Мөлдерәмә тулы күңелен бөтенләй үк бушатмады Гөлфия. «Сизгерлек белән яшибез» дисәң дә, сизмисең, егет, юк, сизмисең. Калын иреннең исемен дә, урмандагы хикмәтләрне дә синнән яшерде кыз. Кичер, ул артык сүздән нигә сакланганын үзе дә аңламый. Кемдер «сер чәчмә» дип кисәтә... «Үтеррәм» дип янаган Сыңар күз дә сыман ул, чал чәчле Хантимер дә кебек, ялгышлардан арыган йөрәк тә төсле. Югыйсә кыз шушы ихлас ир-егеткә алдар идемени?! Нишли соң Гөлфия, Ходаем? Гомердә ялганны яратмады, аны иң чиркандырган нәрсә алдак бәндәләр иде.
Ул, егетнең гөнаһсыз күзләреннән уңайсызланып:
— Кайтыйк, — диде. — Көпә-көндез юлда сөйләшеп тормыйлар.
— Тагын Бабай эштән куа дип, дер калтыратма инде син. Рәисләргә кытлык юк бездә. Миңа хәтле ун кеше эшләгән, унысы да авылда, ә унберенчесе запаста.
Олы юл белән Салабаш урманы арасында чакрымнар ятса да, Сыңар күзнең теш шыгырдатуы ишетелә кебек иде. Картның ачу ташын кыздырмаска кирәк. Юнмаган агач бит ул: кытыршы һәм тупас. Хатын-кыз дип әдәп сакламый, сугып ега. Дан-дәрәҗә, акча-байлык белән бозылмаган бу беркатлы җир баласын тыңлавы да рәхәт. Йомшак сөйләп катыга утыртмый, ул риясыз, хәйләсез. Көн дә нинди матур. Җиһанга зәңгәр күзләре белән баккан күк ап-ак мамык шәлгә охшаган болытларын иңнәренә бөркәгән. Түгәрәк йөзле ромашкаларның керфегендә шул аклыкның дәвамы... Бу дәвамның дәвамы — җанда. Мәхәббәт тә ак төстә икән. Шуңа күрә күңел аны шик-шөбһәләрсез кабул итә дә каралтмыйм дия-дия яраланып бетә. Ник гашыйк кеше мәхәббәтен югалтмас өчен җан тартыша? Яра лабаса ул, нибарысы әрнүле яра. Аңардан дәваланасы да котыласы бит, ә гашыйк, киресенчә, сызлануларын өсти-өсти, ярасын тирәнәйтә. Алсу томанга уралган тагын бер мәңгелек табышмак-сер!
— Мин синең кулъязмаларыңны чүплеккә ташламадым, Гөлфия. Ертылганнарын ябыштырдым.
— Укыдыңмы?
— Юк, рөхсәтсез ярамас дидем. Башта икәү укырбыз, аннары балалар белән...
— Нинди балалар?
— Һы, безнекеләр. Ике кыз, ике малай үстерербез, иншалла.
Әйтерсең алар ир белән хатын иде. Егетнең күзләре усал ялтырады.
— Мин сине кисәтәм, кызый, каты кисәтәм. Тасманы сыздырт, сатлыкларны оныт, дустың Нияз Сафиннан гафу үтенә-үтенә урман айкауларыңны туктат. Иту, бер җилле көнне бензин сибәм дә Салабашка ут төртәм. Аның эче тулы коры агач, җырлый-җырлый яначак.
Җәүдәт шаярмый иде... Кыз да бу коллыкка риза иде. Иректә иркенәеп, никадәр генә тугарылса да, иртәме-соңмы хатын-кыз ир, бала-чага мәшәкатьләре төягән тормыш арбасына җигелә. Гөлфия, берара үткәннәр белән бәйләгән урманны артка чигереп, иркен өйдә йөрде, аш бүлмәсендә тәмле-тәмле ризыклар пешерде, балаларын үбеп йоклатты, тәрәзәдән күзен дә алмыйча ирен эштән көтте... Акыл исә утырып уйлады: ай-һай, җаның тыныч булыр микән? Башлаган эшеңә соңгы ноктаны төртмичә, өтер белән генә тәмамлау синең табигатеңә яраклы гамәл микән әле ул?
— Миңа боерма, яме, Әюпов, — диде кыз, салкын акыл тарафына авышып. — Мин дә соңгы тапкыр кисәтәм: артымнан шымчылык итсәң, сиңа да бер шырпы табылыр.
Егет учы белән күкрәген уды:
— Йөрәкне болай да ялкын чорнаган, чытыр-чытыр яна, — диде.
— Яна, имеш! Нишләп әле син ике төрле сөйләшәсең? Бая гына тау башына менеп сатлыкҗаннарның тавышын яңгыратырга өндәүче кеше син идең бит!
— Мин идем, мин. Шуннан нәстә? Нинди нәтиҗә? «Сафин, Сафин» дип, урманда саташып йөрүләреңнән кемгә файда?
— Ярсыма, Әюпов!
— Ярсысам ни! Сине бәхетле итәргә минем хакым юкмыни? Яратам мин сине, башсыз кыз!
7
Иртән бүлмәгә ясанган-бизәнгән Сәлимә керде.
— Фия гөле, бүген чираттан тыш утырыш, әзерлән, сиңа Бабай кул болгый, — диде җиңү тантанасыннан исергән хатын. — Фәлинов, ул да, ягъни син дә, катнаша, диде. Казаннар кузгаттырмый, дип кәпрәя идең, безнекеләр кузгаталар әнә. Мин дә чакырулы, мине «баш» итеп раслыйлар. Һай-һай, кабинет сәләмә, еврейремонт ясатырмын, ахры.
— Язганда хата җибәрмә: евроремонт, Сәлимә.
— Өстәл-урындыклар да искергән. Вапше чүплек оясы!
— Алла, кай арада минем аша уздың, чебен! — дип дулаган Мәйсәрәгә, кыз:
— Мин түзәм, рәхәтләнеп безелдәсен, — диде. — Дөньяны чебен сырган бит инде.
— Безелдимме, чекердимме, нишләсәм дә тыңларсыз! Чөнки мин — баш! — диде Сәлимә.
— Син — муенсыз баш, — диде сәркәтип хатын һәм чакырылмаган кунакны, кулыннан сөйрәп, бүлмәдән чыгарды. — Алдыңнан артың матур!
«Алалар» хәбәре Гөлфияне аяктан екмады. Горурлыгың өчен кайчандыр бер түлисе була. Һәр гамәлгә түләү бар: яхшыга да, яманга да. Ярар, илдә чыпчык үлми. Нәрсәдер югалтсаң, нәрсәдер табасың. Дөнья бушлыктан гына тормый. Менә ул да авыр чакта таяныр кешесен очратты. Менә ул да яратуы белән китек күңелен түгәрәкләде...
Ләкин хакимияттә дөнья икенче төрле болгана, беркемдә дә Гөлфия Хан кайгысы юк, Казан түрәсе Бабай урынына яңа хуҗа китергән иде. Беренче рәткә елышкан кыз утыргычы белән бергә упкынга тәгәри язды: күз аллары караңгыланып, залдагы тавышлар ерагайгач, чытырдап урындык тоткасына ябышты. Сәхнәгә өч ир-ат менә, шуның уртадагысы... Калын ирен иде. Нәфрәт кызның муеныннан буды. Ник аларның юллары яңадан кисеште икән, йа Ходам! Залда кул чабалар иде. Ул ярдәм сорагандай артына борылды һәм Җәүдәтнең күзләре белән очрашты. Егет аңа елмаеп баш селкеде.
Ә сәхнәдә Казан түрәсе нотык сөйли иде. Халык Бабай китә дип сөенә, халык яңа хаким бәхеткә күмә дип өметләнә. Кайчакта искегә тимәвең хәерлерәк. Моннан соң тормыш бакчагызны аллы-гөлле чәчәкләр бизәр дип уйлыйсызмы, адәм балалары?! Сезнең каршыгызда — тере сатлыкҗан. Ул бу җирдә хакимлек итү түгел, аның изге туфрагына сыңар аягы белән дә басарга тиеш түгел иде!
Озатулар һәм каршы алулар тиз башкарылды. Зал гүелди, берәү дә таралырга ашыкмый иде. «Яңа»ның сәхнәдән төшкәнен күзәтәләр, ә ул Казан түрәсенә бармакларын бөгә-бөгә нәрсәдер саный да саный, котларга дип аның тирәсенә сырышкан ялагайларга кулы буш түгел иде. Ә андый халык чыдам, чиратын көнозын көтәргә дә риза.
Гөлфия чыгып китмәкче иде, «уен»ның икенче өлеше белән мавыгып, ирексездән туктады. Бабай янында кеше юк иде... Чәчәк бәйләмен тотып, сәхнә кырыенда таптанган Борчак патшасы нишләргә дә белми, ул аптырауда иде. Әле генә патша иде, әле генә... Мизгел эчендә таҗын салдырып, тәхеттән сөрделәр. Ә аңа халык белән бер сафка тезелүе авыр, ул бу халәтенә ияләшеп тә өлгермәгән. Менә адәм баласы кайчан кызганыч була икән.
— Әмирулла абый, әйдәгез, мин сезне озатам, — диде кыз.
Тәхеттән мәхрүм ителгән патша, өмет белән уңга-сулга карап:
— Кайда соң бу малайлар? — диде.
— Урынбасарларыгызмы? Алар сезнең алмаш белән исәнләшергә дип чиратка басты, Әмирулла абый. Залда бөркү, ә сез нык тирләгәнсез, әйдәгез урамга, әйдә!
Гөлфия аны култыклап алды. Зал һаман айкала-чайкала иде.
— Сине яшәтмәдем мин, Хантимерова, да-а. Каргыйсыңмы?
— Безгә бер Алла хөкемдар, Әмирулла абый.
— Син артык киребеткән бит, Хантимерова.
Ишегалдында Борчак патшасы, тагын онытылып, шоферына кычкырды:
— Бадыйков, живо!
Кара «джип»ның ишеге бикле иде.
— Монысы да чиратта икән, — диде Патша, айнып, һәм хәзер генә үзенең хәлен аңлап уфырды: — У-у-уф! Шул-лай, Хантимерова. Эшлисең-эшлисең дә, беркөнне сине юынтык су кебек урамга түгәләр. Мин урламадым. Урламагач, кемнәрнедер алтын табактан ашатып та булмады. Алар сараннарны яратмый. Да-а, ы-һым, да-а.
Иске хуҗа яшьләнгән шар күзләрен күк йөзенә төбәде. Ап-ак болытларга канат очын мана-мана, кошлар оча иде.
— Биектән егылганда авыртадыр, — диде Гөлфия.— Күк бит ул кулсыз, озак күтәреп тора алмый, тикмәгә генә кошлар вакыт-вакыт җиргә кунмыйдыр инде.
— Әче телле син, Хантимерова. Кызганып залдан җитәкләп чыктың да, хәзер чагасыңмы?
Машинасын атлатып кына ишегалдына Рамил кереп бара иде. Гөлфия аңа кул изәде.
— Әмирулла абый, утырыгыз. Кәефле чагында безнең музей экспонаты ике-өч чакрым гына үтә. Сезнең өегез ерак түгел бит.
— Рәхмәт, Хантимерова. Чаксаң да, синең угың шифалы.
— Хәтерлисезме, биш ел элек безнең беренче танышу «күрдең-күрмәдең» белән башланган иде. Чын мәгәр, мин сезне урман буенда күрмәдем, Әмирулла абый.
— Да-а, син киребеткәннең дә киребеткәне, Хантимерова, — дип, Борчак патшасы йөз ямаулы машинага үрмәләгәндә генә, ишектән халык ташкыны агылды.
— Гөлфия Хан! Качма, тукта! — диде «ташкын»ны иярткән «эре дулкын».— Син что, дусларны не признаешь? Мин сразу таныдым, беренче рәттә татарның популяр писателе сидит. Гөлфия шофер егеткә кузгал дип ымлады. Их, Бабай белән озак саубуллашты, югыйсә ул шушы сатлыкның калын иреннәренә ягылган ясалма елмаюын күрмәс өчен әллә кайчан койма артына посарга тиеш иде.
— Исәнмесез, Эдуард әфәнде! — диде кыз, йөзенең җил аударган өй кыегы кебек кыйшайганын тоеп. Нәфрәт ничек үзгәртә!
— Ник котламыйсың, Гөлфия Хан? Бүгеннән мин Күмер Тау главасы, — дип, Калын ирен гөл чүлмәген хәтерләткән йомры башын горур гына өскә чөймәкче иде, муенсыз баш селкенмәде, оясындагы күзләр генә төпкә тәгәрәде. — Рәхмәт коммунистлар партиясенә, то есть хөкүмәткә, ышанып Күмер Тауны поручил. Дамы, Рубин Садыйкович?
Казан түрәсе ым белән генә «әйе» дип җөпләде, сәхнәдә сөйли-сөйли аның сүз запасы саеккан иде бугай.
— Без хөрмәтле Рубин Садыйковичны границага хәтле провожаем, бездән калма, Гөлфия Хан. Син как-никак пресса, хакимиятнең «бишенче тәгәрмәче». Кайда моторың?
— Монда, монда, Эдуард Әминович, — дип, төркемнән Фәлинов атылып чыкты. Аның чабуына Сәлимә дә тагылган иде.
— Ашлы-сулы җирләрдә мине йөртәләр ич, Сабир Сабирович!
— Аяк астында буталма! — диде аңа аппарат җитәкчесе һәм, моңарчы ачмаган караңгы чыраен балкытып, Гөлфияне үз машинасына әйдәде: — Рәхим итегез, ямегез!
«Юк!» дип, аяк терәп карышса, ул үзен көлкегә генә калдыра иде. Утырды кыз. Фәлинов та аның янәшәсенә төртелде.
— Менәтерә, Эдуард Әминович белән дуслар икән сез, Гөлфия Әнвәровна! — диде ул, маңгай тирен җиңе белән генә сөртеп. Кесәсеннән, тыгылып, кулъяулык эзләмәкче иде, кулы калтырады.
Әгәр Гөлфия адәм заты белән сөйләшсә, бу дуслыкның бәясе сукыр бер тиен, дип аңлатыр иде, ә монда ике хуҗага да койрык болгап остарган ялагай утыра. Өстәвенә ул куркак та иде.
— Әйе, без шәп дуслар, — диде кыз һәм колның йөзенә карамыйча да күрде: Фәлинов бөрешкән иде.
— Ни инде, ни... Мин сезне алай кыерсытмадымдыр, ни... Гөлфия Әнвәровна, сез ни... Үчләшмәгез берүк, ямегез. Бозылышып бетмик, дим, ямегез.
— Сез хаклы, Фәләнов.
— Ни... яңа главага, дим, дустыгызга, дим, мине яманламассыз инде, ямегез.
— Баш өсте, Фәләнов.
— Ие, ие, Әмирулла агаебыз ярата иде «сез хаклы» белән «баш өсте»не. Начар бәндә иде инде, холыксыз тиран иде. Хәзер сез аны гәзитегезнең беренче битендә хурлап яза аласыз, сез ирекле, Гөлфия Әнвәровна. Ха-ха, үзенең дә көтмәгәндә генә башына чүкеделәр. Йорты сәләмә, яңасына нигез дә салмаган иде. Шәхси машинасы да юк хәерченең. Элеккеге туры коммунист! Ха-ха!
— Ыржайма, Фәләнов, күп көлсәң, елата, диләр.
Шәбәйгән аппарат җитәкчесе тагын бөреште.
— Мин Эдуард Әминовичка тугры хезмәт итәрмен, сез ни... Миңа начар бәя бирмәгез, ямегез, Гөлфия Әнвәровна.
Фәлинов, теле белән иренен ялагач, кызның кулын үбәргә үрелде.
— Кагылма! — Калын ирен кузгаткан нәфрәт, кайныйкайный, йөрәктән ташый иде, Гөлфия җирәнеп кырыйга күчте. — Ялагай ирләрне җенем сөйми. Сине бигрәк тә, Фәләнов. Әмирулла агаегызның боерыкларын сез ун тапкыр арттырып үтәдегез. Шуңа безнең бинабыз иске, машинабыз җимерек, язмаларыбыз сыек.
И Гөлфия, Гөлфия! Кол бәндәгә кем рәнҗи дә кем үпкәли ди. Син аны үзеңә тиң санап бәхәсләшмә, юкса аның дәрәҗәсенә төшүең ихтимал.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру