Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
24 август , 08:45

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (18)

Хатны ялгызым бүлмәдә калган мәлдә яздым. Моны берәү дә белергә тиеш түгел бит...

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (18)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (18)

Министрга хат
Кунактар кайтып киткәннән бирле үземә урын таба ал-
мый йөрдем. Башымда бары бер уй – университет! Тик
анда ничек укырга керәләр икән? Нинди имтихан тап-
шырырга кирәк? Шушы туктаусыз сорауларыма җавап
табар өчен китапханәдә әллә ничәмә журналны акта-
рып чыктым. Башкалардан сорар идем – оялам. Әллә
чынлап та шунда керергә җыендыңмы, сине кушкуллап
көтеп торалар, дип көләрләр.
Шулай итеп, төпченә-чокчына торгач, азмы-күпме
нәрсәне белдем. Тик андагы бер шарт кына мине хафа-
га салды. Университетка унберенчедән соң гына укырга
алалар икән. Ә мин әле тугызда укыйм. Бу кагыйдәне
кем уйлап чыгарды икән?
Тагын да ике ел укып, азак Уфага барыр идем лә ул!
Мин белгәннән әле берәүне дә детдомда унберенче сый-
ныфка калдырганнары булмады. Тугызны бетү белән я
һөнәрчелек училищесына, я техникумга җибәрәләр.
Нәрсә эшләргә? Гелән шул хакта уйладым. Гөлшат
Әмировнаның әйткәне һаман да колак төбендә чыңлап
торгандай: “Синең урының – университетта. Син булды-
ра аласың...”
Балалар йортында хәзер мин бирешкәннәрдән түгел.
Ни дисәң дә, тугызынчы сыйныфтамын. Элек кенә ул
зурлар безне юк-барга дөмбәсли иде. Хәзер алары ки-
теп бетте. Тәрбиячеләр дә кул күтәрә алмый. Бәлки, ди-
ректордан сорап, тагы ике елга калыргадыр? Унберенче
сыйныфны тәмамлыйм да, туп-туры университетка ба-
рачакмын. Әгәр детдомда калдырмасалар? Берәр ПТУ-
га җибәрсәләр? Юк! Ул чакта тугызны бетү белән, аттестатымны
алам да, үземнең туган авылыма кайтырмын.
Анда үзебезнең өебез бар бит инде. Шунда яшәп торыр-
мын тагы ике сыйныфны беткәнче. Ә азак инде – Уфага!
Көннәрнең берсендә Мәүлидә Нургалиевна чакыртып
алды. Без бишәү идек.
Директорыбызның шундый холкы бар: кеше белән
сөйләшкәндә, беркайчан да әңгәмәдәшенең күзенә ка-
рамый. Ә кайдадыр өскә, түбәгә, я тәрәзә ягына карап
сөйләшә. Бу юлы да шулай итте.
– Безгә Уфага тиз генә отчет җибәрергә кирәк, –
диде ул авызын очлайтып. – Шуңа сезне җыеп алдым.
Менә шулай вакыт үтә дә китә, хәзер сез дә детдомнан
китәсез. Кайсы баланы нинди уку йортына урнаштырыр-
га җыенганыбызны сорыйлар. Мөгаен, тәрбиячеләрегез
шушы турыда сезгә әйтеп куйгандыр. Әйдәгез,
теләгегезне әйтегез. – Сөйләп беткәч, безнең якка карады.
– Минем рәссам буласы килә, – диде өченче төркемдәге
кыз. – Моңа сәнгать училищесында укыталар, диләр.
Директорыбыз беразга тынып калды. Шуннан утыра
бирде дә шаркылдап көлеп җибәрде:
– Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, диләр, – диде,
көлүеннән туктый алмый. Синең рәсемнән генә “бишле”
бит, калганнары шыр “өчле”. Синең аркада, Уфага ба-
рып, комиссия алдында оятка каласым килми.
– Апа, миңа укытучым да шунда укырга киңәш итте. –
Кызның йөзе кызарып, үзенең теләген “акларга” тырышты.
– Юк-юк-юк! – Мәүлидә Нургалиевна урыныннан си-
кереп торды. – Әллә кайда җәһәннәмдә укыганчы, әнә,
үзебезнең райондагы ПТУга бар. Әгәр сурәт төшерергә
яратасың икән, әйдә, малярга укы. Маляр белән рәссам
арасында бер генә дә аерманы күрмим.
Шулай итеп, дүртәвебезнең кайда укыячагы
билгеләнде. Нигәдер аларны район үзәгендәге учили-
щедан ераграк җиргә җибәрергә ашыкмады директор.
Миңа да чират килеп җитте.
– Я, Ильяс, син кайда укырга телисең?
Нәрсә дип җавап бирергә дә кыймый тик тордым. Ул
сүз тел очында гына торган кебек, тик әйтергә тотлыгам.
– Телеңне йоттыңмы әллә? – диде Мәүлидә Нургали-
евна, ручка белән өстәлгә такылдатып. – Хыяллана тор-
гач, башыңны югалттыңмы?
– Юк, – дип чак әйтә алдым.
– Шуннан, кая барам дисең? – Башкаларның да кара-
шы миндә генә иде. Күзләреннән күреп торам – һәркем
нәрсә дип әйтеремне түземсезләнеп көтә.
Беткән баш беткән дидем дә барысы алдында әйтергә
булдым:
– Университетка! – дидем чак ишетерлек итеп кенә.
Моны ишеткәч, директорыбыз тәүдә авызын
ачып, нәрсә әйтергә дә белми тора бирде. Берчә
яшьтәшләремә, берчә миңа карады.
– Кит, хәстрүш! Кеше ишетә күрмәсен! Бот чабып
көләчәкләр бит! – Өстәлдәге дәфтәрләрен шапылда-
та салды да кычкырып көлеп җибәрде. Шуннан тукта-
ды. Усал гына итеп әйтеп, мине күндерергә тырышты.
– Сезнең теләгегезне сорыйбыз дигәч тә, ул тиклем ко-
тырырга димәгән. Синең кебекләрне Уфада көтеп тора-
лар ди! Икенчедән, без берәүне дә унберенче сыйныфка
калдырмыйбыз. Син дә хан баласы түгел.
– Юкса, аттестатны алгач, үз авылыма кайтам. Шунда
ике ел укырмын да...
Мәүлидә Нургалиевна әйтеп бетерергә дә бирмәде:
– Шулай иткән, имеш. Азак синең өчен җавап бир. Бер
көнне, педучилищега барам, дип, тәрбиячеңә әйткәнсең.
Хәзер килеп оялмый да “университет” дип торасың.
– Сез бит үзегез теләгемне сорадыгыз – шуңа әйттем.
– Монысы мин түгел – мәгариф министры үзе таләп
итә. Шуңа озакка сузмый исемлекне җибәрергә кирәк. Ә
син торасың монда, вакытны алып. – Төкереген чәчеп,
директор әрләшә бирде. – Шуннан, теләк дигәндәй, син
бит хәлеңнән килердәен әйтергә тиешсең. Әйдә, уни-
верситет дигәнне оныт, икенче берәр техникумга урнаш-
тырыйк. Менә электрик һөнәрен алыйк, начармы?
– Начар түгел дә ул... Тик миңа ул ошамый.
– Ошамаса – ошар!
Күмәкләшеп директорның кабинетыннан чыктык.
Берәүнең дә кәефе юк иде.
Бу көннән башлап бөтенләй тынгылым югалды. Әгәр
чынлап та директор шунда укырга җибәрсә? Ә доку-
ментларымны кулыма тоттырмаячак та!
Тик, ничек кенә булмасын, Мәүлидә апаның әйткәне
белән һич тә килешә алмадым. Ничек инде яратмаган
һөнәр буенча эшләргә була? Ярар, укып диплом алыр-
мын, ди. Ә азак нәрсә? Күңел ятмый бит, күңел...
Бер төндә, шулай йоклый алмый ятканда, башка уй
килде әле. “Бу отчетны мәгариф министры үзе таләп
итә!” – дигән иде бит директор. Ул министр ниндирәк
кеше икән? Мөгаен, аның да йөрәге бардыр. Әллә
министрның үзенә хат язаргамы?
Мәктәпкә баргач, укытучылардан аның турында бе-
лештем. Шуннан адресын да таптым. Хатны ялгызым
бүлмәдә калган мәлдә яздым. Моны берәү дә белергә
тиеш түгел бит.
Тәүдә үзем белән таныштырып үттем. Кайсы мәктәптә,
ничек укуымны яздым. Нинди фәннәр ошаганын әйттем.
Яхшы укыгач, университетка керергә теләгем барлы-
гын яздым. Тик директорның моңа каршы килүен, авы-
лыма да җибәрергә теләмәвен белдердем. “Мәктәпне
тәмамлагач, үз көчем белән университетка керәчәкмен,
тик сез миңа унберенче сыйныфта укып бетүдә ярдәм
итегез”, – дип үтендем.
Бер ай да үтмәде Уфадан министрлыкның вәкиле
килде. Мине директорның кабинетына чакыртып
сөйләштеләр.
– Ильяс шулкадәр укырга тели икән, әйдә, укысын, –
диде шул апа. – Әйдәгез аның бу теләгенә каршы кил-
мик. Бәлки, булдырыр да...
Моннан соң мине детдомда калдырдылар. Ә башкалар
тугызынчы сыйныфтан соң чыгып китте. Тик министрга
хат язганым өчен, әллә күпме эләкте миңа.

Туган нигездә...
Бүген мин иртә уяндым. Көнем ничек булыр? Шуны уй-
лап, төне буена йоклый алмый чыктым. Чынлап та, бик
дулкынландыргыч минутлар көтә алда. Туган авылыма
кайтам бүген. Без туып-үскән йорт нихәлдә икән? Авыл-
дашларым мине танырмы? Күрше-күлән исән-саумы
икән? Милиционер безне апабызга алып барам дип
алып киткән көнне әлегедәй хәтерлим. Күп кенә еллар
үтте. Хәзер ул вакытта шәһәрдә укыган ике абыем да,
олы апам да үзаллы гаилә корган. Алар безнең хәлне
белергә ел саен килеп тордылар.
Балалар йортыннан Алия белән Алсу да тугы-
зынчы сыйныфны бетеп чыгып китте, хәзер һөнәр
үзләштерәләр. Зөлфирә белән мин генә калдык. Ел-
лар үткән саен бөтен нәрсә үзгәрә икән.

Элек безгә берәрсе авыр сүз әйтсә, елап җибәрә идек. Хәзер андый
күренешләргә күнегеп беткәнмен. Хәтта әткәем белән
әнкәемне искә алганда да күз яшьләрем чыкмый. Бел-
мим, бәлки, агар яшьләр агып беткәндер дә. Шөкер, быел
имин-аман унберенче сыйныфны тәмамладым. Берничә
көннән университетка укырга керер өчен Уфага алып ба-
рачаклар. Ерак якка юлланмас элек, әткәй нигезенә ба-
рып килергә булдым. Хәзер мин үзаллы дисәм дә була.
Кайчандыр теш сызлаганда, аны алдыртам дип Әмилә
белән качкан идек. Андый заманнар артта калды. Әмилә
дә тугызынчы сыйныфтан соң училищега укырга керде.
Тегүчегә укып йөри. Хат алышып торабыз. Гелән безне
борчыган Даян да күптән балалар йортыннан чыгып кит-
те. Аны техникумга урнаштырганнарын беләм. Детдом-
дан киткәннән соң аның турында хәбәр ишетелмәде.
Тәрбиячебезгә әйттем дә, иртә белән юлга чыктым.
Автостанциядән детдомныкыларга бирелә торган “про-
ездной” белән шәһәргә кадәр билет алдым. Менә мин
шәһәр автовокзалында утырам. Ә аннан минем авылы-
ма күп тә калмый.
Кассага барып, туган авылыма тиклем барган марш-
рутка билет алдым. Автобус килергә әле ярты сәгать
бар. Автовокзал эчендә шулкадәр эссе, шуңа да тышка
чыктым.
Автобус тизрәк килсә ярар иде. Шушы көннең һәр ми-
нуты кадерле тоела башлады. Тиздән туган авылымда
булачакмын. Моңа әле һаман ышанып бөтмим. Дулкын-
ланудан йөрәк дөп-дөп тибә. Күңелдә шулкадәр шатлык
хисләре тулышкан. Җитмәсә, көне дә аяз.
Кемнәрдер шар да шор талашканга артыма борыл-
дым. Карасам, ике бомж чүп-чар савыты янында ызгы-
ша. Берсе буш шешәне кулына нык итеп тоткан, ә икен-
чесе шуны тартып алырга маташа.
– Бирмим, – дип кычкыра картырагы. – Мин аны алда-
рак таптым. Ә син үзеңә икенче урыннан эзлә.
– Бир, дидем, юкса, кирәгеңне бирәм!
Шешәне тартып алырга тырышкан адәмне кайдадыр
күргәнем бар сымак та. Өстендә пычрак футболка, ыш-
таны ертылып беткән. Күрәсең, туктаусыз эчүдән бите
дә туп кебек шешенгән. Күз төбендә күге дә бар. Бу кеше
ел буена кырынмагандыр ул! Гомеремдә беренче тап-
кыр сукбайны очратам. Тик аны каядыр күрдем шикелле.
Бәлки, танырмын, дип, аның ягына таба бер-ике адым
ясадым. Бәй, бу бит – Даян! Әйе, әйе, ана маңгаендагы
миңе! Мине кардан яланаяк йөгерттергән, Фәрит дустымны
икенче каттан тумбочка эченә утыртып ташлаган
Даян бит бу! Җирәнгеч булып китте. Танып калмаса ярар
иде дип, икенче якка борылдым. Ә ул һаман шешә өчен
талаша иде...
Авылыма килеп төшкәч тә, зиратка бардым. Мон-
да минем иң кадерле кешеләрем ята. Әткәемнең дә,
әнкәемнең дә соңгы төяге шушында. Уң аягым белән
зиратка кердем. Нигәдер буыннарым шулкадәр калты-
рый. Йөрәк тә дөпелдәп тибә. Тиз генә якыннарымның
каберләрен таптым. Әткәем дә үлеп киткәч, башка яши
алмабыз дип уйлаган идем. Кыен булса да, аларсыз
яшәргә өйрәндек. Тик әткәй-әнкәебезне бер минутка да
онытмадык. Алар безнең белән һәрчак бергә кебек то-
елды. Гәзизләремнең кабере дә тәрбияләнгән, чәчәкләр
дә утыртылган. Димәк, туганнарым килеп карап тора-
дыр.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (18)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (18)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: