(Дәвамы.)
Калдырма, әнкәй!
– Әнкәй, нигә безне иртә ташлап киттең? Монда кыен.
Сине уйламаган көнебез юк. Ишетәсеңме мине, әнкә-ә-
әй!
– Чү, елама, улым. Күз яшьләрегез каберемә су булып
тула. Белсәгезче никадәр җаным өзгәләнгәнен... Теге
көнне тәрбиячегез ачкыч белән синең башыңа сукка-
нын күрмәде дисеңме, улыкаем? И әрнедем шунда! Тик
ярдәм итә алмыйм – шунысы үкенечле...
– Теге дөньяда рәхәт, диләр. Бу дөресме?
– Җанкисәккәйләремнән аерылгач, оҗмахның да
тәмен сизмим. Сезнең белән хушлашкан соңгы минут-
ларны искә төшерәм дә сыктыйм. Ә син анда үзеңне кыю
тоттың, улым.
– Ул көнне мин бүгенгедәй хәтерлим. Бөтен ха-
лык Яңа елны каршыларга әзерләнә иде. Ә син шул
көндә, гадәттәгечә, авырдың. Әнкәй, ничек түздең икән
шулкадәр сызлануларга? Өч ел яттың бит тормыйча.
Дәваханәгә дә, нигәдер, ашыкмадың.
– Әле булса да үкенәм, балам. Табиблар, операциягә
ят дип, мине күпме үгетләде. Әгәр баш тартсаң, шешнең
зураю ихтималлыгын да искәрттеләр. Берсеннән-берсе
бәләкәй сабыйларымны ялгызларын калдыра алмадым.
Әткәегез көн саен эштә. Дәваханәгә бермәл ятарга бул-
ган идем дә ул, өч кенә яшьлек Зөлфирәбез итәккә килеп
ябышты да еларга тотынды. “Әнкәй, ташлама инде без-
не, ташлама”, – ди. Аның артыннан сез өчәүләшеп мине
сырып алдыгыз. Һәркемегезнең күзендә – яшь. “Калдыр-
ма, әнкәй!” – дидегез. Мөлдерәп төбәлгәнегезне күреп,
ничек дәваханәгә китәргә мөмкин. Калдым шул. Ә азак
инде соң булды. Табиблар яман шеш тапты... Кабат аяк-
ка баса алмадым.
– Соңгы айда авылдагы фельдшер Ханә апа сиңа
атна саен укол кадый торган иде. Ул авыр гына чемо-
данын тотып килеп керә дә баш очыңа ниндидер шешә
белән дару куя, аннары шуны кулыңдагы кан тамырыңа
җибәрә. Шуннан соң кәефең күтәрелеп китә. Тик соңгы
көннәрдә безгә ешрак килә башлады фельдшер. Әллә
күпме укол ясый да кайтып китә. Яңа елны каршылар
көнне бигрәк сызландың шул. Куркыныч тавышлар
чыгарып ыңгыраштың. Моны күрү безгә дә авыр иде.
Әткәй дә үзенә урын таба алмый. Бер тышка чыга, бер
керә. Туктаусыз тәмәке көйрәтә. Бүтән көндәге кебек
безнең белән уйнамады да. Ә синең хәлең яхшы якка
үзгәрмәде. Ахыр чиктә әткәй безне Ханә апага җибәрде.
“Җайлап йөрмәгез, – ди, – әнкәегезнең хәле хөрт”. Үзе
сине өйдә ялгызыңны калдыра алмаган, күрәсең. Без
җан-фәрманга фельдшерның өенә йөгердек.
Ханә апа безне күргәч тә эшнең нәрсәдә икәнен
аңлады шикелле. “Бәйрәмгә санаулы гына сәгатьләр
калды, әйдәгез, чәй эчеп алыйк”, – ди. Апам белән ике-
без өстәл янына утырырга ашыкмадык. Синең тизрәк ки-
леп укол ясауларын сызланып көтеп ятуыңны беләбез
бит. Шулай да фельдшер күндерде. Кабаланып кына
берәр чынаякны “күтәрдек” тә киенә башладык. Безнең
өзгәләнүебезне күреп, Ханә апа да башкача кыстап тор-
мады. Гадәттәгечә, дарулар белән тулы зур чемоданын
алып, безнең якка атладык.
Тышта ап-ак кар ява. Белсәңче, әнкәй, шул вакытта
минем нәрсә теләгәнемне! Әнкәем тизрәк савыксын
дигән идем... Тик ул теләк барыбер тормышка ашмады.
“Ханә апа, берәр яхшырак даруыгыз юкмы? Әгәр булса,
бирегезче аны әнкәемә. Мин зурайгач, сезнең алдыгыз-
да буш калмам”, – дип үтенгән идем шунда. Фельдшер
бер сүз дә әйтмәде, бары авыр гына сулап куйды. Ул шул
көндә сиңа тагын да укол ясады, соңыннан кәгазьгә кул-
тамгамны куйдыртты. Яңа ел җитүгә ике сәгать калды
дигәндә, хәлең яхшыргандай тоелды. Тик барыбер өйдә
бәйрәм кәефе юк.
Ханә апа, эше беткәч, әткәйгә үзе белән чыгарга ым-
лады. Ихатада икәүләшеп нәрсәдер хакында озак кына
сөйләшеп тордылар. Күпмедер вакыт үткәч, әткәй керде.
Кашлары җыерылган, йөзендә моңсулык. Моны син үзең
дә сиздең бит, әнкәй. Җитмәсә, фельдшер нәрсә ха-
кында әйтте, дип, әткәйдән кат-кат сорадың. “Бернәрсә
дә димәде, Гөлнурым, озаттым гына”, – диде ул. Тагы
бер сәгать вакыт үтте. Без, дүрт бала һәм әткәй, синең
яныңда утырабыз. Ике абыем белән апам бу мәлдә
шәһәрдә укуда иде.
Ничек җиде балага гомер бирергә кыюлык таптың,
әнкәй? Авыр булгандыр сиңа. Яңа елга санаулы гына
минутлар калды. Нигәдер бәйрәмгә әзерлек тә булма-
ды өйдә, әткәйнең дә мәшәкате җитәрлек. Эчтән генә
киләсе ел бары саулык, өебезгә иминлек китерсен,
дигән теләгемне әллә күпме кабатладым.
“Утны сүндерегез, зинһар”, – ди башладың бер за-
ман. Яткан җиреңнән я сул якка, я уңга башыңны бор-
галарга тотындың. Әткәй безне икенче бүлмәгә алып
керде. Ә синең шул ук сүзләрең янә кабатланды:
“Утны сүндерегез, утны!” Изалануыңны бәләкәчләрем
күрмәсен, дидеңме? Әллә безне куркытмыйм, дип
уйладыңмы? Шушы төндә безнең йөрәк ничек типкәнең
белсәңче?! “Әнкәй үләргә җыена, шикелле”, – дип, хафа-
га калды Алия апа. Моны ишеткәч, күмәкләшеп еларга
тотындык. Егет кеше күз яшен түгәргә тиеш түгел, дигән
идең бит. Мин әйткәнемне үтәргә тырыштым. Сизмәстән,
күлмәгемдәге төймәмне дә өзгәнмен икән. Еламас өчен
азак аны тешләп алдым. Шултиклем көчәнгәнмен, хәтта
алгы тешләрем чатнап киткән. Кызлар туктаусыз елый,
күпме тырышсам да, мин дә күз яшемне тыя алмадым.
Кызарып беткән әткәебез безне син яткан бүлмәгә
алып чыкты. Караватың алдына тезелеп бастык. Азак
тын гына, нәрсә әйтергә дә белми торды да: “Балала-
рым, әнкәегез сезне яраткан кебек, аны да яратыгыз
әле”, – диде. Шуннан беренче булып синең маңгаеңнан
үпте. Без дә үптек, ә синең яшьләрең туктаусыз ага.
Нәрсәдер әйтергә дә тырышып карадың, тик хәлең
юк иде. Бу безнең соңгы тапкыр сине үбүебез булды.
“Әнкәйгә бит кыен, әйдәгез аягын уыйк”, – диде дә Алия
апа, үзенчә хәлеңне җиңеләйтергә тырышты. Барыбыз
да елашабыз, әткәй генә күз яшьләрен күрсәтергә ты-
рышмый. Ярдәм итә алмадык шул сиңа. Син күзләреңне
йомдың, тын алудан да туктадың... Их, шунда үзем та-
биб булсам! Бер көн эчендә аякка бастырыр идем!
– Җитәр, балам, авыр хәтерне яңартмачы. Болай да
күңелем тулы сагыш-хәсрәт. Сезгә җиңел булмаганын
беләм. Әткәегез дә гомеренең соңгы көненә кадәр сез-
не ташламады...
– Әйе, әнкәй, әткәйгә дә әче нужа шулпасын күп
чөмерергә туры килде. сине җирләгәннән соң атна да
үтмәде, сельсоветтан, мәктәптән җитәкчеләр килә баш-
лады. “Өчесе, ярый, шәһәрдә укый, ә бәләкәй генә дүрт
балаңны аякка бастыру җиңел булмас, әйдә детдомга
бир”, – диләр. Әткәебез бирешмәде, үз сүзендә каты
торды. Шәһәрдән да, авыл Советыннан да еш килделәр.
Ачуы килгәч: "Исән чагымда балаларымны кеше кулы-
на бирәсем юк!" – диде дә әткәй, көтмәгән кунакларны
сүгеп чыгарды. Син безнең белән булмагач, мәктәпнең
кайсыбер укытучылары да усаллана төште. Сорауга
дөрөс җавап бирсәң дә, “ике” куярга торалар. Соңыннан,
аталары балаларын карый алмый, укулары хөрт дип,
шәһәргә жалоба язалар. Тәмам аптыратып беттеләр
инде – аларның бар теләге безне балалар йортына
җибәрү иде. Хатыны булмаганга, Гыйззәт мул гына
пенсия ала, шуңа да балаларын дәүләт карамагына
бирергә ашыкмый, дигән хәбәр дә таратучылар табыл-
ды. Авыл хакимиятендә әткәйгә: “Синнән дә бай кеше
юк. Бигрәк бәхетлегә әйләндең”, – дигән бер ахмак. Ул
түзмичә, җаны көеп шул мәхлукны бәреп очырган. Син
киткәч яман кайгырды шул әткәй. Төннәрен йокламый
чыгар иде. Ел чамасы үткәч, ул да еш авырый башлады.
Тракторда эшләгәндә үпкәсенә суык үткән. Туктаусыз
уйланды бит, шуңа да авыргандыр. Син үлгәннән соң өч
ел үтте дигәндә әткәебез дә якты дөнья белән хушлаш-
ты. Ә безне монда, балалар йортына, алып килделәр.
– Сезгә төшкән өлешне, Ходай дошманыма да
күрсәтмәсен...
– Ислисеңме, әнкәй, миңа шәһәрдән туфли алып кайт-
кан идең. Шулкадәр яратып кидем аны. Син үлгәч тә таш-
ларга ашыкмадым. Гелән шуны киясем килеп тик торды.
Башкасын да алып бирделәр азак, тик нигәдер монысы
шултиклем кадерле иде. Искереп бетсә дә, нәкъ шуны
мәктәпкә киеп йөрдем. Сыйныфташларым: "Юньлерәк
нәрсәң юкмы”, – дисәләр дә, мин горурланып: “Моны
әнкәем сатып алды”, – дияр булдым. Син исән чакта
әнкәйләр хакында җыр өйрәнгән идем, хәтереңдәдер.
Шуны 8нче Март бәйрәмендә мәктәптә җырлавымны со-
радылар. Сәхнәгә чыктым.
“Әнкәй, әнкәй, кадерлем
Мәңге яшә дөньяда...”
Шушы сүзләргә килеп җиткәч, тамагыма төер килеп
тыгылгандай булды. Каушавымнан сүзләремне дә оныт-
тым. Күзләремнән яшь ага, тыңлап утырганнар моны
күргәч, кул чабарга тотынды. Кабат сәхнәгә чыкмастай
булдым шунда.
Әнкәйсез яшәү шулкадәр кыен икән. Монда без-
не барыбызны да “алкаш балалары” диләр. Ә мин
беләм үз әнкәемнең кем икәнлеген. Исән булсаң, ике
“Әниләр даны” медален тагып килеп, күрсәтер идең
тәрбиячеләрнең усалына кемнең кемлеген! Монда
күбесе әти-әнисе эчкәнлеге аркасында эләккән, шуңа
да барысын да бер калыпка салалар. Безнең кебек үксез
ятимнәр сирәк бу йортта.
Яңарак Әмилә исемле кызга әнисе төрмәдән посылка
җибәргән. Кәнфит-печеньелар салган. Алары да юлда
килгәнче катып беткән. Әмилә һәркемгә таш кебек каты
күчтәнәчен өләшеп чыкты. Аның әнисе кеше үтергән
икән, ә кызы аны мактап тик йөри. "Әнкәем посылка
җибәрде", – дип, теше коелганчы сөйләр хәзер. Барысы-
на дә мактанып бетте.
Кичен йокларга ятсак, киләчәк хакында сөйләшәбез.
Фәнил исемле малайның әти-әнисе аерылышкан. Шун-
нан әнисе эчкечелеккә бирелеп, Фәнилне сеңлесе
белән детдомга тапшырган. Ул әнкәем алкаш дип һич
әйтми. “Менә ул бераз йөрер дә, эшкә урнашкач, без-
не килеп ала”, – ди. Сеңлем белән икебезгә зоопаркны
күрсәтәчәк дип, эчне сыздыра. Көнләшәм мин алардан.
Авыл үзәгендә базар бар. Малайлар шунда мәктәптән
соң кәнфит-фәлән урлашырга йөри. Мине дә беркөн ча-
кырдылар. “Әнкәем көяләнәчәк, бармыйм”, – дидем дә
куйдым. Бу сүзне ишеткәч, тегеләр аптырашта калды.
Барыбер син безне күреп торасың кебек. Сине кайгыр-
тасы килмәде. Әйтерләр, Гөлнурның баласы ач карга
кебек урлашып йөри, дип. Менә шулай, безнең хәлләр,
әнкәем. Үзең яныбызда булмасаң да, җылыңны тоябыз
кебек. Начар гамәлләргә юл куймабыз.
– Дөрес эшлисең, балам. Мин һәрчак сезне яклар-
мын...
– Көндәлегемдәге яхшы билгеләремне күрсәңче,
әнкәй. Монда никадәр безне күбрәк җәберсетәләр, шул-
тиклем яхшы кеше булу теләге дә арта. Шуңа яхшы укыр-
га тырышам. Кайсыберәүләргә өйгә эшен дә эшләшәм.
Алар миңа шуның өчен кайчак алма бирә. Тик барыбер,
син булмагач, бик кыен. Әгәр яңадан терелсәң, көн
саен сиңа җырлар җырлар идем. Болындагы иң матур
чәчәкләрне дә, әнкәем, сиңа бүләк итәр идем. Карават-
тан тормый яткан чагыңда су бирә торган идем бит сиңа.
Теләсәң, суны туктаусыз ташырга әзермен. Кайтчы,
әнкәй! Зинһар! Бирмә безне башкалардан тукматырга!..
– Бу дөньядан кире кайтып булмый шул. Түзегез инде,
күгәрченкәйләрем...
Капыл кемнеңдер күкрәгемә авыр сумка ташлавына
дертләп уянып киттем. Тәрбияче Рәйфә апа иде.
– Нәрсә һаман йоклап ятасың? Аш бүлмәсендә дежур
икәнеңне оныттыңмы әллә? Сезнең өчен савыт-саба
юарга – әнкәегездер шул мин!
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.