(Дәвамы.)
Өзелгән өмет
Март башы иде. Балалар йортының “башлы”гы Даян
кичке аштан соң Фәрит белән мине бүлмәсенә чакырып
алды. Нәрсә булды икән? Бер эш тә кылмадык шикелле.
Тәртип бозсак, тәрбиячеләр аңа “тузаныбызны кагарга”
кушканын беләбез дә ул. Шулай да...
– Сезгә бик мөһим задание бар, – диде ялбыр чәчле
Даян. – Белеп торасыз, 8нче Март якынлашып килә.
Бәйрәмгә сөйгән кызыма бүләк алырга акча кирәк.
Шуның өчен сезне чакырттым да инде. Үткер икәнегезне
беләм. Ике көн генә калды. Икәүләшеп миңа илле сум
табып китерегез...
– Ә без аны каян алыйк? – дидем, аптырап.
– Анысы сезнең эш: сорап торасызмы, урлыйсызмы,
эшләп аласызмы... Ике көн эчендә илле сум булмаса,
үзегезгә үпкәләгез. Ярар, шушының белән сүзем бетте,
хәзер үк эзли башлагыз, – диде дә караватына сузылып
ятты. – Барыгыз, барыгыз!
Шушы Даянны... Ул бездән көчлерәк. Шуның белән
файдалана да. Ә укуы әллә ни яхшыдан түгел. Күпме
балалардан көлгәне бар аның. Теге тапкыр миңа да
эләкте. Менә хәзер акча таптыра. Бу турыда тәрбиячегә
әйтсәң, үзеңә генә начар булачак. Әләкләшеп йөрисең
дип, кирәгеңне биргәнче тукмар. Башка малайларны да
сиңа каршы котыртыр әле.
Ул кадәр акчаны каян табарга? Безгә ул хәтлене берәү
дә биреп тормас. Җитмәсә, урлагыз, дигән була! Юк,
утта яндырам дисәләр дә, кулымны кеше кесәсенә тык-
мам!
Иртәгәсен мәктәптән соң кибет янына бардык.
– Берәрсеннән сорасак, бәлки, бирерләр, – диде
Фәрит.
Кешеләр кереп-чыгып тора. Тик “акча биреп торыгыз
әле” дип теләнү яман уңайсыз. Шулай озак кына әйбер
карап торган булдык. Үзәк урамда яшәгән апа менә инде
икенче тапкыр кибеткә килде. Янә безне күргәч, аптырап
китте.
– Бая тоз алырга оныткан идем, шуңа килдем әле, –
диде ул сатучыга. – Монавы малайлар һаман тора.
– Әллә инде. Торсыннар – миңа комачауламыйлар.
Теге апа бездән төпченергә тотынды:
– Кемне көтәсез, балакайлар?
– Беркемне дә... – Киштәдә яткан тәм-томга текәлеп
караганыбызны күргәндер инде. Кесәсеннән ун сум чы-
гарды да, безгә бирде.
– Мәгез, бүген җомга бит! – диде юмарт апа. – Шуннан
тоз сатып алды да чыгып китте.
Кулыбызга ун сум акча эләккәч, шатлыгыбыздан
нишләргә белмәдек. Тагын кырык сум тапсак, Даян-
га бирәбез дә котылабыз. Детдомга кайтып барыш-
лый юлдан тагы ике сум табып алдык. Хәзер унике сум
кесәбездә ята.
– Кояш безнең якта. – Фәрит акчаларны янә санап куй-
ды. – Менә бит, дустым, без нинди бәхетле!
– Әйе, иртәгә тырышсак, иллегә тутырырбыз ул...
Иртәгәсенә теге кибеткә кереп тормадык, сатучы ал-
дында уңайсыз иде. Кыюлык табып, берәүдән вак акча
сорап караган идек, ул абый үзебезне оялтып китте.
– Зурайсам, берәүдән дә акча сорамаячакмын, – ди
Фәрит. – Үзем күп итеп эшләячәкмен. Әгәр дә кемдер со-
рап килсә – биреп торырмын.
Кибет алдында таптана торгач, Фәрит бик шәп тәкъдим
ясады:
– Ильяс, өске урамнарда юл кардан ачыла башлаган
бит. Әйдә, шул яклардан йөреп килик. Әгәр кемдеңдер
кесәсеннән тәңкә төшеп калса, ул кар эрегәч күренә.
Бигрәк башлы шул дустым. Тау башындарак урнашкан
урам ягына юлландык.
– Кемдер урамнан китеп бара, шуннан шушы тай-
гак урында егыла. Азак кесәсеннән акчасы коела. Ә ул
шуны белми, тора да юлын дәвам итә. – Вак адымнар
белән Фәрит шулай үзенчә сөйләнеп алга бара. Аныкын-
ча булуы да мөмкин. Бу борылыш яман тайгак шул. Ти-
мер акча табармын дип игътибар белән юлымны карап
бардым.
– Кара, Ильяс, кара! – Сыйныфташым тамак ярып кыч-
кырып җибәрде. – Илле тиен таптым, илле тиен! Ур-ра!
Караңгы төшкәнче урам буйлап йөрсәк тә, бүтән та-
бышка юлыкмадык. Кесәдә нибары 12 сум да 50 тиен...
Детдомга кайтуыбызны Даян түземсезләнеп көткән.
Безне күрү белән бүлмәсенә чакырып алды.
– Илле сумны салыгыз учыма! – Төлкедәй хәйләкәр
карашына эчтән генә ачуланып куйдым. – Салыгыз, са-
лыгыз!
Табылган акча Фәриттә иде. Ул барысын чыгарды да
Даянга тоттырды.
Берничә тәңкәне күргәч, “башлык”ның йөзе бозылып
китте.
– Бу нәрсә ул? Көләсезме әллә миннән?
– Бүтән табып булмады. – Фәрит калтыраулы тавыш
белән җаваплады.
– Знать не знаю. Нәрсә, аңлаешлы әйтмәдемме әллә?!
Сездән сорыйм?
– Ике көн буена эзләдек, – дидем, акланып. – Йөрмәгән
җиребез калмады.
Даян, йодрыкларын төеп, шкафка шак иттереп сугып
җибәрде.
– Үзегезгә үпкәләгез, дигән идем. Мин үз сүземдә то-
рам. Бүген, Фәрит, синең белән, ә иртәгә Ильяс белән
сөйләшеп алырга туры килер. – Җыйган акчабызны
кесәсенә салды да, безне бүлмәсеннән куып чыгарды.
Күп тә үтми, Даян үз бүлмәсенә башка төркем малайла-
рын җыйды. Шуннан һәрчак аңа йомышчы булып йөргән
малай Фәритне чакырып алды. Хәзер “башлык” аның
белән нәрсәдер эшләячәк. Иртәгә миңа чират җитә,
диде бит. Даян белән безнең бүлмә янәшә, шуңа берәр
тавыш-тын ишетелмәсме икән дип, сак кына тыңлап то-
рам. Әгәр дустымны тукмый башласалар, тәрбиячене
барып чакырырмын. Күп тә үтмәде, нәрсәдер дөбер-
шатыр итеп калды.
– А-а-а, башы-ы-ым! – Җан өзгеч тавыш ишетелде. –
Үл-лә-әм! Үлә-ә-әм!
Тәрәзәгә омтылдым! Карасам, Фәрит җирдә аунап
ята. Аның янына йөгереп чыктым. Сыйныфташым түзә
алмый үрсәләнә. Барысы да шунда ук аңлашылды:
Фәритне тумбочка эченә утыртканнар да икенче кат-
тан ыргытканнар. Боз өстенә килеп төшкән. Ипләп ка-
расам, дустымның башыннан шыбырдап кан ага. Моны
күреп, калтыранып киттем, үзем дә күз яшьләремне тыя
алмадым. Урамда йөргән башка малайлар Фәритне
кертешергә ярдәм итте. Медпунктка алып бардык, ба-
шын бинт белән урадылар. “Туйга хәтле төзәлер”, – диде,
шаяртып, шәфкать туташы.
Фәрит төне буена йоклый алмый чыкты. Берчә карава-
тында боргаланды, берчә аягына басып атларга да ма-
ташты. Иза чигә-чигә таңны аттырды. Аның йөзе ап-ак
иде. Хәтта иртән ашый да алмады.
Даян дөресен әйтмәскә кисәтеп куйды. “Әгәр берәр
кемгә сөйләсәгез, көн күрсәтмәячәкмен”, – диде ул
безгә. Шулай да мин Рәйфә апага сөйләп бирергә бул-
дым.
– Юкны сөйлисең. Гел шул Даян турында әләкләшәләр
дә йөриләр. Ышанмыйм, – дип, үземне пыр туздырып
әрләп ташлады.
Фәрит мәктәпкә бармады. “Башым әйләнә, Ильяс,
тора алмыйм”, – диде ул, яшьле күзләрен сөртә-сөртә.
Тәрбиячебез Рәйфә апа аны тыңларга да теләмәде:
– Мәктәпкә бармас өчен юри кылана инде. Үзе шалкан
кебек. Әй, хәйләкәр дә шушы йолкышлар!
Берничә көн үтте. Һәрчак елмаеп, куанып йөргән дустымны
алыштырдылармыни?! Юньләп ашамый да. Бер
ике калак каба да, тәлинкәсен читкә этә. Баш авыртудан
дару биреп, аңа көчләп мәктәпкә дә йөрергә куштылар.
“Чигәм авырта, башым гел әйләнә”, – дип, саулыгына
зарлана бирде Фәрит. Тик аны тыңлаучы гына булмады.
Ул каһәрле көннән бер атнага якын вакыт үтте. Ничек
кенә көчләсәләр дә, дустым мәктәпкә кабат бара алма-
ды. Көне буена беркем белән сөйләшмичә караватында
тик ятты. Мин аның янында утырдым, кирәксә, суын да
китердем.
Бервакыт Фәрит сөйләшә башлады. Әллә терелергә
итә инде!
– Ильяс, син миңа кунакка киләсеңме?
Аптырап киттем. Моны ничек аңларга? Без бит әле бер
йортта, бер бүлмәдә яшибез.
– Әнә, туп-туры кара әле, – ди, яткан көенә бармагы
белән күрсәтеп. – Күрәсеңме минем матур өемне? Ал-
дында машинам да тора...
Билләһи, Фәрит хыялыйга әйләнгән шикелле. Әллә
нәрсә сөйләгән була. Имеш, өе тора, машинасы бар.
Тиз генә шәфкать туташын чакырттым. Тәрбиячебез дә
бүлмәгә атылып килеп керде. Ә Фәрит һаман да нидер
сөйли дә сөйли. Шәфкать туташы тиз арада шәһәргә
шылтыратып “Ашыгыч ярдәм”не чакырды. Күп тә үтми,
сыйныфташымны дәваханәгә алып киттеләр. Фәритнең
йөзе күм-күк иде...
Бер ай үтеп тә китте, тик Фәрит кенә дәваханәдән
кайтмады.
– Апа, дустым кайчан кайта? – дип көн дә сорашып
тордым.
– Тотасың да сорыйсың да йөрисең. Аңа кендегең
ябышканмы әллә? Кайтмый ул! – диде, кырт кисеп,
Рәйфә апа. – Аны бүтән детдомга күчерделәр...
Өстемә бозлы су сипкәндәй булды!
Ничек башка детдомга? Фәрит ризалашмас иде ул. Ба-
лалар йортыннан чыккач та, дус булып яшәрбез дип ант
бирешкән идек бит. Ул Флүрә апаныкы кебек йорт салам
дигән иде. Азак гаиләбез белән кунакка йөрешербез
дигәне дә хәтердә. Фәрит үз кибетем була дип хыяллан-
ды. Әгәр Рәйфә апа әйткәне дөрес икән, димәк, элекке
уртак хыяллар юкка чыгачак. Каян эзләп табам мин аны?
Тәрбиячемнең бу хәбәреннән соң озак шыңшып йөрдем.
Ышанмыйм. Үзләре котылу өчен әллә кая көчләп
җибәргәннәрдер...
Уку елы тәмамлануга күп тә калмады. Көн шулхәтле
аяз. Кояш битне кыздыра гына. Сыйныфта мондый
мәлдә утырып түзеп булмый. Менә кыңгырау чыңлады.
Барыбыз да кереп утырыштык. Укытучы барыбызны да
барлыйм дигән иде, журналны алырга оныткан икән.
– Мөхәммәтов, бар, укытучылар бүлмәсеннән сыйныф
журналын алып кил әле, – диде миңа.
Укытучының шушылай ышаныч белдерүе – безнең
өчен зур шатлык. Икенче катка күтәрелеп, укытучылар
бүлмәсеннән журналны барып алдым.
Уку елы азагы бит инде. Кемгә чиреккә нинди билге
куелачагын шултиклем беләсе килә. Берәү дә күрмәгән
чакта, тәрәзә төбенә барып, журналны карый башла-
дым. Нигәдер Фәритнең исеме сызып ташланган иде.
Кызыксынып, соңгы битләрне караштырдым. Бәлки, кай-
сы балалар йортына күчүе хакында язылгандыр. Бары-
бер дустымны табачагыма өметем зур. Әһә! Таптым ул
битне. Монда вак итеп язганнар – танымассың да. Шу-
лай да язмага ныграк текәлдем: “Выбыл из школы. Осно-
вание: свидетельство о смерти № ХР–10252”. Бу язуны
укыгач, шаккаттым. Иреннәрем калтырап китте. Нәрсә?
Фәрит үлгән?! Тәнгә эссе булып китте. Тын алуы авырай-
ды. Башым зыр әйләнеп китте дә, идәнгә егылдым...
(Дәвамы бар.)