Чәчмә әсәр
20 Августа 2024, 03:00

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (8)

Черт-черт коры ботаклар сынды. Әһә, аны күзәтәләр. И газиз Аллам, үзең сакла да үзең якла.

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (8)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (8)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (8)

6

 

Кемдер аяк чалды... Ул, канатларын җәйгән кош кебек, гөлҗимеш куагына егылды. Кызгылт-кара җимешләр белән бизәнгән көяз куак үзен таптаган кешене өнәмичә, йөз дә бер шырпысын тәнгә кадады. Авыртса да елмайды Гөлфия. Шофер егет сөйләгәннәр уйдырма дип көл менә. Кыз, төртеп еккан затны күрергә дип, як-якка күз ташлады. Тып-тын... Имәннәр үрә каткан, каеннар талгын җилне тарак итеп яфрак-чәчен тарый... Гөлфия күлмәк итәкләрендәге чүп-чарны сыпырырга дип иелде дә тураймыйча торды. Бер җепкә тезелгән кырмыскалар сафы сукмакны аркылы чыга иде. Менә кемнәр еккан икән. Ашыгып барганда, безне үкчәң белән сытма, дигәннәр. Меңләгән бөҗәкнең күченү процессы озакка сузылыр дип, ул «сәяхәтчеләр» өстеннән атлап кына үтте.

Төнлә, уянып: «Шулай-шулай әйтермен», — дип, күңеленә беркеткән иде, ә хәзер ул сүзләр нигәдер мәгънәсез тоелды. Кичке уй таң атканда суына икән. Әманәтне кулына тоттырыр да дәшмичә генә кире борылыр. Түрәләр белән кем өйрә пешерә! Аларны кешеләрнең аһ-зарын тыңламаска махсус өйрәтәләр бугай. Аңлар ди ул синең биш ел бәгыреңне телгәләгән хәсрәтеңне, көт!

Черт-черт коры ботаклар сынды. Әһә, аны күзәтәләр. И газиз Аллам, үзең сакла да үзең якла. Әнә, әнә теге шайтан кавеме — Сыңар күз кул изи. Елан-сукмакны ят күзләрдән яшергәннәрмени, баш «яфрак түшәме»нә бәрелә. Кызның алдыннан юырткан Сыңар күзнең табаннары гына ялтырый. Яртылаш бөгелеп барды Гөлфия. Дымлы һава болай да йөрәкне кыса, ә ул, җитмәсә, җиргә йөзе белән кадалып, черегән яфрак исе дә сулый иде. Ниһаять, «түшәм» биегәйде, кояш яктыртты, алар түгәрәк аланга килеп чыктылар. Алабай лас-лос атлый, аның артыннан иярер өчен, туктаусыз йөгерергә кирәк иде. Алда — соңгы тукталыш түгел икән, яңадан урман ешлыгына чумдылар. Салабаш — яшел дәрья ул, диләр иде, хак икән. Мөгаен, моның бер очы офыкларга тоташкандыр. Сыңар күз аны адаштырырга уйлый мәллә, Ходаем? Кыз, кире чыгар юлны тамгаларга дип, күккә карады. Күкне дә яфрак болыты томалаган иде. Менә сыек яктылык күзне камаштырган нур белән алмашынды: алда иңләп-буйлап атлар узыштырырлык киң алан җәйрәп ята иде. Монда куна-төнә яшиләр иде бугай, бер читтә тәбәнәк кенә ызба, аның янәшәсендә озынча абзар, ары табан морҗасы корым белән буялган мунча... Кирпечтән өеп ит кыздыру җайланмасы да көйләгәннәр.

Сыңар күз, һаман шулай башын игән килеш, ызба ишеген ачып җибәрде. Эчтә караңгы иде, кыз ирексездән бусага төбендә төртелеп калды. Түр сәкедән:

— Тиз табышкансыз, — диде карлыккан тавышлы берәү. Һәм, тамагына бөялгән ташны этеп төшерергә теләгәндәй, каһ-каһ йөткерде. Алабай тәрәзәне каплаган пәрдәнең читен күтәрде.

Гөлфия, түрдә ят кеше абайлап, уф, дип, ишек яңагына сөялде. Ялгышты. Дускай түгел лә бу адәм. Ниндидер авыру карт белән күрешер өчен күпме көч түгелде дә күпме исәнлек югалды. Аны «үлде» диделәр бит инде, ахмак кыз! Мәетләр ахырзаманда гына кабереннән кубарылачак лабаса!

Йөткерүен баскан карт:

— Тартынма, уз, — диде.— Сырхаулаган идем мин. Җәй көне салкын тисә, тиз узмый. Бер-ике көн кояшка күренмим, эсседә суык күкрәккә үрмәли, аны салкынча ызбада ятып кудырырга кирәк.

Әй Раббым, нинди тамашада катнаша ул бүген?! Тавыш — аныкы, җыерчыкланган маңгай, агарган чәч — бүтәннеке...

— Уз, уз, Гөлфия Хан. Без кичә үк күрешергә тиеш идек тә... чир бит. Йөзегеңнән таныдым мин. Алабай бабайга рәнҗемә, ул мине күз карасыдай саклый. Арттыра да инде әзрәк.

Кыз түргә үк үтәргә базмады, урындыкка төртелде. Җилкәсенә элгән нәни сумкасын итәгенә куйгач, тыштан гына капшады: табылдык исән-имин генә урман кичкән иде. Тик аны «мә» дип кенә бирәсе килми, чөнки Гөлфиянең күз алдында сәер күренеш пәйда булган иде. Биш ел элек Хакыйкать биеклегенә үз юлымны ярам дип гайрәтләнгән мәгърур бөркетнең нишләп канатлары өтелгән дә төтелгән соң?

— Аптырама, Гөлфия Хан, — диде Дускай, аның уйларын сизгән сыман.— Дөнья ул бер алдын, бер артын күрсәтә. Кем син: баймы, ярлымы, хакимме, көтүчеме — аңа һәммәсе дә тигез. Алабай, миңа чишмә суы, кунакка үлән чәе керт.

Сыңар күз бу әмергә теләмичә генә буйсынды.

— Алабайның үз-үзен тотышына шаккатма, Гөлфия Хан. Минем фаҗига тетрәндерде картлачны. Әнкәсеннән дә шикләнер иде бахыр.

Кыз каушый һәм туктаусыз бармагын тыгызлаган көмеш йөзекне әйләндерә иде. Дускай биш ел элек котырынган давыл турында оныткан бугай. Монда хәзер өр-яңа хәлләр, өр-яңа вакыйгалар калыккан, ә Гөлфия үткән белән бүгенгесен ялгарлык җеп табалмыйча йөдәп утыра иде. Ә үткәннәрне, җан белән хәтер никадәр генә карышса да, кузгатырга кирәк иде. Дускай, син алардан качма, яме, качма!

— Хантимер... Фаҗига, дидең. Барысы да шул язмадан башланды бит.

— Тәки хәтерне уятасың, Гөлфия Хан.— Дускайның тавышында ризасызлык чагылды.— Әйе, минем фаҗигам белән ул язма арасында бәйләнеш бар. Без өчебез дә — корбаннар. Син дә, баш мөхәррир дә. Минем җелегемне бер генә сорау киптерде. Кем саткан? Нияз Сафин исемемне ычкындырса, үз-үзенә кул салмас иде. Сатлыкҗаннар яшәүгә чытырдап ябыша, алар, кеше сатып, зур бүләкләргә коена, зур дәрәҗәләргә ирешә. Син акыллы хатын, әйт, кем саткан?

Гөлфия чертләтеп күн сумкасының тимер биген ачты. Бәләкәй янчыкның бавын чишеп, көзге алды.

— Күземә чүп кадалды, ахры, — диде.— Табышмак-сорау бу, белмим, Хантимер, — диде.

«Беләсең, беләсең!» — дип ысылдады сумка. Гөлфия тиз генә аны йомарлап, итәгенә кысты.

Алабай чәй кертте. Сулыштан парланган ызбага үлән исе таралды.

— Кем саткан? — диде иягенә таянган Хантимер. — Кем, кем? Шуны уйласам, башым шар кебек кабара да дөньяга сыймый башлыйм. Язма турында син дә Эдуард кына белә иде. Икегез дә намуслы халык.

— Бәлки... бәлки, Эдуардка сатлыкның исеме мәгълүмдер, ә?

— Юктыр. Ул өч хәрефле бина тирәсендә чуалмады. Фән кешесе сәясәттән ерак.

— Алай да сорашырга иде.

— Чәең суына, эч, «җир асты патшалыгыннан» мин әле генә кайтып барам, Гөлфия Хан. Фани дөнья исемлегеннән сызылган кеше дусларына да, туганнарына да кирәкми әле ул. Һәрхәлдә, мин үземне белгертергә ашыкмыйм.

Хуҗа сәкедән торды.

— Әйдә, бу күңелсез сөйләшүне төгәллик. Синең хәлләр ничек?

— Эшлим.

— Шуннан?

— Ашыйм.

— Шуннан?

— Йоклыйм.

— Миллионлаган кешеләр шөгыле бу. Язасыңмы, дим? Нәрсәләр язасың?

— Язмыйм, Хантимер.

— Нишләп, Гөлфия Хан? Күмер Тауга кудылар дип, борыныңны салындырма син.

— Файдасы юк, Хантимер.

— Ничек файдасы юк? Тукран чүпләмәсә, урмандагы агач-куакларны да, язучы каләмен эшләтмәсә, җәмгыятьне дә сорыкортлар баса. Бүген укымасалар, киләчәктә укырлар. Сез — әхлак сакчылары, Гөлфия Хан.

— Кәнәфиеннән очкан һәрбер түрә шулай акыл сатамы ул? — диде кыз, үчләшеп.

— Чур, Гөлфия Хан! Мин беркайчан да үземне Алланың кашка тәкәсе дип санамадым. Атлар белән аунап үскән авыл малае, зиннәтле сарайдагы алтын белән каймаланган тәхет култыксасына таянса да, ат тизәгенең исен сагына. Ни өчен түрәләр бозык һәм надан? Алар табигый тормыш фәлсәфәсен өйрәнмәгән, алар система колы, ә анда ясалмалык, икейөзлелек... Син акыл ияләре фәйләсуфларны кара, кешелек канунын ничек бозмаганнар, ә? Зирәк фикерләр Югары Аң белән тоташкач кына туган, безнең коммунистлар партиясе кебек бармактан суырып уставлар язмаганнар бит!

— Югары Аң белән тоташыр өчен кеше үзендәге «мин»не табарга тиеш, Хантимер.

— Бәхәсләшмим, Гөлфия Хан. Кеше ялкау, эзләргә иренә шул. Ә эзләнүнең юлы — гыйлем. Ул сиңа көрәк белән матди байлык көрәү түгел инде. Инә белән кое казу, диләр аны. Озын сүзнең кыскасы, син миңа түрә дип нәфрәтләнмә. Әйдә, Сылукай белән таныштырам. Ат ул, хатын-кыз дип уйлама.

Нинди хәйләкәр син, Дускай. Ат белән алдалап, җеп очын яшермәкче буласың! Гөлфия дә чегән арбасыннан төшеп калмаган, синең хәйлә йомгагын тиз сүтәр.

— Иртәгә килсәм, шәт, ачуланмассыңдыр, Хантимер? Сылукай белән шунда серләшербез.

Колагын шомрайткан Сыңар күз ачу белән теш шыгырдатты.

— Әһә, безнең картлач җенләнә. Тынычлан, Алабай, бу безнең кыз, аңардан зыян-зәүрәт күрмәбез. Рөхсәтме?

Әмма Сыңар күз хуҗасына буйсынмый иде.

— Ник килгә-ә-ән? — диде ул, сузып-сузып.

Мәгънәле сорау... Әйе, ник килгән? Казанда нибарысы ике тапкыр очраштылар. Дус та, туган да түгел. Тасманы бирергә туры килер, ахрысы... Бердәнбер сәбәпчесе шул гына иде. Ул чакта урманга юл ябыла, һәм Гөлфия «теге дөньядан кайткан» Хантимер Әхмәтовның сереннән мәхрүм кала. Ул күзен дә йоммыйча алдады:

— Нияз... Нияз вафат димәкче идем, ә сез беләсез икән инде, — диде.

Хантимер яратып картның җилкәсеннән какты:

— Ну, тынычландыңмы, Алялетдин абзый? Каш җыерма, иртәгә дә чакырабыз Гөлфияне. Синең энекәшең матур хатыннар белән гәп корса, ни гаебе? Йә, кунакны ипләп кенә озат. — Хантимер ике якның да хәтерен сакларга тырыша иде. — Карт инде безнең Алялетдин абзыебыз, сиксәнгә табан кыяклады. Аякта — җитезлек, башта — акыл, яшьләр көнләшерлек. Хуш, Гөлфия Хан!

Мактаулардан Сыңар күз йомшарган кебек тоелды. Картның үкчәсенә үк бәрелеп барган кыз:

— Нишләп Хантимер Әхмәтов урманда яши? — диде.

Җавап булмады. Ә сораулар бихисап иде. Биш елда ир-ат шулай ук картаямы? «Җир асты патшалыгы» үлеп терелүгә ишарәме? «Минем фаҗига белән ул язма арасында бәйләнеш бар», — диде. Хантимерне ыбыр-чыбырлар, шау-шу куптармыйча гына «җыештырырга» маташтылар микәнни? Бүрене бүре чәйнәми дип йөр менә! Алар да өерләргә бүленгән шул. «Кем сатты?» — ди. Ахмаклык белән беркатлылык арасында буталган сорау... «Өчәү белә, шуларның берсе, һичшиксез, сатлыкҗан», — дип шикләнми. Болында аунап үскән самими авыл малае! Ат сыман, дуслар да хыянәтсез җан дип исәпли.

— Син энекәшне күр-рмәдең, ул үлек, — диде Сыңар күз, «р» хәрефен икеләтеп.— Бер-рәр-рсенә сүләсәң, үтер-рәм!

— Вәгъдә — иман, — диде Гөлфия.— Иртәгә мине каршылап мәшәкатьләнмә, Алялетдин абзый. Хәзер кыргый сукмакка ияләштек инде.

Карт, ярсу ат кебек башын чайкап, аягы белән дык-дык җиргә типте.

— Үзем кар-ршылыйм!

— Ихтыярың, Алялетдин абзый. Сакал-мыегыңны кыр, яме! Син бит чибәр генә кеше, — диде кыз, дустанә елмаеп.

Ул күңеле белән генә урман капкасын ябып, куак ышыгындагы машинасына табан юнәлде.

— Сезне Салабашның баш шүрәлесе сәламли, туташ. Исәнмесез! — диде таныш тавыш.

Гөлфия, борылмыйча гына:

— Олы юлда очрашабыз,— диде.

Сыңар күз уяу иде, ул посып кына дөньяны күзәтә иде. Әгәр аның ышанычын акламасаң, эш харап. «Безнең биләмәдә чит кешеләр чуала» дип, Хантимерне сагайтуы ихтимал.

Җәүдәт, узып китеп, олы юлга менә торган сөзәк урында машинасын аркылы бастырды. Беркая да качмыйсың, янәсе. Качарга җыенмый иде Гөлфия, ул, тәрәзә пыяласын аска шудырып, көлә-көлә:

— Әллә туеңа чакырасыңмы? — диде.

— Чакырам. Янәшәмдә урын буш, — диде егет.— Ник без урманнан табан ялтыраттык соң әле?

— Бүтән мине сагалап йөрмә, Әюпов.

— Ачуланма, сагындым, Гөлфия...— Җәүдәт авыр сулады. — Җитәр, бәлки, сиңа. Болай акылдан шашарсың бит беркөн. Нияз Сафин асылынган җиргә йөрисең икән син. Гайбәт тыңлый димә, әйтте шунда бер тел бистәсе. Нык яраттыңмыни соң шул җегетне?

— Ул минем дустым иде...— Кызның ике күзеннән әчеттереп яшь бәрде. — Дустым иде, чын дустым!

— Дус, дип... Аңа Газраилне син җибәрмәгәнсең бит инде... — Мин җибәрдем! — Гөлфия балаларча үксеп-үксеп еларга тотынды. — Мин, мин!

Нигәдер менә шушы гап-гади җир кешесе аның Галәмгә дә сыймаган серен сыйдырыр кебек иде. Сүзләрен күз яше белән чылата-чылата сөйләде дә сөйләде кыз. Бүлдермәде Җәүдәт, аның йөзе кырысланган, йодрыгы кысылган иде.

— Вәт тинтәк! Дустының башын ашаган, ә! Нияз Сафин сатлыкның тавышын тасмага яздыртып дөрес эшләгән. Мин ул кабахәт җанны буар идем. Кем ул, ни атлы?

— Хәтерләмим, — диде Гөлфия һәм ашыгып тагын кабатлады: — Хәтерләмим.

Хәтерли иде. Йөз елдан соң да бу исемне онытасы юк. Шуны әйтергә тел генә карыша иде. Әйтеп ни файда?

Дуамал авыл баласы кызып китеп кибән яндырырга мөмкин, ә Калын ирен кебек кызыл чырайларга ул капка аша да төкерә алмаячак.

— Ярар, Әюпов, еладык та, җырладык та, машинаңны ал инде, — диде Гөлфия.

— Ашыкма, безнең ише авыл гыйбадлары сай фикерле дисәгез дә, тирән сөргән чаклар да булгалый. Хәйлә-мәкергә өйрәтмәделәр, табигатьтән бирелгән сизгерлек белән яшибез, Аллага шөкер. Нияз белән язма авторы Хантимер дә мәрхүмнәр. Сатлыкҗан бәндә исән дә, син, минем бәхеткә, исән. Бергәбер, әйеме? Ә-ә, кассета бар. Сез өчәү! Ә көч синең якта, Гөлфиякәем. Казанның иң биек тавына менеп яңгырат аның тавышын. Танысыннар эт җанны!

— Көлдермә, Җәүдәт.

— Их, сай сөрелде. Андый тешләк бөҗәкләр меңәрләп-меңәрләптер ул, һәммәсен дә яңгыратсаң, Жир шарында таулар җитмәстер.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас