Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
26 август , 08:07

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (13)

Ата гына үз баласына йөрәген ярып бирә.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (13)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (13)

Машинага утыргач та, шофер егет кай тарафка, Гөлфия апа? дип сорамый иде. Күрәсең, кызның йөзенә сары сагыш җәеләдер дә, егет, шуның билгеләрен «укып», кая табан кузгалырга икәнен чамалыйдыр.

— Җәүдәт абый миңа синең китапны төртте, Гөлфия апа. Җир шарындагы иң шәп язучының әсәре, ди. Сез анда ни... урманда иркенләп һава сулагыз, мин олы юл читендә китап укый-укый көтәрмен.

— Мин тиз, Рамил, бик тиз!

Урманда кызның йомышы юк иде инде. Дөрес, мәрхүм Ниязның әманәтен үтәмәде. Чү, моңа төзәтмә кертергә кирәк: әлегә үтәмәде, иртәрәк дип санады, һәрхәлдә, акылы «сабыр итәргә» дип боерык язды. Хантимер, үлемне җиңеп, хыяллар белән рухланып яши генә башлаган, аның юлына салам бөртеге дә ташларга ярамый иде.

Бу ирнең хата-кимчелекләре бихисап, әмма Хантимер Әхмәтов намус һәм вөҗдан дигән иң кыйммәтле төшенчәләрне базарга чыгарып сатмас кебек. Әйе, ул — беркатлы. Кырыс тормыш чынбарлыгына маңгаен бәреп канатса да, «мин нишләп һаман бер генә кат күлмәктән соң әле?» дип, үз-үзен мәкерхәйлә белән төрмәгән. Һәм… акылга да утырмаган иде.

 

...Сукмак очында Алялетдин карт саклый иде.

— Агач-куакларга көз сәлә генә сары буяу сибә, — диде ул, көрсенеп. Картның күзе дымланган иде.

— Хәсрәтләнмә, Алялетдин абзый, аның эше шул, — диде кыз, юатып. — Безнең җәйләр алда әле.

— Иһи-һи, кызым, Газр-раил юлдадыр-р, канатлар-рын җилпидер-р, мин китәр-рмен озакламый. Хантимер-ргә дә бүтәнчәли булышалмам, хәйләкәр-р явызлар-р аны хар-раплар итәр-р. Шуңа хәср-рәттә дә уйда башларым, кызым. Атка атланып үскән ир балага ат бер-ркатлылыгы йога икән, иһи-һи.

— Син аның бердәнбер туганы, ахры, Алялетдин абзый?

Карт имән яфрагы белән сыңар күзен сөртте.

— Бер-рдәнбер,— диде.— Атасы белән анасы мөгаллимнәр-р иде, мәктәптә куна-төнә эшләделәр-р. Малай гел минем култык астында иде. Иһи-һи, төштә күек хәзер ул чаклар-р.

Хантимер аланда киерелеп печән чаба, ә аның янында җигүле ат тора иде.

— Кем бу?! — диде Гөлфия, сокланып. Гүя җиргә ап-ак болыт ишелгән дә ак бахбайга әверелгән иде.

Хантимер чалгысына таянды.

— О-о, кунак кызы! Исәнләш, Сылукай туган.

Ат башын чайкап кешнәп җибәрде:

— Миһа-һа-а-ай...

— Һай, һай-й,— диде кыз, аңа табан йөгереп. — Китмә-ә, бахбай-болыт, ялыңа ябыштырып мине дә күкләргә алып мен!

— Ул, кызым, адәм телен аңлый, — дип кеткелдәде карт. — Җәле, Хантимер-р, ар-рбага бер-рәр сәнәк печән ыр-ргыт. Вәт маладис. Җәле, аяклар-рыңны салындыр-ртып менеп утыр-р, кызым. Дилбегәне ипләп кенә кагып, Сылукай, әйдүк, Тулпар-рга апкайт, дисәң, ул сине бор-рма-бор-рма ур-рман эчләррендә дә адаштыр-рмас, туп-тур-ры безнең ызбаның капка төбенә кайтып туктар-р. Киң ишегалдында тояк шомар-рткан колын чаклар-рын сагына, малкай.

— Караңгыда да урман гизәме, Алялетдин абзый?

— Гизә, кызым, гизә.

Кыз, дилбегәне әкрен генә селкеп, картның тылсымлы сүзләрен кабатлаган иде, Сылукай дәртләнеп урыныннан кузгалды. Арба тәгәрмәчләре җыр җырлый. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... «Ак болыт» аны әкиятләр иленә алып китеп бара...

— Әй абзый, абзый, — диде аларны елмаеп кына күзәткән Хантимер.— Син үзең дә ат сыңары. Авыл дип үләсең инде. Тулпарың күптән таралды бит, анда җан әсәре юк, нигезләрдә алабута үсә.

Карт авылына ашкынган Сылукайны ияреннән тотып туктатты.

— Тр-р, җанкай. Мона нәстә, Хантимер-р, кычыткан үссен, алабута үссен, миңа бар-рыбер. Мин ахыр-рзаманда үз зияр-ратымнан кубар-рылам. Минем анда ике ар-ршын җир-рем тамгаланган. Тактада җазу: Камалетдин углы Алялетдин. Иншалла, соңгы васыятемне бер-рәр изге бәндәсе үтәр.

— Ә-ә, әнкәйнең кабере янәшәсендәме тамгаң! — Хантимер картка бармак янады. — Һаман әнкәйне яратасың икән, Алабай. Син әнә язучыга сөйлә мәхәббәтең тарихын, әсәрләрендә файдаланыр. Ә-ә, ояласыңмы? Кара, бит алмалары ничек кызарды.

— Кит, оланшак, көлмә! — Алялетдин карт күңел кылларына кагылганга разый түгел иде.

— Мин көлмим дә, — диде Хантимер, җитдиләнеп.— Ярату гаепмени. Әнкәй кияүгә чыккач та, син бүтән кызга өйләнмәгәнсең. Мең рәхмәт, мине кем ат ярышларында узыштырып чыныктырыр иде. И-и, Алялетдин абзый, атамнан да артык идең инде син. Күзеңне минем аркада югалттың.

— Сездә әллә ниләр бар, — диде кыз, бер картка, бер Хантимергә карап.

— Безнең авылның күле тирән иде, Гөлфия дускай. Төптән ун чишмә кайный, диләр иде олылар. Мин коенганда чишмә турысына эләгәм дә, тәнем салкыннан куырылып, бата башлыйм. Ярда балалар кычкыра. «Хантимерне су пәрие урлады, Хантимер үлде!» Алялетдин абзый шул тавышны ишетеп күлгә сикерә дә... Йөзе белән очлы тимергә кадала. Тамаша, ди, күл буенда. Алялетдин абзыйның күз тишегеннән кан ургыла, ди. Кулында һушсыз Хантимер, ди. Бездә шундыйрак хәлләр бар иде, Гөлфиякәй. Ә син ниләр кыйратасың?

— Минме? — Кыз күл вакыйгасыннан айнымаган иде, исенә килеп: — Мин мәхәббәт утында янам, — диде.

— Чынлапмы, Гөлфия?

— Балачакта без «ике күзем чәчрәсен» дип каргана идек.

Хантимер чалгысын җиргә аударды.

— Менә нинди күңелсез хәбәр, — диде. — Ни галәмәттер, акыл дәрәҗәсе югары үскән хатын-кыз да, сәясәтчеме ул, галимме, патшабикәме, бер тапкыр ялгыша. Бу ялгышу мәхәббәт дип атала, Гөлфия.

— Матур ялгыш, Хантимер.

Ир һаман дәлилләре белән һөҗүм итте:

— Ярату сизгерлекне ала.

— Мин аучы түгел, миңа сизгерлек кирәкми, Хантимер.

— Алайса бел: ирләрнең бик сирәге генә сөйгәне хакына яши. Алялетдин абзый кебекләр җир йөзендә санаулы гына.

— Ул мине ярата! Иртәгә өйләнәм дигәндә генә кызыннан да ваз кичте хәтта.

— Аң-ла-шы-ла, — диде Хантимер, сүзен иҗекләп. — Бер тапкыр хыянәт иткән ир үлгәнче әлеге гадәтен куа.

— Телең зәһәр-р синең, Тимер-р, — диде Алялетдин карт, — аһ, зәһәр-р!

Ә кызның күзенә тыгылган рәнҗү, чык булып, менә-менә үләнгә тамачак иде. Аның аланны дерелдәтеп кычкырасы килде: «Юу-ук, Җәүдәт — хыянәтсез җан!» Ул кычкырмады, иренен тешләп:

— Дустыгыз Күмер Тауны үзгәртә башлады, — диде. Аңа елап тору оят иде.

— Ниләр майтарыр икән, җегеткәй? — дип уфырды Хантимер. — Тәҗрибәсе юк. Шәт, син минем үтенечне аяк астына салып таптамассың, дускай.

— Таптамам, — диде Гөлфия.

— Бүр-регә куян дус түгел, — диде Алялетдин карт. Ул кәкре бармаклары белән Сылукайның ялын тарый иде.

Хантимер бу юлысы аның чеметүенә игътибар итмәде.

— Мин, мөгаен, атна-ун көннән Казанга күчәрмен, — диде һәм, бераз кызга табан янтаеп: — Абзыйны калдырмаска исәп, йөрәге бер генә җепкә эленгән бит, — диде.

— Дөньяга күренүегез хәерлеме соң? Дошманнарыгыз Хантимер Әхмәтовның терелүенә нәрсә дияр?

— Күзләренә чалынмам, — дип көлде ир. — Гөлфия, син Күмер Тау тоткынлыгында яшәп, бәлки, Дамир Салиевның сайлау алды программасын укымагансыңдыр.

— Әйе, укымадым. Әй, миңа ниемә ул Салиевлар! Бездә хәзер көн дә сәясәтче туа.

Хантимер кызның арык җилкәсенә кулын салды.

— Алай димә, Гөлфия Хан! Бүтәннәрнеке белән чагыштырыр идең, бәлки. Син шуңа төшен: без — икенчеләр, «һава торышы»н ничек теләсәк, шулай үзгәртәбез. Беренчеләр берни дә хәл итми.

«Мактанчык», — диде Гөлфия, эченнән генә.

— Халыкка сездән ярты тиенлек файда юк, Хантимер. Зинһар, башымны әйләндермә. Сезнең хакыйкать дигәнегез дә үзегездән ерак китми бит.

Хантимер аның сүзләренә үпкәләмәде:

— Йә, Салиев белән таныштырыйммы соң? — диде.

Ләкин Гөлфиянең күңелендә әз генә дә кызыксыну уянмады.

— Юк, юк! Сез барыгыз да бериш инде.

— Ә ул сине бик әйбәт белә, — диде ир, хәйләкәр елмаеп. — Искиткеч кеше дип соклана. Хәтта җавапсыз ярату белән ярата!

— Шаярма, Хантимер. — Гөлфия ирнең кулын алып ташлады. — Сәясәт белән авырган ирләрдә мәхәббәт күзәнәкләре үлә.

— Үлмәсә нишләтәбез, Гөлфия дускай?

— Дамир Салиевка кайнар сәлам юллыйбыз. Җәүдәт белән безнең туйга килсен.

— Курыкма, ул сиңа мәхәббәтен аңлатмас. Соңлаган икән, асыл кошка бүтәннәр җим сипкән икән. Йә, бары тик дусларча танышу мәсьәләсендә ничек?

Гөлфия тәбәнәк ызбага күз сирпеп-сирпеп алды. Мөгаен, шәһәр ыгы-зыгысында кайнап арыган дәү сәясәтче салкынча җиләс бүлмәдә йокы симертәдер. Затлы кунакханәләрдән дә затлырак була шул гади агач йорт... Төскә-биткә нинди кеше икән соң? Дамир Салиевның моңарчы йөзен күрсәтеп, тавышын ишеттергәне юк иде. Сәер болар: тараканнар сыман качалардыр, посалардыр... Хәер, Гөлфия алар белән йөз ел күрешмәсә дә, берни дә оттырмый.

— Кыстама, Хантимер. Мин арттагы күперләрне сүттем инде. Хушлашканда нәрсә диим? Күп теләктән мәгънә юк: Ходай сакласын сезне...

Хантимер белән Алялетдин карт бер-берсенә караштылар. Кинәт ир дөрләп кабынды:

— Мин кайдадыр ялгышам төсле, — диде. Кызарта-кызарта киң маңгаен ышкыды. — Аһ, бу баш, чүп тутырган баш, шөрепләре бушаган аның. Син Эдуард дип аһ-вах итмәдең, әйеме? Син аңа битараф, юк, синдә аңа әче нәфрәт! Ник? Ни өчен? Нәрсә яшерәсең, Гөлфия Хан?! Мин, дустымны сиңа сылап, бәлки, мәңге гафу ителмәслек хата ясыймдыр, ә? Син хәзер миңа туган сеңлем кебек тоеласың.

— Хафаланма, Хантимер. Без әле очрашырбыз да.

— Әйдә, безнең белән Казанга кит, Гөлфия. Син — язучы, сүнгән учактагы кисәү кебек пыскырга тиеш түгел.

Кызның йөрәге сулкылдады. Күзен каплаган яшь бөртекләре керфек очын чылатты.

— Мин таш каланы сагынам, бик-бик сагынам... Тик Күмер Таудан киталмам шул, яраткан кешем монда бит. Җәүдәт — җир кешесе… Ул мине өзелеп ярата… Казан да якын… Киталмам шул… Ияләштем үзегезгә.

Әллә офыксыз урман көрсенде, әллә Хантимер...

— Гөлфия, әгәр берәр ярдәм кирәксә, мин барлыгын онытма, — диде ир һәм кесәсеннән куен дәфтәре алып сызды. — Менә бу Идел бистәсенең Текә яр урамы. Менә бу икенче йорт, кызыл кирпечтән, тимер челтәр рәшәткәле. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, иртәме, төнләме, капканың төймәсенә басасың. Ике ир-ат каршыңа чыгар. Берни дә сорама, исемеңне генә әйт. Алар син танышудан баш тарткан Дамир Салиев белән күрештерер үзеңне. Ә Дамир ул, — Хантимернең кырыс чырае язылды,— ...без инде, Гөлфия туган. Нишләтәсең, өр-яңадан туган кешегә өр-яңа исем кушалар.

...Сукмакта гына Гөлфия таралган зиһенен туплады:

— Синең серең шул идеме, Алялетдин абзый, — диде ул юлдашына. — Хантимер — Дамир... Кәмит тә соң бу ирләр!

— Кеше сер-рендә минем эшем юк, — диде карт.— Чөнки дә үземнеке куәтле. Синең бөр-ркет Хантимер-р белән ар-раң өзелмәс, шәт.

«И картлачкаем-бәгырькәем, бөркет дигәнең нибарысы чыпчык кына түгел микән?.. Чынлап та, кәмит бу ирләр. Берсе Күмер Тауда кәпрәя, икенчесе урманда… Ә без алар корган черек дөньяга риза-бәхил булып яшәргә тиеш».

— Син аңа тапшыр-р, кызым, минем күңел сер-рләрен, җәме! Үземнең көчем җитми. Авызымны ачсам, телем аңкауга ябыша. Сөйләттер-рми кодрәт иясе. — Алялетдин карт, гыж-гыж сулап, уң кулы белән каен агачына таянды.— Чүт кенә хәл алыйм... Һәй, бар-р иде бер-р теш шыгыр-рдатсам, ур-рмандагы бүр-реләр-рне калтыр-раткан гайр-рәтле чаклар-р. Кызым, сер-р төенен кешесенә кар-рата гына  чишәләр-р. Тишексез кешеләр-ргә генә, иту коела ул. Минем мәр-рхүмә анам әйтер-рие: «Мичтә җиде әпәең уңса, бер-рсен ир-реңнән яшер»,— дип. Сер мисалы да шулай. Син дә җегет канатыңа бер әпәеңне күр-рсәтмә.

— Сөйлә, Алялетдин абзый.

— Хантимер-р нәстә ди? Һаман әнкәйне яр-ратасыңмы, ди, әһ, җүнсез малай. Улымның анасы белән күрше кабер-рдә ятыр-рлыгым җукмыни? Хәер-рче Камалетдин углы дип Зәйтүнәне миңа бир-рмәде атасы, мөгаллим Әхмәтзәки йор-ртына төшер-рде. Кыз минем куенда чыр-расын кабызган иде инде. Шуның белән шул, кызым: Хантимер-р минем кан улым. Мин үлгәч аңа тапшыр-р, тәр-рбия кылган Әхмәтзәки атасы белән бер-рәттән минем рухыма да догалар укытсын. Э-э-э, — карт ыңгырашкан аваз чыгарды. — Ата йөрәге сизмимени, э-э-э. Дус дигәне кабахәт адәм, бә-әк кабахәт.

Гөлфия дә янәшәдәге агачка сөялде. Нәзек кенә каен авырлыктан бөгелмәде. Имән генә нык, диләр тагы. Әй Раббым, бу сыңар күзле моңсу Алялетдин саташа мәллә? Саташмый, юк, саташмый. Ата гына үз баласына йөрәген ярып бирә. Ник ул үз серен Гөлфиянең җанына бушата. Кыз сер җыя-җыя шартлый бит инде.

— Беренче тапкыр мин синнән шундый курыктым, шундый курыктым, Алялетдин абзый. Йон баскан йөз, сыңар күз, дорфа тавыш... Хәзер тагын да куркынычрак син. Серең белән куркыныч... Бергә чакта, исән чакта үзең әйт, үзең! Илле ел улым дип эндәшергә тилмергәнсең бит инде!

— Җук, кызым, Зәйтүнәмне р-рәнҗетмим, җук! Әманәтем сиңа күчте. Ишет!

Кайдан көч иңгәндер, карт, гәүдәсен тиен кебек йомарлап, куак ешлыгына сикерде...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: