Чәчмә әсәр
20 Августа 2024, 04:40

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (14)

– Син әле телләшәсеңме? Мә сиңа! – Фәритнең колак төбе “шак” итеп калды. – Шуннан миңа борылды да: – Сиңа да кирәкме? Менә сиңа! – Йодрыгын селтәгән иде, чак иелеп өлгердем.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (14)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (14)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (14)

(Дәвамы.)

Бүлмәнең ишеген шартлата тибеп Даян килеп керде.
Фәрит белән китап укып утыра идек.
– Эй, ботаниклар, китабыгызны куеп торыгыз мин бул-
ганда! – Үзе йодрыкларын төеп, әллә безне куркытырга
теләп, ишеккә берне сугып та алды. Бездән күпкә олы-
рак булгач, көрәктәй кулларын уңга-сулга селтәргә оста.
Мәктәптә дә авыл балалары белән еш сугышып китә.
Син гаепсез булып та, таза абый килеп танавыңны тик-
томалдан канга батырып китсә дә, аңа каршы әйтүче юк.
Әле дә Даянның бүлмәбезгә килеп керүе тиктомалдан
түгел.
Кичәге директор кабинетында булганда: “Даянга әйтик.
Бераз тузаннарын кагып алсын”, – дигән иделәр бит.
– Сез нигә миннән сорамый-нитми балыкка бардыгыз?
– Иреннәрен очлайтып, Даян миңа якынлашты.
– Син безнең төркемнең тәрбиячесе түгелсең бит, –
дидем.
– Молчать! Ач каргалар! Бөтен проблема сездән чыга.
Сезнең өчен беләсезме, миңа ничек эләкте! Директор-
дан шелтә алып торуы да рәхәт түгел. Җитәр, күп шаш-
тыгыз! Балык күрмәгәндәй кыланып... Мин дә сезне буш
калдырмам.
– Шуннан, балыкка барган өчен җир ишелеп төшми
бит? – Фәрит үзенчә “башлык” алдында акланырга ты-
рышты.
– Син әле телләшәсеңме? Мә сиңа! – Фәритнең колак
төбе “шак” итеп калды. – Шуннан миңа борылды да: –
Сиңа да кирәкме? Менә сиңа! – Йодрыгын селтәгән иде,
чак иелеп өлгердем.
– Сезнең кебек каргаларны тукмап, кулымны пычрата-
сы килми. Белүемчә, сез бик якын дуслар бит инде. Ачтан
үләрдәй булып, балыкка да бергә баргансыз. Детдомның
исемен чыгарып йөрисез. Директор икегезнең дә
кирәген бирергә кушкан иде. Ә мин шушылай итәргә
булдым. Бүген кичке сәгать сигездә спортзалга төшәсез.
Башка малайларны да чакырам, әйдә, күрсеннәр. Сез
бер-берегезне канга батырганчы тукмарга тиешсез. Чын
дуслыгыгыз шунда күренер. Кем дә кем җиңелә, шуны
үземә шестерка итеп алам. Ул минем киемемне юачак,
бүтән йомышларны үтәячәк, әйткән җиргә йөгереп бара-
чак. Аңлашылдымы?
– Мин сугышмыйм, – дидем. Нигә әле без Даян кушты
дип бер-беребезне күрәләтә канга батырырга тиеш?
– Без сугышмаячакбыз. – Фәритнең дә сүзләре минем
әйткәнне куәтләде.
– Тыңламый гына карагыз. Ул чакта барлык детдом
малайлары сезне типкәләячәк. Шуннан икегез дә минем
колларым буласыз.
– Тукмалсак – тукмалырбыз, тик шестерка булмаячак-
быз, – моны әйтми булдыра алмадым.
Даян нәрсә дияргә дә белми торгач:
– Үзсүзле булып чыктыгыз. Әле миңа каршы сүз
әйткәннәре очрамый иде. – Башын тырнап, уйланып
алды: – Ярый, алайса котылуның икенче юлы да бар.
Минем кәнфит яратканымны беләсездер. Әгәр сугы-
шырга теләмәсәгез, миңа кәнфит алып килегез. Каян та-
барга икәнен әйтимме? Әнә, авыл уртасында базар бар.
Шунда икәүләшеп барыгыз да, берәр кило чәлдерегез.
Моның өчен сезгә тимәячәкмен. Башка төрле эш тә куш-
мам. Килештекме?
Җавап булмады.
– Ярар, уйлагыз. Сезгә сайларга ирек бирәм. Тәүгесе:
икегез дә тукмалып, шуннан минем идән сөртүче
чүпрәкләрем буласыз. Икенчесе исә: кәнфит урлыйсыз
да, миннән ярлыкау аласыз. Кичкә тиклем вакыт бирәм.
– Ялбыр чәчле, таза гәүдәле Даян ишекне шапылдатып
ябып чыгып та китте.
Бүлмәдә тынлык урнашты. Озак шым утырганнан соң
Фәрит сүз башлады.
– Ильяс, шуннан, нәрсә эшлибез?
– Әллә.
– Урлашып йөрү начар бит ул.
– Әйе. Әгәр әнкәем күктән шушыны күреп торса, нәрсә
дияр? Улым исемемне сатып йөри дип гарьләнер... Су-
гышасы да килми бит, Фәрит. Дуслар бер-берсен канга
батырырга тиеш түгел.
– Яман шашына шушы Даян. Үз башына булса ярар
иде! Берәр заман үзен типкәләп китсәләр иде. Мин
әйтәм, Ильяс, әллә базар ягына барып урыйкмы?
– Урлашырга дисеңме?
– Юк. Барып карыйк әле. Бәлки, берәр нәрсә уйга ки-
лер.
Сыйныфташыбызга барып килергә кирәк дип,
тәрбиячедән сорадык та, авылдагы базарга сыпырттык.
Андагы тәм-томга кызыгып, әллә ничә тапкыр урап чык-
тык.
Сатучылар безне күргәч тә:
– Малайлар, сезгә нәрсә кирәк? – дип сорый.
– Кәнфит. Тик акчабыз гына юк шул, – дигән булабыз.
– Бушның атасы үлгән! – Авызын ерып, шаркылдашып
көлеп кала кайсыберләре. Шулчак күңелгә бик авыр бу-
лып китә.
– Фәрит, мин зурайгач, сатучы булам. Күпме телисең,
шулкадәр кәнфит ашыйсың, әйе бит? Сине дә сыйлар-
мын...
Дустым моны ишетеп, шунда ук шигырь чыгарып,
такмаклап куйды:


– Тра-та-та, тра-та-та,
Ильяс кәнфит ярата.
Үскәч сатучы булыр,
Кесә акчага тулыр.


Шагыйрь дустымның сүзләрен ишеткәч, куанып кит-
тем. Шулчак, бер сатучы апа, кул болгап безне чакырып
алды.
– Баядан бирле карап торам, нәрсәгәдер өмет итеп
йөрисез. Минем янымнан да әллә күпме үттегез. – Бер
катыргы тартмага күрсәтеп. – Сезгә йомышым бар иде.
Менә шушыларны иске клуб артына чыгарып яндыра ал-
массызмы? Буш итмәм.
– О-о, безгә ул берни тормый! – Фәритнең авызы еры-
лып китте. – Булдырабыз аны, апа!
Клуб артында төрле кәгазь-когызларны яндыру уры-
ны бар. Шунда дүрт буш тартманы тиз генә яндырып та
куйдык. Моның өчен теге апа өчәр сум акча тоттырды.
Яшибез, болай булгач! Күңел дәртләнеп китте. Шуннан
икенче сатучыга бардык:
– Апа, берәр төрле ярдәм кирәкмиме? – Тагын берничә
тартма көлгә әйләнде.
Ләззәтләнеп киттек. Чыңлап торып төшеп яткан һәр
тәңкә күңелгә май булып ягылды. Әле өченчесенә,
дүртенчесенә, бишенчесенә шулай ярдәм иттек. Караңгы
төшкәнче базарда йөрдек. Ялкынга керфекләр өтелеп
бетте. Төтен исе сеңеп бетүне әйтәсе дә түгел. Шулай
да без чиксез шат идек. Инде сатучылар кайтырга гына
җыенганда, кесәдәге бар тәңкәләргә кәнфит сатып ал-
дык. Бер төргәк кәнфит килде! Вәт, ичмасам, шәп булды!
Эшкә бирелеп китеп, кичке ашны да онытып киткәнбез.
Димәк, иртәгә иртән генә ризык күрәчәкбез. Әмма болар
барысы да кәефне кырмады. Без бит беренче тапкыр үз
көчебез белән акча эшләдек. Шуңа кәнфит алдык. Әйе,
сатып алдык, ә Даян кушканча урлашмадык.
Шат елмаеп, тау башындагы ике катлы йортыбыз-
га кайтып та киттек. Үзебез кәҗә бәрәннәре кебек
сикеренгәлибез. Күптән мондый кәнфитне күргән юк
иде. Шуңа да берәрне тәмләп карарга булдык. Их, шул-
тиклем дә татлы икән! Бу кадәр дә телеңне йотарлык
тәмле нәрсәне тәүләп авызга алуым.
Калганын исә Даянга алып барып бирдек. Кәнфит
тулы төргәкне күргәч, “башлык”ның авызы җәелеп китте.
Сузылып яткан караватыннан сикереп торганын сизми
дә калды.
– Ну шәп иткәнсез. Хәзер урлашырга сезнең дә кул-
дан килә! – Иреннәрен чап иттереп ялады да, шунда ук
берничә кәнфитне йотып та куйды...
Фәрит белән мәктәптән кайтып киләбез. Детдом янын-
да яшәгән әбинең өенә барып җиткәч, таныш ис янә та-
науга килеп бәрелде. Күрәсең, әби балык куыра.
Шулчак соңгы көннәрдә безнең белән булып үткән хәл-
вакыйгалар күз алдына басты. Нигәдер шушы мәлдә
үземне ауга килеп эләккән балыктай тойдым. Тамакка
төер килеп тыгылды.
– Тизрәк китик моннан, – дидек тә, эре-эре адымнар
белән балалар йортына таба атладык.


Тартып алынды
Тәүге дәрестән бирле Әмилә үзенә урын таба алмый.
Аның бер уе – ничек тә булса иртәрәк мәктәптән кайту.
Моның сәбәбе дә бар.
– Ильяс, бүген кием бирәләр, – диде ул, авызы еры-
лып. – Төшкә таба өләшә башлыйлар, шуңа тизрәк кай-
тырга кирәк.
– Ә син каян беләсең?
– Башка кызлардан ишеттем. Хәтәр шәп кроссовкалар
алып килгәннәр икән, яңа костюмнар да бар, диләр. – Бу
хакта сөйләгәндә сыйныфташымның йөзе балкып китте.
– Әйбә-әт! Миңа да берәр яхшы кием эләксә ярар иде...
– Шуңа да сиңа әйтәм бит. Белеп куй – авызыңны ачып
йөрсәң – бернәрсәсез калырсың. Хәзер үк дәрестән со-
рап кайтырга кирәк. Складка тәрбиячебез белән бара-
быз, беренче булып чиратка басабыз. Шуннан үзеңә та-
манын сайлап аласың.
– Шулай да ул. Тик укытучы җибәрмәс...
– Җибәрергә тиеш. Ничек булса да, алдан өлгерергә
кирәк. Юкса яхшысын сайлап бетсәләр, калыр шунда
я кыскасы, я озыны. Йөре шуннан кеше көлдереп. Теге
тапкыр кроссовка алганда эләкте инде миңа. Ат башы-
дай зуры гына калган иде. Башкасы булмагач, алдым
инде. Азак көлмәгән кеше калмады. Теге көнне физкуль-
тура дәресендә аягымнан төшеп калды. Юк-юк, хватит!
Инде яхшысын, үземә яраганын гына эләктерәчәкмен!
Менә кыңгырау чыңлады. Биология дәресе башланды.
Мин үземнең якын дустым, бер бүлмәдә яшәгән Фәрит
белән утырам. Безнең сыйныфта өч детдом баласы
укый: мин, Әмилә, Фәрит. Укытучы яңа тема аңлатканга
күрә, дәфтәремне алып, барысын да язып бардым.
Тик Әмилә генә һаман үзенә урын тапмый, тегеләй-
болай боргалана. Миңа кәгазь ташлый да, аңа карасаң,
“әйдә, сорыйк та кайтыйк” дигәндәй ымлый. “Юк, сора-
мыйм”, дигәндәй башымны чайкыйм да, язуымны дәвам
итәм.
– Апа, мөмкинме безгә кайтырга? – диде ахырда Әмилә.
– Детдомга медкомиссия килергә тиеш, тәрбиячебез,
дүртенче дәрестән сорап кайтырсыз, дигән иде.
– Юк! Дәрес вакытында нинди медкомиссия ди.
– Алай булгач, язмыйм да, укымыйм да!
– Җитәр, Әмилә. Син бит хәзер бала түгел. Әнә, кара
әле малайларга. Барыгыз да бер йортта яшисез, ә холыкларыгыз
төрле. Менә мин Ильяс белән Фәритне үрнәк
итеп куяр идем. Дәрестә тып-тыныч утыралар. Өйгә
эшне вакытында үтиләр, укытучы белән телләшмиләр.
Ә син кыз башың белән начар кыланасың. Әйдә, бүтән
алай итмә, яме!
– Ой-ой-ой! – Әмилә авызын очлайтып, көлеп җибәрде.
– Алар шулай күренә генә, ә үзләре... Менә Фәрит – йокы
чүлмәге. Ә Ильяс – эт ялкавы. Ичмасам, үзенең киемен
дә юа белми – гелән апасыннан юдыра.
– Үзең син – йокы чүлмәге! – Фәрит тә тынып кала ал-
мады.
– Кешедән көләргә дисәң, Әмиләгә куш инде, – диде
сыйныфтагы кызларның берсе.
Шуны гына көткән Әмилә урыныннан сикереп торды:
– Нәрсә дидең, чүмеч баш? Син нигә кысыласың, ә?
Күптән кирәгеңне алганың юкмы? Минем белән булаш-
канчы, әнә, озын танавыңны кыскартыр идең.
Теге кыз да тынып калмады:
– Мин “икеле” капчыклары белән сөйләшмим, – диде
дә алдына борылды.
– Ах, син, заучка! Хәзер кирәгеңне аласың! – Ачуы таш-
кан Әмилә сыйныфташыбызның чәченә барып ябышты.
– Әлү-ү! Җибәр, дидем!
– Инде белерсең кем белән телләшергә!
Парта авып китте. Утыргычлар ян-якка очты. Олы
яшьтәге укытучы аларны ничек кенә тынычландырыр-
га маташмасын, килеп чыкмады. Кызлар бер-берсенең
чәченә ябышкан да җибәрергә уйламый да. Башкалар
да урыныннан торырга базнат итми. Әмиләнең холкын
алар яхшы белә – азак үзләренә эләгүе бар.
Фәрит белән икебез Әмиләне аерырга булдык. Бәхәс
безнең аркада башланды бит.
– Әмилә, җибәр аны, – дидем, тынычландырырга ты-
рышып.
– Җитәр, синең өчен бездән көләләр бит, – ди Фәрит. –
Болай да гел детдомныкыларны чәйниләр.
Шул арада теге кыз Әмиләнең кулын тешләп алды.
– А-а-а! Кулымны-ы-ы!
– Ә мин сиңа, җибәр, дидем бит! – Кыз да тешләвенең
сәбәбен аңлатмакчы итте.
Кызарып киткән Әмилә янә тегеңә тондырды. Дөп-шап
сугыш башланды. Дәфтәр, ручкалар тирә-якка очты.
Теге кызыкай идәнгә авып китте. Без аларны аерабыз
дип, үзебезгә дә “өлеш” алдык.
Әмилә Фәритнең битен тырнап алды, шуннан мине дә
төртеп җибәрде. Кычкырышулардан сыйныф яңгырап
тора.

(Дәвамы бар.)

Фото: fxquadro; Freepik.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (14)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (14)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас