Сибәләп кенә китмәде шул, сеңдереп-сеңдереп яуды. Машинасын көчкә йөртеп, капкага килеп төртелгән Гөлфияне Мәйсәрә култыклап диярлек өйгә алып керде.
— Көндез үк кайт та ят, дидем, кызым. Харап, эш дисез дә үләсез.
— Рәхмәт, биш ел миңа җылы өеңдә урын бирдең, Мәйсәрә апа. Яхшылыгыңны ни-нәрсә белән түләрмен?
— Нинди түләү, кызым? Минем йорт Ходай ярдәме белән төзелгән. Яшә дә яшә!
…Өн белән төш арасында буталды ул. Күбәләккә әверелеп, урманга очты. Елан сыман бөгәрләнгән сукмак… Нишләп аяк астыннан шуа-а-а… Ә көмеш йөзек кош икән ләбаса! Әнә ул канатларын ничек матур җилпи… Кинәт аны Сыңар күз тәпиеннән эләктерә дә шатыр-шотыр чәйнәргә керешә. Аһ, әрәм итә, явыз! Ат шуңа, Әюпов, ат! Әй, ирләр тутыккан мылтык тотып йөримени?! Күрен әле, күрен, таныш тавыш. Гөлфия сине ничә ел эзли… Әманәт эзләттерә… Озак яуды бу яңгыр… Тәмам җебетте…
…Кыз манма су булган иде. «Туңам» дигәч, хуҗа хатын ике кат юрган япкан икән. Таң ата… Аллага шөкер, төнне исән-имин генә озатты. Дөнья хәсрәтеннән мае сызган йөрәк кайчандыр бер сүнәр инде ул.
— Сусадыңмы, кызым? Торма, ят, хәзер чәй бирәм, — диде сак йокылы Мәйсәрә. — Төнката бәргәләндең, кызым.
— Торам әле, Мәйсәрә апа. Барасы җирем бар.
— Барасы җиреңне урыныннан күчермәсләр. Ят, ят, чирле килеш ниткән йөрү ди тагы!
— Ярамый, Мәйсәрә апа. Мине басуда Әюпов көтә.
— Бабайга җиткерерләр, кызым. Беркая да борын тыкма, редакцияңдә генә утыр, дип акырган ич сиңа.
— Ул мине барыбер кудырта. Ичмасам, тагын бер кешегә изгелегем тисен: бу санда ук, фактлар расланмады дип, Әюповтан гафу үтенербез. Иртәгә аның туе икән. Безгә рәнҗеп башламасын яңа тормышын.
— Үз хатасын Сәлимә үзе төзәтсен!
— И Мәйсәрә апа, хатамыни бу?! Үч белән эшләнгән яманлык инде. Мине сорасалар, кырда димә. Хәер, эш сәгатенә кайтып өлгерәм икән әле.
— Редакциядә күренеп йөрмә, өйдә генә дәвалан, кызым.
Шофер егет капка төбендә, тончыга-тончыга, тәмәке көйрәтә иде.
— Ахык-ахык… Дүрттә тек дүрттә, Гөлфия апа. Без үрә каткан. Ахык-ахык…
— Төтенләмә, җегет, һаваны бозасың.
— И-и, Гөлфия апа, йөрәккә яткырып тартумыни?! Шул исне җен-пәри яратмый, диде дә күрше Чатан Кәриме. Ахык-ахык… Тәмсезлеге, малайгынам! Кичә машина чыгымлагач, гаражга бикләгән идем, син аны ничек кузгаттың, ә, Гөлфия апа?
— Чеметеп, тел бистәсе. Йә, син кабызасыңмы, минме?
— Кәничне, мин, Гөлфия апа. Безнең машина гасыр яшьтәше бит ул, «һайт» дип типсәң дә, гөлт итеп кабына. Татарстанның берәр музее борынгы экспонатка тилмермиме, сораштыр Казанда, Гөлфия апа. Кабынмый, киребеткән! Көненә ун сүтә, ун җыя аны Рамил, диген, тәмам таралып беткәнче алыгыз, диген, һә-һә! Без дә моңардан котылгач, шәп кенә айгыр эзләрбез. Җиктең — киттең! Бензин эчми, запчасть кирәкми, баерак калхузлардан солы китертәсең дә. Һә-һә, кабынмый, Гөлфия апа. Айгырның маңгаена «Күмер Тау районы гәзитәсе» дип язып эләсең. Койрыгына ике лампочка беркетәсең. Фара ролен үти ул, шуңар электр чыбыгы сузасың. Сора инде җүнлерәк машина гылавадан, телең өзелмәс лә, Гөлфия апа. Хакимияттәге малайларның эчеп бәрдергән арбалары да бата безгә, ямарбыз, ялгарбыз. Ура, кабынды! Шөлләде, мине музейга аткаралар, дип.
— Телең булмаса, карга күтәреп китәр иде сине, лыгырдык.
— Хатын да шулай ди. Ярый әле сыерлар очмый, ди. Чум, Гөлфия апа, пока борыны тыгылып төчкермәгәндә, әз-мәз чакрымны узыйк. Әле дә каныгамы сиңа Борчак патшасы?
— Кем, кем, тел бистәсе?
— Безнең гылаваның кушаматы Борчак патшасы бит, ишеткәнең юкмыни, Гөлфия апа? Каныгамы, дим, әле дә?
— Синең эшең — руль бору, энем. Чокырларны тигезләмә.
— Ие инде, рульне кул бора, ә авыздан телне кем бора менә. Гылаваның шофер егетләре белән гәпләшәм мин. «Ялагайлана белми синең чәчбашың…— Әй, телемне бал корты чакты! — Шуңа сезнең арбагыз иске, утыныгыз чи», — диләр.
— Чәч бит миндә генә түгел, ир-атта да үсә.
— Түрә хатын-кызга чәчбаш диләр инде, Гөлфия апа, үпкәләмә. Как-никак син гәзитә хуҗасы.
Гөлфия, бертуктаусыз такылдаган егетне ишетмәс өчен, тәрәзәгә борылды. Бөтен гәүдәсенә инә кадаганнармыни, әз генә селкенсә дә, тәне авырта. Бу инәләр, дәррәү кузгалып, сул беләкне чәнчә дә, аркага күчеп, кабырга астын чокый. Кичәге хәлләр ничек тетрәндерде сине, и йөрәк!
Олы юлдан төшеп, Бәкерлегә табан җилдергәндә генә машина «төчкерде».
— Вәйт сиңа мә, «томау борын»! Басуга хәтле өч чакрым иде. Син утырып кына тор, Гөлфия апа, — диде шофер егет. — Мин, ике аяклы «джип»ны үрләтеп, Бәкерлегә элдертәм. Безнең таныш ул иптәш Әюпов.
— Чү, чү, энем! Мин җәяү генә барам, ә син сүт тә җый бу тимер өемен.
— Баш өсте, Гөлфия апа!
«Ник йөрәк калтырамасын, — диде ул, яңгырдан кипшенгән юл читеннән әкрен генә атлый-атлый. — Биш елда биш көн ял итмәгән кеше бит мин. Гомер су кебек ага… Теге яра һаман төзәлмәде. Учагында җылынырга гаилә юк, бала-чага юк… Әй газиз Аллам, онытылып гашыйк булырдай ир затым да юу-ук! Кайда ул, кайда-а? Хәлсез йөрәкне дәвалап терелтер дә дөньяның матурлыгын тоеп яшәтер иде бу мәхәббәт…»
Кыз иелеп туфрак учлады. «Шушы балчыктагы тузан бөртекләре кебек, галәмдә дә син яраткан адәм исәпсез-хисапсыз, әй газиз Раббым! Миңа насыйбы гына яралмаган, ахрысы. Ялгыз картаерга язган микән?»
Гөлфиянең иңбашына, йоклаганда бөтәрләнгән канатларын төзәтер өчен, көяз алсу күбәләк кунды. «Җырымны тыңлыйлар» дип, сөенә-сөенә тургай сайрады, чык тамчысы белән битен юган төклетуралар, чырык-чырык көлеп, зәңгәр күзләрен ачты… Яңа туган иртәдән сабый исе аңкый иде… Туу хисен тояр өчен адәм баласына таң атканны күзәтергә кирәк икән. Табигатьтә көннең өр-яңадан тууына ишарә бар, ә кешедә — юк… Аның яшәешендә таң атмый, ул нибарысы йокыдан гына уяна. Кичәге уйлар, кичәге мәшәкатьләр, кичәге авырулар тагын кабатлана.
Кәбестә басуында кызны Әюпов куып тотты.
— Санадыңмы? Ничә данә? — диде ул, җитди генә.
Таң белән әсәрләнеп дөньясын оныткан Гөлфия:
— Нәрсә? — диде.
— Соң… кортларны, дим. Максатың шулдыр бит?!
— Әюпов… Кулыңдагы кәчтүмеңне ябынырга мөмкинме?
— Мә, рәхим ит. Нинди тамаша халык соң болар? Берәүләре анадан тума чишенә, икенче берәүләре кат-кат киенә.
Эчтә боз иде. Менә ул кул-аякларны туңдыра башлады. Кызу җәй уртасында зәмһәрир суыклы кышларга илтеп ташлаган бу зәхмәт чир, күр син, азмакчы була.
— Кәбестәләреңнән салкын бөркелә, Әюпов, — дип көлемсерәде кыз.
— Нинди генә гаепләр такмыйлар безнең басуга. Кәҗә көтүе җибәрәм, валлаһи!
— Син гел шундый дорфамы, Әюпов? Иртәгә өйләнәсе егет, әзрәк елмай!
— Шәп киңәш, валлаһи! Нишләдем мин, ә? Ник бу кадәр чәбәләнәм, ә? Ир башым белән, ә? Чәнчелсен кәбестәләре!
— Үрсәләнмә, шушы санда ук «расланмады» дип бастырырбыз, Әюпов. Кәчтүмең өчен рәхмәт. Мә, үзең ки. Хуш!
— Исән генә яшә, Гөлфия, — диде рәис, елмаеп.— Минем исемем Җәүдәт, яме! Гафу, гафу, анда сезнең «арбагызны» сүткән Рамил, өч көнлек эше бар әле аның.
— Ашыкмасын, мин урман буйларында йөреп киләм, — диде Гөлфия.
— Урман моннан гына якын күренә, яшел төс күзне алдый ул, Гөлфия. Аягыңдагы шәһәр чабатасы чакрымнарга чыдамас шул, әйдә утыр!
Егет үзенә-үзе чокыр казый иде.
— Син Күмер Таудагы хәлләрдән хәбәрдар түгел бугай, Әюпов. Мин баш мөхәррир саналсам да, хокуксыз «баш». Миңа киңәшмәләрдә катнашу, хуҗалык җитәкчеләре белән аралашу, авылларга чыгып әңгәмәләр кору катгый тыелган. Сәлимә Басыйрова йөри безнең андый җирләргә. Минем белән очрашкан рәисләрне шунда ук эшеннән бушаталар.
Җәүдәт ышанмады:
— Син шаян кыз икән, Гөлфия.
— Әйе, елаганда шаяртам мин. Йә, хуш, Әюпов!
— Кузгалма, дим, утыр! Утыр, диләр! — Егет аяк тибеп кычкырды. — Ялындырсаң, алам да ыргытам хәзер машинага. Мин Бабайдан курыкмыйм, без җебегән малайлар түгел! Нигә ирегеңне кыса ул синең, ә?
Чит-ятларга кем түгелә ди. Күңел савытың ташыса да, дәшмә инде. Биш елда беркемгә дә зарланмады Гөлфия. Җыйды да йөрәгенә бикләде, җыйды да бикләде.
— Мин болай да күп сөйләдем, Җәүдәт. Алда сулы чокыр, бата күрмә.
— Алда чокыр, артта чокыр, җаннарда гына такыр... Рифмасы чатанлый, әйеме? Безнең авыл китапханәсендә бер китап бар. Тышы таушалган, битләре теткәләнгән. Язучысы — Гөлфия Хан. Синекеме?
— Минеке, Әюпов.
— Гөлфия Хан... Гөлфия ханбикә. Укымадым әле, гафу. Сиңа минем белән күңелсездер, ниндидер пүчтәк кенә хуҗалык рәисе тел тегермәнендә сүз тарттыра, әйеме?
— Әюпов, әгәр син мине урман авызында төшерсәң, бик күңелле булыр иде.
— Без алган әйберебезне урынына кире илтеп куярга гадәтләнгән, Гөлфия. Урманда ни йомыш?
Аллам, бәйләнчек сыңары икән бу егет.
— Йөзегемне югалттым, берәүнең истәлек бүләге иде. Шуны эзлим, Әюпов.
— Чытырман эченнәнме? Монда бабаңның кырык икенче үлчәмле галошы төшеп калса да табалмыйсың. Үзеңнең дә исән-имин чыгуың икеле. Беркөнне урман өстендә вертолет бөтерелде-бөтерелде дә аска чумды. Кайчан күтәрелер дип көтә-көтә муен тамыры зәңгәрләнде. Шоферны сакка бастырдым, ул кояш баеганчы күзләде, юк, вертолетны йотты Салабаш. Җә, шул галәмәттән соң ничек мин хатын-кызны ялгызын гына карурманга кертеп җибәрим ди! Әйдә, икәү кармалыйбыз.
Әнә теге кәкре каен — тамга ул. Сукмак очы шуннан башлана. «Йә, кит инде, Әюпов, Алла хакы өчен кит! Бар, кәбестәләреңне караклардан сакла. Чынлап та, быел син —табышлы хуҗалык».
— Вертолет, дисеңме, Әюпов? Бөркеттер ул, куян аулагандыр.
— Минем күзем очлы, Гөлфия, айдагы тапны да күрә. Әнә күктә нокта кадәр генә кош. Хәзер, хәзер! Бүген мылтык корулы безнең. — Егет машинасыннан мылтыгын тартып алды.
Кыз:
— Атма! — дип, аның беләгенә ябышканда, колакны тондырган гөрселдәү тып-тын урманны сискәндерде. Нәни нокта да зурая-зурая җиргә якынлаша иде.
— Тилгән, чебигә китеп барышы иде, — диде Җәүдәт, авызын ерып.
— Кансыз, — диде Гөлфия.
— Кулың салкын, беләкне туңдырды. Кар кызы, ахрысы, син, — диде егет. — Мә, җылын!
Ул кәчтүмен кызның җилкәсенә япты. Гөлфия дер-дер калтырап түмгәккә утырды. Ә Җәүдәт сызгыра-сызгыра урман кырыеннан китеп барды. Хәерсез иртә! Бер якта — зәхмәт чир, икенче якта — сыланчык Әюпов. Вертолет, диме? Күктә нәрсә генә очмас та, Салабаш нәрсә генә «йотмас». Урманда аланнар әзмени! Ул да анда ята…
Кыштыр-кыштыр үлән ярып, Әюпов әйләнеп килде. Кулында зәңгәр мәтрүшкә бәйләме иде. — Мә, сөттә кайнатып эч тә юрганга төренеп ят, чиреңне «теле» белән ялый.
— Нигә ялагайланасың, Әюпов? — диде Гөлфия.— «Фактлар расланмады» дип бастырам, дидем бит. Кортсыз синең кәбестәләрең, кортсыз!
Егет аңа озак кына карап торды да:
— Мәшәкатьләнмә, хәзер аның кирәге юк инде, — диде. — Менә синең хәлләр йөзек эзләүдән узган, утыр, озатып куям, иптәш баш мөхәррир.
Авызына йозак элделәрмени, әрсез юлдаш бүтән дәшмәде.
Мәйсәрәләр капка төбендә дә коры гына хушлашты ул. Аңламассың бу ирләрне! Кәбестә кебек җиде катлы икән алар. Кичә, исемен акларга кушып, бөтен редакциягә шаулады, ә бүген «кирәге юк», имеш.
Гөлфия сөт белән үлән төнәтмәсе әзерләде. Җылына төсле... Аркасыннан кемдер кулы белән сыйпый төсле... Абау, Әюпов кәчтүме?! Ул аны бирмәгән ләбаса! Нәрсә җылыта, дисә... Әюпов икән лә... Менә хәерсез!
Кыз аны иңнәреннән кагып кына төшермәкче иде, тәне шәрран ярды: «Тимә-ә-ә!» Рәхәт җылы иде бу, рәхәт җылы. Кыз үзалдына кызарды. Иртәгә берәүсенең хәләле буласы ят ирдән җылы урлаган угры хатынга охшаган иде ул. Андый хурлыклы исемне күтәрүеңә караганда, туңып үлүең мең өлеш артык иде. Соры кәчтүм элгечкә асылынды. Гөлфия, үлән эчеп хәлләнәм дә урманга китәм дип, башын мендәргә төрткән генә иде, тансык йокы, гәүдәсенә уралып, керфекләрен йомдыртты. Көн йоклады кыз, төн йоклады. Кузгалам дисә, буыннар таралган иде. Ул уянганда, яңа таң аткан иде. Гөлфия генә кичәге, Гөлфия генә иске... Әмма йөрәккә укмашкан боз эрегән иде.
— Сөбханалла, елмаясың, кызым,— диде Мәйсәрә.— Мәрхүмә әбием әйтмешли, иштең йокы кибәнен. Мендәр белән юрган да дәва шул.
— Дөньяларда ниләр бар икән, Мәйсәрә апа? Бәлки, минем урындыкка Сәлимә җәелгәндер?
— Җәелмәгән, җәелмәгән. Аңа ди синең белән ярышу. Бабайны олактыралар, имеш. Морҗадан утсыз гына төтен ургылмый, дөрес, диләр, кызым.
— Шатлыклы хәбәр түгел, Мәйсәрә апа.
— Ничек? Әллә син аңышмадың инде, кызым?
— Аңладым ла, Мәйсәрә апа. Аңа каныкмасыннар иде. Ул гадел һәм намуслы хаким.
— Әстәгъфирулла, Борчак патшасымы? Синең тормышыңа таяк тыгып бутаган кешеме?
— Аның гаделсезлеге шәхсән миңа гына кагыла, Мәйсәрә апа. Минем хакта аңа урынбасарлары гел ялган ташыды. Ул аларны дөрес фикердә дип уйлады. Кирелегем дә булышкандыр. «Күрдем» дияргә иде миңа. Шул сүз хакимнең иң сөекле бәндәсе чутында йөртәчәк иде. Их! Үкенмим анысы, тамчы да үкенмим.
(Дәвамы бар.)
Фото: tatar-inform.ru