Чәчмә әсәр
19 Августа 2024, 04:29

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (13)

– Тәк, иптәшләр, боларны нишләтәбез? – Директорның соравы каты яңгырады.– Спецколониягә җибәрик. Акылга утырырлар, ичмасам.– Юк, әйдә ай буена детдомда идән юсыннар!..

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (13)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (13)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (13)

(Дәвамы.)

– Ильяс, син кармагыңны ташлаганда селәүгә төкереп
теләк әйттеңме?
– Анысы тагы нәрсәгә?
– Йоласы шулай. Әгәр алай итмәсәң, балыклар җимне
урап үтәчәк. Я бер дә капмый. Чыгар кармакны!
Фәрит яңа селәү эләктерде лә, эчтән генә нәрсәдер
такмаклап алды. Шуннан янә ташлады.
– Бер сорау бирсәм буламы? – дидем Фәриткә.
– Әйдә.
– Ә сине әтиең балыкка ияртә идеме?
Фәритнең йөзе үзгәреп китте. Бер сүз дә әйтми утыра
бирде. Шуннан сүз башлады:
– Кая! Аның минем белән уйнаганы да булмады. Көне
буена дуслары белән әллә кайда йөреп тик ятты. Шун-
нан кичен исереп кайта да, сугышырга тотына. Хәтта
кыш көне дип тормый безне урамга куып чыгара иде.
Бер тапкыр шулай соң кайтты да, аш таптырырга тотын-
ды. “Утын юк бит, ничек пешерим соң?” – ди әнкәем. Бу
сүзләрне ишеткәч, әткәй тәмам котырынды. Җаны көеп
тышка атылып чыкты да, каяндыр юан гына агач тотып
керде. “Утын юк дип сылтанасыңмы, кәнтәй? Мә, сиңа
утын!” – дип, әнкәйне тукмарга тотынды. Без әнкәебезне
яклап карадык та ул, әткәй үзебезгә сукты. Суык дип
тә уйлап бирмәде, әнкәйне җылы киемсез куып чы-
гарды. “Мин сезгә яхшы әнкәй алып кайтам”, – ди үзе.
Таң җитәрәк кенә хырылдап йоклап китте. Без сеңлем
белән ишекне ачтык. Әнкәй чоланда калтырап утыра
иде. Шуннан соң ул еш авырды. Төннәрен туктаусыз
ютәлли. Хәтта тын ала алмый башлады. Берничә айдан
соң әнкәебез... үлде. – Гаилә фаҗигасен бәйнә-бәйнә
сөйләп утырган дустым, учлары белән битен каплап,
елап җибәрде. Иреннәре дә туктаусыз калтырый. Фәрит
елагач, миңа да кыен булып китте.
– Тынычлан инде, Фәрит. Мин сине аңлыйм. Балыклар-
ны куркытып җибәрмик, – дидем, дустымны юатып. – Ә
сеңлең әле кайда? Сез бертуганмы?
Фәрит күз яшьләрен туктата алмый, сыктый-сыктый,
өзгәләнүле тавыш белән сөйләвен дәвам итте.
– Әйе, бертуган сеңлем бар иде. Тик аның кемдә
икәнен үзем дә белмим. Әткәем Назгөлне чегәннәргә
сатып җибәргән. Моны миңа үзе исерек чакта әйтте.
– Китче! Уенчыклар гына сатыла бит! – Гаҗәпләнүемне
яшерә алмадым.
– Авылда чегәннәр әйбер сатып йөргән. Әткәем
сеңлемне ияртеп тышка чыккан булган. Шуннан тегеләр
балаңны сат дигәннәр. Ә әткәем Назгөлне саткан да
җибәргән. – Фәрит янә кычкырып еларга тотынды.
Шулчак кармакның җебе нык итеп тартылды. Күрәсең,
ару гына балык эләккән.
– Фәрит, каба бит, каба! Тарт тизрәк! – Көтелмәгән куа-
нычтан урынымнан сикереп тордым. Сыйныфташым да
елавын онытты. Кармакны тартып җибәргән иде-е-е –
зур балык килеп чыкмасынмы?!
– О-о-о, булды болай булгач!
– Чуртан ашыйбыз бүген, Ильяс!
Әле генә күңелсезләнеп, елап утыра идек, хәзер
бездән дә ныграк шатланган кеше юктыр. Шулай булмый
ни! Балыкның да ниндиен эләктердек бит! Вәт, тамак ту-
ячак, ичмасам... Ә балык ярдан сикеренгәли, һич тә генә
кулга бирелергә уйламый.
Куанычыбыздан көлешеп, сикеренгәләгән арада агач
күпер янына зур гына кара машина килеп туктады. Ан-
нан матур, кап-кара костюм кигән бер абый чыкты. Гал-
стугын да таккан, мөган, зур кешедер. Иделкәй менә-
менә агызырга тиеш иске агач күперне озак карап торды
да, безгә таба атлады.
– Сәлам, малайлар!
– Саумысыз! – дидек бертавыштан.
– Ничәнче сыйныфта укыйсыз?
– Алтыда.
– Ташкын мәлендә елгага якын барырга ярамый дип
укытучыларыгыз әйтмәдеме?
– Әйттеләр дә ул, – дидем мин. – Тик балык ашыйсы
килә бит.
– Бәй, ә нигә әти-әниегез сатып алмый? – Кара костюмлы
абый сораулар бирүен дәвам итте.
– Без – детдомнан, – дип, сүзгә Фәрит тә кушылып
китте. – Менә нинди балык тоттык! Телисезме, сезне дә
сыйлыйбыз! Чуртан барыбызга да җитәчәк...
– Димәк, детдомныкы, дисез. Әйдәгез, алай булгач,
машинага утырыгыз. Йортыгызга тиклем алып барып
куям. Ташкын вакытында елга буенда йөрү хәвефле.
Машинаның арткы ишекләрен яшь кенә водитель
ачып бирде. Без утырдык. Машина җиңел генә урынын-
нан кузгалды. Теге костюмлы абый безгә берәр кәнфит
тоттырды. Шуннан исемебезне сорады. Үзе блокнотка
барысын да язып барды. “Һә” дигәнче детдомга да килеп
җиттек. Хушлашканда теге абый, бик җитди генә карады
да:
– Башкача алай итеп йөрмәгез, – дип, бармагы
белән кисәтеп куйды. – Директорыгызга миннән сәлам
җиткерегез.
– Кәнфитегез өчен рәхмәт, абый!
– Ярар, сау булыгыз, балыкчылар, – диде дә кузгалып
китте. Без Фәрит белән кул болгап торып калдык.
Теге балык харап тәмле булып чыкты. Ашханәдән май
сорап алдык та, төркемебезнең аш бүлмәсендә куыр-
дык. Һәркемгә өлеш чыкты. Хәкимә апаны да сыйларга
онытмадык. Йокларга ятканда да, күптән тансык ризык-
ны авыз итә алуыбызга шатланып бетә алмадык.
Тик бер сорау гына тынгылык бирми иде. Теге кара ма-
шинадагы абый кем булды икән?
* * *
Өченче дәрес вакытында сыйныфка мәктәп завучы ки-
леп керде. Күзлеген төзәтә биреп, парталар буйлап күз
йөгертеп алды ла укытучыга карап:
– Гафу итегез, Ильяс белән Фәрит кирәк иде. Сроч-
но детдом директоры чакырта, – диде. Бу сүзләрне
ишеткәч, йөрәк жу итеп калды. Тагын нинди эш боздык
икән, дигән уй телеп үтте.
– Тизрәк булыгыз, малайлар! Сезне директорыгыз
түземсезләнеп көтә. – Дәресне өзгәне өчен завуч, укы-
тучы алдында уңайсызланып: – Гафу итегез инде, дет-
дом директорына әйтеп карадым, дәрес беткәч кайта-
рырбыз дип. Юк, һич тә түзми. Өтеп алып бара!
Бер яктан дәрестән иртә кайтуыбызга эчтән шатлан-
сак, детдомда нәрсә көтәчәге шомны арттырды гына.
Әллә берәрсе нәрсәдер дип әләкләште микән? Алай
дисәң, тәртип бозганыбыз булмады. Мәктәптә яхшы
укыйбыз. Ярар, нәрсә булса булсын дип, кул селтәдек
тә, йортыбызга киттек.
Детдомның ишеген ачып кергәч тә, вахтада утырган
сакчы, туп-туры директор кабинетына барыгыз, диде.
Шушы Мәүлидә Нургалиевнаның кабинетына җитә
башласам, нигәдер, аякларым җеби дә төшә. Бу юлы
да шулай булды. Балалар йортында Фәриткә караганда
күбрәк яшим. Шуңа да ишекне үзем шакып ачтым:
– Саумысыз, керергә буламы?
– Ә-ә-ә, бәрәннәр, килдегезме! Тизрәк үтегез
юньсезләр! – Директорыбызның йөзенә караганда
кәефе начар икәнлеге ачык чагыла иде. Шуңадыр да, ке-
реп тә өлгермәдек, чәчрәп безне тирги башлады. – Менә
бүген коллектив белән җыелып, сезне генә көтеп утыра-
быз. Башка эшебез юк, шуңа дип уйлыйсызмы?
– Әйе, без бит уйнаудан, туйганчы әзер ризыкны
ашаудан, йоклаудан башкасын белмибез бит, – диде,
көлемсерәп, тәрбиячеләрнең берсе. – Сез, балалар, эш-
лисез, ә без – уйныйбыз. Шулаймы, Ильяс, Фәрит?
Нәрсә булган? Безгә ашардай булып карыйлар?
Җитмәсә, һәр төркемнең тәрбиячесе монда килгән. То-
таш коллективның директор кабинетында утыруы юкка
түгелдер.
– Тәк, кичә кайда булдыгыз? – дип төпченде Мәүлидә
Нургалиевна.
– Балыкка бардык, – дидем.
– Һай, һай. Бигрәк кыю сөйләшәсең түгелме, маңка!
Тәрбиячедән сорамый-нитми ташкын мәлендә балык-
ка барганнар, җитмәсә, геройлык күрсәткәндәй авыз
ачып тора. – Директорның ачуы көчәя бирде. – Нәрсә, ач
йөрисезме әллә?
– Балык ашыйсы килгән иде. – Моңарчы шым торган
Фәритнең җавабы иде бу.
Шушы сүзләр өнсез утырган тәрбиячеләргә җитә кал-
ды.
– Кит, боларга күпме ашатсаң да җитмәс!
– Әйтмә дә, безнең балалар күрмәгән ризыкны тыгы-
налар бит!
– Бүре баласын күпме ашатма, урманга карый, дип
юкка әйтмәгәннәр икән.
– Куй инде, куй. Шушы җыен алкашларның балаларын
кеше итәм дип гомер үтте инде.
Безгә кырын карап утырган директор да сүзгә кушыл-
ды:
– Шуннан, кемне күрдегез анда?
– Бер абыйны. Ул кара костюм кигән иде. Азак безне
машина белән алып килде.
– Әйе, берешәр кәнфит тә бирде, – диде Фәрит.
– Беләсезме сез кем? Убырлар! Бугыгызны ашардай
булып йөрисез шунда, мәңге туймастай. Корсагыгыз
ярылгырылар! Ә сез ул абыйның кем икәнен беләсезме?
– диде, төкереген чәчә-чәчә, Мәүлидә апа.
Юк, дигәндәй баш селкеттек.
– Алдашмагыз. Сез барысын да беләсез. Минем исе-
мемне сатар өчен шулай эшләгәнсез. Я булмаса, дирек-
торыбыз шулай да болай дип янына үзегез баргансыз-
дыр әле. – Мәүлидә Нургалиевна миңа ачулы карады.
– Кәкре аяк, кил әле монда. Менә шушы китаптагы фото-
га кара әле. Аның астында нәрсә дип язылган? Әйдә,
кычкырып укы!
Бәй, карточкада безне алып килгән кичәге абый ласа!
Әйе, әйе! Мин ялгышмыйм. Галстугы да шул ук. Фото-
сын да зурайтып китапка басканнар икән. Шуннан астагы
язуга текәлдем:
– Районның хакимият башлыгы, – дип кычкырып укы-
ган идем, тәнем эсселе-суыклы булып китте.
Моны ишеткәч, Фәрит тә аптырый төште. Димәк, теге
кәнфит белән сыйлаган костюмлы абый зур кеше булып
чыккан! Ә без аны каян белик?
Директор өстәл тартмасыннан гәзит чыгарды да, аны
барысына да күрсәтеп, кулында селкеп алды:
– Менә, корып киткереләр, безнең исемне ничек са-
талар! Карагыз әле! Район гәзитендә балалар йор-
ты тәрбияләнүчеләренә карау юк, ташкын вакытында
Иделгә йөриләр, дип язылган. Иртәнчәк глава үзе шал-
тыратты. Ильяс белән Фәрит исемле малайларыгыз
бигрәк үткер икән, ди. Вакланып та тормыйлар, Иделдә
ташкында чуртан гына тоталар, дигән була. Мин аптырап
киттем. Әллә шаяртуымы икән дип уйладым. – Мәүлидә
апа теге гәзитне шакылдатып өстәлгә бәрде. – Нәрсә,
хәзер тәртип булсын өчен һәр авылның елга буен йөреп
чыгыйммы, дип кадалды башлык. Шелтә бирсеннәр өчен
мәгариф идарәлегенә дә җиткерәм, диде. Уф, бу кадәр
дә игелекне белмәгән балалар булыр икән дөньяда!
Адәм мәсхәрәсе бит, тик торганда шушы ике туймас
тамак өчен исемең чыксын әле! Бу хакта радиодан да
сөйләгәннәр, ди. Авыртмас башка тимер таяк булдыгыз
инде, кабахәтләр!
Их, балык тотуның болай бетәрен кем уйлаган! Теге
абый да моның өчен директорыбызны әрләр дип кем
белгән? Ә абый үзе ипле генә күренә, безнең белән дә
тыныч кына, елмая биреп сөйләшкән иде.
– Тәк, иптәшләр, боларны нишләтәбез? – Директорның
соравы каты яңгырады.
– Спецколониягә җибәрик. Акылга утырырлар, ичма-
сам.
– Юк, әйдә ай буена детдомда идән юсыннар!
– Яңа кием бирмик. Йөрсеннәр искесендә.
– Әйе, шашып китмәсеннәр әле. Яхшы әйбер киеп
үскәндәй кыланмасыннар.
– Яшелчә-җимешләрен бүтәннәргә бирергә кирәк.
– Әйтмә дә, туйган эт хуҗасын тешли, диюләре шушы-
дыр.
– Даянга әйтик. Бераз тузаннарын кагып алсын...
Тагын да әллә күпме тәкъдимнәр яңгырады.
Ишеткәннәрдән кызарып-бүртенеп беттек. Теге вакыт
табада кызарып пешкән чуртан кебек иде битебез.
– Дөрес әйтәсез, иптәшләр. Барысын да җәза итеп
бирсәк тә, әз булыр, – диде өстәл артыннан чыгып
Мәүлидә Нургалиевна. – Менә хәзер җәйгегә яңа
киемнәр бирәчәкбез. Әйдә, бу йолкышлар йөрсен
искесендә. Алар безнең исемне чыгарам дип ашкынган-
да, нигә бирәннәрне жәлләргә ди! Ашатканына, кешечә
йоклый алганнарына шөкер кылсыннар әле. Хөкүмәткә
акча явы булып торалар. Ә үзләреннән бер тиенлек тә
файда юк. Даянга әйтергә кирәк дигән фикер дә дөрес.
Әйдә, иманнарын укытып алсын. Юкса, баудан ычкынган
эт кебек котыралар. – Шуннан безгә үгездәй сөзә язып
карады да: – Ә хәзер – марш мәктәпкә! – дип кычкырып
җибәрде.
Без кабинеттан чыгып барганда янә каты тавыш белән
өстәп куйды:
– Җәйгә футболка, носки дип авызыгызны да ачмагыз!

(Дәвамы бар.)

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (13)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (13)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас