык тешләр мәченең эчкерсез ачуын басты: аек акыл
аңа ят түгел иде. Көчсез ярсу һәм үпкә белән ул
баскынчы тирәли әйләнде, ләкин, аюның көчтә
бәхәссез өстен булуын аңлап, ясалма битарафлык
белән чигенде. Шыплап тулган корсагы да кыю алышка
теләк тудырмады.
Боцман бөтен җәйне тынычлыкта һәм муллыкта
үткәрде. Иркен тормышы беркем тарафыннан
бозылмады. Бүреләр һәм аюлар, билгеле, сагаерга
мәҗбүр итте, әмма мәче маңгайга маңгай
бәрелешүләрдән качты. Хәер, алар да аның белән
очрашу эзләмәде. Һәрберсе, күршесенең хакын
хаклап, үз юлы белән йөрде.
Ул тайгада бары тик кешеләр белән генә берничек тә
тынышып яши алмый. Әмма мәче аларның
мәнфәгатенә беркайчан да каршы төшмәде, күреп алуга
беренче булып юл бирде. Бу җан ияләре һәрвакыт
аяусыз булды, һәр уңайлы очракта үзләренең тимер
таякларыннан яшенле күкрәү чыгарды, бәхеткә, бу
очрашулар мәче өчен зыянсыз тәмамланды.
Дөрес, җәй буена мәче бер тапкыр да аларны күрмәде
һәм ишетмәде. Яшь кар тиз арада эреп бетсә дә,
селәүсен өчен тыныч тормыш тәмам булды. Яңадан
сырт тармагы һәм үзәнлекләр буйлап төтен таралды,
этләр ләңгелдәде, тонык ялтыраган тимер таяклар
шалтыр-шолтыр килде. Аучылар армиясе һәм аларның
тугры ялчылары – этләр – тагын да күбәйгәндәй
тоелды.
Акыллы мәче бик оста гына сунарчыларның күзенә
чалынмау җаен тапты, шуның өчен “Күзгә күренми
торган ерткыч” дигән кушаматка лаек булды. Ачы
тәҗрибәсе булуга карамастан, ул сәер бер
кызыксынудан котыла алмады: кешеләр аны акыл
ирешмәслек булулары белән үзенә тарта. Боцман
төннәрен таудан әле бер, әле икенче аучы өненә
төште. Юлда ул ерткаланган кеш һәм зәһәр исле чәшке
түшкәләренә килеп төртелде. Тиеннәрнеке очрамады
(Аларны этләр ашап бетерә. Кеш һәм чәшкедән алар
чиркана).
Боцман чаңгы эзләре буйлап йөрергә ярата: бу ике
аяклылар аның биләмәсендә нишли – аңа шуны белү
кызык. Мәче аучыларның гадәтләрен өйрәнде, ә
кайберләрен танып та белә. Аучыларның тозакларын
һәм алар янындагы алдавыч җимнәрне ерактан күрә,
аларда үлем яшеренгәнен сизә. Капкында кеш яисә
чәшке, сирәк кенә себер көзәне яисә ас тыпырчына.
Тоткынлыктан котылырга теләп, көчсезләнеп, алар
бер-ике көннән соң катып кала.
Кырпак кар явып үткәннән соң, Боцман шундый бер
йөреп керү вакытында тәмле исне сизеп алды. Чаңгы
эзеннән ерак та түгел, агач астында зур бер куян
җиңелчә тибрәлеп һавада асылынып тора. Мәченең
аптыравының чиге юк – нишләп әле озын колак кар
өстендә кош сыман әйләнә?
Боцман чамалап карады – әгәр арткы аякларга
бассаң, кылыйга кадәр сузылырга була. Вак-вак атлап,
ул “очучы” куян янына якын килде һәм шунда ук кискен
авыртудан читкә тайпылды: алгы сул тәпиендә, аяк
табаны өстендәрәк, шалт итеп тимер тешләр ябылды.
Капкынны куйган кеше, әлбәттә, аучылык эшендә
шомарган, ләкин ул Боцманның үзенең иптәшләреннән
көч буенча күпкә өстенрәк икәнен исәпкә алмаган.
Инде бер сәгатьтән капкын каештан йолкып алынган, ә
селәүсен өч аягында куркыныч урыннан читкә, ташлар
сибелеп яткан якка, аучылар һәм этләр беркайчан да
керми торган урынга чаба иде.
Капкын каеш кисәге белән аягында ныклап утыра,
һәм аның тәлинкәсе һәр сикерүдә тимер өлешенә тиеп,
шалтыр-шолтыр килә.
Таш өеме янына килеп җитеп, Боцман ике зур таш
кисәге арасындагы бушлыкка керде. Монда,
чагыштырмача куркынычсыз урында, тетрәнгән һәм
җәфаланып беткән мәче авыр йокыга талды. Ул тимер
авызның авыртулы басымына күнегеп җиткән һәм,
гаҗәпкә каршы, озак йоклады. Йокыдан соң мәче ничек
кенә булса да бу уңайсыз шалтыравыктан арынырга
ниятләде – ул әрнеп авырта, ә иң мөһиме, йөрергә
комаучаулый һәм үзенең шалтыравы белән табышны
куркытырга мөмкин.
Боцман, алгы тәпиен кыскан дуганы арткы тәпиләре
белән тартырга омтылды. Ул утырырга тырышканда,
тозакның пружинасы таш арасына кысылды. Авыртуга
түзеп, мәче аягын тарткалады. Дугалар, тиресен суерып,
әкрен генә аска төште, әмма, киң табанга җитеп,
тоткарланып калды. Шунда тапкыр җанвар тәпиен
кинәт үзенә тартырга тотынды. Пружинаның өске
өлеше, ташка терәлеп, аскысына кысыла башлады,
һәм Боцман катырак тарткан саен, басым кими барды.
Ниһаять, дугалар аерылып китте дә, тәпие тозактан
шуып чыкты.
Моннан соң селәүсен, икеаяклыларның яңа хәйлә
корбаны булмас өчен, шәрә кыя ташлы, тирә-яктагы
биеклекләрдән өстен мәһабәт тау башына китте. Анда,
бик көчле җилләр һәм чатлама суыклар булуга
карамастан, кыр тавыкларын аулап, мохтаҗлыксыз
яшәде.
Аста, тау уйсулыклары буйлап яшел ташкындай агып
төшкән чыршылыкта, кечкенә мөгезсез боланнар –
кабаргалар – яши. Мәчегә вакыт-вакыт аларның
корырак, әмма нәфис итләре белән сыйланырга туры
килде.
Карның бары тик кабаргаларның кечкенә тояклары
һәм кыр тавыкларының эзләре белән генә бозылганына
ияләшкән Боцман, кинәт селәүсен калдырган яньчелгән
җирләрне күреп, бик тә гаҗәпләнде. Ике көн элек ят
бер мәче – ә бу чынлап та нәкъ мәче иде – тәбәнәк
таулар тезмәсе буйлап үзәнлеккә таба узды.
Мәчене татлы рәхәт изрәү биләп алды. Ул кире
әйләнеп килде һәм ана мәченең аяк эзләренә басарга
омтылып, аның буенча китте. Өзек-өзек сукмак буйга
сузылган калкулыкның сөзәк битенә алып килде, аңа
төрле яктан өч мәченең эзләре килеп кушылган. Төннең
иң кызган вакытында туңган тайга тынлыгында кискен
һәм дәртле яңгыраган әче тавышлар буенча, Боцман
урманлы сөзәклектә дүртесен дә килеп тапты.
Күксел соры төстәге сокландыргыч мәче шунда ук
яңа килүченең лаеклы һәм ышанычлы икәнен
аныклады, һәм үзе аның янына килде. Әүвәлге
игътибар күрсәтүчеләр аның артыннан иярмәкче иде,
ләкин Киса кискен борылып, тегеләргә дошманнарча
ысылдады.
Алар үтеп чыга алмаслык аулак урынга кереп китте.
Бәхетле Боцман, гаять кырыс җан иясе булса да,
хисләр ташудан, вакыт-вакыт түбән сузынкы әче тавыш
салды. Ана мәче аны кабатлады. Бу җан әрнеткеч
мәхәббәт җырлары башкаручыларның үзләренә
канәгатьлек бирсә дә, тайгада яшәүчеләрнең күбесен
куркудан өнсез калырга мәҗбүр итте.
Озакка сузылган туй вакытында Боцман Кисага
берәүне дә якын җибәрмәде. Моның өчен аңа
сугышырга да туры килмәде: аның зурлыгы һәм
мәрхәмәтсез күз карашы кияүлеккә дәгъвачыларны тиз
айнытты.
Кыш ахыры карлы-буранлы, яз – салкын, озакка
сузылган булды. Мәче балаларга җыена, ә тайгада
бөтен җирдә эре бөртекле кар ята. Ана мәче сакланып
кына һәм аз йөри. Күбрәк тәбәнәк тау ярыгына керә
торган урында ятып тора һәм кысан карыныннан
иреккә чыгарга атлыккан балаларының этеш-төртешен
тыңлый. Алар вакыты белән дау кубара, кечкенә
корсак көчле тәпиләрнең сугуларыннан калкып тора.
Боцман, дустының тамагын туйдыру мәшәкатьләрен
үз өстенә алды. Кисаны өндә калдырып, ул чираттагы
ауга китте. Җиле ачы. Язның әсәре дә юк. Тик көртләр
генә басылган, һәм агач кәүсәләре тирәсендә ләмлерәк
кечкенә чокырчыклар эреп беткән.
Кыйгачлап җил искән якка барганда мәче күп катлы
ис агымына юлыкты. Ниһаять, ул үзен кызыксындырган
исне тотып алды: бер агым яшь ана пошиның гаҗәеп
тәмле исен алып килде...
Әсәрне тулысынча "Тулпар" журналының 4нче саныннан (2024) укый аласыз.
Урысчадан Әлфия Ситдыйкова тәрҗемәсе.
Автор турында
Камил Фәрухша улы Җиһаншин 1950 елның 15 мартында Туймазы районының Кандра поселогында, хәрби офицер гаиләсендә туа. Балачагы һәм яшьлек еллары Ерак Көнчыгышта, Хабаров һәм Приморье крайларының хәрби шәһәрләрендә үтә. Лазовск дәүләт сәнәгать хуҗалыгында дүрт сезон аучы булып эшли, җәнлекләрнең һәм кошларның үз-үзләрен тотышларын аңларга өйрәнә. Әмма, авыр яраланган матур сынлы кыр кәҗәсенең күзләреннән тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күреп, бу һөнәрдән баш тарта. Алай гына да түгел, киләчәктә “Республика кыргый хайваннарны яклау фонды” төзи.
Үзенең китаплары өчен материал туплаганда, К. Җиһаншин һәрвакыт юлда була. 2011 елда “Җирнең утлы билбавы” дөньякүләм экспедициясендә катнаша, Төньяк һәм Үзәк Американың бөтен илләрен узып, сәяхәте турында “Аляскадан Эквадорга кадәр” дигән китапта бәян итә.
Язучының иҗаты күп кенә бүләкләр белән бәяләнә: Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе (2012), әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә балалар һәм яшүсмерләр әсәрләре өчен Русия Президенты премиясе (2019) һәм башкалар. Башкортстанның халык язучысы (2022). Урыс география җәмгыятенең Башкортстандагы бүлекчәсенең шәрәфле рәисе.