Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
25 август , 08:45

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (19)

“Хөкүмәт әйберен кире кайтар”, “хөкүмәт ашын ашыйсың” дип элек ишетсәм, аптырашта кала идем. Кем соң ул хөкүмәт? Әле генә шуны аңладым, хөкүмәт исәбе – ул барлык халыктан җыелган казна икән. Ә мин аны берәр бай кеше икән дип уйлап йөрдем. Озынмы, кыскамы, юкамы – кигән әйберләр өчен мин хөкүмәткә рәхмәтлемен. Хөкүмәткә, димәк, халыкка. Әткәй-әнкәем үлеп киткәч, шушы халык безне урамда калдырмады, аякка бастырды. Моның өчен мин барысына да бурычлымын...

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (19)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (19)

(Дәвамы.)

– Рәхмәт сезгә! – дидем эчтән генә. – Әткәй, син
әйткәнчә, без һәрчак бергә булдык. Балалар йортында
да бер-беребезгә ярдәм иттек. Әнкәй, сине дә онытка-
ным юк. Синең якты йөзең һәрчак күз алдымда... – Шул-
чак әнкәемнең фотосурәте миңа елмайгандай булды.
Җылы гына җил исте. Әйтерсең дә, балачагымдагы ке-
бек әнкәй баштан сыйпый. Зиратта торганда ниндидер
тынычлык күңелемне биләп алды. Кадерлеләрем белән
эчтән генә сөйләшеп алгач, чыгу ягына юнәлдем.
Без яшәгән өйгә кадәр санаулы гына адымнар калды.
Хәзер шушы борылышка җитәм дә, безнең урам башла-
на. Ни хәлдә икән өебез? Барысы да яхшы булса ярар
иде, дип, эчтән теләп бардым.
Туган йортыбызны озак таный алмый тордым.
Капканың төсе күптән уңып беткән. Тәрәзәләр ярык...
Ихатага кердем. Моны күргәч, шунда ук кәефем төште.
Шулай да өйдәге әйберләр үз урынында калгандыр, дип
уйладым. Карасам – ишек шар ачык тора. Өйгә кердем.
Кердем дә, күргәнемә шаккаттым. Өйдә бер әйбер дә
юк. Хәтта мичнең юшкәсен дә, плитәсен дә куптарып
алганнар. Бары иске генә тимер карават калган. Аны-
сы да күңелне пошырып, ярык тәрәзәдән искән җилгә
шыгырдап тора. Бә-әй! Әйтерсең дә монда беркем дә
яшәмәгән дә, берәү дә дөнья кормаган. Гаиләбез белән
төшкән фотобызны карап алырмын, дип уйлаган идем.
Бу хыялым да челпәрәмә килде. Өйдә имин бер нәрсә
дә калмаган. Кайчандыр әткәй миңа нәрсәдер бирәм
дигән иде, анысын да мәңге таба алмасмын инде. “Ми-
нем өчен гомер буена иң кадерле нәрсәм булды”, – дигән
иде әткәй. Балалар йортында яшәгәндә бик авыр чакта
да түздем. Туган йортыма кайтып, шул нәрсәне бары-
бер табармын дип өметләндем. Шушы өмет миңа яхшы
укырга көч бирде, әткәй әйткәнчә, үземне тәртипле то-
тарга этәргеч булды. Ә бүген килеп шушы хыялым юкка
чыкты. Чарасыздан, тупсага утырып еладым...
Зиярәт кылдым, туган йортымны күрдем – хәзер кире
балалар йортына барырга кирәк. Иртәгә мине Уфага
алып барырга тиешләр. Шуңа бүген соңга калмый дет-
домда булырга кирәк. Урамга чыгып килгәнемне күргәч,
янымнан китеп барган бабай туктап калды.
– Әллә күземә күренә инде, – дип, озын сакалын сый-
пап куйды бабай. – Гыйззәтнең кече малае дип торам.
– Әйе. Иң кечесе булам, – дидем, янына барып.
– Вай, вай, вай! – Картлач, кочагын җәеп, шат елмаеп
җибәрде. – Сине дә күрер көнем бар икән ләса. Ходай-
га рәхмәт, Ходайга! – Бабай мине кочаклады да, аркам-
нан тупылдатып сөеп алды. Күзләреннән яшьләре дә
күренде. – Ә мине таныйсыңмы?
Уңайсызланып, берни әйтә алмадым. Бу бабайны мин
танымыйм шул, ә ул мине белә.
– Рамазан бабай булам, – диде, миннән җавап
ишетмәгәч. – Мин – авылның иң олы кешесе. Сез
бәләкәй идегез бит, хәтерләмисеңдер дә. Әткәеңә ясин-
ны мин укыдым. Мәрхүмне тәрбияләп, үзем соңгы юлга
озаткан идем. Их, иртә китте шул, иртә...
Аның сүзләрен куәтләп, баш кактым.
– Әйдә әле безгә барыйк, минең сиңа бирер әйберем
бар. – Бабай таягына таянып алга атлады. Мин аның ар-
тыннан иярдем.
Өйгә кергәч, бабай утыргыч бирде дә, үзе сандыгын-
нан нәрсәдер эзли башлады. Үзалдына сөйләнә:
– Әй, хәтер дигәнеңне! Шушында гына салган идем
шикелле, кайда ята икән, ә?
Нәрсә эзли икән Рамазан бабай? Сандыкка салгач,
мөгаен, кирәкле әйбердер. Бабай эзләнә бирде, ә ми-
нем кызыксынуым артты гына.
– Әт-тә-тә! Таптым! Таптым!
Бабай, шатланып, яныма килеп утырды. Теге нәрсәне
учына йомган да күрсәтергә ашыкмый.
Сүзне ерактан башлады ул.
– Әле ничәнче сыйныфта укыйсың әле, улым?
– Унберне беттем. Менә университетка керергә йөрим.
– О-о-о! Бик шәп, бик мәслихәт. Әткәегез мәрхүм бул-
ганда, бигрәк бәләкәй идегез шул. Гыйззәтнең хәле на-
чар икәнен ишеткәч, аңа кереп чыккан идем. “Саулык
чамалы, – дигән иде ул. – Әгәр минем белән берәр
хәл була калса, шушы әйберне кече улыма – Ильяска
бирерсең”, – диде. Күп тә үтми ул дөнья куйды. Ә мин
аны сиңа тапшырып өлгермәдем – сезне детдомга алып
киткәннәр. Ялгызым торып калгач, сине күреп өлгерми
үлеп китәрмен дип борчылган идем. Менә бит Ходайның
мәрхәмәте. – Бабай туп-туры күземә карады да, миңа ку-
лын сузды. – Мә, улым, әткәеңнән калган мирасны кабул ит.
Карасам, бабайның учында бөти! Әткәем шушыны
миңа бирергә булган икән. Ипләп кенә, калтыранып
бөтине кулыма алдым.
– Бер үк кадерли бел аны, Ильяс, – диде Рамазан ба-
бай. – Бу гади әйбер түгел. Ул – бик тарихи мирас. Аның
белән дәү әткәң сугыштан исән-сау әйләнеп кайтты.
Әйе, әйе – шушы бөти Европаны урап кайткан. Азак
дөнья куяр чакта аны әткәеңә тапшырган. Менә хәзер
Гыйззәтнең васыяте буенча сиңа бирәм.
– Рәхмәт сезгә, мең рәхмәт!
Шатлыгымны яшерә алмый, картны кочаклап алдым.
– Дәү әткәең дә, әткәең дә әйбәт кешеләр булды!
Аларны бөтен авыл халкы хөрмәт итте. Син дә, яхшы
яшә, игелекле бул, яме. Синең эшләрең өчен ата-бабаң
рухына рәнҗергә туры килмәсен.
– Әйе, бабай, аңладым.
Рамазан карт үгет-нәсыйхәтләрен әйтә бирде:
– Увенисерга, әй әттәгенәсе, дөрес әйтә алмыйм
шуны...
– Университетка, – дидем төзәтеп.
– Әйе, әйе. – Бабай үзе дә елмаеп куйды. – Вәт шунда
укырга керергә тырыш. Болай да сезнең турыда район
гәзитеннән укып, куанып тордык. Детдомда үсеп, туган
йортыңа килүең бик хуп. Синең тормышыңда болай да
имтиханнар күп булган, анысын белеп торам. Шөкер,
сынауларга бирешмәгәнсең. Уфада да имтиханыңны
уңышлы бирерсең дип ышанам...
Рамазан бабай гыжлатып чәй кайнатып җибәрде.
Бәләкәйдән таныш иде чишмәбезнең тәмле суы. Чәй
эчкәндә мин балачагыма урап килгәндәй булдым. Бераз
тамак ялгап алгач, юлга чыктым.
– Улым, әтиең истәлегенә тап төшермә! – дип кисәтеп,
кул болгап калды бабай.


Имтихан
Ерак юлга кичтән үк әзерләндем. Келәттән азык-
төлеген дә алдым. Икешәр кило дөге, карабодай, ма-
карон үлчәп бирделәр. Берәр кило шикәрем, кәнфитем
дә бар. Яңа оек, язып-сызарга дәфтәр, каләмен дә тот-
тырдылар. Элек мәктәпкә киеп йөргән кыска җиңле костюмны,
күлмәгемне дә алдан ук юып куйган идем. Тик
барлык шушы ашамлыкларны һәм киемнәрне салырга
юл сумкасы табылмады.
– Әнә, шикәрдән калган капчыклар дөнья бездә, –
диделәр. Башкасы булмагач, бар мөлкәтемне шул кап-
чыкка салып алдым.
Туган авылым булмаса да, бу җирләр миңа шулкадәр
газиз. Шушы төбәктә үземә яхшы дуслар таптым,
мәктәбендә үзем өчен дөньяның күп серләрен ач-
тым. Укытучыларыма аеруча рәхмәт! Кеше аеру дигән
күренеш монда ят. Гади гаиләдән булсынмы, әллә дет-
домнанмы – алар өчен тип-тиң. Барысына да таләпләр
бер. Бәлки, шуңадыр да анда уку җиңел бирелде. Шуңа
алар алдында баш иям.
Мин хәзер элекке Ильяс түгел. Үземнең һәр эшемә
җавап бирә алам. Ә бит балалар йортына килгәндә күзе
ачылмаган мәче кебек идем. Рәйфә апа да, “няня”быз
Флүрә апа да, дус-ишләрем дә – барысы да күземне
ачарга ярдәм итте. Аларның һәр гамәленә карап нәтиҗә
ясадым, кирәк икән, фәһем алдым.
“Хөкүмәт әйберен кире кайтар”, “хөкүмәт ашын
ашыйсың” дип элек ишетсәм, аптырашта кала идем.
Кем соң ул хөкүмәт? Әле генә шуны аңладым, хөкүмәт
исәбе – ул барлык халыктан җыелган казна икән. Ә мин
аны берәр бай кеше икән дип уйлап йөрдем. Озынмы,
кыскамы, юкамы – кигән әйберләр өчен мин хөкүмәткә
рәхмәтлемен. Хөкүмәткә, димәк, халыкка. Әткәй-әнкәем
үлеп киткәч, шушы халык безне урамда калдырмады,
аякка бастырды. Моның өчен мин барысына да бурычлымын.
Уфага килеп җиткәнче шушы хакта уйланып бардым.
Бу уйлар әллә каян килә ул? Җаныма якын авылдан
ераклашкач, күңелдә ниндидер бушлык кебек.
Башкалага директорыбыз Мәүлидә Нургалиевна да
барды. Юл буена ул миңа бер сүз дә эндәшмәде. Уфа-
га җитү белән тәүдә ниндидер зур бина алдына барып
туктадык.
– Шушыны ал әле, – диде дә директор кулыма авыр
гына тартманы тоттырды.
Моны юлга чыгар чакта детдом келәтеннән алган
иделәр. Эчендә берәр төрле кагәзь-когыз ятса, җиңел
генә булыр иде. Үзе дә ике пакет тотып алды. Әмма ул
пакетларда тәм-том икәнлеген шундук күреп калдым.
Директор кушканча аның артыннан иярдем. Зур ишек-
не ачып, эчкә кердек. Бу бинаның эче галәмәт матур
икән ләбаса. Адым саен кабинетлар. Мөгаен, монда
җитәкчеләр утыралардыр. Икенче катка күтәрелеп
тормыйча, сул якка борылдык. Коридорның очына ба-
рып җиткәч, тимер ишек алдында Мәүлидә Нургали-
евна туктап калды. Әле генә авызы очлаеп барган
директорыбызның кабинетка җиткәч, йөзендә елмаю
күренде. Ул бүлмәдә олы яшьтәге апа утыра иде.
– Хәерле көн, остазыбыз, – диде керү белән Мәүлидә
Нургалиевна. Бә-әй, безнең директорыбыз матур итеп
исәнләшә дә белә икән! Тәү ишетеп торам.
– Саумысыз, саумысыз, – диде, күзлеген салып, теге
ханым.
– Матурлардан – матур, акыллылардан – акыллы,
педагогларның – педагогына таулы районнан кайнар
сәлам алып килдем әле. – Директорыбызның бу кадәр
ягымлы сөйләшә белүенә хәйран калдым. – Менә сезгә
кечкенә генә күчтәнәчебез дә бар.
Өстәл артында гына эре утырган апаның күзләре ял-
тырап китте.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (19)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (19)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: