— Кызыксынмадым, — диде Гөлфия, көлү өянәген көчкә тыеп.
— Зерә-ә! Кешеләр белән кызыксынырга өйрән, Фия гөле. Син райунда ничә гектар җир сөрелә, ничә баш мөгезле эре терлек үрчетелә — гүпчим бихәбәр. Кемнәр кавыша, кемнәр аерылыша, кемнәр мәхәббәт бакчасында алма өзә — бихәбәр. Идән юарга бик тә лаек үле җан син!
— Сәлимә, син минем бүлмәдә адаштың, әйдә, ишеккә хәтле озатам.
— Үзем дә озаермын. Ни әйтмәктә соң әле без? Ә, иртәгә сессия, сине «ашый» Бабай, нәтиҗәсен миннән ишетерсең, сөенче бүләге әзерлә. Әй, кәгазь, кәгазь!
Сәлимә кычкыра-кычкыра коридорга йөгереп чыкты.
— Җәмәгать балалары, кемдә саргайган кәгазьләр, иске гәзитләр ауный? Миңа, миңа, тиз, сручны!
Идән такталары сыгылмалы басма кебек биеде: халык Сәлимәгә кәгазь ташый иде.
— Китапханәдә үзәк матбугатын актарып ярты көнем узды. Нишлиләр безнекеләр? — дип шаккатты сәркәтип хатын. — Теге Бәйрәмбашның бүлмәсендә олау-олау кәгазь, и аңардан тузан болыты күтәрелә.
— Яп, яп ишекне, Мәйсәрә апа. — Гөлфиянең көлә-көлә ирен читләре авырта иде. — Мин әз генә шаярсам да, ул гел фаҗига белән тәмамлана. Кәбестә кортларын агулый дигән идем, Сәлимә егылып китеп кәгазь җыя.
— Әй-й, наданлык бәласе инде. Баш чүлмәгенең дүрт ягы да тишек: уй тормый, җил себерә. Шуның ише җиңел-җилпене артыннан этеп, өскә үрмәләтәләр тагы. Ирләргә акылсыз хатын-кыз белән эш итүе җайлырак. Каенсеңлемне дә синең урынга куймагайлары. Син хет Әмирулла Дәминович белән тәмле телеңне кызганмыйча сөйләшеп чык. Башыңны тилегә салу — иң әйбәте. Күргәнием Сәлимә белән икегезне үлән арасында, диген. Биш ел элек, диген.
— Күрмәдем шул, күрмәдем, Мәйсәрә апа. Бабайга үпкәм күперми минем. Ниязны рәнҗетүләрем өчен Ходай аның кулы белән җәзалады. Мин ул җәзага разый, бик разый.
— Синең ни гаебең, кызым. Күмер Тауда Нияз эчте. Безгә еш сугыла иде, гел кызмача, мәрхүмкәем.
— Минем бер сүзем аны элмәктән коткара иде, Мәйсәрә апа. Бер сүзем!
— Әҗәле бугазына терәлгән кешене йөз сүз дә коткармый, Гөлфия Әнвәровна, кызым.
Ишек артында тыела алмыйча төчкерделәр.
— Кайсысы микроб тарата икән? — дип, Мәйсәрә ишеккә төрткән иде, борынын кулъяулыгы белән томалаган Сәлимә:
— Үл-ләм, әптечи! — дип урталай сыгылды. — Үл-ләм, миндә тузанга аллергия. Өч мыек малаена шылтыратыгыз тизрәк, апкитсен кәгазьләрен. Мин аңладым инде моның хикмәтен. Кәбестә кортлары кәгазь тузаны исеннән дөмегә икән. Әптечи!
— Подвалда тычкан тапаган иске гәзит төргәкләре күп,— диде Мәйсәрә. — Алып менимме?
— Тик, кызлар, сарык түшкәсеннән өлеш көтмәгез, Фәрнәснең терлекләре ябык, карга чукырлык итләре юк, шыр сөяк. Әптечи! Исәнлеккә-саулыкка, димисез, ә! Шылтырат инде, Фия гөле, әй, Гөлфия апасы...
Җиңгәсеннән пожымлаган Сәлимә хатасын төзәтсә дә, соң иде инде. Сәркәтип хатын аны беләгеннән боргычлап тотты:
— Нинди гөл дисең? Кайда үсә ул? Кем утыртты?
— У-у, чеметмә, җиңги. Казан утыртты-ы-ы!
— Кемне, кая утыртты?
— Беләгемне кара яндырма, иртәгә утырышка кыска җиңле, ачык изүле күлмәк тектергәнием. Тинтерәтмәсәнә, җиңги! Казан Гөлфия Әнвәр кызын чүлмәккә... Әптечи! Әй, безнең гәзиткә утыртты. Җибәәр, явыз карчык! Үлдең шушы килмешәкне яклап, әптечи!
— Бичараны алдадык та, кыйнадык та, Мәйсәрә апа, — диде Гөлфия, көлүеннән туктап.
— Улмы бичара? — Сәркәтип хатынның күзләре сагышланды. — Бу зәһәр елан минем бәхетемә чакты. Абыйсы Сәйфихан белән өйләнешкәндә, Сәлимәгә ун яшь иде. Аш пешерсәм, ашыма стаканлап тоз сала, мунча яксам, кайнар суын агыза, самавыр эченә тавык тизәге томыра, бөтен әшәкелеген кеше күзеннән качырып эшли, ә аннан каенанам «уңмаган, ялкау» дип мине битәрли иде. Беркөнне кар базына төштем. Каенсеңел баз капкачын япты да куйды. Өстенә бүкәннәр өйде. Баш түбәсе белән этәм — кузгалмый да капкач, кычкырам — тавыш баздан ары китми! Икенче көнне генә чыгардылар мине. Туры бүлнискә озатасы урынга өй юдырттылар. Авырып егылдым, бөтен тәнемне чуан басты. «Якын бармагыз, чире йогышлы» дип, каенанам су да бирдермәде. Көчкә терелдем, тик балага узарлык сәламәтлек юк иде инде. Сәйфиханны әнкәсе көн-төн: «Аер, аер, ул кысыр», — дип талады. Ирем дә, суктырып-суктырып: «Без кайчан ишәябез?» — дип сорый иде. Кызмача вакытта: «Мине баласыз калдырасың, орлыксыз чәчәк», — дип рәнҗетте. Без аерылыштык. Авыл кырыенда елга ага, кыш ул сәлә генә туңа, астан кайнар чишмә тибә, диләр, шуңадыр инде. Сәйфиханнан аерылуыма дүрт ел иде, әз-мәз каләм тибрәткәч, үзәккә күчеп, гәзиттә эшләп йөргән чак иде. Яр буйлап әниләргә кайтып барам. Берәү елгадан «Коткарыгыз!» дип кычкыра. Суда хәйран тыпырчынган бугай, тавышы карлыккан. Сумкаларымны ташладым да суга сикердем. Җан иясе төпкә чумган иде, чәч үрмәсеннән сөйрәп чыгардым. Сәлимә! Минем каенсеңел! Миңа аны яңадан суга чумырып алырга иде, шундук тончыга иде. Кер чайкаганда аягы тайган икән моның. Әйдә, яшә, дидем, ярга бәрдем. Мин сине, теләсәм, коры һавада да тончыктырам, дидем. Шуннан бирле койрыгын кысты, елан. Абыйсы ун өйләнде, ун аерды, ахырдан эчеп үлде. Кеше баласының күз яшьләре туфракка сеңми, бигрәк елатты бит Сәйфихан. Мәнсез нәсел инде. Сәлимәсенә утыз яшь, күңелендә әшәкелек тә явызлык кына. Элеккеге мөхәррир итәк колы иде. Сәлимә белән чуалдылар да абзагыз моны хатлар бүлегенә тыкты. Мәхәббәт уты көйрәтеп кенә эшләрен җайлый минем каенсеңел. Әнкәй мәрхүм: «Кемдер фәрман, кемдер дәрман белән», — дияр иде. Җыен әләм-әтрәк дөньяны бозыклыкка табан борды, кызым.
— Икенче ирең Нәҗип белән бәхетле идеңме соң, Мәйсәрә апа?
— Матур яшәдек болай. Тик яратышмадык. Миннән иде корылык. Сәйфихан сагындыра иде. Нәҗип чирләшкә ир иде, мин аны нык тәрбияләдем, өч ел кашыктан гына ашаттым. Үлгәндә, «бәхил» диде. Сүз йомгагын кая таба тәгәрәткәнне сизәсеңдер, кызым. «Нияз» дип бәгыреңне көйдермә, ул егет белән кушылып яшәсәң, тере мәеткә әйләнер идең. Сөю — бер газап, сөймәү — ун газап.
— Мәхәббәт турында уйларга вакыт тимәде, Мәйсәрә апа.
— Сәгате сукса, вакыты тияр, кызым. Әнә безнең кыекка бер күгәрчен егете оялаган, гөрли дә гөрли. Ник кызарасың, кызым? Ошаса, тилмертмә, диюем.
— И шаян да хатын инде син, Мәйсәрә апа.
Борынын каплаган Сәлимә тагын әйләнеп керде.
— Мин эштә ялт-йолт бит, сенсацион хәбәрем әзер дә инде, — диде ул, Гөлфиянең өстәленә бер бит кәгазь ташлап.
— Җә, җә, укы! Җөмләләрне ничек ваттың-сындырдың икән? — дип, Мәйсәрә язманы Сәлимәгә табан шудырды.
— Кһым... Яңалык өр-яңа хәбәрчедән.
— Хәбәрчесе яңамы, яңалыгымы?
— Бутама, җиңги. Дәвам итәм. Чирлибез кырларны агулаган химик матдәле бодай, арпа, борчак, кишер, суган, кыяр ашаудан, ә шкаф тартмаларында нинди байлык, табигый агу — кыягаз ята, тагы да агулырак ул, саргайса, тузанланса. Вак-вак ертыгыз да сибегез кәбестә бакчагызга, кортлар төчкерүдән тәгәрәп үләчәк. Кыягазга мохтаҗлар гәзиткә — Сәлимә Басыйрова бүлмәсенә мөрәҗәгать итсен. Сату бәясе — ирекле. Шәпме? Әптечи!
— Елга суын күбрәк чөмергәнсең, ахры, каенсеңел. Миең сыегайган, — диде сәркәтип хатын.— Сине юри ирештерәләр, юри! Гаҗәп инде, кеше аңгыра икән — явыз, явыз икән, аңгыра булмый, ә синдә бу сыйфатларның икесе дә бар.
— Минем байлыгымнан көнләшәсең, име, җиңги? Бездә ниләр генә юк шул.
— Әйе, синдәге байлык хисапсыз: син надан, мактанчык, ялагай, гайбәтче. Әйдә, ана каз кебек кагынма, мамыгың оча, чык, мин синең нинди кәмит корбаны икәнеңне һәйбәтләп аңлатам. Иту бөтен миргә рисвай ителәсең. Мәрхүм абыеңның хакын хаклап, бел!
Гөлфиягә дә, шаяруларны онытып, алдагы очрашулар турында уйларга кирәк иде. Кассетаны чүплеккә бәрә, имеш. Ә Дускайны ничек ышандыра? Яттан сөйлиме? Кыз табылдыкны карама агачына сөялеп бер генә тапкыр тыңлады һәм шул җитте: Калын иреннең ясалма тавышы ми күзәнәкләренә үк сеңде. Нигә адәмнең әшәкелеге күлләвек кебек җыела, нигә туфрактан саркымый икән? Ул әнә аякка уралып абындыра-сөрлектерә... Ә изгелек мизгел эчендә парга әйләнә. Юк, бу очрашуны катлауландырырга ярамый: барды, күрде, тасманы тапшырды һәм саубуллашты... Шуның белән, шәт, гомер агачыннан үткәннәрнең бер саргайган яфрагы өзелеп, җир куенына сыеныр... Хатирәләрдә бүтән чокынмаска! Кайчакта адәм баласы сүтелгән җепне эләктерәм дип тотына да тишкәли-тишкәли зур ертык ясый.
Күр син, Әюпов китте дә батты. Бәлки, кәләшен утыртып авылына элдергәндер? Абау, нәрсә бу?! Күңел аның өйләнүен теләми. Җанда көнләшү кебек ят хис яралып маташа...
— Рамил! — Кыз ачык тәрәзәдән генә машина юган шофер егеткә эндәште. — Энем, кер әле.
Көнләшә, көнләшә... Әй, юк ла инде!
— Гөлфия апа, мин монда! «Арба» төзек, аны үз хисабыңнан яматтыра-яматтыра бөлгенлеккә төшмәссең микән, Гөлфия апа?
— Әюпов абыеңны күрдеңме, Рамил?
— Машинасына ниндидер тартмалар куйды да очты ул, Гөлфия апа. Куып тотаргамы? Безнеке дә хәзер канатланды.
— Ачкычларны калдыр да кайт, Рамил.
— Э-э-э, син Салабаш урманынамы, Гөлфия апа? Мине дә бабайның хатынының әнисе аптырата. Мәтрүшкә җыярга аппар, кияү, ди. Юл буеннан гына өзгән идем, юк, ди, сарысы түгел, шәмәхәсе кирәк, ди. Язу карасына манырга гына да бит миңа, башсыз!
Гөлфиягә юлдашлар ияртергә ярамый иде. Сыңар күз кабат ярты сукмактан борачак...
— Берсекөнгә «арба» синең карамакта, энем. Туйганчы йөртерсең әбиеңне Салабаш хозурында.
— Бер капчык алтын күмгәннәр, дисәләр дә, анда аяк басасым юк, Гөлфия апа. Безнең әти заманында аланда умарта асрады. Ул бытылдаганнарны тыңласаң, бала йоннарың кабара. Берсендә, ди, кичкырын, кояш биек нарат башыннан туп сыман аска тәгәрәгәч, ди, ятып йокладым, ди. Төнлә текерт-текерт иткән тояк тавышына уяндым, ди. Чыксам, умарталыкка унлап сарык килеп керде, һәммәсенең дә йоны аксыл-зәңгәр, ай яктысында җем-җем итәләр, ди. Бер-берсенең койрыгына терәлеп үк чабалар, ди. Авылныкылар адашкандыр, бүре-фәлән бугазламасын дип, боларны ат абзарына яптым, ди. Ишекне терәү белән терәттем, ди. Иртән, авыл юлына табан куармын дип, абзарны ачсам, ди...
Рамил калтыраган кулларын йозаклады.
— Шуннан, тел бистәсе?
— Әти алдалый димә, Гөлфия апа. Бик дөрес кеше ул безнең, кушаматы да Хак Габделхак аның. Ээ-э, абзарны ачсам — сарыклар үтүт, ди. Качканнар дисәң — ишек терәүле, тишек дисәң — алар сыярлык тишек юк, ди. Мулла абзый: «Җеннәрне япкансың син, Габделхак», — дигән, э-э-э, Гөлфия апа. Икенче бер очракны да сөйләде әти.
— Син клубтан кызлар озатмадыңмыни, Рамил?
— Э-э, озата идем, аннары үзләре мине киредән озата иде. Бүгенге хатын баскычка ук бастырып китә иде әле. Икенчесендә, ди, әти...
— Үзең сөйлисең, үзең куркасың, энем.
— Монысы кыска, Гөлфия апа. Э-э-э, җигүле ат белән Салабашка менеп барам, ди әти. Каршыма биләсипиткә атланган ике ир җилдерә, ди. Көн кызу, комда тавык йомыркасы пешәрлек, ди, боларның башында бүрек, ди. Әй зыр-зыр әйләнә, ди, тәгәрмәчләре җилдән дә хәтәр, ди, йөрүләре. Тәртәгә бәрелмәсеннәр дип, дилбегәне кырыйгарак тарткан идем, җир йоттымыни, ирләр юкка чыкты, ди. Вәт җеннәр алдады, ди әти. Йөрмә ул Салабашта, Гөлфия апа. Нияз абый дип инде, э-э-э, үлмиләр инде.
— «Ике аяклы шайтаннар»дан сакланыйк без, энем. Алар куркыныч хәзер.
— Әлсә, мин китим, Гөлфия апа. Безнекеләр чатыр чабып туйга әзерләнә. Бабайның хатынының әнкәсе кияүгә чыга, туксан яшьлек егеткә димләттергән иде. Ялгызыма күңелсез, ди. Кияү мунчасына каен утыны ягыгыз, пар чыжламаган газ мунчасында юынмыйм, ди әби-кәләш. Өй артындагы урыс каенын кисәм, барыбер каргалар баш түбәсенә сыек-сыек «сәламнәр» тамызып җәфалый.
И тормыш, тормыш... Уң канатында еласалар, сул канатында көләләр. Сөенеч белән көенеч берберсе белән ярыша. Әмма сөенечнең адымнары кыска, ул килеп җиткәндә, көенеч аягын бөкләп түрдә утыра. Аны тиз генә куып та төшерә алмыйсың. Озакка сузылды-ы... Нияз хәсрәте. Әй-әй-әй! Кешеләр кебек көлеп-шаярып кына яшәп булмады, көенечтән көйгән бәгырь күмерләнеп бетте. Вакыт Гөлфияне дәваламады, вакыт әллә туктады, әллә кызны читләтеп үтте. Әллә ул үзе бу сызлануларыннан арынырга ашыкмый, мәңге вөҗдан газабы кичереп яшәргә уйлыймы?
Арынам, дигән иде бит инде, соңгы тапкыр Салабаш урманы белән саубуллашкан иде, ә тәкъдир «ашыкма» диде һәм менә сиңа, янә үткәннәр белән бер чылбырга бәйләде. Елан-сукмак, һай, елан-сукмак! Ник аяк астында бөгәрләнеп яттың икән син?! Җанга, караңгылык пәрдәсен тишеп, нәни генә яктылык сирпелгәндә, синең урман башында ук кырт итеп киселүең хәерлерәк иде ләбаса. Үткәннәрендә генә торып калалмый кыз, юк, калалмый. Аңа яшәргә кирәк. Тормыш — озын-озын сәфәр, ә адәм баласы — юлчы, үлем генә чакрымнарны кыскарта, үлем генә алга барырга чик куя. Димәк, Аллаһы бүлеп биргән елларга сөенеп яшәргә дә яшәргә әле. «Гашыйк... Тагын гашыйк... Тагын-тагын гашыйк...» Акыл: «Әйтмә, Әюпов, әйтмә!» — дисә дә, йөрәк: «Кабатла», — ди, чөнки ул кайгыдан кысылып-бөрешеп арыган, бәлки, аның сөенечтән шашып тибәсе киләдер. Чү, йөрәк чынлап та сорый, үтенә, ялвара: «И хатын-кыз, мәхәббәт давылында бөтерелеп бер ярат инде син!»
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру