Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
21 август , 09:35

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (15)

Балалар йортында күпчелек ызгыш шул киемгә бәйле. Йөз балага берьюлы әйберләр алып киләләр дә, шуннан тараталар. Өйдәге кебек һәркемне киендерер өчен аерым базарга йөртмиләр. Гел барысына да бер үк төстә әйбер алына. Аяк киеме дә, костюм да, куртка да, башлык та, перчаткалар да – барысы да бер иш!..

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (15)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (15)

(Дәвамы.)

– Җитәр! Җитәр! Җитә-ә-әр, дидем! – Укытучы
түзмәстән кычкырып җибәрде. Барысы да тынып калды.
Апа ачулы итеп безгә карады. – Хәзер үк сыйныфтан чы-
гыгыз! Дәресне бүлеп юри кыланасыз инде!
Әмилә шунда ук дәфтәр-ручкаларын җыя башлады.
Фәрит белән мин генә чыгарга ашыкмадык.
– Барыгыз, барыгыз, барыгыз! – Тизрәк күземнән юк
булыгыз дигәндәй, укытучы ишек ягына күрсәтте.
Әмиләнең артыннан без дә чыктык. Ул ишек төбендә
көтеп торган икән. Сыйныфта гауга куптарганы өчен
аның белән сөйләшәсе дә килми. Ә ул берни булмаган-
дай елмая гына.
– Үпкәләмәгез миңа, – дигән була.
– Юк, башкача синең белән сөйләшмим. – Бите тыр-
налган Фәрит шулай җаваплады.
– Ярар, көймә инде. – Әмилә юхалана бирде. – Ана-
вы очлы танауга җаны көйде дә китте. Ул үзе детдомны-
кылар турында сөйләнергә ярата. Ә дөресен әйткәндә,
мин юри талаштым.
– Ничек инде юри? – дип аптыраштык.
– Ә менә шулай. Укытучы кайтырга рөхсәт итмәгәч, ни-
чек тә булса сыпыртырга кирәк, дип утыра идем. Шуннан
кемдер белән булса талашырга кирәк, дип уйлап куй-
дым. Ә теге кыз минем корбаным булды да куйды. Әйбәт
иттем, әйе бит?
– Әллә инде... Детдомга укытучыбыз шалтыратып
әйтмәсә ярар да ул, – дидем.
– Әйтсен, әйдә! Бер әрләрләр дә онытырлар. Ә менә
бүген матур кием алсам, вәт, ичмасам, шәп булачак. Ма-
лайлар, сезгә костюмны үзем карап бирәчәкмен. Шөкер,
киемдә минем вкусым бар ул. Тик сез миңа ачуланмагыз,
яме!
Бергә укып, бер йортта яшәгән кешегә озак үпкәләп бу-
ламы инде? Әмилә дә шулкадәр мавыктыргыч сөйләүгә
әвәс. Гаебе булса да, аны танып, тиз генә аклана белә.
Менә әле дә сыйныфта гауганың чыгуы шул иртәрәк кай-
туны хәстәрләвеннән икән.
– Ярар, Әмилә, башкача алай итмә. Беләсең килсә,
акыллы кызлар сугышып, талашып йөрми. – Озак шым
барганнан соң Фәрит телгә килде.
Әмилә бу сүзләрне ишеткәч, куанып китте:
– И-и-и, минем акыллыларым! Башкача алай итмәм,
әмма каршы чыксалар – тынып калмам!
Балалар йортында күпчелек ызгыш шул киемгә бәйле.
Йөз балага берьюлы әйберләр алып киләләр дә, шун-
нан тараталар. Өйдәге кебек һәркемне киендерер
өчен аерым базарга йөртмиләр. Гел барысына да бер
үк төстә әйбер алына. Аяк киеме дә, костюм да, курт-
ка да, башлык та, перчаткалар да – барысы да бер иш!
Игезәк кебек йөрисең шунда! “Әнә, инкубаторлар урам-
га чыккан!” – дип мыскыллый авылдан кайсыберәүләр.
Әй, гарьләнәм шул сүзләрне ишетсәм. Шушы чүпрәк-
чапракны саклап кия белү дә – зур осталык. Берәүнең
перчаткасы тишелсә, икенченекен урлый да куя. Ә син
“минеке” дип әйтеп кара! Барысы да бер иш бит! Бик
сирәк кенә бүтән төстәге берничә кием килә. Менә шул
өлешкә эләгим, дип хыяллана да инде Әмилә.
– Менә мин, зурайсам, теләгән киемне сатып ала-
чакмын. – Фәрит татлы хыяллары белән уртаклашырга
тотынды. – Балаларыма да, хатыныма да бүтәннәрдә
булмаганын сайлармын. Сезгә дә иң затлысын бүләк
итәрмен, яме?
Сыйныфташыбызның юмартлыгыннан елмаеп
җибәрдек. И хыялланырга ярата да инде Фәрит! Бездә
эшләгән Флүрә апа, әгәр нык теләсәң – хыялларың тор-
мышка аша, ди. Фәритнең дә, минем дә, Әмиләнең дә
уйлаганнары чынга ашса ярар иде.
Бүген төркемебездә Хәкимә апа эшли. Безнең иртә
кайтуыбызга аптырап куйды.
– Әй, укытучы авырып киткән, – дип җаваплады Әмилә.
Без мәктәп киемнәрен алыштырганчы, үткер кызыкай
келәт ягын урап өлгергән. “Хәкимә апа, анда хәзер кием
бирәләр. Әйдәгез, шунда барыйк”, – дип Әмилә сорагач,
тәрбиячебез теге “хәзинә”гә алып китте.
– Ур-ра, без – беренче! – Әмилә шатлыгыннан сике-
реп куйды. – Уңдык болай булгач. Малайлар, тәүдә миңа
сайлыйбыз да, шуннан үзем сезгә карап бирәм, яме?
Сыйныфташыбыз нинди үткер! Чынлап та, яңа
рәвештәге кроссовкалар, костюмнар да китергәннәр.
Бүтәннәрдән аерылып торган киемдә йөриячәгемне күз
алдыма китергәч, күңелгә җылы йөгерде. Фәрит тә куа-
нычыннан кайда басарга белми.
Менә Әмилә үзенә ошаганын сайлап алды. Башы
күккә тиярдәй булып куана инде.
Шуннан безгә сайлашырга тотынды:
– Тәк, Ильяс, моңа хәтле кыска җиңле костюмда
йөрүеңне оныт! Хәзер шартына китерәбез. Менә моны-
сын үлчик әле.
– Киңрәк шикелле, Әмилә.
– Алай булгач, алып куй читкә! – Тәрбияче ишетмәгәндә
колагыма пышылдады. – Икенчесен карыйк.
– Ну, Ильяс, нинди шәп монысы! – Читтән карап торган
Фәрит соклануын яшермәде. Тиздән аңа да килешкәнен
сайладык. Таман гына кроссовкаларны да алдык. Менә,
ичмасам, шатлык.
Соңлап килгәннәргә мондый бәхет тәтемәде. Алар-
ны быел да “инкубаторлар” дип атаячаклары көн кебек
ачык. Ә безгә алай дип әйтмәячәкләр. Вәт!
Без кемгә генә мактанып күрсәтмәдек. Төркемдәшләр
менә, ичмасам, көнләште! Ярый әле башлы Әмиләбез
бар! Мәктәптә дә игътибар үзәгендә булдык.
– Менә карагыз әле – нинди кием алып бирделәр! –
Сыйныфташыбыз шундук әйләнеп тә күрсәтә. – Детдом-
ныкы булгач та безне мәхрүмешләр дип уйламагыз!
Авыл балалары да сокланып куя:
– Оһо! Бигрәк килешә сиңа, Әмилә!
– Җылы тәнеңдә тузсын...
– Ә сез әнә Ильяс белән Фәриткә карагыз әле! – Ул
безгә бармагы белән күрсәтә. – Үзем сайлап бирдем.
Менә, ичмасам, джентльменнар хәзер!
Инде безнең өс-башны тикшерә башладылар. Матур
киемдә булгач, укуы да җиңел икән. Үзем генә бүген ике
“бишле” алдым. Әмилә дә “бишле”не эләктерде.
Бүген бөтен дәресләр дә сизелми дә үтеп китте. Тизрәк
киләсе уку көненең җитүен теләп, кайтырга чыктык.
– Шәп иттек, әйе бит, малайлар!
– Әйе, рәхмәт сиңа, Әмилә!
Шатлыгыбызның чиге булмас кебек иде...
Мәктәптән кайткач та детдом директоры кабинетына
чакыртып алды.
Мәүлидә Нургалиевна безне күрү белән, төкерекләрен
чәчә-чәчә сөйләнә башлады:
– Күзегез түбәгә менәрдәй итеп күп шаштыгыз!
Мәктәптә дә, монда да эш бозып кына торасыз. Кичә
генә дәрестә сугыш оештыргансыз икән. Ә тәрбиячегә
кайтып, укытучы авырый дип алдагансыз. Хәкимә апа-
гыз, җ итмәсә, с езгә к ием дә а лып б иргән. Ю к-к... М он-
дый рәхмәтсез балаларны шаштырырга ярамый. Хәзер
үк быел алган барлык киемнәрегезне кире тапшырыгыз!
– Директорның сүзләреннән әллә ничек булып китте.
Сыйныфташларымның да башы иелде.
– Апа, дөресен әйтәсем килә... – дип сүз башлаган иде
генә Әмилә, Мәүлидә Нургалиевна шунда ук аның авы-
зын япты:
– Җитәр-р! Ишетәсем дә килми тавышыгызны!
Күземнән югалыгыз, сугыш чукмарлары! Ә хөкүмәт
әйберләрен хәзер үк тапшырыгыз! Марш моннан,
әрәмтамаклар!..
Яңа костюм, ялтырап торган кроссовка киеп бүтән
йөри алмадык. Алай гына булса иде дә ул! Ел башында
алган футболканы да, свитерны да, башка киемнәрне дә
тартып алдылар...


Эшли белми
Көз – безнең өчен кызу мизгел. Быел бигрәк тә, чөнки
бәрәңге бик уңган икән. Тәрбиячебез Рәйфә апаның бак-
часы галәмәт зур. Менә шунда көн дә эшлибез. Бәрәңге
алырга барачагыбызны алдан әйтеп куя. Ял җитсә,
көнебез шунда үтә.
Бүген дә үзе детдомда эш урынында калса да, алты
баланы өенә җибәрде.
– Көннәр бозылырга тора, бөтен эшне бетерегез инде,
– диде безне озатканда.
Рәйфә апаның бакчасындагы җир яман нык каты, шуңа
анда казуы да авыр. Теге көнне кулга сөял чыгып бет-
те, бил дә төне буена сызлады. Җитмәсә, апа үзе өйдә
булмаса, аның ире безнең хуҗабыз кебек кылана. “Ярар,
кайтып ашап килегез”, – дип, төш җитсә, детдомга кайта-
ра. Тәрбиячебез төшке аштан соң янә үзенә куа. Тәмләп
өендә чәй эчерүләре сирәк кенә булгалады.
Кичәге төркемебездә төнге “няня” булып эшләүче
Флүрә апа үзенә кунакка чакырган иде.
– Тәмле итеп аш пешерермен, коймак коярмын. Мунча
да ягарбыз, – диде.
Төшкә кадәр Рәйфә апада бил бөктек тә ул, тик дет-
домга килеп ашаганнан соң кире барасы килмәде. Ары-
дым, шул бәрәңгесен күрәсе дә килми. Фәрит тә әллә ни
атлыгып тормый.
– Фәрит, әйдә, Флүрә апага барыйк. Ул кичә чакырды
бит, – дидем, бүтәннәр ишетмәгәндә.
– Чынлап та. Кара әле онытып та торам. Әйдә, ба-
рыйк...
Төшке аштан соң алтавыбыз Рәйфә апаның кушуы бу-
енча аның бакчасына киттек.
– Малайлар, бүген бетерергә кирәк... – дип янә кабат-
лады тәрбиячебез.
Детдомның капкасыннан чыккач та Фәрит белән икен-
че якка сыпырттык. Малайларга бу турыда эндәшмәскә
куштык.
– Безгә дә күчтәнәч алып килсәгез, Рәйфә апага
әйтмәбез, – диде “эшче”ләрнең берсе. – Аның ире дә
өйдә юк шикелле. Мөгаен, сизмәсләр.
– Рәхмәт сезгә. Алып килербез...
Елгага якын гына матур өй бар. Шушы булыр Флүрә
апабызның йорты. Әнә, бакчасы тулы чәчкә, әллә каян
балкып тора.
– О-о-о, нинди кунаклар! – Хуҗабикә безне күрү белән
елмаеп җибәрде. – Әйдүк, әйдүк. Менә ашым да пешә.
Кичә генә сарык суйган идек.
Тәмле ис өйгә таралган. Их, ничек танауны кытыклый
ул! Күптән андый ашны ашаган юк иде.
Флүрә апа гыж да пыж итеп коймак коя, үзе безнең
белән сөйләшә:
– Улымны былтыр армиягә алган иделәр – күңелсез
булып китте әле. Чечняга эләккән, бәләкәчем. Ә абы-
егыз эштә. Мин көне буе өйдә ялгызым. Менә сезне
күргәч, өй яктырып китте.
Кайнар коймакларны каймаклап алдыбызга куя.
– Хәзер шушыны бетерим дә, аш эчәрбез, яме... – ди
ягымлы тавышы белән.
Моның турында Флүрә апага әйтергәме-юкмы дип озак
уйлап утырдым. Шуннан әнкәйдәй якын күргән кешегә
барыбер җиткерергә булдым:
– Без бит Рәйфә ападан качтык, – дидем.
– Бәй! Ничек инде “качтык”?
– Бүген аның бакчасында эшләдек. Теге көнне
бәрәңгесен ала башлаган идек. Бүген бетерегез, ди дә
куя. Болай да төшкә тиклем хәл бетте. Яңадан үзенә
җибәргәч, дүртебез аңа китте, ә без Ильяс белән сезгә
сыпырттык.
Флүрә апа уйга батты.
– Дә-ә-ә, алай икән. Шул Рәйфә апагыз үзенең ике ба-
ласы булып, гел сездән эшләтә. Кышын аңа су ташып
йөргәнегезне дә беләм.
– Әйе шул.
– Малайларны малын карарга кушканын, сараен чистартырга
җибәргәне хакында да ишеткән идем. Кызлар-
дан өен җыештырта, идәнен юдырта икән.
– Дөрес, апа...
– Ә менә сезнең мине якын күрүегезне өнәп җитми
Рәйфә. “Балаларны шаштырма, үзеңнән ерак тот”, –
дигән була. Теге тапкыр сезгә юача алып килүемне дә
ошатмады. Кызык хатын инде ул.
Шуннан апа кайнар аш салды, күпереп пешергән
икмәген дә өстәлгә куйды. Корытлап аш бигрәк тәмле
икән! Мондай сөтле чәйне дә күптән эчкәнебез юк иде.
Уңган да инде безнең Флүрә апабыз!
Туеп алгач, урамга чыгып, күрше малайлар белән
уйнап та кердек. Азак мунча кердек. Шушы мәлдә
үземнең балалар йортында яшәвем хакында онытып та
киткәнмен. Монда бит бөтен нәрсә өйдәгечә. Шуны яра-
мый, моны ашарга хөкүмәт кушмый, тегендә бармагыз,
анда йөрмәгез диюче дә юк.
“Няня”быз үтә ягымлы, изге күңелле. Мунчадан соң
тагын баллап чәй эчтек.
Көннең кичкә авышуын сизми дә калдык. Флүрә апа-
да ничек кенә яхшы булмасын, безгә детдомга кайтыр-
га кирәк. Әгәр соңласак – Рәйфә апабыз тетмәбезне
тетәчәк! Флүрә апа күп итеп тәм-томын, бүгенге койма-
гын да салып бирде.
– Барысына да миннән сәлам әйтегез. Иртәгә
күрешербез, яме! – дип озатып калды. Без, куанышып,
кыр кәҗәсе кебек сикерә-сикерә, кайтып киттек.
– Менә үземә шундый матур өй төзиячәкмен! – дигән
була дустым. – Анда барысына да урын җитәчәк. Син дә,
Ильяс, шулай гел кунакка килеп йөрерсең.
– Рәхмәт. Мин дә Флүрә апаларныкы кебек йорт сала-
чакмын.
– Әйдә, Ильяс, кул кысышып ант итик – балалар йор-
тыннан чыккач, матур итеп үзебезгә дөнья корабыз да,
дус, тату гаиләбез белән аралашып яшибез...
– Әйдә! Ант итәм...
Рәйфә апа без бүлмәгә кергәнне сизми дә калды. Теге
малайлар арып кайткан, караватта сузылышып ята.
Күчтәнәч тулы пакетны күргәч, кемузардан уратып ал-
дылар.
– Бар кызларны да чакырыгыз әле! Флүрә апа барысы-
на да төгәл бүләргә кушты, – ди Фәрит.
Тиздән кызлар да бүлмәгә җыелды. Һәркемгә икешәр
коймак, берәр уч кәнфит эләкте. Мондый бәхеттән
тегеләр дә арыганын онытты шикелле.
– Бәрәңгене алып беттегезме? – дидем.
– Уй-й, каян... Әле тагы бер көнлек эш бар.
– Әйе шул, ике көнлек булмаса.
– Җитмәсә, ире каяндыр кайтып керде дә сезне тап-
тыра.
– Ә сез нәрсә дидегез? – Фәрит урыныннан калкына
төште.
– Бернәрсә дә димәдек. Барыбер Рәйфә апага шылты-
ратып әйтәчәген беләбез бит.
Шулчак бүлмәгә Рәйфә апа килеп керде. Йөрәк жу
итеп калды.
– Кайда йөрдегез, бездарьлар? – Тәрбияче тәүдә
Фәриткә килде дә, башына ачкыч белән шак итеп сугып
җибәрде. – Кемегез котыртты?
Җавап бирүче булмады. Апа, тапочкасын салып, таба-
ны белән минем дә башыма шапылдата сукты. Башым
әйләнеп китте. Бүлмәбезгә җыелган малай-кызлар чы-
гып качарга уйлаган иде дә, Рәйфә апа шунда ук туктат-
ты:
– Берәү дә урыныннан кузгалмый, дидем! – Шуннан
безгә сөзәрдәй итеп, карап алды. – Бу бәндәләргә таянырга
ярамый! Нинди үткер булып чыктылар! Ничего,
кирәгегезне бирермен әле. Сез булмагач – бүтәннәр
эшне бетерә алмаган. Ә иртәгә кар явып куйса? Хо-
дайдан яхшы көнне теләгез, көн бозылса – башыгызны
ашыйм. Шул Флүрәдә йөрдегезме?
Бер сүз дә әйтмәдек. Рәйфә апаның ачуы кабарды
гына:
– Сезне кәнфит белән ияләштереп үз эшен эшләтәдер
әле.
– Без эшләмә... – Әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде.
– Шым! Авызыңны ача күрмә. Җан көйгәндә я
тәрәзәдән алып ыргытырмын... – Бүтәннәр коймак тот-
кан көенә каткан да калган. Моны Рәйфә апа да күреп
калды.
– Хәзер үк аш-су чиләген алып кил әле, – диде
кызларның берсенә.
Теге кыз җитез генә алып килде дә, пычрак чиләкне
бүлмә уртасына утыртты.
– Кулыгызда нәрсә бар – шушы чиләккә ташлагыз! –
Моны ишеткәч, балалар бер-берсенә карашты. Коймак-
ны күпләре онытканда бер күрә. Кемдер хәтта аны бер-
не тешләп, тәмен татып та өлгергән.
– Апа, тагын берне тешләсәм буламы? – диде кемдер
арабыздан.
– Никаких! Хәзер үк ташлагыз. Беренчедән, санэпидемстанция
андый азыкны ашатырга кушмый.
Икенчедән, бүтән Флүрәнең кулыннан берәр нәрсә алып
кына карагыз!
Кемдер елап җибәрде. Ашый гына башлаган коймагын
да, кәнфитләрне дә чиләккә ташлап, күңелләре төшеп,
бүлмәдән чыгып киттеләр.
– Ну бу Флүрә теңкәмә тиде генә! Ул педагог түгел,
белегез шуны, – дип, апаны әрләргә тотынды. – Ба-
лалар белән бөтенләй эшли белми. Сезнең режимны
бозып, үзенә чакырган кешене башы бар дип әйтеп бу-
ламы? Аның бу кылыгын мин, югары белемле педагог,
аңлый алмыйм. Бу турыда Мәүлидә Нургалиевна белән
сөйләшергә туры киләчәк.
* * *
Флүрә апа атнадан артык күренмәде. Аңа нәрсә бул-
ган икән дип, борчылып беттек. Бәлки, авырыйдыр, менә
терелер дә, эшкә чыгар дип уйладык. Һәм бер көнне
Флүрә апа төркемгә килеп керде. Нигә көндез эшкә
килгән, дип аптырап та куйдык. Яраткан апабызны чыр-
чу килеп шунда ук сырып алдык. Аңа бер-бер артлы со-
раулар яуды:
– Сезне сагындык, апа! Кайда булдыгыз?
– Әллә авырдыгызмы?
– Хәзер сез көндез дә эшлисезме?
Тик нигәдер “няня”бызның кәефе юк. Кулына доку-
ментлар тотып алган. Бераз тын торганнан соң, елмаер-
га тырышып безгә җавап бирде:
– Рәхмәт, балакайлар! Миңа берни дә булмады. Хәзер
без сезнең белән еш очраша алмаячакбыз. Шулай ки-
леп чыкты инде. Әмма өемнең ишеге сезнең өчен һәрчак
ачык. – Флүрә апа һәрберебезнең башыннан сыйпады
да чыгу ягына юнәлде.
Моннан соң ул балалар йортына бүтән килмәде...

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (15)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (15)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: