10
Кичне суырып китергәндәй булды Гөлфия. Аланнан кайтканнан бирле йөрәк елый иде. Аңа юатучысы — Җәүдәт кирәк иде. Ә егет Күмер Тауга эңгер-меңгер иңгәч кенә ишек шакыды.
— Нишләп утсыз интегәсең? — диде Җәүдәт, кабызгычны чертләтеп. — Синнән әллә төнлә дә хәреф чүпләтәләрме?
— Кемдер миңа, фәлән сәгатьтә очрашабыз, диде дә...
— Ачуланма, газиз җаным, мин әле генә кунакларны озаттым. — Егетнең йөзе борчулы иде.— Артымнан ук бастырып килде абзаң. Мин-минлегенә тигәнмен икән.
Урманнан җанын каерып алалмаган кыз:
— Кем турында сөйлисең син? — диде.
— Шул инде... Күмер Тауның яңа патшасы. Хуҗалыгыңны күрсәт, ди. Койрыкта ялагай Фәлинов шуыша. И ярарга тырыша Эдуард Арслановка! Теге күркәсе икегә ярыл дисә, өчкә үк ярыла, валлаһи. Әле Бәкерлене яманлаган итенә. Имеш, без арттан беренче. Ух, сорыкорт, итек үкчәсе белән генә сытасы!
Җанга уралган сагыш йөрәкне чәнчи иде.
— Мин сине сагындым, — диде кыз, пышылдап кына. — Сагындым...
Җәүдәт ярсуыннан чукракланган иде.
— Җыен әләм-әтрәк баш та муен! Ул Фәлиновлар салам селкеткән кеше түгел. Гылавага синең сүзең үтә, Гөлфия, чистартсын хакимиятне шул куштаннардан.
...Ак бахбай аны адаштырмыйча урманнан алып бара... Арыса да туктамасын иде Сылукай. Арба тәгәрмәче шыгыр-шыгыр итә... Әллә Сыңар күз теш шыгырдата микән? Юк, юк, усал түгел лә Хантимернең әтисе...
— Гөлфия, Гөлфия, дим! Нигә күзеңне йомдың? Син, ахры, мине тыңламыйсың. Уян! — Җәүдәт өстәлдәге кәгазьләрне кыштырдатты.
— Тыңлыйм, — диде кыз. — Безнең ялгыш беләсеңме кайда? Без егыла-тора бер көнлек дөнья куабыз, Җәүдәт! Без хәтта Ходай биргән ярату хисе белән дә ләззәтләнә алмыйбыз, баштанаяк тормыш мәшәкатенә батканбыз.
— Кем инде ул «без»?
— Мин, син, алар...
— Син, ахрысы, хыялый әсәр язасың, Гөлфия. Мин бит ачынып сөйлим. Күкрәк кыза бит!
— Җәүдәт, мин дә ачынам. Син үчтән кара янып миңа йөгердең, әйеме? Хаким Фәлиновның артына типсә, икенчесе утырачак. Әрсез чүп үләненең сабагын өзсәң дә, тамыры кала.
— Аптыраган, валлаһи! — Егет кәчтүм төймәләрен ычкындырды. — Эссе синең бүлмәдә. Әллә мин янам. Хурландыра, Гөлфия. Ат кебек җигелеп тартканда, ике каш арасына инә кадыйлар. Уф, эссе!
— Җәүдәт пыяла савыттан су агызып эчте. — Ярар, Фәлинов белән вакланмыйм дисәң, башлыкка фикерләремне үзем җиткерермен. Атна-ун көннән янә безгә килмәкче әле абзаң. Сарык фермасын күрде дә, шашлык пешереп сыйла, диде. Ике бәрәнне симертергә дип аерым яптырдым. Уф, эсселекләр, май эри. — Җәүдәт җаным, болай булса, син дә Фәлиновтан кимен куймыйсың бит инде! Чакырма да, сыйлама да, күч мәктәпкә укытырга. Гөнаһсыз сабыйлар янында күңелең дә керләнмәс.
Бу тәкъдим егеткә ошамады.
Ул, үртәлеп:
— Күч, күч, имеш! — диде. — Фәлиновның энесе эшсез әнә, агроном кисәге күптән хуҗалык сорый иде, нишләптер Әмирулла гына хут бирмәде. Минем урынга ул мәнсезне тыгачак абыйсы. Эткә майлы калҗа каптыралармыни!
Гөлфия бүтән бәхәсләшмәде. Үзе юл ярган туры Җәүдәт бүген әз генә читкә тайпылган, иншаллаһ, иртәгә ул Фәлиновлар белән булашып яшәүнең нәфес коткысы икәнен аңлап, хатасын төзәтер. Инде ул аңлады да бугай.
— Әй, нишлисең син, тиле малай! Бердәнбереңә «сагындым» дип йөз кат, мең кат кабатлыйсы иреннәреңдә Фәлинов та Фәлинов!
— Гафу ит, кичер, Гөлфиям. Синнән яшерер нәрсә юк. Шуңар сөйлим бит мин.
— Мин дә шулай, Җәүдәт, — диде кыз.— Синнән берни дә яшермим. Эдуардның теге дусты исән...
— Исә-ән?!
— Хантимер үлмәгән. Исемен үзгәрткән. Дамир Салиев ул хәзер.
— Менә яңалык! Кайдан ишеттең?
Колак төбендә Алялетдин картның кисәтүле тавышы: «Җегетеңә бер әпәеңне күрсәтмә, күрсәтмә, күрсәтмә...»
«Нишлим, йә, нишлим?! Без Җәүдәт белән бербөтен. Бары да уртак, югы да уртак. Ә соңгы җиденче әпәй — хикмәтле картның аланы. Гөлфиянең аны телемнәргә телеп, ятлар табынына куярга хакы бармы соң? Юк бит, бер Аллам, юк!»
— Казандагы танышым шылтыратты, Җәүдәт.
— Сатлыкҗан Эдуардка нинди сюрприз, ә!
— Дамир Салиев әлегә дөньяга күренми икән.
— Куба икән җил-давыл, куба-а! Ә кассета нәрсә, Гөлфиям?
— Аның үз чираты, Җәүдәт. Без бүтән бу хакта сүз куертмыйк, яме! Ул синең белән минем сер.
Егет, ачык тәрәзәдән башын тыгып, кызышкан яңакларын суытты.
— Уф, эссе! Кар базына төшеп уынырсың, валлаһи. Исән дисең, ә! Җил-давыллар куба икән. Теләсәләр нишләсеннәр, безнең читләргә касаниебыз юк, безнең үз җырыбыз, үз көебез. Мин сиңа атап шигырь яздым бит әле, газиз җаным. Бак, колхозчы малае хисләрен энҗе итеп бер җепкә тезде. — Җәүдәт, бөгәрләнгән кәгазь кисәген сыпырып: — Укыйммы? — диде.
— Укы, шагыйрь,— диде Гөлфия.
— Тыңла, ханбикә.
Яратаммы? Яратамдыр.
Җәйләрдә синең күзең.
Янымда да, җанымда да
Яшисең хәзер үзең.
Кыз чыркылдап көлде.
— Кемнән чәлдердең? —
Китапханәдә шигырьләр җыентыгын актарган идем. Сине нәрсә белән сөендерим, мәйтәм.
— Мин болай да сөенәм, Җәүдәт...
«Ниһаять, мин дә сөю бакчасында йөрим, мин дә сөю алмасының тәмен татыйм», — диде кызның күзләре, ә теле шуны әйтергә оялды.
— Син гел боек, Гөлфиям. Без кешеләр арасында сиңа читендер ул, әйеме? Без тупас, дорфа, томана. Тагын кемнәр әле без? — Егет колак артын кашыды. — Без — тамак коллары, без — әрсез чүп үләне...
Гөлфия егеткә сокланып һәм яратып карады. Менә кызның кадерле кешесе... Аның бер генә кимчелеге дә юк, ул — әүлия... Ничек моны төчеләнмичә генә аңа белгертергә икән?
— Син кешеләр түгел, Җәүдәт, син...— Кыз үз хисләреннән үзе кайнарланды. — Син... син әллә нинди инде шунда. Кешеләр минем бәгыремә камчы белән сыдырганда, мин сиңа сыенам да... тереләм. Хәзер мин бер дә кыен ашамыйм инде, чөнки... син янымда да, җанымда да. Шигырьдәге кебек...
...Ул бәхет канатларында тирбәлеп кайтканда, фатир хуҗасы белән күрше хатыны чәй эчә иде.
— Нинди яңалыклар бар, Сәвия апа? — диде Гөлфия.
Ятим балалар йорты мөдире тезләренә шап итеп сукты да:
— Бирәннәр һапылдатты яңа өебезне, — диде.— Дөбер-шатыр такта ташыйлар. Әле генә шуннан кайтышым иде, бергә кулга-кул тотынышып, Казаннар аша салдырган бина бит, дим, Әмирулла Дәминовичларга барып карыйм, ни киңәш итәр икән, дим, ә ул йөрәк белән бүлнистә ята, ди. Миңа хәзер йортыннан битәр нарасыйларымның таралуы зур хәсрәт. Искесен төзекләндерсәк, яшәр идек әле.
Балалар хакына баш ияргә кирәк иде. Иртәгәсен Гөлфия белән мөдир хатын хакимияткә керделәр.
— Никакой искегә ремонт, кунакханәгә ямьсез вид создавать итә ул, — дип акырды хаким. — Аннан китәсез, центрда ике балалар бакчасы, берсе сезгә. Ике ай срок, живо шунда урнашыгыз! Минем добротам аркасында балаларыгыз Күмер Тауда үсә. Бу изгелек турында газетага статья язарга надо. Апа, иди, шагай, ә син задержись, баш редактор.
Яңа хаким, буш өстәленә яртылаш авышып:
— Миндә пока кәгазь өеме юк, бөтен идеяләрне башымда әйләндерәм, — диде. — Кайчан интервью эшлисең, Гөлфия Хан?
— Бераз сезне өйрәнәм инде, Эдуард Әминович, — диде кыз, хәйләләп. — Күмер Тауда эш тә күрсәтегез.
— Ну, ладно. Өйрән, өйрән, мин сиңа добро бирәм. Үзеңнең фронттагы җиңүләрең мактанырлыкмы, Гөлфия Хан?
— Нинди «җиңү», Эдуард әфәнде?
Хаким калын иреннәрен бөрештерде:
— Ну, ну, кыйланма. Мәхәббәт фронтында сугышасың икән син. Шул авыл гыйбадын сөясеңмени? Ха-ха-ха! Тәгәрә дә үл: күктәге йолдыз тирес кортына гашыйк! Ха-ха-ха!
Гөлфия дә, җәясен тартып, агулы ук очырды:
— Ялгышым зур икән, әйе. Миңа сезне сайларга иде, иптәш фән белгече. Сез — җитез, өлгер, әрсез ир-егет, әнә хакимият баскычыннан ничек тиз йөгереп менеп киткәнсез, өстәгеләргә ялагайлану таланты сирәк кешегә бирелә.
Эдуард Арсланов:
— И хатынкай, син минем өчен картайгансың, миңа уналты-унҗиде яшьлекләр тансык, — дип шаярып кына җәядән читкә тайпылмакчы иде, әмма ук аның мин-минлеген тишеп үткән иде инде. Ул, ярсып-бүртенеп: — Син, Гөлфия Хан, мине пычратма, яме! — диде. — Минем тырышлыгымны бәяләделәр, миңа ышандылар, кыскасы. Мин беркемгә дә ярамадым. Ул шик сиңа каян килде, ә?
«Син сатылдың... Синең бөтен тырышлыгың шул иде».
— Карале, теге кем, хыялый Нияз Сафин минем хакта аны-моны әйтмәгәндер, ә?
Гөлфия, гаҗәпләнгән булып:
— Әллә сез танышлар идегезме? — диде.
Хаким корсагы кабарганчы рәхәтләнеп сулады. Гөлфиянең бу соравы эчне кимергән «нәни сорау»- га җавап иде. Әйдә, әлегә тантана ит, Эдуард Арсланов. Ә без капчыкта озак ятар микән соң? Ай-һай!
— Ну, ярар, мәрхүмнәрне каберләреннән куптармыйк. Ә син ничего хатын үзең, — диде кәефе күтәрелгән Калын ирен, күзләрен майландырып. — Бәкерле гыйбадына әрәм син. Минем искиткеч матур тәкъдимем бар: икәү төн кочагында бер ләззәтләник әле без. Бер-беребезне ошатсак, элемтәне тагырак та көчәйтербез. Кайсы төн сиңа кулай: дөм караңгысымы, айлысымы?
Ялгыш юеш бакага орындымыни, Гөлфия җирәнеп куйды.
— Ул төн мәңге җиргә иңмәс шул, Эдуард әфәнде.
— Киреләнеп чиратның койрыгында калмагаең, Гөлфия Хан, — дип шаркылдады хаким.
...Беркөнне ятим балалар йорты мөдире урамда очрады да:
— Яңа өебезне фахешханәгә әйләндерделәр, өч бүлмәсе хуҗаныкы. Хатыны Казанда чакта пәри туе ясый. Фәлиновлар моңа Әлмәттән япь-яшь кызлар ташый. Ак як, пакь як идек, ничек пычраталар безне, Аллам, каһәр суккан килмешәкләр, — дип әрнеп-әрнеп елады.
Ике тәүлек хакимияткә «булышкан» Рамилнең дә теле «чишелде»:
— Сиңа гына әйтәм, Гөлфия апа. Бүтәннәр ишетмәсен, иту, мине Фәлиновлар астыра. Без ике яшь кенә нәстәкәйне Казанга аппардык. Мех кибетенә. «Мелита»га. Фәлинов аларның икесенә дә ике йөзәр меңлек тун апбирде. «Әгәр хуҗага тырышып хезмәт итсәгез, бүләкләрне жәлләмибез», — диде. Әллә акчасы гылава кесәсеннәнме? Мине дүрәк димәсеннәр, без белгәнне тавык чүпләмәгән. Аннан соң мин ул озын ботлы нәстәкәйләрне балалар йорты ишегалдына илтеп бушаттым. Тәрәзәдә ялангач шәүләләр иде. Безнең авылда халык йөз тәңкәгә тилмерә. Монда акчага утырып шуалар.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру