Чәчмә әсәр
16 август 2024, 08:07

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (4)

Җәүдәтнең керфекләре озын икән... Кашлары кара икән... И Раббым, нигә ир-атка йөз матурлыгы? Ир заты ямьсезлеге белән матур, акылы белән матур, көче белән матур... Бәлки әле, ярата белү белән дә матурдыр ул...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (4)Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (4)
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Сер. Повесть (4)

«Авызыңны яп, чебен керә», — диде кыз, эченнән генә. Һай, ул да тупасланды! Нәзакәтле иркә, ягымлы ханбикә салкында чәчкәсе туңган гөл кебек кадый, чәнчи...

— Йә, җегет, артык елмайма, кояш көнләшер. Кайда тырантасың?

— Салабаш урманынамы, Гөлфия?

— Миңа шунда, ә синең соңгы тукталышың — кәкре каен. Ишеттеңме, Әюпов?

— Безнең бабай колакка катырак иде. Йогышлы чир бугай ул.

— Мин шаярмыйм, Әюпов. Зинһар, үземчә яшәргә ирек бир.

— Икәү эзләсәк, йөзегең тизрәк табылыр иде.

— Җөдәтмә, Әюпов!

— Әюпов та Әюпов! Җәүдәт минем мулла кушкан атым!

Егет юри түмгәкләр өстеннән сикертеп узды. Башы бәрелмәсен өчен, гәүдәсен урталай бөкләде Гөлфия.

— Әнә кәкре каен! Мине төшер дә үзең кире борыл,— диде ул, тәкәббер егеткә рәхмәт тә әйтмичә. Җәүдәт тә хушлашып мәшәкатьләнмәде, машина көпчәгеннән чирәмле балчык кисәкләре сиптереп, кискен генә авыл ягына борылды.

Үпкәләде. Серкәсе су күтәрми икән лә. Әрсез «койрык»ның өзелүенә сөенсә дә, шомлы тынлыкта изрәгән урман өркетә иде. Кыз, бер-берсенә чуалып үскән тәбәнәк куакларны як-якка этәреп, эчкә үтте. Менә-менә кайдадыр поскан

Сыңар күз җилкәсенә сөякле бармакларын батырыр кебек иде. Ике адым атлагач, артка чигенде. Юкка йөри, юкка маҗаралар эзли. Әле ул акылына килеп, үз теләге белән кабачак тозактан котыла да ала, кире чыгып, котыра-котыра машина куган Әюповка кул да изәп өлгерә. Йа Ходай, нишләргә соң инде?! Сыңар күз аны өнәмәде. Бик җенләнсә, ботарлап ыргытырга да күп сорамас. Дөньясы кая табан тәгәри: көпә-көндез кеше үтергәндә, чебен дә безелдәмәгән аулак карурманда көчсез генә хатынны имгәтеп ташлау чүп кенә ул. Күкрәкне ярып, тагын ике йөрәк тексәң инде. Берәү генә түзми монда, түзми. Аяк астында шырт та шырт кипкән ботаклар сына, үз адымыңнан үзең куркасың: кемдер карап-күзәтеп тора сыман. Кемдер эзеңә үк басып килә төсле. Гөлфиянең сизгер борынына ис бәрелде. Черегән яфрак исе аңкыган дымсу һава тәм үзгәрткән: учакта ит көйдерәләр. Кайчакта хуҗалык рәисләре, Бабайдан яшеренеп, аулакта сыйлана. Тик алар Салабаш урманына йөрмиләр иде бугай. Кыз күкрәктә тукран кебек тукылдаган йөрәген учы белән кысты. Сабыр, сабыр, туган, ике тапкыр үлмиләр. Әманәт йөкләмәсәләр, ул бүлмәсендә хәреф хаталары гына чүпләп утырыр иде, аның исә андый сайлау мөмкинлеге юк, тармакланган юлларның барысы да урманга илтә... Нәкъ үлемгә илткән кебек. Анда да мең сукмакка кереп адаш, әҗәлең барыбер сиңа дигәненә китереп чыгара.

Кошлар да ачыклыкта гына сайрый икән. Караңгыда абагалар рәхәт чигә. Серле әйбер гел тирәнрәк яшеренә шул. Әнә Ул да җир астыннан юл салган, ахрысы. Урманда нишли икән, йә?

Гөлфия, йөзек тәгәрәгән урынга җиткәч, чүмәшеп, кулы белән агач төбен капшады. Юк йөзек, юк! Кинәт баш очында әлсерәгән җанвар мышнады, тураерга да курыккан кыз аның зур гәүдәле икәнен чамалады. Кисәк кенә аягына баскан иде, чәч толымыннан эләктереп, артка авыштырдылар һәм, күкрәгеннән бау белән уратып, агачка бәйләп тә куйдылар.

— Сыңар күзле шайтан! Сиңа урман тар мәллә?!

— Тик тор-р, — дип ырылдады «җанвар».

— Хуҗаңны чакыр! — дип инәлде Гөлфия. — Чакыр хуҗаңны! Минем аңа сүзем ба-ар! Китмә, шайтан токымы!

Сыңар күз аның ялваруларын колагына да элмәде, ул урман тынлыгында эрегән иде.

— Шул кирәк сиңа! — диде кыз, үз-үзен камчылап. — Әюповны ияртергә иде.

Койрык, янәсе. Сер чәчми, сер түкми, имеш. Рәхәтме инде хәзер агачка берегеп «үсүләре»! Кайчан ычкындырыр бит Сыңар күз. Тукта әле, нигә Әюпов өйләнмәде икән? «Өйләнә торган кәчтүмне киеп киткәнсең...» Һе, кызык... Бу бауны юкәдән ишкәннәр бугай, чәйнәсәң дә өзелмәс. Күпмегә чыдар икән Гөлфия? Тугыз яшендә ул урманда адашкан иде. Кояш баеды, караңгылык иңде, кычкыра-кычкыра тамак карлыкты, абына-сөртенә чаба-чаба аяклар арыды... Кыз, яктыга чыгам дип, гел эчкә кергән икән. Өч тәүлектән соң таптылар. Олылар: «Кайда йокладың? Нәрсә ашадың?» — дип төпченде, дус кызлары: «Абага төнлә чәчәк ата икән, аны каптыңмы?» — дип тинтерәтте, ә ул берни дә сөйләмәде. Әтисе аучы иде, әгәр, әгәр... бүре балалары белән бергә йокладым, дисә, гайрәтле ата йомры йомгакларның өнен туздыра, ә аналарын үтереп, тиресен туный иде. Гөлфиянең елый-елый йөзе өрелгән иде, тозлы күз яшьләре бит тиресен әчеттерә, ярылган иреннәр әрни. Соры бүре, шуны сизгәндәй, кытыршы теле белән яңакларын ялап юды, төнлә кызчык туңмасын дип, җылы сыртын терәде.

Гөлфия үзалдына йомылгач, әниләре: «Курку башына бәргән», — диделәр. Бәргәндер, мөгаен, бит кыз шуннан соң язу белән сихерләнде. Геройлары урман да бүре, урман да бүре иде... «Яшьләр»гә дә ул урман турында хикәя тотып килде. Баш мөхәррир Нияз исемле авылдаш егет иде.

— Теге чакта синең миеңә каты суккан икән шул, әле һаман айнымагансың, — диде ул һәм «иҗат җимеше»н шытырдатып ертты да чүп савытына томырды.— Син үзеңне безнең каләмдәш дип сана,  Гөлфия! Хәзер үк эшкә кереш. Бүтән агач-куакларда, төлке-бүреләрдә чокынма, Кыргый дигән даның таралыр. Язардай нәрсәләр буа буарлык безнең илдә: төзелешләр, оешмалар, җыр-биюләр, театрлар... Каләмеңне сәясәт карасына да манма, ул да урман кебек: караңгы һәм куркыныч. Анда кеше атлы «ике аяклы бүреләр» дә дәү корсаклы, казык тешле, кызыл күзле; буып каныңны эчәрләр.

Гөлфиянең кушаматы Киребеткән иде. Ничек инде ул, бу кушаматына хыянәт итеп, җаны карышкан эшкә кул тыксын ди! «Баш»ның киңәшләренә төкереп, нәкъ сәясәт турында яза башлады кыз.

— Ярыйсы гына әвәләгәнсең чи камырны, — диде Нияз.— Урысны черетеп сүккәнсең. Дер калтырар инде Мәскәү, синең язмаңны укыгач. Кеше сүгү көчсез татарның чире, алга табан белеп эш ит, авылдаш.

Иркен далада тояк үткенләгән ярсу атка охшаган иде Гөлфия. Җил белән ярышып әй чаба, әй чаба! Аны берәү дә туктата алмый. Ни пычагыма иде аңа сәясәт?! Ишеккә борынын кыстырсалар — кулын, кулын кыстырсалар, аягын тыккан ахмак иде ул. Ахмак, ахмак! Бәлки, бу язмаларны бастырган кеше аның белән чагыштырганда ун мәртәбә ахмаграк булгандыр? Гөлфиянең маңгаена сугарга иде. «Дөньяны үзгәртергә хыяллансаң, кияүгә чык, бала үстер», — дияргә иде. Үзең үзгәрмәсәң, дөнья мәңге үзгәрәсе түгел. Адәм баласы аяк астындагы бозны ватмыйча, кәйләсе белән Җир шарындагы дәү бозга кизәнә, ә бит ул әүвәл үзе басып торган нәни шугалакка таеп егылачак.

Нияз аны күрәләтә очындыра иде. Гашыйк ир көпшәкләнгән язгы кар кебек икән: кояш әз генә елмайса да, җебеп эри. Җыелышларда ул авылдаш кыздан күзен ала алмый, әйтерсең бүлмәдә алар икәүдән-икәү генә, әйтерсең бүтән хезмәткәрләр җансыз сын иде. Ләкин Гөлфия егетнең эчкерсез хисләре белән уйнамады. «Файдаланыйм» дигән явыз ният тә юк иде. Каләме үткен, язмалары мәгънәле, көнчеләрне көнләштереп яз да яз! Нияз тугры дус исәбендә генә йөри иде. И, ул ял көннәрендә Салабаш урманнарына кайтып, аланда учак ягулар, чиләк-чиләк бәрәңге тәгәрәтүләр, күмерләнгән кабыктан авызлар буялып, бер-берсеннән шаркылдап көлүләр... Урман бүген дә Ниязның көлүен саклый төсле... Кайсыдыр агач башында бу көлү, кайсыдыр кош оясында... Нияз, Нияз... Яндырды сине Гөлфия, яндырды!

...Селкенмәгәч, аяк-куллары ойый иде. Баягы көйдергән ит исе дә көчәя. Кемдер сый әзерли. Ә бәрәңге күмгән учакның исе бөтенләй башка иде! Кабыкларын Нияз бер өемгә җыя. «Куян өлеше... Бездән соң озынколаклар мәҗлес кора...» Хыялый Нияз, эчкерсез Нияз! Яндырды сине Гөлфия...

Кызның күзеннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәде. Соңгы тапкыр, имеш. Әле берәүнең дә хатирәләренә җеназа укыганы юк. Хәтер иясе белән бергә үлә...

Куак чытырдап сынды, Гөлфиягә табан киң маңгайлы Сыңар күз якынлаша иде.

— Хуҗаң җибәрдеме? — диде кыз, өмет белән.

Шайтан агай дәшмәде, мыш-мыш сулап, тоткынның урта бармагына... көмеш йөзекне шудырды.

— Тикшермә инде, минеке бит! Күрәсең ич, тап-таман. Хуҗаңның бүләге иде ул. Таныдымы? Мин юри ташладым. Син, тавык төсле, сукмактагы инә очы кадәрле әйберне дә чүпләрсең дигән идем — кара, дөрес булды.

Сыңар күз бауны чиште дә, «р» хәрефен икеләтеп:

— Ир-ртәгә, — диде. — Кит, бар-р!

— Төгәл вакытын әйт! Тәүлектә егерме дүрт сәгать.

— Көн ур-ртасында, — диде Шайтан.

Гөлфия күзе белән генә аның буй-сынын үлчәде. Әюпов чамасы икән. Кәбестә басуы хуҗасы бу Алабайны, бәлки, җилкәсе аша гына чөяр иде. Әй, мәнсез кыз, куян башың белән арысланнарны сугыштыралармыни?! Ул да мәнсез, йөзекне таныган бит инде, очраш та сөйләш, сукмакка Алабаеңны казык итеп кактырма. Тагын нинди шиге калгандыр? Кыргый урманны зиннәтле сарайга әйләндереп, тәхеткә кунаклаган хан кебек кыланмаса, дәрәҗәсе кимер ди. Ә түрәләрнең боерыгын ялчылар төгәл үти. Һәр чорда, һәр дәвердә шулай: борынгылар — тәңкә-алтын, бүгенгеләр доллар белән түли. Шайтанны да акчага коендыралардыр, күр, ничек хуҗасын саклый. Гөлфия дә кыбырсык җан, артык өзгәләнә. Югыйсә әманәтне шушы өтек тә тапшырыр иде. Хуҗасы файдасына ла.

Үртәлде кыз, бик үртәлде, бармагындагы көмеш йөзеген янә сукмакка атып бәрердәй булды. Әй кыланчык түрә халкы. Шуңа күрә Гөлфия кәкре каен төбендә йоклаган Әюповка ачуланмады, эчтәге ярсу көчен дә суырган иде, әкрен генә егетнең каршысына тезләнде. Йоклый... Йөзендә яфрак шәүләсе... Җил искән саен, ул маңгай-яңаклардан шуыша... Җәүдәтнең керфекләре озын икән... Кашлары кара икән... И Раббым, нигә ир-атка йөз матурлыгы? Ир заты ямьсезлеге белән матур, акылы белән матур, көче белән матур... Бәлки әле, ярата белү белән дә матурдыр ул...

Әюпов елмаеп уянды.

— Таптыңмы? — диде.

— Нәрсәне? — диде Гөлфия, сорауны аңламады.

— Бәс, йөзегеңне.

— Ә-ә, сукмакта елый-елый көтә иде.

— Мин дә көттем-көттем дә, күзгә йокы тулгач, аудым.

— Сиңа кем көтәргә кушты, Әюпов?

— Без кушмасалар да көтәбез, без — мөстәкыйль дәүләт вәкиле, Гөлфия.

— Нишләп өйләнмәдең? Кәчтүмең өстеңдә ич. Нигәдер эчтәге үртәлүнең бер өлешен Әюповка күчерәсе килә иде. Әмма егет төртмәле сүзләргә кадалмады. Ул:

— Хәзер өйләнәбез, ике күбәләкне шаһитлар итәбез дә...— дип сикереп торып машинасыннан зәңгәр ашъяулык алды. Аны чирәмгә җәйгәч, табынга берәм-берәм әйберләр тезде. — Әгәр авырсынмасаң, туракла-кисәклә, Гөлфия. Кыяр-помидор юган, тавык ите пешкән.

Гөлфия карусыз гына пычакка үрелгән иде, кире ташлады.

— Әюпов, син учак яга беләсеңме?

— Бәтәч, коймада икән әтәч! Нишләп белмәскә ди.

— Күмердә тәгәрәп пешкән бәрәңге тансыкладым мин, Әюпов.

И хыял, канат очлары белән бәрәңгегә орынган хыял... Нияз тергезгән кайнар учакларны кабатлыйсы иде дә, тик үткәннәрдән берни дә, бернәрсә дә кабатланмый. Син могҗиза иясе түгел шул, Әюпов.

— Хәзер оештырабыз, Гөлфия, урманда корыган ботак-санак җитәрлек, — дип, егет җиңнәрен сызганды.

Баядан бирле кызның аркасына инә белән төртәләр иде. Юк, инә түгел, күз угы бу. Шайтан, явыз, мыштым Шайтан посып кына аларны күзәтә иде.

— Әюпов! — Гөлфия учак урыны сайлаган Җәүдәткә кычкырды. — Мин ашыгам икән, гафу ит.

— Ничек? Бәрәңге ашыйбыз, дидең бит.

— Ашыгам, Әюпов. Мин табынны җыям.

Ул ризыкларны ашъяулыкка гына төйнәде. Һәм тиз-тиз генә артка утырды. Умыртка сөяге чемерди... Йөзәрләгән агачның һәрберсендә Сыңар күз...

Җәүдәт машинасын бер кабызып, бер сүндереп юри вакытны суза иде.

— Татарда «Үз башыңа йөрисең» дигән әйтем бар. Син дә, Әюпов, минем белән аралашып, бәлагә тарасың. Бабай гафу итмәс бу башбаштаклыгыңны. Корбан инде син.

— Хуҗалыгы-ние белән дөньяның икенче читенә аткарсыннар, жәл түгел. Миңа хәзер бер генә кеше кирәк...

— Йөгер шуның янына, Әюпов.

— Җүләрмени без! Янымда бит ул.

— Йә, Әюпов, сайрама. Ник өйләнмәдең?

— Өч төрле сәбәп аркасында. Саныйммы?

— Йә, сана, тыңлыйм, — диде кыз. Гадәттә, ир-атлар аңа рәхәтләнеп күңелен бушата, күрәсең, Гөлфиянең маңгаена «сер саклаучы» дигән тамга сугылган иде.

— Беренчесе, Гөлфия: мин сиңа гашыйк...

Кыз колагын томалады.

— Ишетмим, ишетмим!

— Икенчесе, Гөлфия: мин тагын сиңа гашыйк.

— Ишетмим, Әюпов!

— Өченчесе... Мин тагын сиңа гашыйк.

— Бернәрсә дә ишетмәдем, Әюпов! Минем әби дә колакка катырак иде, йогышлы чир икән ул...

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Фрепик.ру

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас