Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
23 август , 08:32

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (11)

Табигатьтән аерылмаган кеше хыянәттән азат. Ул җиһанның һәрбер ноктасында — үләнчәчәкләрдә, кош сайрауларында, искән җилдә, ак болытларда, үрмәләгән бөҗәкләрдә, киек-җанварларда, төнлә чәчрәп янган йолдызларда Раббысының барлыгын тоеп, иман белән гомер итә.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (11)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (11)

Алан хуҗасы яңадан учак тергезде.

— Сүзгә саран хатын-кыз сирәк очрый, — диде ул.— Ник дәшмисең, Гөлфия Хан? Кинәт кенә мин синең өчен кызыксыз кешегә әйләндем бугай.

— Син таш кебек каткан сәясәтче, Хантимер. Хәзер миңа сезнең шөгыль ятрак шул.

— Ә нәрсә якын?

— Синнән бик ерак нәрсә миңа якын, Хантимер. — Сиңа якын, миңа ерак... Һы, нинди табышмак соң бу?

Шул чакта ызбадан савыт кочаклаган Алялетдин карт чыкты.

— Яшь бәрән итеннән шашлык авыз иттерәбез сиңа, — диде Хантимер, баягы сүзен өзеп. — Алялетдин абзый, син кер, ят, без Гөлфия белән икәү җайларбыз.

— Мин чирләмим, — дип кырт кисте карт. Ул учак янына, килә-китә, әйбер ташыды. Аның киреләнеп кереп ятмавы кызны сөендерә иде. Сәясәт дип, төнге аланның ямен җибәреп бәхәсләшеп утырмаслар, ичмасам.

Хантимер дә бүтән күңелсез әңгәмәне ялгамады, яңгыравык тавыш белән:

— Алялетдин абзый, хәтерлисеңме, беркөнне алан өстеннән вертолет очып үткәндә, син аңа каршы күсәк күтәреп чапкан идең?

Карт «ыр» дигән аваз гына чыгарды.

— Кәефсез безнең бабай, әйтәм бит, чирли, — диде хуҗа.— Шуны сөйләсәм, көлә-көлә эче ката иде. Тимер кош куна дип уйлаган ул. Төшсә, тизрәк канатларын сугып имгәтим, бу әкәмәт нәстәкәй йомырка салып, бала үрчетер дә урманда яшәрлек рәт калмас, дигән.

Керпе кебек инәләрен тырпайткан картның башыннан сыйпыйсы килде кызның. Аның да әтисе дорфа, әмма нечкә күңелле иде. Шушы сыйфатны ни өчендер, дорфалык белән чорнап, эчкә үк яшерергә кирәк бит, ә!

— Безнең Алялетдин абзый хисле җан. Камыш сызгыртып җырлый да аннан күз яшен агызып җылый.

— Аның нервысын бозып, авыруын көчәйтмим, китим, булмаса, — дип кузгалган Гөлфияне Хантимер җибәрмәде.

— Чү, чү, син — кунак! Бәрән итенә төрледән төрле үләннәр кушып, махсус синең өчен җебетте бабакай. Өнәмәгән кешесенә яңгыр суы да эчерми ул. Чын мәгәр, диң, Алялетдин абзый. Сакал-мыегыңны кыруларың да Гөлфия өчен бит синең, әйеме?

Бу юлысы карт йомшак кына ырылдады.

— Чит ил чит ил инде, Гөлфия дускай. Дәвасы да әллә ни килешми. Бетеренеп кайттым мин туган якка. Яртылаш картаеп. Кемгә кайттым дисеңме? Шушы сыңар күзле карт йортына. Үләргә дип менеп яткан иде такта сәкесенә, минем ни хәлдә икәнемне күргәч, могҗиза белән терелде. Теге елларда тәки Казанга күчмәде, мин аңа аерым фатир да җайлый идем, тәрбияләргә кешесен дә билгеләттерә идем. Атларым да атларым, диде. Ат абзары — җәннәтем, диде. Бәлки, аның бәхетедер бу. Кимсенми дә, кителми дә бит. Авылдагы йорт-җиреңне бикләп, вакытлыча урманда яшибез инде, әйеме, Алялетдин абзый? Көзгә кадәр, әйеме? Һавабыз әйбәт, дөньябыз түгәрәк. Заманында бал кортлары үрчетә иде монда абзый. Ызбасын аннан-моннан сипләдек. Инде сине ялгызың гына калдыру юк, картлач. Казанга минем белән очасың! Мин көчле, дип очынма.

Карт тешен шыгырдатты.

— Әһә, Казан дисәң, зәһәрләнә безнең бабай. Мине дә җибәрмәскә әле аның исәбе. Савыккач, колхоз рәисе бул, ди. Хет күмәк хуҗалык атлары туйганчы солы ашар иде, ди. Алялетдин абзый өчен иң зур дәрәҗә — рәис. Озак кына бездә Кәбир исемле председатель эшләде. Бервакыт ул абзыйларга үгез суярга куша. Соңыннан берсе, шаяртып: «Кәбир энем, суюын суйдык та, эченнән бозавы чыкты бит», — ди. Сүгә икән Кәбир Алялетдин абзыйны эт итеп, ник буаз терлек суйдың, дип. Үгез бит ул, ди икән абзый. «Үгезме, чуртмы, син аның буаз икәнен чамаларга тиеш идең», — дип, һаман үзенекен сукалый, ди, рәис. Безнең картта мәзәкләр капчык-капчык. Яшь чакта син мут егет булгансың диләр, ә, Алялетдин абзый? Көч-куәт ягыннан да сиңа тиңнәр юк иде. Хәтерлисеңме, Акмаңгай, чокырга егылып, аягын сындыргач, син шул хайванны күтәргән идең. Ат хәтле атны! Рәис синең җилкәңә камчы белән ора, үлгәнче суйыйк, ите булыр, ди. Син, үҗәт, Акмаңгайны тәки бирмәдең. — Учак ялкыны Алялетдин абзыйның йөзен яктырта иде. Сыңар күздән яшь тамчылары коела... Хатирәләре елата микән? «Ходаем, бу бәндәң турында яман уйлар да уйлаганмындыр, берүк кичер! Без колларыңның күңел дөньясын күрмичә генә хөкем итәргә ашыгабыз шул».

— Шуннан соң Акмаңгайны үз өеңдә дәваладың син, әйеме, Алялетдин абзый? Сабантуй ярышында катнашып, беренче урынны яуладык Акмаңгай белән. Мин чаптырдым аны. «Маладис, улым», — дип, күккә чөйгән идең мине. Болытларга башым белән бәрелеп, күкне тишәм дип торам. Әти коры иде, миңа бер дә «улым» дип дәшми иде, ә син, Алялетдин абзый, чит кеше баласына «улым» дип өзелә идең. Сакалыңа ябышып үскән малайлар инде без. Рәхмәт! Хәзер дә синең тәрбияңдә. Менә яныңда хатын-кыз йөрсә, күңел кыллары ничек тибрәнә икән. Нечкәрдем, ә? Күптән әйтәсе рәхмәтләр иде бу, абзыкаем.

— Соңарган рәхмәтләр ихласрак ул, Хантимер. Син аны ничәмә-ничә еллар күңелеңдә йөрткәнсең бит, — диде Гөлфия. Бу хатирәләрдән ул да йомшарган иде.

— Мине төрле бәла-казалардан саклар өчен, аланның дүрт почмагына мылтык тоттырып, дүрт әзмәверне бастырырга була, — диде Хантимер. — Юк, Алялетдин абзый ышанычлырак. Тегеләрне кемдер күбрәк акча белән сатып та алырга мөмкин, ә минем абзый тау-тау алтынга да «тфү» дип кенә төкерәчәк. Тугрылык иң зур көч икән, Гөлфия дускай.

— Чөнки табигатьтән аерылмаган кеше хыянәттән азат. Ул җиһанның һәрбер ноктасында — үләнчәчәкләрдә, кош сайрауларында, искән җилдә, ак болытларда, үрмәләгән бөҗәкләрдә, киек-җанварларда, төнлә чәчрәп янган йолдызларда Раббысының барлыгын тоеп, иман белән гомер итә. Ә тугрылык — иманның бер билгесе.

— Колак сал, Алялетдин абзый, кунак сине ничек олылый!

— Ишетәм, Хантимер, Ходай үзен дә олыласын, — диде таякларга кадап-кадап ит тезгән карт.

Хантимер, кулын баш очына күтәреп, дым белән тыгызланган һаваны бутады.

— Их, сулышка иркен Салабашта! Бу рәхәтлектә изрисе иде дә... Баягы хәбәрең очлы ташмыни, бавырны тишә. Син акыллы хатын, киңәш бир, Эдуард дуска ничек ярдәм итим икән? Урманда үзең турында гына кайгыртып яту егетлек түгел. Әллә, мәйтәм, аны аланга чакырасыңмы? Мин бик үтенәм синнән, Гөлфия.

— Синең иртәнге сүзең кичкә искерә икән, Хантимер. «Ризык бүлешкән дусларга да күренмим», — дигән идең.

— Эдуард — бәгырьдәге дус. Студент чакта кызлар озатып кайтабыз. Караңгы урам тыкрыгыннан шәһәр ышпаналары чыкты. Минем өстә яңа куртка. «Сал» диләр тегеләр. «Салмый» ди Эдуард. «Җаның жәлме, малың жәлме?» диләр, мал да жәл, хәерче студент бит без, соңгы тиеннәрне санап яшибез, куртканы көн саен алмыйсың. Ышпананың берсе пычак белән миңа кизәнгән иде, Эдуард аңа күкрәген куйды...

— Үлмәгән лә дустыгыз, исән-сау, — диде Гөлфия.

— Ике ай хастаханәдә аунады. Терелгәч, мин дуска куртканы бүләк иттем. Мә, мәйтәм, син моңа лаек.

— Алдымы?

— Куртканымы? Әйе, әйе! Ул да акчасыз егет иде. Әтисе — колхозчы, әнисе — идән юучы.

Алялетдин карт алар сөйләшкәндә әллә нишләде: бер ызбага чаба, бер йөгереп килеп, яланкул учактагы күмерләрне тарата...

— Эдуард дисәм, котыра башлыйсың, Алабай бабакай, — диде хуҗа, шелтәләп. — Ник аңа нәфрәтләнәсеңдер.

Карт, үзалдына мыгырданып:

— Киемеңне салдырды, хатыныңны аздырды, үтә дә яман бәндә! — диде.

— Син бигрәк инде, Алялетдин абзый! Бер күрмәгән кешене хурлыйсың. Туктале, карт, тукта, Гөлфия Хан без ирләрдән акыллырак. Ул ни дияр бит?

— Күпме сакланасың инде, Хантимер, тагын әз генә түз, — диде кыз.

Ир, бераз уйланганнан соң:

— Шулаймы, Гөлфия дускай? — диде. Һәм җанланып китте. — Көннәрдән бер көнне мин дә Эдуардка үз күкрәгемне куярмын. Ә анда хәтле...— Ул караңгылык аша кызга текәлде. — Киңәш-табыш итәргә син бар, Гөлфия Хан. Син бар! Ир-атка хатын-кыз нинди терәк инде ул дип көлмә, дөньяның яртысын елак һәм җебегән мыекбайлар басты. Без синең кебек акыллы кызларыбызга таянырга мәҗбүр. Син Эдуард янәшәсендә бул әле, зинһар. Абынмасын иде ул.

Бу ялвару күңелне укшыта иде. Күр моны, шайтанга ялчы итеп кодалый. Хыялында икейөзле, ялагай куштаннан дус әвәләгән дә хәзер шуңа фәрештә сыйфатлары өсти. «Күкрәген куйды...» Әйе, синең курткаңны аның ятларга бирәсе килмәгән, чөнки үзе кызыккан... Пычакка эләгеп булса да алган ул аны... Чын дус «Җылы тәнеңдә тузсын» дияр иде. Ул һаман синнән түләттерә. Гомерең белән дә түләттергән әнә: сине сатып түрә урындыгына оялаган... Әгәр син боларны белсәң иде! Белмичә тор, яме! Әле син көчсез, әле син сынган канатларыңны ныгытып кына маташасың. «Дустыңның» хыянәтеннән өзлегерсең дә Нияз Сафин язмышын кабатларсың. Нәкъ менә имән кебек ирләрнең шартлап сынуыннан курка, һай курка Гөлфия. Каен әрсез, усак әрсез, тамырдан бик тиз терелә, ә имәннәр авыр кузгала...

— Кызганыч, Хантимер, дустыңның әшнәсе булалмам шул, мин язу-сызулардан китәм.

— Кая?

— Бәхетемә китәм.

— Нинди бәхетеңә? Синең бәхетең — сәясәт, Гөлфия Хан!

Ахмак ир! Сезнең юлыгыз — бердәнбер хак юлмыни ул! Сез бит чынлыкта хакыйкать эзләмисез, сез бер-берегездән көнләшеп, бер-берегезгә үчләшеп, «тау»га менәргә ашкынасыз. Ә Гөлфия ул ясалмалыктан азат: Ходай кызның җанын Хис белән сугарды, еллар буе кысыр яткан туфракта бүген гөлләр чәчәк ата, куагында сандугачлар сайрый... Яраткан кешесенең елмаюы күңелне җылыта, назлый, иркәли...

Хантимер, «Сәясәт, сәясәт» дип, учак тирәсендә әйләнде дә инәлеп-инәлеп ялвара башлады: — Гәзиттә кал, яз, Эдуардка булыш, ташлама аны, зинһар, Гөлфия, ташлама, үтенәм!

Ир бәндәсе вакланса, тузан бөртегедәй уала, мескенләнсә, иң кызганыч затка әверелә, ялагайланса, табан астыңа хәтле ялый, алар өчен урталык юк икән. Баядан бирле өермә куптармыйча эченнән генә дулаган Алялетдин карт та, энесенең ялынуын килештермичә:

— Ар-ртык сүз — чүп сүз, ит пешкән, тәмләгез, — диде.

Картка күңеленнән генә рәхмәт укыды кыз. Коткарды...

Хушлашканда, Хантимер кунакның кулын кысты:

— Көтәм, кил, — диде.

Алялетдин абзый Гөлфияне озата барды. Ниндидер үтә күренмәле җепләр бу карт белән икесен әкрен генә бәйли башлаган иде. Алар моны тоя-сизә дә иде. Карт инде бүтән теш шыгырдатмый... Аның хәрәкәтләре дә йомшарды. Хәзер аңа Сыңар күз дип ямьсез кушаматы белән эндәшергә ояла Гөлфия. Абзый Эдуардның кемлеген чамалап сөйләшә, димәк, картта күңел күзе сукыраймаган. Аһ, ни җитми, шул җитми адәм баласына! Маңгайдагы чәчрәп торган ике күз ботак тишеге генә шул... Хантимердә дә ботак тишеге...

Сукмак башында Алялетдин карт, ягымлы тавыш белән:

— Кызым, — диде, — синең язу эшеңдә булып тор-руың Хантимер-ргә файда икән, тор-р,— диде.— Җибәр-рмә анау яман Идуар-ртны аның кыр-рына, башын ашар-р зәхмәт, — диде.

Гөлфия караңгыда йөзе күренмәсә дә елмайды:

— Ярар, Алялетдин абзый. Син тагын нәрсәдер әйтерсең кебек...

— Ие, — диде карт, бик тиз килешеп. — Әйтер-рмен дә инде. Вакыт инде... Үзем белән кабер-ргә күммәсеннәр-р инде... Хуш, кызым, ир-ртәгә кил.

— Хуш, Алялетдин абзый!

 

...Рамил фарасын Салабаш урманы ягына борган, юл якты иде.

— Йокламадым, күзләрем шар да шар, инәгә кадалып утырдым, — диде егет.— Кайчан җен малайлары машинаны селкетә, мәйтәм. Хатынның әнкәсе, догалар ятла, дигәние, шуңа керешәм, Алла кушса, валлаһи!

— Дөрес эшлисең, энем. Кузгалдык!

Капка төбендәге эскәмиягә «төн кошы» кунган иде. Җәүдәт: «Кайда йөрдең?» — дип төпченмәде. Кыз да: «Нишләп мине сагалыйсың?» — дип ачуланмады, нәкъ шушы мизгелдә яраткан кешең белән күрешү тилмереп көткән бәхетнең үзе иде.

— Җәүдәт, — диде ул, егеткә сыенып. — Хатын-кызның дөньясы төрле-төрле урман: берәүләрнең ул махсус куак ботагы төртеп үстерелгән. Анда иркенлек, агач белән агач арасы киң. Ә икенче берәүләренең кеше кулы орынмаган, кеше аягы басмаган чытырман. Минеке соңгысы. Сиңа чытырманлыкта йөрүе авыр булыр: кырмыска түмгәгенә сөрлегерсең, ботак-чатакларга кадалырсың. Җайлырак итәм дип, бернигә дә тимә син. Өзмә, сындырма, тигезләмә, юкса мин яраланырмын. Һәм без мәңгегә аерылырбыз.

— Әй, газиз җаным, ник мин сине үз рәхәтем өчен үзгәртим ди! Када, чәнчә, тик ярат кына.

— Ул «урман»да серләр дә күп, Җәүдәт.

— Әйе, Нияз Сафин... Кассета... Сатлыкҗан... Миннән чыкмас, ышан, газиз җаным, ышан!

Гөлфия егетнең кочагыннан ычкынды:

— Янам, суыныйм әле. Җәүдәт...

— Әү, җаным?

— Мин бүген алҗыдым, Җәүдәт…

— Яңа хаким белән кунаклар сыйлагансың, диләр. Мине куркыткан «бакча карачкысы»н — Әмирулланы кыяклаттылар. Искитәрлек хәл Күмер Тауда! Малайлар белән өч сәгать чәйнәдек шуны. Шатлыктан чәй эчтек.

— Мин нәфрәттән алҗыдым, Җәүдәт... Тагын бер серемнең шаһиты булырга ризамы син? Фи, ахмак сорау инде. Син бит хәзер минем бердәнбер якын кешем. Сатлыкҗанның исемен белә идем мин. Гафу ит, сиңа ачылып бетмәдем. Безнең яңа хаким Эдуард Арсланов ул. Инде ары табан...— дип, кыз Салабаштагы хәлләргә күчмәкче иде, егет, ачу белән:

— Кабахәт! — диде. — Мин аны үтерәм! Атам! Сатлыкҗаннар Күмер Тау туфрагын пычратмасын!

— Әкрен, син төнге тынлыкны бозасың, — диде Гөлфия. — Сиңа корал тотып утка ташлан димәделәр, сиңа нибарысы сер генә ачтылар, сабырсыз!

— Уф, кызам шул, газиз җаным. Начар гадәт. Ышан, бу сереңне дә күңелемдә саклармын. Безгә нәрсәгә ул адәм калдыклары?! Безнең дөньябызның капкалары алар өчен бикле, әйеме, Гөлфиям?

— Алайса, ярсу атларыңны баганага бәйлә, җегет. Мин «башсыз кыз»га кичә нәрсә дидең әле, исеңдә микән?

— Исемдә, газиз җаным... Яратам, дидем. Яратам...

Һәй-һәй, ишетәсеңме, шомырт кара күзле төн, ишетәсеңме?! Ярата-а!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: