Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 август , 01:44

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (12)

Халык — көтү ул, ә көтүнең эченә артык керергә ярамый, тизәккә буяласың.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (12)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (12)

9

 

Рамил өр-яңа машинаның тәрәзәләрен ышкый-ышкый сөртә иде, Гөлфия, уенын-чынын бергә кушып:

— Энем, син бүтән хуҗага ялландың мәллә? — диде.

Егет әйтерсең үрелеп кенә бәхет кошын тәпиеннән эләктергән иде, авызын колак артына хәтле ерып:

— Сөенечеңнән хет бие, хет җырла, Гөлфия апа, безгә заграничный «арба» хутладылар. Фәлән Фәләнов үзе китереп бастырды.

— Бар, кире үзебезнекенә алыштыр, Рамил.

— Нишләп, Гөлфия апа?! Дустың гылава абзый бирдерткән бүләктән кем баш тарта ди. Безнекен мәктәп балалары сүтеп, металлоломга ташысын. Әнә-әнә, бирегә табан Фәлән Фәләнов теркелди.

Фәлиновның аксыл чырае тимгел-тимгел кызыл таплар белән чуарланган иде.

— Гөлфия Ән-вә-ровна, хәерле иртәләр! — диде ул, төчеләнеп. — Минем машина сезнең карамакта, ямегез, Гөлфия Әнвәровна. Ярты сәгатьтән район белән танышырга чыгабыз, ди Эдуард Әминович, ямегез, Гөлфия Әнвәровна.

— Карале, кем, Фәләнов абзый, «арба» безнеке, ямегез. — Аппарат җитәкчесе «минем машина» дигәч, шофер егетнең сөмсере коелган иде. — Сафсим-сафсим безнеке, ямегез. Гөлфия апа гылаваның дусты, вәйт!

— Энем, шаулама, — диде Фәлинов.— Танышу ятим балалар йорты белән төгәлләнә, ямегез, Гөлфия Әнвәровна. Әлегә сау булыгыз, ямегез.

— Моны җеннәр генә башкармас, Гөлфия апа. Фәлән Фәләновны шайтан үзе алмаштыргандыр. — Рамилнең күзеннән зәһәр очкыннар чәчри иде. — Элек «машина тузды» дисәм, «сезгә тирес ташый торган чана да әрәм» дигән Фәлән Фәләнов ничек сиңа койрык болгый, и-и. Үзгәргән, бырат, и-и. Гылава моның йомшак җиренә тибә инде, и-и.

— Типми, энем, типми. Аларга шундыйлар кирәк.

— Мин Фәләновның мыскыллавын беркайчан да онытмам, ахры, Гөлфия апа. Шоферы авыргач, мине дәштерде ялагай койрык. Чистайга җыен, ди. Нәселле таналар карарга бер совхозга бардык. Юл кешеләре бит, ну, чәйгә чакырды инде директор. Кем соң әле исеме? Хәйдәров кебегрәк. Ачык мишәр. Син дә кер, капкала, энем, ди миңа Хәйдәров. Шунда Фәләнов, кукраеп кына: «Аңа кухняда көйләгез, кухняда, — диде. — Барин белән кучер бер табында ашамый», — диде. И-и, гарьләндем дә соң, Гөлфия апа. Син инде безнең төсле гади халыктан җирәнәсең икән — белгертмә җирәнүеңне. Рамил туган, диген, директор белән икәү генә хәл итәсе мәсьәләләр бар, син аерымрак утыр инде, диген. Мин бит аңгыра түгел, шуны гына аңларлык малай. — Егет баш түбәсен кашып алды. — Гөлфия апа, якты дөньяга бөтен кеше дә ике аяклы, ике куллы, ике күзле, ике колаклы итеп яратыла, ник тигезлек юк соң алай да?

— Ә син бу хакта уйланасыңмыни, энем?

— И-и, Гөлфия апа, шофер гына булсам да, уйлый беләм бит инде мин.

— Бу дөньяда без мәңгелек дип уйлаган кешеләр генә синең кебек гарьләнә, энем. Тегендә бай белән ярлы, түрә белән хезмәтче дигән бүленеш юк. Хөкемдар каршында барысы да тигез. Тик аларны җәннәт белән тәмуг кына аерыр. Догаларыңны мәгънәсенә төшенеп ятла син.

Биш ел тоткынлыкта яткан Гөлфия Күмер Таудан читләшкән икән. Баксаң, Әмирулла Гаязовтан мирас булып көйле генә тормыш калган. Әмма тәкәбберлек чиреннән күперенгән яңа хаким көндәшенең хезмәтен аркылы-торкылы сызды. Ул әле бер генә эшнең дә җаена төшенми, һәм наданлыгын яшерер өчен: «Бу искелек, бу пүчтәк», — дип йөри иде. Җитмәсә, ком чүлендә ташкала салган патша кебек: «Минем фикерләрне, тәкъдимнәрне тарих өчен теркә», — дип, Гөлфиягә боера иде. Кыз куен дәфтәренең бер битен «Ахмак» дип язып тутырды. Хәер, ахмакларга да тарихта урын бар. Киләчәктә туасы акыллылар шулардан гыйбрәт алсын өчен, аларның да исемен мәңгеләштерергә кирәк. Әнә амбар кенәгәсе күтәргән Фәлинов бу эшне эшләп тә маташа инде.

Ул:

— Сезнең фикерләрегез алтынга тиң, Эдуард Әминович, — дип, җан тиргә бата.

Соңгы тукталыш Күмер Тау итәгендә шомырт агачларына күмелгән балалар йорты иде. Иске бинадан алтмыш-җитмеш адымда гына зәңгәр гөмбәзле мәһабәт йорт калыккан иде, хаким, эре-эре атлап, шунда юнәлде. Аның күзләре пыялаланган, ул ни баскычка тезелешеп баскан балаларны, ни тәрбиячеләрне күрми иде. Мөдир Гөлфияләрнең ян күршесе иде.

— И Аллам, исәнме юк, саумы юк, нәрсәбезне ошатмады икән? — диде хатын, борчылып. — Нәниләребез дәү абыйларына дип җырлар өйрәнгән иде.

— Сәвия апа, бу зиннәтле сарай кемнеке? — диде кыз.

Мөдир, горурланып:

— Безнеке, ятимнәрнеке, — диде.— Әмирулла Дәминович төзеттерде. Аның энесе Казанда төзелеш идарәсе башлыгы иде. Кызыл кирпечләр шул энесеннән. Абый, үзең эшләгәндә йорт салып куй, дигән ул, ә Әмирулла Дәминович безне кайгыртты, рәхмәт яугыры. Искесенең дивар-түшәмнәре черегән иде.

— Ай-һай, — дип баш чайкады Гөлфия.

— Ерактан гына төзек сыман ул, тузган, хәтәр тузган, — дип исбатларга тотынган хатынга кыз, күңелсез генә:

— Күчерерләр микән соң? — диде.

Хаким, ике катлы бинаны җил-җил әйләнеп, урамга чыкты. Төркемнән Фәлиновка гына эндәшеп:

— Яз! — диде. — Яз, первый этажда сауна и бассейн эшләтәбез. Спортзалны җимереп. Дальше яз, бүлмәләрне нарат тактасы белән тышлатабыз. Тәк, дәлше. Особо да зур кунаклар өчен суперлюкс та кирәгер. Анысына иртәгә үк керешегез!

Гөлфия түзмәде, тамагына бөялгән утлы төер комачауласа да:

— Мин сезгә ике көчсез халык — ятимнәр һәм хатын-кызлар хакын хәрәм кылдым, — диде.

— Стоп! — диде хаким, бармагын шартлатып. — Гөлфия Хан, не понял, әдәби әсәреңнән өзек укыдың, что ли?

— Ә мин боерыкларыгызны бик әйбәт аңладым. Ятимнәргә дип аталган бу йортны кунакханә итәргә ни хакыгыз бар?! Мин сезне пәйгамбәр хәдисе белән оялтам, тимәгез ятимнәр өлешенә!

— Нишләсәм дә, минем воля, Гөлфия Хан. Кая монда мөдир заты?

Фәлинов мөдир хатынның аркасыннан этәрде.

— Күрен, Сәвия Сәмигуллина!

— Апа, синдә ничә бала? — диде хаким.

— Туксан биш.

— Вот что, немедленно списогын төзе дә республикада ничә детдом бар — һәрберсенә ровно бүл. Без әрәмтамаклар үрчетеп яталмыйбыз. Все, я сказал!

Мөдир хатын, «үләм» дип, йөрәген тотып җиргә егылды. Ә хаким иярченнәре белән машинасына ашыкты. Беренче урынбасар баядан бирле «төшке аш суына» дип кыбырсый иде.

Кыз мөдирне күтәреп торгызды.

— Сәвия апа, җебемә әле син. Балалар сиңа әни дип карый бит.

— Үләм, үләм, Гөлфиякәем, ничекләр сабыйларымны читләргә таратасың. Бер ятим иде инде алар, тагын, торган җирләреннән аерылып, икеләтә ятим булсыннармыни?! — дип үкседе хатын. — Нинди миһербансыз башлык билгеләгәннәр безгә, Гөлфиякәем! Ятимнәр өлешенә кул сузган бәндәгә Алланың нәгъләте төшсен!

Аларны ишегалдында уйнаган балалар ураткан иде, хатынның:

— Бәгырь җимешләрем, гөнаһсызларым, — дип, әле бер, әле икенче нарасыйны кочаклап үбә-үбә елавы җир-күкләр тетрәвеннән дә көчлерәк иде. Аңа кушылып чандыр гына кызчык та шыңшый башлады. Гөлфия аны эскәмиягә утыртты һәм кәнфит сузды. Үзенең дә йөрәге елый иде. Сабый ялтыравык кәгазьгә алданып тынычланды. Аның салам хәтле генә нәзек бармаклары хәлсез иде, ул кәнфитне уң кулы белән генә эләктерә алмагач, ике кул белән кысып суыра иде.

— Сәвия апа, кичкырын бездә киңәшербез, син алдан ук чәч агартма, балалар Күмер Таудан таралмас, — диде кыз. Ул Эдуард Арслановның вөҗданын уятырмын дип өметләнә иде әле.

— Сиңа Фәлән Фәләнов Каратау наратлыгына барырга кушты, Гөлфия апа, әбәт ашарга, — диде шофер егет.

— Нинди ашау, энем?! Редакциягә кайтабыз.

Әй, ничек качасы икән бу сансыз Арслановлар тирәсеннән?! Хантимер аңа бигрәк авыр бурыч йөкләде: нинди «көчсез» дустына терәк ясатты. «Көчсез Эдуард» кешеләр башыннан йөри әнә. Каядыр качасы иде... Хантимер сатлыкҗанны урманга чакыра икән — үз ихтыяры, Күмер Тауга килеп яңадан сатыла икән — тагын үз ихтыяры. «Кызым» дия-дия сыңар күзле Алялетдин картның ялваруы менә... «Кызым, җибәр-рмә яман Идуар-ртны аның кыр-рына, җибәр-рмә...» Нечкә дә җептән тукылган син, Гөлфия! Ил-көндә һәммә җан иясен дә кызганып бетереп буламыни?!

 

...Кабул итү бүлмәсендә Сәлимә таптана иде.

— Җиңги әбәткә чапты, — диде ул, мескен тавыш белән.

— Син аның урындыгын саклыйсыңмы?

— Юк ла, сине көтәм.

— Моңарчы минем түремдә куыклы лампа кебек кукраеп утыра идең, әллә ул гадәтеңне ташладыңмы, Сәлимә?

— Сөйләмә дә, име! Шайтан коткысы инде, малай, име! Үпкәләмә инде. Сине бәхет күмде, име, малай! Гылава хәтле гылава дустың икән, име!

— Сәлимә, сиңа нәрсә кирәк? Минем эшем күп.

— Хәзер, хәзер, малай. Миндә сыздым-боздымга талант юк инде, Гөлфия малай, име. Рәнҗетмичә генә җибәр инде син мине, малай. Үз теләгем белән китәм.

— Гаризаңны яз, кул куям, — диде Гөлфия.

— Гаризасын сырларбыз инде аның да... Безнең күрше йортта тегү фабрикасы иде, аны яптылар. Гылава гаиләсе белән вакытлыча шунда яшисе, ди, каттиж салдырганчы. Хатыны Эльза Васильевна пыр туздырып ремонт ясаттыра. Эчтән диварларны сүттереп, киңәйтә-зурайта, малай. Чая хатын икән. Мине ялламакчы ул. Хезмәт хакын да шәп куям, ди. Аннан зур нәчәлник хатыны ышыгында булам бит инде, Гөлфия малай. Урамда күкрәк киереп йөрермен. Кем-кем дигәндә, гылаваның хезмәтчесе, диячәкләр.

— Җаны теләгән елан ите ашаган, Сәлимә. Гаризаңны бир.

— И малай, синнән тәкъдимнамә сорала шул. Элек байлар, йорт хезмәтчесе алганда, шушы нәстәкәйгә караганнар икән. Эльза Васильевна да, хуҗаң, ягъни син инде хуҗа, име, язсын тәкъдимнамә, ди. Хәзерге байбәтчәләр шулайрак кылана икән, име. Сәлимә Басыйрова тырыш, намуслы, акыллы дигәнрәк формада язасың инде. Син язучы сурәтләү-тасвирлауларга мачтыр, тез дә чык кыягазга кешедәге иң күркәм сыйфатларны.

— Синдәге күркәм сыйфатларны эзләргә вакытым таррак, Сәлимә. Үзең табалсаң, язып керт, кул куярбыз.

— И малай, барыр юлларыңда ак чәчәкләр үссен! Син элгәреләр өчен үчләшмисең, име. Рәхмәт, малай!

Гөлфия уйланып калды. Бәлки, үз вакытында йодрык белән тамызып, исәп-хисап ясаргадыр? Чөнки сабыр итәм дия-дия эчкә җыясың да, көннәрдән бер көнне сабыр буасы ерыла һәм син, «уф, түзәр чамам юк» дип, дөньяның башына орыр өчен авыр чукмар күтәргәндә, артык көчәнеп, умыртка сөягеңне сындырасың. Сабырлык та куркыныч көч бит ул.

— Янабыз, кызым, янабыз!

Мәйсәрә уйларына чумган кызны сискәндереп җибәрде:

— Янабыз! Хуҗа безгә килә! Җиһазларыбыз да иске, идәннәребез дә ярыклы, тараканнарыбыз да ябык дигәндәй.

Баш мөхәррир урыныннан да кымшанмады.

Хаким дә, беренче язмасын китергән яшь малай кебек юаш кына:

— Рөхсәтме, Гөлфия Хан? Сезнең биләмәгез белән дә танышыйк, — диде.

— Рәхим итегез, Эдуард әфәнде.

— Нигә безнең белән чәйләмәдең, иптәш редактор?

— Сезнең хәбәрдән соң мөдир хатын авырды.

— Хәдисләр белән генә яңаклыйсың, ә? Сиңа ул килмешәк балалар кадерле икән, Күмер Тауда калдырырбыз. Ләкин бүтән бинада яшәрләр. Мин кунакларны тирес башында чәй эчертә алмыйм.

— Татарча шома гына сукалыйсыз икән, Эдуард әфәнде.

— Синең кисәтүдән соң телне кайрадым, Гөлфия Хан. Мин башта татар факультетын тәмамладым, аннан авыл хуҗалыгы институтын. Только син аңла: начальство халыкка саф татарча гына сөйләсә, тәэсир көче кими.

— Туган телем рәнҗемәс дисезме?

— Язучы халкының шул инде: рәнҗү, вөҗдан, намус, изгелек һәм башкалар, һәм башкалар. Миңа аларны искә төшереп азапланма. Синең ник усаллануыңны беләм мин, беләм, Гөлфия Хан. Монда кислородны томаладылармы? Кемне, кемне ботыннан асыйм? Кемне җәзалыйм?

— Мин үзем гаепле, Эдуард әфәнде. Беркемне дә асмагыз да, кисмәгез дә.

— Без үзара килешү төзик, Гөлфия Хан: син миңа каршы телеңнән этләр өстермә. Батырайма, кыскасы. Миңа тәнкыйть пычагымамы! Макта син.

— Халык мактасын, Эдуард әфәнде.

— Фу, иске сүз! — Хаким, ике кулын кесәсенә тыгып, бүлмә буйлап әйләнде. — Тыңла, яңа мәкаль! Язгы бозга таян, халыкка таянма. Сез, язучылар, халык-халык дип авыз суы корытасыз, халык — көтү ул, ә көтүнең эченә артык керергә ярамый, тизәккә буяласың. — Арсланов өстәлгә таянды да тантана белән: — Мин сине уң яктагы вәзирем сыйфатында тотармын. Кигәнең — ефәк, ашаган табагың — көмеш, Гөлфия Хан. Давай, минем данны күтәреш син. Шул! Карале, сиңа нәни генә сорау...

Гөлфия бу сорауны көтә иде инде. Хакимнең олы башын кече итеп редакциягә керүе дә тикмәгә генә түгел, аның күңелен корт кимерә иде. «Нәни сорау»... Булыр сиңа нәни! Синең тәкәбберлегеңне дә бастыра алгач, тау хәтле зур, тау хәтле авыр инде ул.

Әмма Калын ирен пышылдарга гына җыенганда, ишектә Җәүдәт күренде. Мәйсәрә аны уздырмаска тырышкан бугай, ә көнләшүдән борын яфраклары киңәйгән егет киртәне сикереп кенә үткән иде.

— Сездә полная демократия икән, Гөлфия Хан, — диде хаким, бүртенеп. — Шаку-нитү дә юк.

— Мин яраткан кызым бүлмәсенә керәм бит, — диде Җәүдәт һәм, әйдә, көч сынашабыз дигәндәй, аякларын аерып, идән уртасына басты.

— Яраткан кыз... Кызык, очень кызык. Кайда эшлисең, егеткәй?

«Танымый, таныса, әтәчләнмәс, әз генә кикриге шиңәр иде», — дип борчылган иде Гөлфия, егет:

— Мин Бәкерле хуҗалыгы рәисе, иптәш Арсланов, — диде.— Исемем — Җәүдәт.

Ахырдан кыз егетне борчак кебек кызган табада куырды.

— Нинди «яраткан кыз»! Мин эшемдә Гөлфия Хан — баш мөхәррир! Әдәпсез син! Бар, оялмыйча, дөньяга чәч яратуыңны! Гайбәтчеләр сагыз итеп чәйнәсен!

— Тукта, тукта! Ник мин яратуымнан оялыйм ди? — Җәүдәт бирешмәде. — Моның ише сатлыкҗаннар колагына киртләп куюың таман гына әле ул. Сиңа нәфесен сузмас, белер Күмер Тауда безнең дә барлыкны. У-у, азгын түрәбашлар!

— Җәүдәт, ичмасам, син дөньяга кырылып йөрмә, нәфрәт җүнле хис түгел, ул күңелне корыта.

— Гөлфиям, иртән үк матур уйлар гына уйлаган идем, бу бәндәңне күргәч кенә дуладым. Селтәп ата идем дә, ярый чыгып тайды. Мин бит сиңа өч-дүрт минутка гына сугылдым, могҗиза күрсәтим дип кенә. Мәйсәрә апа, керт!

— Нәрсә бу?! — диде кыз, сәркәтип кулындагы кәбестәгә шаккатып.

— Яшел «чүлмәк»тә чәчәкләр, кызым. И Ходайның кодрәте!

Кәбестәнең нәкъ уртасында өч зәңгәр чәчәк үскән иде.

— Арыш кыры иде быелгы кәбестә басуы. Чәчәкләр ятсынмаган йомры башлардан. Кызлар, минем хуҗалыкта җыелыш, кич күрешербез.

— Кайнар егет, — диде Мәйсәрә, аның артыннан ишекне ябып.— Хаким, дим, ыргылма, дим, бая. Колагына да элмәде. Гашыйк ир-ат ут халык икән.

— Мин бәхетле, Мәйсәрә апа. Минем дә яраткан кешем бар.

— И-и, сине яратмаслыкмы соң, син нур бит, кызым.

— Нур ул мәхәббәт икән! Без егет белән кыз рәхәтендә озак юанмабыз, Алла кушып, тиздән өйләнешербез. Син мине йортыңнан кызың күреп озатырсың микән, Мәйсәрә апа?

— Йолаларыбызны үтәп, никах укыттырып, бирнә белән озатырмын, балакаем. Миннән кулыңны сорасын ут-егет, яме? Хәзер урманнан биздең бит инде, кызым?

«Юк» дияргә батырлыгы җитмәде Гөлфиянең, «әйе» дип алдады. Бу ялганнан ул шундый туйган иде. Соңгы тамчысына кадәр сыгып-сыгып, Җәүдәткә сөйләргә кирәк. Хантимер исән, Хантимер аланда көч җыя... Бүген үк сөйләргә, бүген үк! Алар бербөтен җан бит инде хәзер.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрипик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: