4
Ишетте... Җанга укмашкан мәңгелек боз кантарының чите әз генә кителде. Яратуның тәмен дә татымыйча туңып үлгән мәхәббәт... Ник алай икән: син яратсаң — битарафлык, сине яратсалар да — битарафлык... Ник алай? Ике учак берьюлы сирәк кабына...
Ишекне тутырып ачып Сәлимә керде.
— Бабайны тәхетеннән өрдерәләр дип гайбәт саталар, име? Синең колакка чалындымы ул пүчтәк хәбәрләр? Хәер, каян чалынсын, син районда өч кенә ноктада буталасың — эш, Мәйсәрә йорты, урман. Шатланма гайбәтләргә, Бабай кәнәфиенә нык береккән. Ә синең сәгатьләрең санаулы. Өч көннән сессия, синең артыңа тибәчәкләр.
— Ярар, Сәлимә, сүз боткасы пешермә, чык, — диде Гөлфия.
— Боткага сары май тамызам да чыгам, Фия гөле. Бәкерле рәисен яклыйсың икән, ә? Әхлаксыз Әюповны өстәп-өстәп хурларга кирәк. Ыстырам, ул бүген җирле үзидарәдә кәләше белән язылышырга тиеш икән дә, язылышмаган. Кәләшенә «өйләнмим» дигән, ди. Авыл гөж итә, ди. Бабай аны дөнья бетереп эзләттерә. Авылдан тайган, ди, «кәбестә корты». Ә кыз-кәләш белән атасы хакимияттә утыра. Көтегез, көт, дидем, рас «өйләнәм» дип вәгъдә биргән икән, үтәсен вәгъдәсен, дидем.
Бу хәл Гөлфиянең башына сыймый иде.
— Сез нишләп кешенең шәхси эшенә тыкшынасыз, Сәлимәләр, Кәлимәләр?! Үз тормышыгызның ертыкларын ямагыз әнә.
— Менә-менә, син һаман затсыз Әюповны яклыйсың, Фия гөле. Киттем, син тозсыз белән сүз көрәштереп ябыгасым юк!
Кыз Бәкерлегә шылтыратты.
— Алло, мин кем белән сөйләшәм икән?
— Мин бу, Гөлфия, мин — Җәүдәт. — Җәүдәт...— Гөлфия сүз табалмыйча аптырап торды. И Аллам, ул да гайбәт куып Сәлимәләр түбәнлегенә тәгәри бугай. — Син авылдамыни?
— Әйе, конторда мин. Кырларны карап әйләндем дә утырам хәзер уйлап.
— Эшеңнән бүлдем, ахры.
— Һи, нинди эш! Мин бит сине уйлыйм, Гөлфия. Мин яратам...
— Тилермә, — диде Гөлфия, йөрәксенеп. Аңа ялгамас борын ук җепне шартлатып өзәргә кирәк иде. — Мин ярата белмим, җегет, белмим!
Телефонны куйгач та кыз канат очын утта көйдергән күбәләк сыман пыр-пыр итте. Ярата белми, белми, белми! Бәйләнмәгез, зинһар! Хиссез ул, салкын ул, җансыз ул!
Гөлфиянең җавапсыз мәхәббәтеннән газапланган Нияз юкка гына: «Сәясәт турында язма, акылсыз кыз, ул бит сугыш кыры, ә үлем белән янәшә ярату хисе яшәми», — дип тиргәмәгәндер.
Халыкны җыелышка чакырды ул, ләкин ни «баш», ни бүлекләр иҗат турында бәхәс куертырлык хәлдә түгел, һәммәсе дә, бүген-иртәгә хакимне алмаштыралар икән, дип шаулаша, ә Гөлфия күңеленнән генә һаман кызып-кызып Әюповка үзенең чүл кебек коры икәнен исбатлый иде. Хәтта урмандагы вакыйгалар да төссезләнде. Әй, Сыңар күзнең хуҗасы белән очрашканнан соң ни-нәрсә үзгәрер икән? Әманәт дигәнең — гап-гади бер әләк ләбаса. Ә Нияз өчен ул — намус эше.
Халык шаулады-гөрләде дә бүлмәләренә таралды. Адәм баласының тыныч кына яшисе килми, ул, бертөрлелектән туеп, үзгәрешләр көтә. Гөлфия, өстәл тартмаларын актарып, кәгазьләрен җыештырды. Моннан куылган очракта казынып ятмас. Беркатлы адәм баласына үзгәрешләрнең дә могҗиза кушып изгәне кирәк. Әмма еш кына могҗиза тумый. Чөнки үзгәртми торган «үзгәрешләр» иле бу. Яшь чагында Гөлфия дә беркатлы кыз бала иде. Әнә шул сыйфаты аны упкынга илтте бугай. «Сәясәтчеләр клубы»нда ул калын иренле Эдуард Арсланов белән танышты. Эдуард чыгыш ясамый, фикер алышуларда катнашмый, бер почмакта мыштым гына тыңлап утыра иде.
— Ай-яй, сай сөрәләр, — диде ул беркөнне, ризасызлык белдереп.
— Ә Сез тирән сөреп күрсәтегез, — диде Гөлфия, диктофонын көйләп.— Әйдәгез, яздырам.
— Һы, яздырып нишләтәсез?
— Ташка бастырабыз.
Эдуардның чигәсенә борчак-борчак тир бәрде. Бу тәкъдимнән каушады ул, кулъяулык белән чигәләрен сөрткәч, галстугын ычкындырды. Аннары калын иренле авызын яфрак калынлыгы хәтле генә ачып пышылдады:
— Сез кыю гәҗитме? Минем дуста «шартлаткыч» бар; күп кенә агай-энене дер селкетәчәк ул. Менә дусның кесә телефоны номеры...
— Кем ул? Исеме, фамилиясе?
— Тс-с, шыпырт... Аның белән очрашу билгеләве ансат түгел. Сез — абруйлы язучы, ул Сезгә каршы килмәс. Әлегә исемсез дип атыйк без аны. «Әфәнде» дип кенә эндәшерсез. Тик бер үтенеч...— Калын ирен, сулышы белән колак яфрагын кытыклап: — Мин телефон бирмәдем, мин язма турында әйтмәдем, кыскасы, без сезнең белән бер-беребезне күрмәдек, — диде.
«Шартлаткыч» иясе белән төнге клубта очрашкач, Гөлфиянең күзләре маңгаена менә язды.
— Сез?!
— Әйе, мин,— диде кунак.— Әйдә, күрше өстәлдәгеләр безгә чекерәймәсен өчен, күптәнге дуслар кебек үзебезне иркен тотыйк. Нәрсә эчәсең, Гөлфия Хан? Шәраб? Коньяк?
— Җимешле чәй, Ха...
— Исемне атамагыз, мин — Дускай, — дип кисәтте ул.— Дөресен генә әйткәндә, мин гәзит кешеләрен сөймим. Алардан ераграк йөрим. Сезнең агай-эне ярым сатлык, ярым кол.
Кыз, тавышын кысып:
— Мин дә ялагайланмыйм, Дускай, — диде.— Корсак хакына яшәгән түрәләрдән чирканам. Халык, халык, дисез, ә үзегез халык өчен бармак та селкетмисез. Бөтен максатыгыз — мал туплау, чит илләрдә типтерү сезнең. Югыйсә теге дөньяга берегез дә йортын да, машиналарын да, алтыннары белән сөяркәләрен дә төяп китә алмый.
— Син кыю да, усал да икән, Гөлфия Хан. Килмәсәгез, иртәгә җир тетри, дип чакырган идең, йә, вулканның тишеген кайсы бармак белән томаларга кушасың?
— Йа Ходай. — Гөлфия башына ябышты.— Мин бит чакырган кешемне Сез дип уема да китермәгән идем. Вакытны үтердем. Сез майда чыкылдаган түрә ләбаса!
— Син безне артык каты дөмбәслисең, Гөлфия Хан. Бераз мәрхәмәтеңә кил. Менә сиңа гади генә мисал. Син азган-тузган өйгә кердең ди. Кая карама — пычрак, ди. Әмма әйбәтләбрәк тикшерсәң, шунда ару әйберләр дә күренә. Кәнәфидәгеләрне «карак, угры, ришвәтче» дип сүккәндә, син шушы мисалны исеңә төшер, яме! Арада төрлесе очрый.
— Ул «төрлесе» нишләп көрәш мәйданында түгел икән соң, Дускай?
— Казанда пешкән сөтле боткадан бер бөртек тары сикереп чыгалмый, Гөлфия Хан.
— Әгәр сикерсә?
— Сикерсәме? Озаталар. Җир асты патшалыгына. Безнең төнге күрешү тәмам, синең кебек талантлы каләм халкы белән танышу мине дулкынландырды, Гөлфия Хан.
— Нишләп «Ник чакырдың?» дип сорамыйсыз?
— Аңлашылды инде. Мин чит илләр белән икътисади элемтәләр буенча җаваплы иптәш. Кайбер утрауларда җир тетрәсә, безнең үзара мөнәсәбәтләр ничек көйләнер? Син шул хакта гәпләшмәкче идең. Вулкан борынласын әле, сөйләшербез.
«Мине шыр тилегә саный. Түрәләрнең мин-минлеге: артыбызны йомшак урындыкка терәсәк, без шунда ук хикмәт ияләренә әйләнәбез, диләр. Калганнар — аңгыра, калганнар — сарык... Нинди «шартлаткыч» ди бу адәмдә?! Калын ирен шыттырган...»
Иртәгәсен кызны телефон чәрелдәп уятты.
— Хәерле иртә! — диде ир-ат тавышы. — Миңа хатын-кыз ярдәме...
Гөлфия тыңлап та бетермәде:
— Бездә интим хезмәт күрсәтмиләр, — дип, трубканы элде.
Берничә минуттан янә телефон чәрелдәде.
— Гөлфия Хан, — диде тавыш, — кичәге Дускай борчый. Миңа, чынлап та, зәвыклы хатын-кыз ярдәме кирәк. Әнкәй авырый, шуны бүләк-мазар белән шатландырсам, бәлки, терелер дә иде. Көмеш йөзек ярата ул, татар карчыгы бит.
— Ә, Сез икән. Ничәдә очрашабыз? Унда? Килештек. Хушыгыз! — диде Гөлфия.
Сәер үтенеч иде, сәер. Казанда Гөлфиядән башка хатын-кыз юк икән лә. Хәләл җефете кайда? Ниһаять, артыннан көтүе белән чапкан сөяркәләре ник булышмый? Үзе кибетләр буйлап йөрмәсә дә, ун ювелир килеп, тауарын күрсәтеп китә.
Кыз җенләнә-җенләнә киенде дә, кинәт бармагы белән чигәсен боргычлады. Әй аңгыра, аңгыра! Йөзек артында хикмәтләр ятмагае әле, шуны уйла да «җеннәрең»не богаулап куй син.
...«Җәүһәр» кибетендә озак бүләк сайладылар.
— Әнкәй ак көмеш дип үлә, — дия-дия, Дускай аны бүлектән бүлеккә йөртте.
Гөлфия, йөзендәге елмаюын саклап:
— Артыгыздан күзәтмиләрме инде? — диде. — Чын күңелдән йөзек эзлибез, беркемдә дә шик уятмыйбыздыр, шәт.
— Шаулама, Гөлфия Хан. Һәрнәрсәнең тәртибе бар. Менә бу икесен алабыз. Берсе — сиңа. Миннән истәлек. Портфельдә «дары», сибәсезме? Бармагыңа сыя, шәп. Тик минем исем белән түгел, авторы — билгесез. Бармакларың матур икән. Әнкәй белән икегезгә дә бер үк төрле йөзек. Кичә мин сине кафеда күзәттем: син намуслы кыз, сатмаячаксың... «Дары» турында тагын кем белә?
Монысы мәкерле сорау иде. Мыштым Калын ирен белә...
— Йөзек килешә, матур. Эдуард белә. Чын дус, үлсә дә сатмый.
«Табигый сизгерлегем кими микән әллә? Мин ул бәндәдән шикләнәм бит, — дип пошынды кыз. — Бу егетнең кайсыдыр төше ошамый».
Язманы ул бүлмәсенә бикләнеп укыды. Йа Ходай, Калын ирен алдамаган: бу әйберне бастырсаң, фәлән-фәләннәрнең көле күккә оча!
Гөлфия кәгазьләрне Ниязга тоттырды.
— Мә, син дә качып кына күз йөгерт!
— Тагын нинди казылма байлык таптың инде?
— Сорама, кулыңда бит, — диде кыз, җитди генә.
«Баш» укый-укый тирләп пешкән иде.
— «Яшьләр»гә батмый,— диде ул һәм язманы, дүрткә бөкләп, Гөлфиянең кесәсенә тыкты.— Утка як! Безнең ансыз да өстәгеләр каныбызны эчә. Телләшәсез, диләр, акчагызны кисәбез, диләр. Шәхси гәзитләргә мач бу язма, аларны Мәскәү ашата-киендерә, ябалар дип куркасы юк.
— Үз аягы белән кергән малны кулдан ычкындыралармыни, Нияз?! Моның белән «Яшьләр»дә яшен яшьнәтәбез бит! Халык бездән «бәлеш, коймак пешерергә өйрәтүче аш-су басмасы» дип көлмәс иде.
— Гөлфия, бу әйбердә икенче-өченче эшелондагы кәттә-кәттә абзыйларга төрттерәләр. Алар үчле халык. Кем моның авторы?
— Сер. Язманы бүтән исем белән бастырабыз.
— Куркамыни? Ә-ә, аңа гомере жәл икән. Мин дә куркам, Гөлфия.
— Ул куркак, син куркак, барыгыз да куркак куяннар! Ярар, язма минеке булыр.
— Синекеме, шайтанныкымы — бастырмыйм. «Яшьләр» өчен мин җаваплы, — диде баш мөхәррир, бәхәскә нокта куеп.
Атна буе ләм-мим сөйләшмәделәр. Мәхәббәт савыты тулып ташкан егеткә бу тынлыкта яшәү газап иде.
— Көлүеңне дә ишеткән юк, күзеңнән тамган нурга да коенган юк, — диде ул беркөнне, боегып кына.
— Син мине яратмыйсың! — Гөлфия бу үпкә сүзләрен әйтергә тиеш түгел иде, түгел иде! Ул егетнең бәгырендә йомарланып яткан хисләрен тузгытты.
— Яратам! — диде Нияз, кайнарланып. — Яратуымны ничек исбатлыйм, җә?
— Теге язманы бастыр!
Нияз, башын аска иеп, бармаклары белән «керпе» чәчен тарады.
— Китер! — диде аннары, кулын сузып. — Исемеңне сырлама. «Ике аяклы бүреләр»нең әшәкелеген күргәнең юк әле синең, урман кызы.
— Рәхмәт, Нияз! Син кыю егет.
Әйе, чираттагы сан аяз көнне суккан яшен кебек булды. Әмма иң көчле яшен ташы «Яшьләр»дә дөбердәде: баш мөхәррир Нияз Сафинны эшеннән алдылар.
(Дәвамы бар.)
Фото: Фрепик.ру