(Ахыры.)
– Рәхмәт инде сезгә, – диде ул, берчә тартмага, берчә
миңа карап. – Менә сезне һәрвакыт бүтән балалар йор-
ты директорларына үрнәк итеп куям. Ерак ара дип тор-
мыйсыз, Уфага еш киләсез. Һәрчак эзләнү юлындасыз.
Мәүлидә Нургалиевна, оялгандай, кул селтәп куйды.
– Тырышкан булабыз шунда...
– Әйткәндәй, Мәүлидә Нургалиевна сезне кичекмәстән
дәүләт наградасына тәкъдим итәргә кирәк. Бу мәсьәләне
үзем кайгыртачакмын. – Шушы сүзләрне ишеткәч, ди-
ректорыбыз эреп төшкәндәй булды. Балаларча куанып,
аның алдында мине дә сөеп җибәрде. Мәүлидә апабыз
балаларны ярата да белә икән! – Әле нинди уйлар белән
янасыз? – дип кызыксынды олы яшьтәге апа.
– Кандидатлык диссертациясе язарга булдым әле. Ни
дисәң дә, тәҗрибәм җитәрлек.
– О-о, бик мәслихәт. Уңышлар гына телим. Ә бу егет
кем була?
– Балаларымның берсе, – дип Мәүлидә Нургалиевна
ясалма елмаерга маташты, шуннан башымнан сыйпап
куйды. – Университетка ничек тә булса кертергә уйлыйм.
Аннан зур кеше чыгар ул. Университетка кертмәсәм –
исемем Мәүлидә булмасын!
– Сезнең киң күңеллегегезгә сокланмау мөмкин түгел.
Чын педагог шулай эшләргә тиеш тә.
Шуннан директор мине коридорга чыгарды да, үзләре
озак кына нәрсәдер хакында сөйләште. Мәүлидә апаның
юлы уңды, күрәсең. Кәефе көр иде. Чыгып машинага
утырдык та кайдадыр киттек. Ә минем тизрәк теге уни-
верситетны күрәсем килә.
– Апа, кайчан университетка барабыз? – дидем, озак
тын бара торгач.
– Әй, әттәгенәсе! Шушы койрык хәзер башымны
каңгыртыр инде. Туктат әле машинаны, – дип сукрана-
сукрана шоферга боерык бирде. – Килеп җиттек, чык,
әйдә!
– Ә кая соң университет?
– Ашыкма. Тыңла мине! Менә синең документларың.
Аттестатың да, справкаларың да шушында, – дип, каты
гына папканы сузды. – Менә сиңа яшәргә биш йөз сум
акча. Ипләп тотынсаң, җитә ул. Уйлап карасаң, бер
икмәк унбиш сум гына тора, димәк, бу акчага туйганчы
ашый аласың.
– Ә мине университетка алып бармыйсызмыни? Мин
юлны белмим бит...
– Бахырга салышма! Министрга минем өстемнән яла
ягып хат язганда үтә дә үткер идең! Телең озын икәнен
яхшы беләм. Вәт! Шулай булгач, университет кайда
икәнен дә табарсың! – Директор, машинага утырып,
ишекне шап иттереп япты да, кузгалып та киттеләр.
Зур шәһәрдә мин тәүге тапкыр. Монда танышларым
да, туганнарым да юк. Ә университетка ничек барып
җитәргә икән? “Шәһәр советы” дигән тукталышта озак
шыңшып тордым. Җитмәсә, миңа барысы да текәлеп ка-
рый. Әллә капчык аскан кешене тәү күрәләр инде?
Болай авызыңны ачып торсаң, кич тә җитәр. Тизрәк
кыбырдарга кирәк. Их, шәһәрнең картасы булса... Киоскта,
мөгаен, бардыр. Барып, илле сумга шуннан Уфаның
картасын сатып алдым. Анда югары уку йортларының
адресы да, ничек барырга икәнлеге дә күрсәтелгән.
Вәт шәп булды, ичмасам! Ә мин сайлаган университет
Телеүзәк янында икән. Бигрәк ерак шул. Акча жәлләп
җәяү атласаң, көне буена да барып җитмәссең. Юл аша
чыгып, автобуска утырдым.
Менә мин күптән күрергә хыялланган уку йортында-
мын. Булачак укытучылар шушында белем ала икән.
Кабул итү комиссиясенә барып, кирәк документлар-
ны тапшырдым, гаризасын да яздым. Имза куйдырып,
документларымның күчермәсен алып калдылар.
– Имтихан көнендә килерсез. Әлегә хуш булып то-
рыгыз, – диде мондагы белгеч. Әмма мин кабинеттан
чыгарга ашыкмадым. Кая барырга соң миңа? Имтихан
көненә кадәр урамда йөрмәм бит инде. Ахырда, ул апага
барысын да аңлатып бирдем.
– Борчылма, хәзер студентлар профсоюзына барабыз
да мәсьәләне хәл итәбез, – диде апа, тынычландырып.
– Ятимнәргә тулай торакта яшәү бушлай. Әйдә, ияр ар-
тымнан.
Бер сәгатьтән соң тулай торакның өч кешелек
бүлмәсендә ял итә идем. Юлда шулкадәр арыткан иде.
Изге кешеләр чит тарафта да бар икән, дип куандым.
Шөкер, башкалага килеп, университетка документла-
рымны тапшырдым, тулай торакка урнаштым. Хәзер бар
максатым – имтиханнарны уңышлы бирү.
Урамга әллә ни чыгып йөрмәдем. Якындагы кибеткә
барам да кире бүлмәгә кайтам. Көнен дә, төнен дә ки-
тапны кулдан төшермәдем. Миңа җиңелгә салышырга
ярамый. Әгәр илке-салкы йөреп, укырга керә алмасам,
адәм мәсхәрәсе булачак. Мәүлидә Нургалиевна да
рәхәтләнеп көләр, бүтәннәр алдында исемемне чыга-
рыр. Юк, мондый хәлгә юл куярга ярамый! Ничек кенә
булмасын, университетка укырга керергә тиешмен! Кай-
чак китап тоткан көенә йоклап китәм. Шулай итеп, атна-
дан артык вакытым, укыган материалларны кабатлау,
язу-сызу белән үтте.
Ике имтиханны да “бишле”гә бирдем. Шатлыгым эчемә
сыймады. Әмма аның белән уртаклашыр кешем юк шул
янымда. Бүтәннәрнең әти-әнисе, имтихан нәтиҗәләрен
көтеп, ишегалдында тора. Шатлыкны да уртаклашыр
кеше юк, монысы үтә дә кыен иде. Урыс теленнән дик-
тант, туган телдән инша язу әллә ни кыен түгел. Ә менә
тарих белән чак кына авырлыклар бар. Җитмәсә, күп
укый торгач, башым да әйләнеп бетте. Иртән соңгы им-
тиханны бирергә барам. Буыннар калтырый. Берәр сан-
ны гына ялгыш әйтмәсәм ярар иде. Эчтән генә белгән
догаларымны кабатладым:
– И Ходаем, зинһар өчен, ярдәм ит! Минем шулкадәр
югары белемле кеше буласым килә! Үтенечемне
ишетсәң ярар иде...
Имтиханда барыбызга да сораулар язылган кәгазьләр
таратып бирделәр. Шунда дөрес җавапны язып тапшы-
рырга тиешбез. Соңгы имтихан үтә дә кыен булып чык-
ты. Икеләнә башладым. Әллә күп уйланганга шулай то-
ела. Ә профессор парта арасыннан йөри, анда-монда
карый. Күчереп утырган бер егетне куып та чыгарды. Уф,
йөрәгем атылып чыга хәзер!
– Вакыт үтте, тапшырыгыз! – диде имтихан кабул итүче.
– Иртәгә шушы аудиториягә җыелыгыз. Нәтиҗәләрен
әйтәчәкмен!
Шул вакыт аралыгы елдан озаграк тоелды. Төне буена
йоклый алмый чыктым. Башка нинди генә уйлар кермәде!
Әгәр начар бирсәм, нәрсә булыр? Алайса, хуш, хыял-
ларым! “ПТУга урнаштырам дигәндә ризалашмадың,
хәзер ялын миңа!” – дип мыскыллар директорыбыз.
Гарьлегеңнән ят та үл! Иртә белән барып, университет
алдында озак таптандым...
Әйтелгән вакытка аудиториягә кереп утырдым.
Профессор кәгазьләр тотып килеп керде. Янында
факультетның деканы да бар иде. Декан дигәннәре мон-
да дәү генә җитәкче икән.
Декан имтиханны уңышлы биргән абитуриентларның,
гомум нәтиҗә буенча укуга кабул ителгәннәрнең исе-
мен укый башлады. Әле берсе, әле икенчесе үз исе-
мен ишеткәч, басып рәхмәтен әйтә. Шатлыгын яшерә
алмый кул чабып, урынында сикергәннәре дә очрый.
Унтугыз кешенең исеме аталды. Шатлыгыннан елап
җибәргәннәре дә бар иде. Унаудан артыкның күңеле
төште.
Минең исем яңгырамады... Барлык хыялла-
рым челпәрәмә килде. Бетте, болай булгач! Хәзер
киемнәремне җыярга да, килеп алуларын сорап, дет-
домга шалтыратырга кирәк. Кесәмдә, ичмасам, акчам да
калмады. Укытучыларымның күзенә ничек күренермен?
Балалар йортында калган Зөлфирә сеңлем дә минем
өчен оялып йөрер хәзер.
– Игътибар! – диде шатлыгыннан шаулашканнарны
тынычландырып декан. – Гафу итегез, мин берәүнең
исемен әйтергә онытканмын. Ильяс Мөхәммәтов атлы
егет мондамы ул? – Исемемне ишеткәч, кулларым кал-
тырап китте. Җавап бирергә телем дә әйләнми.
– Б-ба-ар! – Тотлыга-тотлыга җавапладым да, көчкә
аягыма бастым.
– Котлыйм! Сез дә “биш”кә бирдегез! Университетыбызның
ишекләре бүгеннән сезнең өчен ачык!
Шул сүзләрне ишеткәч, аңлатып бирә алмаслык
хисләр чолгап алды. Шатлыгымнан күкнең җиденче ка-
тына гына түгел, меңенче катына күтәрелгәндәй хис ит-
тем үземне...
Фото: freepik.