Чәчмә әсәр
17 Августа 2024, 03:45

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (11)

– Карагыз әле бу оятсызларга! Директорны да санга сукмыйлар лабаса. – Рәйфә апа утка май коярга тырышкандай, “тамашачы”ларга карап эндәште.– Димәк, колониягә җибәрүне сорыйсыз... – Мәүлидә Нургалиевна әкияттәге усал һәм хәйләкәр елан кебек кыланды.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (11)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (11)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (11)

(Дәвамы.)

Сызлану
Төштән соң барыбызга да тамаша залына җыелырга
куштылар. Биш төркемнән дә балалар этешә-төртешә
шунда ашкынды. Бер-берсен узышып, күңелле итеп
сөйләшәләр:
– Тамаша була, тамаша!
– Тизрәк урын алып өлгерик!
– Ниләр булыр икән?
– Әллә, бүген бәйрәм түгел шикелле...
Минем генә аяклар тартмый. Анда нәрсә булачагын
күзаллыйм инде. Әмилә дә үз бүлмәсеннән чыкмый уты-
ра. Мәктәптә Алия апама ничек качуыбызны, кайда юга-
лып йөрүебезне түкми-чәчми сөйләп биргән идем. Ул
моның өчен мине тиргәмәде. Ничек теш белән изалан-
ганымны күрде бит.
– Җавап бирергә туры килә инде. Киттек залга, – дип,
алга ымлады апам.
– Бармыйм. Качканыбыз өчен бөтенесе алдында
әрләячәкләр, ә минем анда кызарып торасым килми.
– Соң сез кермичә башламаячаклар бит. – Алия
мине күндерергә тырышты. – Киттек, юкса, икебезгә дә
эләгәчәк.
– Кызык кынасың, апа! Бертуган энеңне шунда барыр-
га көчлисең. Бармыйм, дидем бит! – Җаным көйде дә
китте. Болай да барысы да иртәдән бирле Әмилә белән
безгә әллә ничек карый. Көлмәгән кеше калмады. Кач-
кын да, качкын, дип үчеклиләр.
Шулчак бүлмәгә атылып Рәйфә апа килеп керде.
– Менә кайда яшеренеп утыралар, кабахәтләр! Тиз
булыгыз залга! – “Зал”га дип кычкырганда авызын-
нан төкерекләре чәчрәп китте. Апама карап әрләшүен
дәвам итте: – Син дә энеңне яклыйм дип утырасың инде.
Ничего, акылга утыртырмын әле. Күзләрегезне шарай-
тып карамагыз миңа! Воо-н!
Тагын да әллә нинди ачулы сүзләр белән кычкыра-
кычкыра Әмиләнең бүлмәсенә кереп китте. Анда керүе
булды, шау-шу купты. Шуннан сыйныфташымның ба-
шын төя-төя аны алып чыкты.
Апам, мин һәм Әмилә Рәйфә апаның артыннан ияр-
дек. Тамаша залына барып җиткәнче башыма нинди
генә уйлар килмәде. Ниндирәк җәза бирәчәкләр, дип
борчылдым. Башка кермәгән уй калмады.
Зал тулы. Балалар да, тәрбиячеләр дә тамашаның
башлануын түземсезләнеп көтә. Кергәч тә, буш урын та-
быйм дип, як-якка караштырдым.
– Әнә, өч кешелек урын бар – шунда утырыйк, – дидем
апама.
– Кая киттең! Сезнең урын түрдә! – Рәйфә апа кулым-
нан җилтерәтеп алды да, сәхнәгә сөйрәп дигәндәй алып
китте.
Әмилә дә минем арттан атлады. Ә апам исә мин уты-
рырга ниятләгән җирдән урын алды.
Балалар йорты директоры Мәүлидә Нургалиевна бе-
ренче рәттә утыра иде. Безне күргәч тә аның йөзе кинәт
үзгәрде, әйтерсең дә, кан дошманын очраткан. Икебез-
не дә сәхнәгә бастыргач, Рәйфә апа ләззәтләнеп китте.
Мөһим эш башкарганмыни!
– Менә! – диде ул көлеп. – Господин качкыннар кил-
де. Башкалар кебек гади түгел алар – махсус чакыруны
көтеп утырган.
Барысы да көләргә тотынды. Бары тик апамның гына
кызарып утыруын, еламаска тырышып иренен тешләвен
күрдем.
– Я, сөйләгез! Кемегез котыртты? Нәрсәгә шәһәргә
бардыгыз? Без тыңлыйбыз. – Тәрбиячебез туктаусыз со-
рау яудырды.
Әмма беребез дә җавап бирергә ашыкмады. Моның
белән Рәйфә апабызның җанын көйдердек кенә. Ул
түзмәде, килеп минем колагымнан эләктереп алды:
– Сөйлә, дидем, нәрсә торасың шымып, сарык? – Нык
итеп колагымнан тартса да, авыртуын белгертмәдем.
Шуннан ул Әмиләне җилтерәтергә тотынды: – Ә син –
шайтан алгыры, нәрсә авызыңны йомып торасың? Ва-
кытны алма, дидем, сөйлә! – Рәйфә апа ничек кенә “сы-
нап” карамасын, без – ләм-мим.
Мәүлидә Нургалиевна да урынында утырып түзмәде.
Менә хәзер минем чират җитте, яннарына барыйм гына,
шунда ук сөйләп бирәчәкләр, дигәндәй, кыю гына адым-
нары белән сәхнәгә күтәрелде.
– Эндәшмәскә сүз куештыгызмы? – Директор берчә
миңа, берчә Әмиләгә усал гына карап алды. – Бик яхшы!
Сезнең кебекләрне тәүгегә очратмыйм. Андый кылыкларыгыз
өчен колониягә җибәрсәм, әллә нәрсәләр
сөйләрдәй булырсыз да ул...
Колония сүзен ишеткәч, йөрәгем жу итеп калды. Юк,
болар бездән сөйләтмичә тынычланмаячаклар. Тик ке-
мебез сүз башлар? Уйлап карасаң, Әмиләнең бернинди
гаебе юк. Ул бары миңа ярдәм итте бит. Ә хәзер шуның
өчен Әмиләгә дә эләгәчәк. Нәрсә булса да булсын, үзем
сөйләп бирергә тиешмен, дигән уйга килдем.
– Карагыз әле бу оятсызларга! Директорны да санга
сукмыйлар лабаса. – Рәйфә апа утка май коярга тырыш-
кандай, “тамашачы”ларга карап эндәште.
– Димәк, колониягә җибәрүне сорыйсыз... – Мәүлидә
Нургалиевна әкияттәге усал һәм хәйләкәр елан кебек
кыланды. Детдом җитәкчесенең бу сүзләре тәнемне
өшетеп алды, ни сәбәпле качуыбызны аңлатырга
мәжбүр итте.
– Апа, безне беркая да җибәрмәгез. Үзем сөйләп
бирәм... – Калтыраулы тавышым гына куркуны белгерт-
те.
– Бик яхшы. Әйдә, сөйләп бир. – Директор әйткәнемне
ишетеп, канәгатьләнгәндәй булды.
– Теш сызлавына түзә алмыйча, үзем шәһәргә барыр-
га булдым. Ә бит мин ул якны белмим. Шуннан Әмиләгә
әйткән идем – ул ризалашты. Тешемне алдыргач, кай-
тырга дип автовокзалга киттек. Тик ялгыш икенче авто-
буска утырып киткәнбез. Әллә нинди авылга барып чык-
тык. Азак бер бабай безне монда кадәр алып килде...
– Тота да шушы теше дип сылтана! Шуннан, әгәр бер-
ике көн көтсәң – үләр идеңме? Шулкадәр шаштырдым
сезне – һәркемегезгә нәрсәдер кирәк. Авыруга салыш-
тыгыз түгелме? Сез йөзәү – ә мин берүзем! – Мәүлидә
апа да кыза төште. – Синнән сорыйм, Ильяс, үләр
идеңме?
– Соң... Сызлады бит... Түзәрлек түгел иде.
Әмилә дә тынып калмады. Үзләренең гаебен таны-
мый, безгә генә япсармасыннар дигәндәй, каршы сүз
әйтергә тотынды:
– Мәүлидә Нургалиевна, сез кеше теш авыртуыннан
үлми дисез. Ә бит икенче төркемдәге малайның битен
кистеләр. Аны да бит теш табибына вакытында алып ба-
ручы булмады...
– Яп! – дип кычкырып җибәрде директор. Авызыңны
йом дигәнне аңлата бу сүз. – Кара әле син аны, ми-
нем белән телләшеп маташа, хәстрүш! Алкаш баласы
икәнеңне онытма! Директорга каршы сүз әйтергә чүп
кенәсең әле!
Ничек кысылырга белми торган Рәйфә апа да,
мөмкинлектән файдаланып калды:
– Үзе котырткандыр әле, атаманша! Черек баш!
Үзаллы өйгә эшеңне дә эшли белмисең бит. Гел Ильяс
сиңа ярдәм итә. Аны шәһәргә качырып, бурычыңны кай-
тарырга булгансыңдыр, бездарь!
– Кешедән көләргә ярамый, апа. Барысы да отлич-
ник була алмый. Теге малай кебек Ильяс та шрамлы
йөрмәсен дип уйлаганга гына...
– О-һо, нинди мәрхәмәтле булып чыктың әле! Минем
өчен хәл итә башладың түгелме, маңка? Алай булгач,
әйдә, детдомга директор итеп куйыйк! Барысын да ашат,
киендер... – дип үрсәләнде Мәүлидә апа.
– Соң, Мәүлидә Нургалиевна, тюремщикның баласын-
нан нәрсә өмет итәсең инде. Әмиләнең нинди гаиләдән
килгәнен яхшы беләсез бит. – Тәрбиячебез дә директор-
дан калышмый, авырткан җирдән “чеметергә” тырышты.
– Минем әнкәемә кагылмагыз! – Кызарган
сыйныфташымның күзләреннән яшь тамчылары бәреп
чыкты. – Бүген үк аңа хат язачакмын. Бездән ничек
көлгәнегезне вич сөйлим!
– Кара әле, Рәйфә, монавы качкын җитмәсә безне
куркытып маташа. Шулай инде: бүре баласын күпме
ашатма, урманга карый. Әнкәң яхшы хатын булса, кеше
үтермәс иде. Сине барып алганда, өегездә бер тәгам
дә икмәк булмаган. Бар байлык – буш шешәләр. Башың
бетле икәнен дә берүк онытма! Ә кигән киемең кортлап
беткәнен хәтерләмисеңме? Шушылар сиңа җиткәнме?
Әллә тагы да исеңә төшеримме?
– Алдашмагыз. Бетле түгел идем...
Бу качуыбыз шулкадәргә китерер дип уйламый идем.
Директор үзенә чакырып кына әрләр дә, берәр төрле
шелтәсен бирер, дип исәп тоткан идем. Ә менә бүген
барысы алдында да оятка калдырдылар. Әмиләнең,
әнә ничек, йөзен ерттылар. Аның әнисе кеше үтергәне
хакында белмәгән идем бит. Бәлки, балалар йортына
алып килгәндә бете дә булгандыр. Тик нигә соң әле бу
хакта сәхнәдән сөйләргә кирәк булды? Үзем өчен дә,
Әмилә өчен дә оят иде бу хәл. Ярый, әле халык алдында
рисвай иттеләр, ди. Җәзаны да икебезгә бирәчәкләр –
монысы көн кебек ачык. Уйлап карасаң, барысы да ми-
нем аркада башланды.
– Мин барыгыз алдында ла гафу үтенәм, – дидем гаебемне
танып. – Бүтән беркайчан да качмаячакмын. Бу
эштә үзем генә гаеплемен. Зинһар, Әмиләгә бернәрсә
дә эшләмәгез.
– Рыцарь булып кыланма, икегезнең дә гаеп бар!
Нәрсә, әллә сине беренче көн беләмме? Мине дирек-
тор итеп куяр алдыннан шәһәрдә сезнең кебекләр
белән эш иткән идем. Шуңа да балаларның нигә монда
эләгүләрен белеп торам. Әнкәегез яхшы булса, кырык
яшендә үлмәс иде. Мөгаен, аракы белән дус булгандыр.
Артыннан әткәегез дә вафат булды. Яхшы кеше озак яши
ул. Җитмәсә, күп итеп бала тапканнар бит – хөкүмәткә
тамак явы итеп калдырыргадыр...
– Безнең әнкәебез андый булмады! – дип ачуланып
кемдер кычкырганга, әрләүдән иелә барган башым-
ны күтәрдем. Алия апам иде. Ул күз яшьләрен сөртә-
сөртә әткәй-әнкәебезнең нигә үлүен сөйләргә тотын-
ды. Кече яшьтәге төркем балалары арасында утырган
Зөлфирәбез дә еларга тотынды. – Беләсегез килсә,
әнкәебезнең медале да бар иде. Әгәр исән булса...
Директор Алиягә әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
– Җитә-әр! Монда сезне әти-әниегезне мактатырга
җыймадым. Кем баласы икәнегезне күптән беләбез. Ба-
лалар! Белеп торыгыз: кем дә кем кача, яисә эш боза
– башыгыздан сыйпамаячакбыз. Кабатлап әйтәм – кола-
гыгызга киртләп куегыз. Әмилә белән Ильясны буш кал-
дырмабыз: бүгеннән алып тышка чыкмаячаклар. Бер ай
дәвамында. Мәктәпкә генә барырга рөхсәт ителә. Әлегә
бу аларга үтә йомшак җәза.
Күңелгә бераз җиңел булып китте. Димәк, директор
безне колониягә җибәрмәячәк. Курыкмас та идем бу
әйткәненә. Былтыр берәүне җибәрделәр бит. Мәүлидә
Нургалиевна сүзен дәвам итте:
– Соңгы арада бигрәк шашып киттегез. Андыйларның
койрыгын кыскартырга кирәк. Бездә элек-электән олы-
раклар кечеләрне каравыллап йөри иде. Хәзер ул эш
сүлпәнәя төште. – Залдагылар арасыннан кемнедер та-
барга тырышып, рәтләрне барлап чыкты. – Даян монда-
мы әле ул? Кая, күрен әле...
Ике кулын кесәсенә тыккан озын егет торып басты.
Сипкелле битле, ялбыр чәчле Даян миннән дүрт яшькә
зуррак. Шулай булса да, бездән бер сыйныфка гына
югарырак укый. Тәрбиячеләр дә, башка хезмәткәрләр
дә аның белән җиңел уртак тел таба. Башкаларга чәч
үстерергә кушмасалар да, аңа – ак юл. Берәр нәрсә
булса, гелән Даян да Даян тип торалар. Директор да
Даянның һәр теләген исәпкә ала. Аның өчен киемне
дә махсус алалар. Шулай булмый ни, детдомда бит ул
безнең “вышка”. Тәрбиячеләр дә тыңлата алмаган бала-
ны ул шунда ук урынына утырта. Аның алдында барысы
да “Даян абый” дип кенә йөри.
– Тыңлыйм сезне, Мәүлидә Нургалиевна.
Карагыз әле, үзен әллә нинди текә кеше кебек тота
бит. Имеш, директор аның белән генә исәпләшә. Кигән
әйбере дә затлы. Безнең барыбызның да киемнәребез
бертөрле, бары ул гына аерылып тора.
– Даян, бу нинди эш? – Директор безгә бармагы белән
күрсәтеп. – Тәртип аксый бит, малай. Теләсә – шәһәргә
чыгып китәләр. Тәртип тә, режим да юк. Мине бар дип
тә белмиләр. Болай эшләр бармый. Кстати, бу бәндәләр
белән сөйләшеп ал әле... Юкса, тезгеннән ычкынганнар!
– Аңладым. – Даян олы канәгатьлек белән башын как-
ты.
Мәүлидә Нургалиевна сәхнәдән төште дә, биек
үкчәләрен тыкылдатып чыгу ягына юнәлде. Бүгенге “та-
машаны” да ябып куйды:
– Ярый, төркемнәрегезгә барыгыз. Сез дә кабат шулай
итә күрмәгез. Качкыннарга жәлләү юк, – дип, көлеп, чы-
гып китте.
Балалар үз төркеменә йөгереште. Бәләкәйләр дә
үчекләшергә генә тора. Директорның сүзләре аларга
җитә генә калган:
– Ха-ха, качкыннар, – ди берәүсе.
– Вот, ичмасам, атаманша!
– Бетле баш, бетле баш!
– Кара, рыцарь, имеш.
Әмилә, апам һәм мин төркемебезгә киттек. Өйгә эшне
бетереп куярга кирәк иде.

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (11)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (11)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас