Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
22 август , 08:28

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (10)

Табигатьтә язны кышка чигереп, ташуларны туктатырлык кодрәт, ә адәмдә мәхәббәтне кире борып җибәрерлек көч юк.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (10)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (10)

Алдан выжылдап очкан ике машина кискен генә уңга каерды. Казан кунагын каенлыктан озаталар икән. Мәҗлес Сәлимәнең бәхете иде. Ул анда, мөгаен, судагы балык кебек йөзгәндер. Кемгәдер буйсынудан да яманрак хәл юк. Бер Раббысына баш игән кеше генә рухи иркенлекнең ләззәтен тоядыр.

Каршыда, тиеннән дә уздырып, беренче урынбасар сикерә иде.

— Стоп, стоп! Фәлинов, син шофер белән сакта кал, ары табан берсен дә үткәрмә. Ә сез, Гөлфия Әнвәровна, безнең кадерлеләрдән кадерлерәк язучыбыз, рәхим итәсез! — Урамда очраса исәнләшергә дә иренгән тәкәббер урынбасар сабагыннан да өзмичә көнбагыш яра иде. — Табынны мин табигатьтә көйләттердем. Саф һава, кыр чәчәкләре! Эдуард Әминович каен кызларын ярата, диләр.

— Ялгышасыз, ул имән егетләренә мөкиббән, — диде Гөлфия, юри мыскыллап.

Урынбасарның йөзе көл кебек агарды:

— Имә-ә-ән?! Шоферы каен диде!

— Нинди зур хата ясагансыз, — дип өстәде кыз. Бүген ул «төртмә телле» тигәнәк иде. Ике хатын агач өстәлләр тирәсендә әвәрә килә иде. Ак халат итәгендәге тауар ярлыгын да кисмәгәннәр. Яңа хаким ризасыз кыяфәт белән учын шапылдатты:

— Җәтрәк кыймылдагыз, Рубин Садыйковичның һәр минуты санаулы. Барысы да готовый, дидең, кая, кем әле син, иптәш?

Беренче урынбасар, кечерәеп, тезе белән түмгәккә тезләнде:

— Мин Рафис Мәү... Мәүлетов, мин... исемле, мин...

— Болар белән ничек аралаштың син, Гөлфия Хан? — диде башлык, карашы белән Мәүлетовны сытып. — Сине бу тинтәкләр кыерсыттымы? Ну, ладно, соңыннан разберемся. Давай, Рубин Садыйкович, горланы юдырыйк! Каты эшләдек без, ә? Җиңдек тәки, ә? — Мыштымның сүз буасы ерылган иде. Ул авызындагы итен лач-лоч чәйнәп мактанырга тотынды: — Югарыдагылар озатмаганга борчылмыйм мин, Рубин Садыйкович. Вот увидите, өч айдан мин Президент хәтле Президентның үзен Күмер Тауга китертәчәкмен. Әллә юмаммы? Китертү чарасын да найду. Хәйлә бар бездә, тапкырлык та оһо-һо! Әмируллалар ише җебегән карт түгел без. Мин аны бүген в упор не видел, ул Күмер Тауга лутчы маймыл куегыз, ну Эдуард Арслановны ни-ни, дигән. Бетәшкән бабайчик! Күрерсез, безнең республика күгендә Күмер Тау йолдызы — Эдуард кабыныр. Дөресме, Гөлфия Хан? — Күркә сыман кабарган хаким юлдашлары очындырып тормаса да канатлана иде. — Смотри син, Кәбировлар, Ивановлар миңа таяк тыкмакчы! Мин аларны Татарстаннан сөрәчәкмен, миңа бу Күмер Тау — күпер, теге ярга сикерергә, мин әле иң югары постка менәчәкмен.

Казан түрәсе бик сак кеше иде, ул ни сүзгә кушылмады, ни табындагы ризыкка кагылмады, гел су гына эчеп утырды. Ул, күрәсең, Ивановларга да, Арслановларга да авышмый, урталыкны сайлаган иде.

Кунакның дәшмәвен һәм ашау-эчү белән мавыкмавын яңа хаким, исерсә дә, мыегына чорнаган һәм үзенчә нәтиҗә дә чыгарган иде: «Каенлыкта черки, тәгам дә затлы түгел...» Ахырдан ул ике урынбасарны да утлы табада биетте.

— Сез — бәрәңге кәлҗемәләре! Мине Әмирулла корсагына төягән сасы кыяр, әчегән кәбестә белән опозорить итмәгез! Немедленно озын ботлы өч кызны Казанга укырга җибәрегез! Кунак сые әзерләргә өйрәнеп кайтсыннар. Яз, кайсыгыз яза белә?!

Урынбасарлар, хаким каршысында өчкә бөгелеп:

— Боерыгыз, Эдуард Әминович! — диделәр.

— Беренчесе — таза гына авылда нәселле сарыклар үрчетү. Табынга кайнар килеш бирелгән сарык ите тәмле. Икенчесе — каз фермасы, өченчесе — тавык фермасы. Тавыкны тутыра белмәсәгез, аңгыра башлар, мишәр Чистае өч йөз чакрымда, шунда барыгыз, үрәтерләр. Дүртенчедән, кунак йорты салдырабыз. Бассейны, саунасы белән. Агач мунчасы аерым. Аулак урын сайлагыз. Бу каеннарны кисеп-турап өярсез, мунчага только каен утыны гына ягасыз. Мин сезне җигеп-җигеп эшләтермен, хөрәсән көтүе! Завтра район белән танышам. Нинди мирас оставил икән Әмирулла дәдәгез, посмотрим. Син, Гөлфия Хан, кәгазь-каләм белән кораллан, язасыларың байтак.

Ниһаять, Гөлфиягә дә сүз төртергә җай чыкты.

— Мин гәзиттән китәм шул, Эдуард әфәнде.

— А ну-ка, каты-котыларыгызны җыештырыгыз да пош-шел! — Хаким каенлыктагы халыкны куа башлады. — Тизрәк, тизрәк сыпыртыгыз! Син беркая да не уйдешь, Гөлфия Хан! Потому что син минем шәүләм.

— Сезгә үз шәүләгез генә җитмиме?

— Зирәк ханнар үз ханлыгында поэтлар асраган. Зря түгел. Син минем хакта үзәк матбугатка статьялар язасың!

— Казаннан чакырырсыз, Эдуард әфәнде.

— Миңа чүп-чар журналистлар не надо! Миңа син кирәк. Кем язган? Гөлфия Хан язган, диячәкләр.

— Безгә Казан матбугаты ишекләрен япты, Эдуард әфәнде. Әгәр сез безнең язмыштан әзме-күпме хәбәрдар икән, беләсез булыр: мине «Яшьләр»дән кудылар, ә Нияз Сафин дөньядан ук китте.

— Ишеген дә, тишеген дә ачтырырбыз. Пресса безнең йодрыкта дип сана. Ник кәҗәләнәсең син, Гөлфия Хан? Мин синең каләмеңә лаек түгел, что ли? Что ли мин ямьсез, әшәке, начар?

Гөлфиянең бөтен килеш-килбәте «син — сатлыкҗан» дип кычкыра иде. Ул, көч-хәл белән нәфрәтен эчкә йотып:

— Сезнеңчә, дуслык нәрсә ул, Эдуард әфәнде? — диде.

— Әфәнде дә әфәнде, тешкә тия, әйтмә алай, пожалыста!

— Сезнең дә урыс сүзләре кыстырып сөйләшүегез күңелемә тия, авыл баласы саф татарча сөйләргә тиеш.

— Не беда, татар теле бодай орлыгы түгел, аны чәчеп, урожай җыялмыйсың. Что, интервьюны бүген үк шапылдатабызмы? Ну давай, отвечать начну. Дуслык — минем өчен изге нәрсә. Вот Хантимер другны һаман юксынам. Ул авариягә очрап үлде, прямо күпер өстендә «КамАЗ» белән бәрелешкәннәр дә моның машинасы дөмберт елгага, гәүдәсен дә тапмаганнар.

«Хәзер мин моңа «дустың исән» дисәм, нишләр иде икән? — дип уйлады Гөлфия. — Шатланыр микән? Әй, җүләр кыз, җүләр кыз! Ул дустын файда өчен саткан лабаса! Хантимер Әхмәтовны эзәрлекләүдә бу бәндәнең дә өлеше бардыр. Әллә «Кем саткан?» дигән уен оештырасыңмы? Чү, кабаланып эшне бозма, башта чуалган йомгакларның беренчесен сүт».

— Дальше икенче вопрос, — диде хаким.

Ул җилбәзәк яшүсмерләр сыман кыланып «фью-фью» сызгыра иде. Ә Гөлфиянең уенда Салабаш урманы иде. Көн кичкә тарта, аны Хантимер көтә, ул исә соңара...

Юк, иртәгә хәтле кичектерергә ярамый!

— Әлегә сораулар бетте, Эдуард әфәнде. Черки талый,— диде ул.

— Ну собакаларны, природа дип, бәбәкләре акайган ведь. Ну, ладно, син әзерлән, без матур гына гәпләшербез кабинетта.

...Аны редакция бинасы янында төшереп калдырдылар. Гөлфия йокы симерткән шофер егетне төрткәләп уятты да:

— Кабыз! — диде. Үзе арткы утыргычка чумып, тәрәзә пәрдәсен тартып куйды. —  Рамил энем, «ә» димә, «мә» димә, кәкре каен төбенә хәтле илт.

— Син нәстә, Гөлфия апа?! Тиздән кояш байый, яктылык сүнүгә, урман тирәсен җен баса-а!

— Бабаң әкиятен сөйләмә, җегет.

— «Арбабыз» да пытыр-пытыр итә бит, Гөлфия апа. Гылава Әмирулланы илтергә куштыгыз да, әнә күпердә ватылдык. Төшеп этте тагы. Хе-хе! Әйбәт карт икән үзе. Хе-хе!

— Кабыз, Рамил. Ярты юлдан борылырсың.

— Янмыйдыр ла, Гөлфия апа. Җә, кабыздым, җә, киттек-бардык Салабашка. Э-э-э, бервакыт, ди әти, умарталыкта мунча яктым, ди. Кояш, йөзен алсу сулар белән юып, йокларга җыена, ди. Утын өстим дип, мунчага керсәм, әниең туңкайган да мичкә пүлән тутыра, ди. Карчык, авылдан нәстә белән килдең, дип әйтәм, ди. Ничә чакрым ич, җәяүлегә күпме тәпилисе, дәшми әнкәң, ди. Кичә үпкәләшкән идек, шуңар авызын турсайткандыр кортка дип, ишекне яптым да, тукта, бу артыгын өстәмәсен дип, янә ачкан идем, ди, әнкәң юк, ди. Әй әти атын куалый-куалый авылга чапкан, кайтса, әнкәй күрше хатыны белән ләчтит сата-сата йон эрли, ди. Мин төнлә хатынны гел чеметәм, Гөлфия апа. Куенымда җен назланып ятмыймы дип. Хатын тибенә икән, димәк, тәртип. Җеннәрнең бит аларның җисми тәне юк, диләр.

— Куркаклар өчен приз бирсәләр — ул синеке, энем, — диде Гөлфия.

Егет килешмәде:

— Кирәксә, мин ике аю белән сугышам, биш башкисәрнең муенын борам, Гөлфия апа, ну түлке...

— ...Салабашка якын да килмисең, әйеме? Йә, Камырбатыр, ярты юлга җиттек!

 

 

8

 

Алан уртасында учак яна иде. Ялкын чаткылары чәчри дә, күккә атылып, караңгылыкта йотыла.

— Алялетдин абзый иртүк сабын күбеге сылап кырынды-чистарынды. Көнозын сине саклады инде, бара-кайта, бара-кайта, — диде Хантимер, учак кырыена тәгәрәгән утлы кисәүләрне эчкә табан эткәләп. — Арыды карт. Авыру ул. Йөрәк аның. Сылукай да йоклады.

— Гафу итегез, соңга калдым шул.

— Син бик вакытлы йөрисең. Төнгә кара, безне сыендырган өч көнлек дөнья нинди матур, Гөлфия дускай.

— Әгәр сез шушы төнге урман белән серләшер өчен генә монда яшәп ятам дисәгез, мин барыбер ышанмас идем.

— Җиденче классны тәмамлагач, мине Казанга — әтинең олы абыйсына җибәрделәр. Шәһәр мәктәбендә урысча укыталар, янәсе. Абыйлар гаиләсе ял паркы каршындагы йортның дүртенче катында яши иде. Тончыга идем мин ул фатирда. Өч бүлмәсе дә тәрәзәсез, тоташ дивар иде. Заманында парк кырыенда биек коймалар белән әйләндереп алган кунак йорты булган. Мәскәүнең тыйнак партия чиновниклары шунда туктаган. Хрущев та шул исәптән. Ә абыйларның фатир тәрәзәләре яшерен кунак йортына карый икән. Беренче, икенче, өченче катларны койма томалый, ә соңгы кат өчен барысы да уч төбендә. Киләләр дә, «вакытлыча» дип, абыйларның тәрәзәләрен кирпеч белән каплыйлар. Казанда йөргәндә күз сал, бүген дә тәрәзә урыны уелмаган. Анда инде бүтән кешеләр тора. Мин җәйне көтеп саргая идем. Авыл белән урман минем өчен көн-төн ябылмаган зур тәрәзә иде. Менә шылдырап күмер төшә...

— Ит кыздырасызмы?

— Каян беләсең?

— Исе яфракларга сеңгән.

— Хикмәтле кеше син, Гөлфия дускай.

«Мин хикмәтле түгел, мин үткәннәрдән киселә алмыйча җәфаланган бичара җан, сереңне чиш тә коткар мине, зинһар!»

— Хантимер, теге көнне син ниндидер фаҗигаләр белән үлеп терелүләргә ишарәләдең.

— Ташла, дускай. Хәтерне уятма. Әнә табигать җан ияләренә мендәр кабарта. Кош анасы балаларын яфракка төреп йокларга сала, күбәләкләр нәфис гәүдәсенә чәчәк таҗларын яба. Кырмыскалар гына хәрәкәттә, ыгы-зыгылы дөньяның үзе кебек. Тыңла, кара, соклан!

— Мин төнге урманны яратмыйм, Хантимер.

— Һы, үзең курыкмыйча килдеңме?

— Яратмаган нәрсәләрдән курыкмыйсың ул.

Гөлфиянең ачу кибәне ишелә иде. Син бит барыбер сөйлисең, Хантимер иптәш, ник аны сузасың икән? Кыз сер юллап көн саен сукмак иләсә, Җәүдәткә ни дип акланыр? Гөлфия яраткан кешесенең җанын шик белән кыйнарга теләми. Менә кайда ул курку...

— Иң якын дустым — Эдуард, дидегез.

— Нишләгән Эдуард?

— Аралашасызмы?

— Мондый хәлемдә мин беркемгә дә күренмим. Хәтта ризык бүлешкән дусларга да. Әлегә мәет исәбендә йөртсеннәр.

Менә, менә! Үзе һаман сер баткаклыгына сөйри, ә үзе: «Ташла, хәтерне уятма», — ди.

— Бүген якын дустыгызны Күмер Тау хакиме итеп билгеләделәр.

— Эдуарднымы? Кит аннан! Чынмы?

Хантимер кызарып янган күмер өемен таягы белән бутап тузгытты да өстенә кочагы белән чыбыкчабык томырды. Ут озын теле белән күкне ялмарга кереште. Бу хәбәр Хантимерне шаштырган иде.

— Нишләгән соң бу малай?! Ул беркайчан да җитәкчелек эшенә кызыкмады!

— Кеше син яшәгән карурман кебек, Хантимер. Бәлки, дустың дәрәҗә колыдыр.

— Эдуард фән өлкәсендә үсәргә тиеш, ул тел белгече иде.

— Күрим дисәгез...

— Юк, юк, Гөлфия. Хисләнеп тезгенне бушатмыйк әле. Алялетдин абзый белән синнән кала беркем белән дә очрашмыйм. Сезгә — ташлама, сез кеше түгел. Гафу, сез кеше, әлбәттә, тик алардан бик аерыласыз. — Хантимер, тезенә бәреп, шарт-шорт ботак сындырды.— Шайтан алгыры! Хакимияткә урамнан чакырмыйлар, Эдуард ул даирәгә ничек эләккән, ә? Егет ялгыз бүре иде. 

— Ул ниндидер төркемдә бугай. Мәсәлән, бүген аңа Күмер Тауда хан таҗы кидерүчеләрнең берсен, Рубин Садыйкович дигәнен, Эдуард якын дустым дип атады.

— Кемне?! Рубин Ансаровнымы?! Ул бит вак-төяк, болай гына ияргәндер. Гөлфия, әйдәле, монда эссе, йөреп килик, әйдә! — Ир, үкчәсенә ут элдергән сыман, ашыга-ашыга алан буйлап китте. — Ничек шул кабахәт белән дуслашкан ул?!

Урманда аның әрнүле тавышы яңгырады. Тимер йөрәкле ирләр дә чарасыз калып өзгәләнә икән...

— Эдуардка мәгълүм: миңа Рубин Ансаровлар гына һөҗүм оештырды. Мәкерле, хәйләкәр, астыртын, хәшәрәт Рубин! Тыштан карасаң, тәүфыйклы ата песи инде. Нәрсәнеңдер очы очка ялганмый бит. Ә-ә! Эдуардны шулар кыстап Күмер Тауга китергәннәр! — Хантимер үзе белән сөйләшә иде. — Егетне сазлыкка батырырга җыеналар. Чөнки чамалыйлар: Эдуард җитәкчелек мәсьәләсендә тәҗрибәсез, фәнгә якынаеп, зур галим булып танылмасын дип эшлиләр моны. Минем өчен үч алалар, кыскасы. Бер генә корбан әз аларга. Үч бит әле ул физик яктан гына юк итү түгел, хурлыкка төшереп үтерү дә. Соңгысы хәтәррәк аның. Син мине тыңлыйсыңмы, дускай?

— Юк, — диде Гөлфия.— Хантимер белән Хантимер бәхәсләшкәндә өченче кеше артык. Табигать мендәр кабарта, кош анасы балаларын яфракка төреп йокларга сала. Миңа да хушлашырга вакыт.

— Чү, сабыр ит.— Хантимер адымын әкренәйтте. — Кил, янәшәмнән атла. Әйе, мин үлеп терелгән кеше. Сиңа аны җентекләп сөйләүнең ни хаҗәте, ә? Бер тапкыр күпердән мәтәлдерделәр, бер тапкыр тишкәләп бетергәнче аттылар. Дүрт ел чит илдә дәваландым, тәнемне ярып-телеп егерме биш ядрә чүпләделәр. Соңгысы йөрәк турысында иде. Кемдер сатты бит мине. Кем, йә, кем? Хәер, төкерәм мин ул кабахәт җанга! Мин әле күтәреләчәкмен, мин егылып, шыңшып ята торган мескен егетләрдән түгел. Бөтен кеше тауга ыргылганда, без генә түбәндә калмабыз, күрерсең.

— Нинди «тау» ул, Хантимер?

— Менә, усал кыз, берәм-берәм серемне урлыйсың тәки, ә! Хакимият турында әйтәм.

— Ә нигә халкы далада, вәзире урманда соң әле? Әкияткә охшаган.

— Әкият түгел, чынбарлык, Гөлфия. Әлегә мин яшеренергә мәҗбүр. Дамир Салиев исемле талантлы сәясәтчене беләсеңме, Гөлфия?

— Белмим. Беләсем дә килми, — диде кыз, битараф кына. — Ачуланма, Хантимер, биш ел элек булган хәлләрне генә ачыкламакчы идем. Сәясәтегезнең дә, сәясәтчеләрегезнең дә поты бер тиен!

— Туктале, Гөлфия, бу синме соң?!

— Мин. Тәүбәгә килгән Гөлфия Хан үзе!

Алар әйләнеп килгәндә, учак сүнгән иде. Ызба тәрәзәсендә тычкан уты җемелди. Сукыр лампа кабызганнар...

— Төн салкын,—  диде Хантимер, учакка сулышын өрә-өрә. — Күмерләр тиз каралган.

— Нигә җылы Мәскәүләрдә генә ятмыйсың, Хантимер?

— Саулыкка туялмыйм. Һава белән тынычлык кирәк, ди табиблар. Минем өчен балачагым үткән Салабаш оҗмах инде. Аулакта уйлар да тизрәк тәртипкә салына, фикерләр дә ишәя.

— Гаҗәп.

— Нәрсә гаҗәп, Гөлфия дускай?

— Адәм баласының, гомере белән дә исәпләшмичә, хакимлеккә омтылуы.

— Мин йомшак кәнәфиләргә кызыкмыйм, миңа дөреслек кыйммәт. Син тәүбәләреңне башыңнан чыгарып ат, яме, дускай! Бәлки, без әллә ни майтара да алмабыз, ләкин һәркем бер тары бөртеге генә салса да, амбар туларга мөмкин.

Хантимернең вәгазе кызның йөрәгенә үтми иде инде. Элек хыялы белән чүлдә хан сарайлары кора иде ул. Гәрчә анда ком бураны уйнап, кояш тереклекне яндырса да, кыз көрәшергә кирәк, бәхет иле шушында төзелер дип өметләнә иде. Бүген Гөлфиянең сәясәт мәйданында көрәшкән каләме тутыккан, күңел буш сүзләрдән бизгән, аның каравы бөтен нәрсәне кысрыклап, җанга ярату атлы Хис килә иде. Табигатьтә язны кышка чигереп, ташуларны туктатырлык кодрәт, ә адәмдә мәхәббәтне кире борып җибәрерлек көч юк. Агарткан, чистарткан, сафландырган хисләрне нигә ул сәясәт дигән пычрак уенга алмаштырсын ди! Әгәр бу ир үз гомерендә берәр мәртәбә гыйшык ятьмәсенә эләксә, кызның чәбәләнүләрен аңлар иде. Хәер, аңлар иде микән? Җанының яртысы белән генә яратучылар да бар. Алар инде ялгышлардан сакланып, акылга буйсынып яши. Нинди бәхетсез халык!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: