11
Ак як, пакь як... Төс үзгәртмәгән берәр аймагың калды микән? Күлләреңдә көмеш балыклар йөзә, агач-куакларыңда сары сандугачлар сайрый, бакчаларыңда алмагачлар ак чәчәк ата, басу-кырларыңда алтын башаклар үсә... Табигатьнең яралыш-яратылуында хыянәт юк. Йа Раббым, син адәм затын да аклыкка төреп тудырасың, тик ул син тыйганнардан тыелып яшәми һәм карала башлый. Соңгы вакытта Җәүдәт тә дөнья малына кызыга башлады, нәфес, язгы үлән кебек, борын төртеп маташа иде.
— Һи-и, кем кәбестә сатып баесын инде. Алты мең тонна тапшырдык, табышы — тычкан койрыгы.
— Аның койрыгы озын ич, Җәүдәт.
— Һи-и, үзе озын, үзе нәзек. Урламасаң, яшим димә инде син. Әнә үзәктә гөмбәләр кебек ташпулатлар калка. Фәлинов та йорт төзи, түбәсе — амбар калае. Кумады шул куштанны абзаң. Кай төшләре белән ярыйлардыр. Иелгән башны кылыч кисми анысы. «Шестерка»ларның бөтен җирдә дә бәясе зур. «Шестерка», ягъни «алтылы» — халык телендә хуҗаның артын ялаучы хезмәтче ул, Гөлфия. Зато балда-майда йөзә. Безнең төсле, борыны белән җир сөреп, тиеннәр чүпләми.
Егет шулай күңелендәгесен актарып сала иде дә аннан, кызның бу аһ-зарларны өнәмәсен сизеп:
— Ни булды соң әле миңа? Ач-ялангачмы мин? Гарип-горабамы? Яраткан кешем янымда да, җанымда да, — дип үкенеп туялмый иде. Тик ул хакимнең Бәкерлегә бик еш кунакка килеп йөрүен Гөлфиядән нигәдер яшерә иде. Аның каруы шофер егет хәбәрләргә бер дә сусатмады.
— Гөлфия апа, безгә туган тиешле Моратхан абзый ни дия. Җәүдәт атна саен сарык суйдырта, без хәзер шашлык ясауда тәмам остардык, грузиннар көнләшерлек, дия. Мишә буендагы таллыкларда гылаваны сыйлыйлар икән.
— Гайбәт ул, энем, — диде кыз.
— Чын, Гөлфия апа, чын, Моратхан абый юк-барны тәтелдәми, намусы чиста аның. Күзе дә зерә очлы. Безнең рәис бик кунакчыл икән, гылаваның авызына чәйнәп кенә каптырмый, дия. Ышанмасаң, Җәүдәт абыйның үзеннән сора.
Сорамады Гөлфия. Ваклыклардан өстен җанга чүп-чар тутырмыйлар. Җәүдәт андый икейөзле ир түгел. Ул бит инде Эдуард Арсланов белән ике арада коры эш мөнәсәбәтләре генә урнаштырырга икәнен аңлый. Бу дөньяга сатлыкҗан кубызында биер өчен тумаганын да белә. Айлы төндәге учак тирәсенә иң якын кешеләр генә җыела.
Әмма башын күпме генә кыркыса да, күңелдә яралган шик үсә-үсә зурая иде. Егетнең үз-үзен тотышы сәерләнде. Ашыга, яна, пешә... Хәзер аңарга тәкәбберлек тә чат ябышты. Җәүдәт, тауларны җир белән тигезләрдәй булып, һаваланып сөйләшә иде. Шундый минутларда Гөлфия урманны сагынды. Аланда бушлыктыр инде... Әтиле-уллы тимер капкалы йортта яшидер. Сыңар күзле карт һаман серен яшереп саклыйдыр һәм, үзе үлгәч, аны Гөлфия иясенә җиткерер дип өметләнәдер...
Беркөнне Җәүдәт шылтыратты.
— Сөеклем минем, күз нурым минем, безнең Казанга — уңыш бәйрәменә китеп ятыш. Өч алдынгы хуҗалык рәисе исемлеккә кертелгән.
Кыз, гаҗәпләнеп:
— Син кайчан алга чыктың соң әле? — диде.
Чыбык очында озын итеп суладылар.
— Тырыштык инде... Әзрәк этсәләр, арттагылар да алдан чаба, Гөлфия. Тырыштык, әйе... Абзыйның хәер-фатихасы белән барыш. Төркемне үзе җитәкли. Сау бул! Сагынып көт!
Гөлфия көч-хәл белән ике генә сүз әйтә алды:
— Хәерле юл.
Бәйләнчек уйлар уптым илаһи тагын җанга ябырылган иде. Аның Җәүдәте нишләп хакимгә сырпалана икән, йә? Тырыштым, ди. Таллыктагы төнге бәйрәмнәр хак микәнни соң? Бер карасаң, моның нәрсәсе бар: рәистә сыйланалар. Ә сыйлау артында ниләр ята? Егет ни тели? Ул да «алтылы» санына әйләнергә җыена микән әллә? Ул да... вак тауар хәлендә калып, сатылырга әзерләнәме? Йа Раббым, нинди куркыныч уй. Гөлфия шуны чирканмыйча күңелендә әвәләп йөртә бит әле!
Якшәмбе көн иде. Көз кара туфракта эре-эре бәрәңгеләр тәгәрәтеп, куаклардан шыбыр-шыбыр тулып пешкән алмалар койдырып шаяра иде. Гөлфия белән Мәйсәрә бакчада кайнаштылар. Кыз корыган бәрәңге сабакларын иске мунча янына өя иде, май кояшы сыман балкып, Җәүдәт килде.
— Кызлар, ачуланмагыз, Казаннан туры сезгә кайттым, — диде ул. — Өч көн бәйрәм иттек. Бии-бии таш каланың асфальты тишелде. Сезгә сумкада күчтәнәчләр, чәй эчәбезме?
Хуҗабикә:
— Эчмәгән кая, хәзер чәйнекне гөжләтәм, энем, — дия-дия, өйгә кереп китте.
Аулакта калгач, егет бәрәңге капчыгы аша үрелеп, Гөлфияне кочаклады.
— Нихәл, күз нурым? Әллә сөенмисеңме кайтуыма, былбылым-сандугачым?
— Сөенәм, — диде кыз, коры гына. Җәүдәтнең төчеләнүе аны сагайта иде. Ни кылана, ә? Андый шикәрле-баллы сүзләрне яратмый бит инде Гөлфия. Төчеләнү — ялагайлар сыйфаты ул.
Егет бәрәңге сабаклары өстенә утырды.
— И туган як көзенең матурлыгы! Шәһәрдә тузан, сөрем, төтен. Безнең бәхет Күмер Тауда, Гөлфиям, былбылым-сандугачым. Ныгытып тамыр җибәрик без шушы туфракта.
— Ерактан урама, — диде сагайган Гөлфия. — Эдуард белән сине сарык халкы тәмам дуслаштырган, ахры. Ул сиңа урынбасар кәнәфиен аткарамы?
— Бигрәк син тагы! Сарык белән генә түрәне бөгәрсең ди! Алар ашаган ризыгын икенче көнне үк оныта. Тавышыңда каһкаһә бар синең, Гөлфиям. Җүнлерәк җирдә эшлим икән, бу начармыни? Миңа да адәмчә яшәргә вакыт.
— Адәмчә яшәү нәрсә соң ул, Җәүдәт?
— Акча, дәрәҗә, байлык-муллык дисәм? Хәерчелек ирләрнең күкрәген тарайта, Гөлфиям. Чөнки дә иркенләп сулый алмыйсың.
— Димәк... димәк, син «алтылы» санына риза?
«Уф» дип аркан ауган Җәүдәт бераз дәшми-тынмый ятты да:
— Минем язмыш синең кулда, Гөлфиям, — диде.
— Ничек минем кулда? — Кызның күз алдында кара таплар уйнаклады. Ул менә-менә аңын җуяр кебек иде.
— Саттыңмы әллә? — диде Гөлфия, үз тавышыннан үзе үк куырылып.
Йа! Ул яраткан кешесенә нинди зур гаеп ташлады, хәзер Җәүдәт: «Син шигең белән җанымны мыскылладың», — дип үпкәләп кайтып китәр. Ләкин егет күтәрелеп бәрелмәде. Тыныч кына: — Сатмадым, — диде.— Без алыш-биреш кенә ясадык. Мин аңа уртак серебезне тиштем. «Кассетаны кулыма сал да күрше бүлмәдәге беренче урынбасар урындыгына кереп чум», — диде Эдуард Әминович. Сине эзәрлекләргә ант итте. «Район бюджеты хисабыннан өч томлыгыңны чыгарттырам»,— диде. Хәтерлисеңме, Казанда танышым кибет ачып кесәсен калынайтты, дидең. Син дә баерсың, теге кулъязмаларыңны хутка җибәрербез, Гөлфиям, алтын балыгым. Фәлиновларның арт сабагын укытабыз әле!
Кызның гәүдәсе тотрыклылыгын югалтты. Ул, әллә ничә кисәккә уалып, җиргә сибелде... Егет аны күрми, бармагын күккә «кадап» дәртләнеп-дәртләнеп сөйли дә сөйли иде:
— Шәп йорт тергезербез, сандугачым-былбылым. Сиңа аерым иҗат бүлмәсе. Яз да яз романнарыңны, бөегем минем! Эдуардка кассетаны тизрәк томырыйк та. Тыгынсын ач бугаз. Әйдә, без ике сәер дус арасына чөй какмыйк. Без лутчы аларның икесен дә файдаланыйк. Хәйләкәр кешеләр шулай эшли. Ә синең ул кассетаң — бомба.
Гөлфияне хуҗабикә хатын гына селкетеп уятты.
— Абау, нишләдең, кызым?!
— Гөлфиям! — дип, Җәүдәт тә атылып торды. — Ни булды сиңа?! Күгәрченнәр кебек гөрләшә идек, ни булды?!
Кызның башы бер генә юнәлештә эшли иде инде: «Казанга китәргә кирәк, Казанга, Казанга, Казанга! Тик кем илтә? Кем илтә, кем, кем?» Ул сәгатенә карады. Утыз минуттан рейс автобусы кузгала иде.
— Мин Казанга барам, — диде Гөлфия.
Ә Җәүдәт, көлемсерәп:
— Арсланов олы юл чатларына кешеләрен бастырды. Сине Күмер Таудан чыгармаска кушты, — диде. — Акылсызланма, җаным, бир кассетаны! Шул пүчтәк әйбер өчен Эдуард белән тәмсезләшмик.
— Чү әле, җегетем, кәсит-мәситләрең белән талкыма, бакчи, агарды-күгәрде балакаем, артык күп казыттым, ахры, бакчаны, — диде берни дә аңламаган Мәйсәрә һәм кызны култыклап өйгә әйдәде.
«Кая, җанкаемны күтәреп кенә кертеп салыйм сиртмә караватка, кичкә хәтле ял итсен, мин өс-башымны алыштыргач килермен» дигән егеткә Гөлфия, чебен куган төсле, кулы белән селтәнде. Тыелган чикне сикереп узган ир затына бәгырь каткан иде. Чәй йотып хәлләнгәч, ул, үзенең фаҗигасен тагын бер кат йөрәгеннән уздырып, сытыла-сытыла елады. Моннан да хыянәтрәк хыянәт бар микән ул, йа Раббым?! Мал белән дәрәҗәгә алданып яраткан хатын-кызын саткан бәндәнең аяк атлауларыннан җир ничек убылмый да, күкләр ничек шартлап ярылмый икән?! Юк, оятсызны оялтырга ярамый. Аңа хәтта сүз дә әрәм! Хәзер Эдуард Арсланов кассетаны кулга төшерү өчен көрәш башлаячак. Ул — имансыз, ул — мәрхәмәтсез, Гөлфияне таптап-изеп бетерәчәк. Бер табактан ашаган дустын дошманнарга корбан итеп биргән җәлладтан рәхим-шәфкать көтәргә дә түгел.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру