(Дәвамы.)
Кунак каршылыйбыз
Ял көне саен балалар йортында җыелыш үтә. Бөтен
төркемне бер рәткә тезеп куялар да, үткән атнага “бәя”
бирәләр. Тәүдә директорыбыз сөйли. Соңыннан за-
вуч, азак – тәрбиячеләр... Кем мәктәптә тәртип боза,
кем начар укый – шушында тетмәсен тетәләр. Атнаның
иң тәртипле төркемен дә монда әйтәләр. Кырын эш
эшләгән кайсыберәүләр җыелыштан качып калырга ма-
таша. Кемнең шунда әрләнеп торасы килсен инде? Ә бу
юлы берәү дә җыелыштан читтә торып калмады. Хәтта
бүлмәсендә йоклаганга салышып, яшеренеп калырга
уйлаганын да чакыртып алдылар. Кайсы бала нинди эт-
лек кылган, кем үзен тәртипсез тота, дип тикшереп тор-
мадылар. Күрәсең, ниндидер аннан да мөһимрәк яңалык
бар.
– Балалар! Безнең вакытыбыз бик кыска – шуңа да
башка мәсьәләләргә бүген артык тукталып тормыйм, –
дип башлады сүзен Мәүлидә Нургалиевна. – Эш шунда
– иртәгә соңга Уфадан зур кунаклар киләчәк.
– Зу-у-ур? – Иң кечеләр төркеменнән бер кызыкай ап-
тырап сорап куйды.
– Әйе, бик зур кешеләр. Алар сәбәпсезгә килмиләр.
Безнең нинди шартларда яшәвебезне, тәрбия эшенең
ничек барышын тикшерәчәкләр. – Шуннан, тамагын
кырып, тик кенә торыгыз дигәндәй бармагы белән яна-
ды да сүзен дәвам итте. – Хәзер сөйләгәнемне колак
төбенә киртеп куегыз. Бүгеннән үк барыбыз да кунакларны
каршыларга әзерләнәбез, бөтен бүлмәләрне дә
астын-өстенә әйләндереп юабыз. Келәттән бүген үк яңа
киемнәр алачаксыз. Азак, кеше килгәндә, минем бу юк,
минем теге юк, дип миемне черетеп йөрмисез. Тагын да
шуны исегездә тотыгыз: килгән абый-апалар белән әллә
ни сөйләшеп бармагыз. Ничек яшисез, дип сорасалар,
берүк әләкләшә күрмәгез. Алар килер дә китәр, ә сезгә
монда яшәргә кирәк. Ярар, хәзер тәрбиячеләрне тагы
җыеп сөйләшеп алырмын. Ә сез тиз генә эшкә тотыны-
гыз!..
Кунаклар килә дигәч, бер хәл искә төште әле. Ярый
әле яз мәле, юкса, үткән елдагы кебек этләнербез.
Сентябрь азагы иде. Каяндыр кунаклар килергә тиеш.
Директор кушканча, көне-төне әзерләндек. Һәр почмак,
һәр бүлмә ялтырап тора. Менә иртәгә кунаклар килә. Ә
без күптән әзербез. Тик кичкә таба көн суытты да куйды.
– Мәүлидә Нургалиевна, төнен кырау төшәргә итә ши-
келле, – дип, директорны хафага салды тәрбиячеләрнең берсе.
Моны ишеткәч, Мәүлидә апабыз үзенә урын таба ал-
мады. Тегеләй чапты, болай йөгерде:
– Ничек инде кырау булсын?! Менә ямь биреп торган
чәчәкләр сула бит, алайса...
– Апа, соң көз булгач сула инде, – дидем, аны-моны
уйламыйча. Шушы сүзләр аны котыртып җибәрде.
– Кит, телеңнән алгыры! Сулса – кунакларга инәң ба-
шын күрсәтәбезме? Кырау төшсә – төшсен, әмма без
бакчадагы чәчәкләргә суларга бирмибез!
Киңәш сорап шалтыратмаган кешесе калмаган, диләр.
Ниһаять, әмәлен тапты.
Балалар йорты алдында зур бакча бар. Анда без
төрле-төрле чәчәкләр үстерәбез. Килгән кунаклар
һәрвакыт шуңа игътибар итә дә. Балаларга нинди шәп
тәрбия бирәсез, дип, мактап та җибәрәләр икән. “Ма-
турлык аша дөньяга сөю тудырасыз, афәрин”, – дип
әйтүләрен үзем дә ишеткәнем булды.
Иртәгә дә зур кешеләр килер. Әгәр төнен чынлап та
кырау сукса – директорыбыз нәрсә күрсәтер? Моңа
Мәүлидә Нургалиевна юл куймас... Өлкәнрәк сыйныф-
ларда укыган малайлар бу төндә йокламый чыкты. Тәүдә
чәчәк түтәлләрен иске чүпрәк-чапрак белән ябып чык-
тык. Шуннан түтәлләрне уратып учак яктык. Һәр малай-
га үзенә “саклау” өчен түтәл бүлеп бирелде. Чәчәкләрне
кыраудан алып калу өчен иртәнгә кадәр ут ягып, утын
ташып бер булдык.
Кунакларны каршылаганда директорыбызның кәефе
шәп иде. Инде авылда барысыныкы да шиңеп беткәндә,
безнекеләр генә сулмаган. Ә килгән кунаклар, шушы
салкын көндә дә безнең чәчәкләрнең балкып утырганы-
на сокланып туя алмады...
Булыр-булыр, әмма бу хәтле дә әзерлекне элек бер-
кайчан да күргәнем юк иде. Шул ук көнне матур чәчәкләр
төшерелгән челтәрләр эленде, детдомда кергән урын-
нан алып директорның кабинетына тиклем, ашханә ягы-
на, һәр төркем бүлмәләренә өр-яңа келәмнәр түшәлде.
Тәрәзә төпләренә матур вазалар куйдылар, хәтта кай-
сыбер урыннарда иске люстралар да алыштырылды.
Моның белән генә бетмәде әле яңалыклар. Гел генә
чатнаган, я тоткасы ярылган чынаяктан чәй эчә идек,
ә бүген анысы да ниндидер илаһи кодрәт белән матур
гыналарына алыштырылды. Бер булса була икән лә ул.
Һәммәбезгә дә яңа оек, күлмәк, ыштан бирделәр. И, ку-
андык, и сикергәләдек куанычыбыздан. Әллә чынлап та
зур кешеләр киләме икән, дип пышылдаштык. Элек нигә
ешрак килмәделәр инде! Гел шушылай матур яшәр идек.
Тәрбиячеләр дә, бүтән хезмәткәрләр дә үзенә урын
тапмый иде. Я тегендә, я монда утка баскан мәче кебек
чабулыйлар. Директорыбыз кабат-кабат төркемебезгә
кереп чыкты. Ахырда, тагы нәрсәне яхшыртыйм дип,
тәмам хәле бетте шикелле.
– Тәк, Рәйфә, менә чәчкә аткан гөлне кеше кергән
урынгарак куегыз, ә монавы кибә башлаганын нигә мон-
да куйдыгыз? Хәзер үк берәр урынга яшереп торыгыз!
– дигән була. Азак Мәүлидә Нургалиевна бездән “имти-
хан” алырга тотынды:
– Кунаклар килеп керсә, нәрсә эшлибез?
– Әллә, – диде аптырап Әмилә.
Моны ишеткәч, директор куркып куйды. Кинәт тузынды да китте:
– Ничек инде әллә? Урында яшеренеп утырмыйбыз
– басабыз да исәнлек-саулык сорашабыз. Елмаерга да
онытмагыз. Юкса авызыгызны очлайтып, гамьсез то-
рырга дисәң – сезне куш!
“Аңладык” дигәндәй, баш кактык.
– Ә менә берәр кунак сезнең яныгызда килеп хәлегезне
сорашса, нәрсә диярсез? – Директорның бу соравына
җавап кайтаручы булмады.
Мәүлидә апа тагы “кабынып” китте.
– Ух, шушы бәрәннәр! Шунысы начар, монысы кыен,
дип мыжып торсагызмы – үзегезгә үпкәләгез. Тагын бер
тапкыр кабатлыйм: “Рәхмәт сезгә. Минем барысы да
яхшы. Монда миңа ошый, үземне өйдәге кебек тоям”, –
дип әйтерсез! – Инде чыгу ягына омтылганда гына, кара-
шы бер малайга төбәлде. Ул яңа гына бирелгән ыштанын
киеп алган иде. – Ах, монавы чучка! Ыштанын пычратып
та өлгергән! Кем сиңа әле үк кияргә кушты, ә? – Җен ке-
бек, тегенең кулыннан тотып алды да җилтерәтә баш-
лады. – Сыерга чыпта япсаң шулай була инде. Хәзер үк
юып тазарт. Юкса, башыңны черетәм! – Бер уңае бары-
бызны да әрләп алды да китте. Шуннан биек үкчәләрен
тыкылдатып чыгып китте.
Уфа кунаклары килер көнне ашатулары да шәп булды.
Төшкә пилмән дә пешергәннәр! Алмасын да, кәнфитен
дә күрдек бу көндә. “Зур кешеләр”не каршылап, тамаша
залында алар хөрмәтенә концерт куйдык. Мин дә анда
җырладым. Килгән кунаклар да сүз тотты.
– Мондагы шартларны күреп, исем китеп йөрим әле, –
диде зифа буйлы, куе кара чәчле апа. – Бу хәтле затлы
паластан кемнең баласы атлый әле? Күп өйләрдә мон-
дый нәрсә юк! Тагы да кайсы өйдә көн дә пилмән ашый-
лар? Сезгә карыйм да сокланып бетә алмыйм – курчак
кебек киенгәнсез! Шуңа йөзегез дә шат, кәеф тә көр.
Әлбәттә, Хөкүмәтебез сезнең көнкүрешегезне яхшырту
буенча бихисап карарлар кабул итә, дәүләт акчасын да
жәлләми. Өегез шуңа да гөлбакча кебек балкып утыра.
Бу тиклем дә хөррияттә яшәп тә, начар укысагыз, олы
гөнаһ булыр ул! Әйдәгез, балалар, тырышып-тырмашып
белем тавына үрмәләгез, үсеп җиткәч, илебезгә файда-
лы эшләр башкарыгыз. – Шуның белән бу апа сүзләрен
тәмамлады.
Алдан өйрәтелеп куелганча, без һәркемнең чыгышын-
нан соң гөрләтеп кул чаптык. Тагын да берничә бала
җырлап алганнан соң, күптән көткән кунаклар катнаш-
лыгындагы тамашабыз тәмамланды. Аларны дирек-
тор ашханәгә алып китте. Уфадан килгәннәр директор
артыннан ияреп залдан чыгып китте, тик кунакларның
берсе генә әллә ни ашыкмады. Мөлаем апаны шунда ук
уратып алдык. Ул кесәсеннән чыгарып кәнфит өләште.
Шуннан сәхнәдә торган пианино артына утырып, дәртле
көйләрне дә уйнап ишеттерде. Бу апа башкаларга кара-
ганда бигрәк ачык булып чыкты. Һәрберебезнең исемен
сораша, ничек укуын белешә.
Мин читтән генә барысын да күзәтеп тик тордым. Шун-
нан теге апа балалар белән бераз сөйләшеп утырды да
чыгу ягына омтылды. Ничектер ул минем якка борылган
иде, карашларыбыз туры килде дә куйды. Теге апа ми-
нем янга килде.
– Саумы, туганым. Ә син нигә читтә торасың? – диде
ул, елмаеп.
– Ммм... – Нәрсә дип җавап бирергә белми, тотлыгып
калдым.
– Нигә шулкадәр каушадың да киттең?
– Ммм... Юк...
– Алай булгач, әйдә танышыйк. Мин – Гөлшат Әмировна
булам. Ә син?
– Ильяс.
– Исемең нинди матур. – Апаның сүзләрен ишеткәч,
эредем дә киттем. Рәхмәт, дигәндәй, елмаеп куйдым.
– Менә, Ильяс, йөзеңә карыйм да нигәдер синең өчен
борчылам. Кемнән шулкадәр өркәсең? Беләкләрең дә
төшеп киткән, күзеңнән дә хәвефеңне күрәм...
– Юк, апа. Минем барысы да яхшы. Монда үземне
өемдә кебек тоям, – дидем директор өйрәткәнчә.
– Бик шәп алай булгач. Әйдә үзеңнең яшәгән бүлмәңне
күрсәт әле. – Бозлы су белән койдылармыни! Бу апа
нигә шулхәтле минем белән кызыксына икән? Әллә ди-
ректор юри мине сынап карарга кушканмы? Шушы уй-
лар озак тынгылык бирмәде. Ни дисәң дә шултиклем дә
ихлас сөйләшкән, йөзе кояш кебек балкып торган апага
юк дип булмый бит инде. Бүлмәмдә башка малайлар юк
иде, икәүләшеп кенә сөйләшеп утырдык.
Бүген безгә килгән кунаклар чынлап та зур гына
җитәкчеләр икән. Һәр кеше җаваплы урында эшли. Ә
Гөлшат апаны, абруйлы җәмәгать эшлеклесен, хөрмәт
иткәнгә күрә үзләре белән алганнар.
– Син, Ильяс, борчылма. Мин сине яхшы аңлап то-
рам. Таныш булмаган кеше белән сөйләшеп утырганга
директорың әрләр дип уйлыйсыңдыр. Мәүлидә апагызга
үзем аңлатырмын. Озак еллар балалар белән эшләгән
кеше буларак, синең сагыш тулы күзләреңне күргәч,
урап үтә алмадым. Әллә берәр төрле ярдәм кирәкме?
Әйт, оялма...
– Рәхмәт, апа. Бернинди дә йомышым юк.
– Ильяс, син ничәнче сыйныфта укыйсың әле?
– Менә тиздән тугызынчыны бетәм.
– Ә укуың ничек?
– “Өч”леләрем юк. Ике “дүртле”м генә бар. Анысы да
физкультурадан һәм химиядән.
Яхшы укуым хакында ишеткәч, Гөлшат апа аркамнан
сөеп алды. Азак кайда укырга теләвемне дә белеште.
– Педучилищега барырга уйлыйм, – дидем.
– Юк-юк-юк... Бу тиклем укып та училищега барып
тормассың. Синең урының – университетта. – Гөлшат
Әмировнаның бу сүзләрен ишеткәч, аптырап киттем.
Әйтүе генә җиңел бит ул. Ә син анда кереп кара! Әле
педучилищега
барам, дип, тәрбиячемә әйткәнгә, ул
көлеп куйган иде.
– Анда укый алмасмындыр. Университет бит ул!
Әңгәмәдәшем минем бу уйларымны юдырырга ашык-
ты.
– Ничек инде укый алмассың? Укыйсың. Йөзеңнән
күреп торам – син булдырасың. Менә дигән кеше булып
китәрсең әле.
Гөлшат Әмировна белән сөйләшеп утырганда үземдә
шулкадәр ышаныч арткандай тоелды. Бүгеннән уни-
верситетка барырга әзер идем. Хыялымда үземне
шунда укып йөрим дип хис иттем. Шушы очрашуда бу
мөлаем апа истәлеккә ручка да бүләк итте. Шулчак
бүлмәгә Мәүлидә Нургалиевна килеп керде. Берчә мине
сөзәрдәй итеп карады, берчә Гөлшат апага елмаерга ты-
рышты. Миңа карата булган нәфрәте йөзенә чыккан иде.
– Ильяс, нигә кешенең вакытын аласың? Алар болай
да ерак юлдан арыган, – диде ул. – Гөлшат Әмировна,
әйдәгез, чәй эчәргә!
– Зур рәхмәт сезгә, әмма мин монда чәй эчәр өчен
килмәдем бит.
– Әйдәгез, без сезне генә көтәбез. Чәй суына...
Ахырда, әңгәмәдәшем урыныннан торды да чыгу ягы-
на юнәлде. Шуннан беразга туктап калды, миңа борыл-
ды.
– Ильяс, мин әйткән сүземне онытма! Син булдырасың.
Бәлки, Уфада күрешербез дә... – Тагын да нидер әйтергә
теләде ул, әмма Мәүлидә Нургалиевна ашыктыргач, ка-
баланып хушлашты да чыгып китте.
Караңгы төшкәч кенә кунаклар кайтыр юлга җыенды.
Без дә аларны озатырга чыктык. Алар килмәсә, шушы
яңа киемнәр безгә тәтер идеме? Детдом да танымастай
үзгәрер идеме?
Алар машиналарга утырганчы Мәүлидә Нургалиевна
кунаклар белән нәрсәдер хакында сөйләшеп көлеште,
һәр кеше белән кочаклашып хушлашты. Ә без, җиңелчә
генә киенгән көенчә, ишегалдына чыгып кул болгап кал-
дык.
Машиналар күздән югалгач, директорыбыз авызы
ерылып, олы канәгатьлек белән детдомга керде. Бала-
лар да аның артыннан иярде. Тик Мәүлидә апаның эчкә
үтүе булды, корт чаккандай ачуланды ла китте:
– Уф, шушы корып киткереләр! Гомерендә па-
лас күрмәгәннәр – шулай инде. Таптап, пычратып та
өлгергәннәр. Хәзер челтәрләрне дә ертып бетерерләр!
Шуннан тагын кунаклар килә калса... Юк, болай булмый!
Шунда ук матур келәмнәр дә юк булды, челтәрләр дә
дә искесенә алыштырылды, төркемдәге вазалар да, яңа
чынаяклар да кире келәткә тапшырылды. Безгә бирелгән
әйберләр, сезнең тиз туздыра торган гадәтегез бар, дип,
кире җыеп алынды...
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.