Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 август 2024, 12:44

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (Ахыры)

Унөч яшьтән бирле сөешеп, Күзебез күзләрдән китмәде, Ходаем насыйп итмәде...

Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (Ахыры)
Мирсәй Әмир. Агыйдел. Повесть (Ахыры)

XIX

Икенче пәрдә беренчесенә караганда да җанлырак дәвам итте. Күңелем һаман күтәрелгәннән-күтәрелә бара, рәхәттән-рәхәт тойгылар астында әле сәхнәне, әле залны күзәтә идем мин. Тик уенның иң матур җиренә җиткәндә генә, Низамыйның баягы хәрәкәтен искә төшерергә туры килде.

Зал тулы халык, үзләренең кайда утырганнарын онытып, сәхнәгә йотылганнар. Зал шулчаклы кеше белән тыгызланган булуга карамастан, тын алган тавыш та чыкмый. Бу кадәрле тынлык, уйламаганнан гына, ишек янында ишетелгән тупас тавышлар тарафыннан җимерелде. Күзләрем яшен җитезлеге белән ишеккә төбәлде. Һава бозылмасын өчен тутырып ачылган ишектән ап-ак чалмалар, зур-зур сакаллар күренде. Кулындагы юан таягы белән идәнне тукылдата-тукылдата, зур чалмалы башын суфиларча түбән иеп, иң алдан Таквә Сәхәү килеп керде һәм, башын югары күтәреп, киң җилән җиңен җилфердәтә-җилфердәтә кычкырып җибәрде:

– Бу нинди ходайсызлык бу! Мондый изге таңда нинди бер бетмәс улау бу?! Гаеткә барыр вакыт җиткән, мөселманнар!

Таквә Сәхәү артында мулла һәм аның белән бергә берничә мәчет карты күренде. Алар бөтенесе дә беравыздан кычкыра башлаганга, берсенең дә сүзләре аңлашылмас булды. Дөньяларын онытып спектакль караган кешеләр бу көтелмәгән тавыштан сискәнеп уянган сыман сикерешеп тордылар. Кемдер тынгысыз картларга каршы кычкыра башлады. Тавыш аның саен көчәйде, сәхнәдә уен өзелде. Пәрдәне вакытсыз төшерергә мәҗбүр булдык.

Мин, халыкны тынычландырырга теләп, пәрдә алдына чыгып бастым. Зал бераз тынычлана башлагандай булган иде, Таквә Сәхәү төркеме яңадан куертып җибәрде. Минем «Иптәшләр!» дип кычкыруым үз янымнан ары китә алмады. Ул арада Таквә Сәхәү, юан таягын күтәреп, минем өстемә килә башлады, «Котыртма, иблис!» дип каргана-каргана килә иде ул. Мин инде, нишләргә белмичә, аның таягыннан куркып, чигенергә уйлаган идем, Имәли ярдәмгә килде. Ул халык арасыннан атылып чыкты да озын кулы белән Таквә Сәхәүнең иңбашыннан каптырып тотып алды.

– Кулың озаймасын, Таквә шайтан, алайга китсә, бездә куллар күбрәк булыр!

Сәхәү, авыр чалмалы башын түбәннән әйләндереп, артына борылды. Нидер әйтергә теләп авызы ачылган иде дә, Имәлигә каршы тел күтәрергә батырлыгы җитмәде булса кирәк, әйтә алмады. Шунда да ачуын йотып кала алмады, Имәли янында торган Күчәрбайны күреп, аның өстенә җикерде:

– Син нишләп йөрисең монда, алйот! Елан башкорт, кач, күземә күренмә!

– Син үзең кара елан! – диде Күчәрбай, курыкмыйча Сәхәүнең усал күзләренә карады.

Аның бу кыюлыгы Таквә Сәхәүнең ачуын чиктән ашырды. Таквә, бер сүз дәшмәстән, юан таягын югары күтәреп, Күчәрбайның башына сукты. Күчәрбайның йөзе кара-кучкылланып кызарды, күзләрендә очкыннар күренде. Ул, коточкыч көчле кыяфәт алып, ике кулын да йодрыклаган килеш, баеның алдына ук килде һәм күз иярмәслек җитезлек белән Таквәнең ияк астына сугып җибәрде. Таквә кинәт аяксызланды. Тавышсыз-нисез чигенеп барып, эскәмияләр өстенә ауды. Юан таягы, эскәмияләргә бәрелә-бәрелә, шалтырап идәнгә төште. Күчәрбайның маңгае, Таквә Сәхәүнең авызы каный иде. Бу кара төркемгә ияреп яңадан спектаклебезгә килгән Шәфыйк, «Әтине харап итте, бетле башкорт!» дип, Күчәрбай өстенә очына башлаган иде, Күчәрбай шундый ук сәләтлек белән анысын да бәреп екты. Зал эчендәге шау-шуның, әдәпсез сүгешүләрнең чиге юк иде. Артыкбикә белән килгән кунаклар, куркышып, сәхнә алдына өелештеләр. Әле күптән түгел генә рәхәтләнеп спектакль карап утырган хатын-кызлар ашыга-ашыга ишектән чыга башладылар.

Чиктән ашкан тәртипсез шау-шуны басуда тагын Имәлинең көчле тавышы ярдәмгә килде. Ул Күчәрбайны, сугышмаска өндәп, бер читкә җибәрде дә үзе минем яныма сикереп менде.

– Җәмәгать! Муллага сүз бирелә! – диде ул. Залны ярып үткән бу көчле тавыш ялкын өстенә сибелгән су кебек тәэсир итте. Тавыш пыскып-басылып калды.

– Йә, мулла, – диде Имәли, – әйтәсе сүзең булса әйт тә чык. Монда килеп бутап, адәм сугыштырып йөрмә.

Тик ул вакытта залда мулла юк иде инде. Аның урынына зур ак сакаллы бер карт сүз алды:

– Җәмәгать! Гает җиткән вакытта, авылыбыздан фирештә качырып, шайтан уены уйнап утыру килешми. Шул яэҗүҗ-мәэҗүҗ токымын тыңлап, гаеттән каласыз бит, мөселманнар, таралырга кирәк.

– Кыйнап чыгарырга кирәк аларны, – дип кычкырды Шәфыйк.

Ул арада шактый тынычланып өлгергән халыкның яңадан тавыш чыгартасы килмәде. Бары да беравыздан Шәфыйкка кадалдылар.

– Кычкырма, сугыш чукмары!

Күмәк авыздан каты итеп әйтелгән бу әмер Шәфыйкны куркытты, ахрысы, әле һаман ыңгыраша-ыңгыраша эскәмияләр өстендә яткан әтисен култыклап алды да, артына борылып, сәхнәгә йодрык күрсәтә-күрсәтә чыгып китте.

Шау-шу басылгач, мин сүз алдым:

– Иптәшләр, чыгып китәргә теләгән кешеләр булса, чыгып китсеннәр, ә без карыйсы килгәннәр өчен спектакльне дәвам иттерәбез.

– Чыгасы кешеләр чыгып бетте инде, ачыгыз пәрдәгезне, – диде берәү.

«Бу нинди күңелгә якын таныш тавыш?» – дип, аңа карадым. Ул Тешсез Ибрай иде.

Кара төркем белән килгән картларның иң азаккысы чыгып киткәч, зал тәмам тынычланды. Тик әле күптән түгел генә тыгызлап тутырылган эскәмияләрнең шактый күп өлеше бушаган иде инде. Тәрәзәдән төшкән таң яктысы белән бездә янган ут яктысы аралаша башлаганда, пәрдә яңадан ачылды. Артистларыбыз һәммәсе дә, дәртләрен сүрелдермичә, үз рольләрен әүвәлгечә яхшы башкардылар. Артыкбикәнең моңлы җырлары астында зал яңадан үзен үзе онытты.

Ул көнне таң без көткәнгә караганда тизрәк атты. Артыкбикә, «Галиябану» ның соңгы җырларын

Унөч яшьтән бирле сөешеп,

Күзебез күзләрдән китмәде,

Ходаем насыйп итмәде, – сүзләрен җырлап, залда калганнарның күңелләрен тутырганда, кояш чыгып килә иде инде.

Спектакльдән соң булган концерт бүлегенең программасына кергән бөтен номерларны да башкарырга өлгермәдек без. Гаяз белән мин берәр декламация сөйләдек. Яңа секретаребыз Искәндәр кыңгыраулы гармунын уйнатты, берничә егет чыгып биеде, Артыкбикә белән килгән башкорт кызларыннан Алмабикә җырлады – концертыбыз шуның белән бетте. Иң соңыннан үз көчебез белән көлке калыпка салып язылган «Комсомол гаете»н күмәкләп укыдык та урамга чыктык. Йөзебез ачык, күңелебез күтәренке иде. Безгә гаеттән кайтып килүче картлар очрады. Имамга оеган кебек итеп, бөкреләрен ныграк чыгарганнар, кулларын җиң очларына тыкканнар иде алар. Белмим, безнең җиңел хәрәкәтләребез, урам яңгыратып көлүләребез аларга бертөрле дә тәэсир итмәдеме, әллә сер бирәселәре килмәдеме, күтәрелеп тә карамадылар; без дә, аларны бөтенләй күрмәгән чырай күрсәтеп, үз юлыбызда булдык.

Актык чиккә кадәр безнең белән мәктәптә булып, гаеткә бармый калган Ибрай мине, Гаязны, Имәлине, Күчәрбайны, Искәндәрне, Артыкбикәне һәм Артыкбикә белән Кинҗә авылыннан килгән башка кунакларны җыеп үзенә алып китте. Кичәбездә катнашкан мәктәп кызлары һәм башка яшьләр шаулаша-шаулаша үз йортларына таралдылар.

Маһибикә дә һаман безнең белән иде әле. Безнең белән бергә Ибрайларга да барасы килә иде бугай аның. Ләкин Ибрайның аны күрмәмешкә салышып үтүе аңа бу теләгенә ирешергә мөмкинлек бирмәде. Шуннан соң ул безнең белән бик матурлап саубуллашты һәм берни булмаган төсле көләч чырай белән барыбызны да үзләренә чакырды:

– Ильяс абый, бүген кич шушы компания белән безгә чәй эчәргә килсәгез, бик әйбәт булыр иде.

Мин турыдан-туры үземә карата куелган бу сорауга ни дип җавап бирергә белмичә аптырап калдым. Моннан соң Низамыйларга бару ихтималым юклыгы күңелемә бик нык беркетелгән булса да, Маһибикәнең чакыруын кискен төстә кире кагарга батырлыгым җитмәде. Ни өчендер ул миңа бик юаш, бик кызганыч булып күренде. Ул кызга карата йөрәгемдә ниндидер якынлык сизә идем мин. Бүгенге кичәдә дә аның актыккы минутка кадәр безнең белән булуы мине тагын да йомшарта төшкәндәй булды. Яныбызда Артыкбикә булуга карамастан, йөрәгемдә алган урынын бирмәскә азаплана иде ул бәләкәй кыз… Мин, шул тойгы астында икеләнеп, арттарак калдым, башкалар, Маһибикәнең чакыруын ишетмәгәнгә салышып, алга киттеләр.

– Ильяс абый? – диде Маһибикә, «җавап көтәм» дигән тон белән дәште.

– Хәзергә әйтә алмыйм, Маһибикә, башкалар ни әйтер, хушыгыз хәзергә.

– Мин сезне көтәм, Ильяс абый.

– Хушыгыз хәзергә, – дидем мин, башка бер сүз дә әйтмичә, Гаязлар, Артыкбикәләр артыннан йөгердем.

Ибрай безне туп-туры яшелчә бакчасына алып керде. Башкаларда кыярның әле һаман да өлгереп җитмәгәнлеген исебезгә төшерә-төшерә, безне кыяр белән сыйлый башлады. Чыннан да, Ибрайның өйдән үк үстереп чыгарган кыярлары күптән өлгергәннәр иде инде. Ул аларны берничә мәртәбә Базарлыга алып барып, кыйбат хак белән сатып та кайтты. Ибрай, бакчасына кергән саен, аны сөйләмичә калмый. Сугышта йөргән чагында Украина авылларында күргәннәрен хәтерләп ала да, әйләндереп китереп, һаман бер нәрсәгә тери:

– Көч юк. Ялгыз гына көч җитми. Артель булып эшләү кирәк ул безнең ише ярлы-ябагайга, – ди. – Булсын иде әле шундый махсус парниклар, махсус йортлар, булсын иде шунда кирәк кадәр ат, кирәк кадәр кеше, бөтен волостеңны туйдырырлык кыяр өлгертер идек без, – дип сөйләп китә.

Безнең өчен аның сүзләре яңа түгел иде инде. Шуңа күрә дә ул аларны бүген Артыкбикәләргә сөйләде. Тик аңа сөйләгәндә дә һаман безгә төртеп-төртеп ала иде ул:

– Менә бу егетләрдә инде ул хикмәт, алар белән бергә башлаган эшебез барып чыкса, быел көздән бер бәләкәй генә артель төзеп җибәрә алырбыз дип торабыз. Менә Күчәрбай да хәзер дөньяның серенә төшенә башлады… – Бу урында Ибрай, Күчәрбайга карап, кинәт тукталып калды. Күчәрбай, тирән хәсрәткә төшкән кеше төсле башын иеп, телсез калган иде. – Ни булды сиңа, Күчәрбай?

Күчәрбай эндәшмәде.

Ибрай сүзләре белән мавыгып киткән Артыкбикә йөгереп абзыйсы каршына килде.

– Башың авыртамы синең, агаем?

Күчәрбай башын күтәрмичә генә җавап бирде:

– Миңа бу авылдан китәргә кирәк булыр, иркәм. Моннан ары теге картка кайтып кереп булмас.

Артыкбикә шаярып көлде, абыйсының иягеннән тотып, башын күтәртте:

– Кайгырма, агаем, хәзерге заманда ир кеше түгел, кыз балалар да югалмый.

– Һи-и… – дип сузды Ибрай. – Тапкансың кайгырыр нәрсә, үземдә торырсың. Артель төзегәнче рәтләп торырбыз, эш табылыр.

– Бер дә булмаса, минем ак өйдә торырсың, – дип өстәде Имәли. – Сыярбыз. Курыкма, торыр җир тар булса да, күңел киң бездә. Аның өстәвенә тегене дә исеңнән чыгарма. Син бит хәзер миннән бай. Таквәдән аз дигәндә өч йөзне алып бирәләр сиңа. Ат алып торып, өйләнеп җибәрсәң…

Күчәрбай бераз ачыла төште, тик һаман да шикле уйлар борчыды, күрәсең, курыкканрак тавыш белән әйтеп куйды:

– Сәхәү карт хәзер мине үзе судка бирер, мин бит аның үзен дә, улын да кыйнадым.

– Уйлап та карама, энем, – диде Имәли. – Син бик егетләрчә эшләдең. Шунда ук мактамакчы идем үзеңне, арттырып җибәрә башларсың дип курыктым. Батрак беләгендә нинди көч барлыгын эшләп кенә күрсәтеп булмый андый кешегә, ә хәзер күрде ул аны. Ул сине судка бирә алмас. Ә менә син аны бир. Әнә ул синең маңгаеңдагы яра Таквә өчен кыйбаткарак төшәр. Әйе-әйе, аны болай гына калдырырга ярамый. Шулай бит, егетләр? – Имәли безгә борылды. – Шулай бит?

– Әлбәттә, ярамый, – диде Гаяз.

Мин дә аларга кушылдым:

– Обязательно судка бирергә кирәк. Ул бит миңа да кизәнде.

– Мин булмасам, тәгәрәтеп тә төшергән булыр иде әле үзеңне, – дип куйды Имәли…

Ул арада Ибрайның беседкасы алдындагы чирәмгә чәй урыны әзерләнеп өлгергән иде инде. Хуҗа безне утырышырга чакырды. Ибрай – тормыш ярлылыгын тел байлыгы белән яшерә белә торган кеше.

– Алты пар чынаягыбыз бар, кунаклар, – диде ул. – Гаеп итмәгез инде. Аның да икесе кешенеке, өчесе күршенеке дигәндәй, өч пары гына үземнеке. Такта чәем, якты чыраем дигәндәй, бездә әллә ни байлар сые да булмас. Җиңгәгез тары коймагын оста пешерә пешерүен, әйдә, рәхим итегез.

Аның тел сыен арттырырга Имәли дә ярдәм итте:

– Монавындай хәтфә кебек чирәмгә ятып чәй эчүе үзе ни тора, дурак, – диде ул. – Валлаһи, Низамыйларның хәтфә паласына бирмим мин аны. – Ул чирәм өстенә җәелгән зур кызыл ашъяулык янына кырын төште.

Без дә, ашъяулык тирәсен әйләндереп, чирәм өстенә утырыштык. Ашъяулык читеннән ерагаймас өчен, шактый тыгыз утырырга туры килде.

Ибрайның хатыны Бәдерниса – өстенә аклы күлмәк кигән, эре сөякле, таза беләкле хатын – зур табаны ике як читеннән чүпрәк белән тотып, коймак чыгарды. Без кыстатмадык, шактый биек итеп өелгән коймак чүмәләсен сүтә башладык. Кыюлыгы җитми торган кунак малайларга, кунак кызларга Ибрай үзе алып бирде. Коймак өеме никадәр генә биек булмасын, шулкадәр кешегә озакка түзмәде, тиз биреште. Таба, яңадан өйгә кереп, тулып чыкты. Чәчрәп-чәчрәп кайный торган чиста самовар килде. Аның да гайрәте тиз алынып, яңадан өйгә кереп чыкты. Төрлесе төрле пардан җыелган чынаяклар кызу эшкә тотындылар. Артык кызык сүзләр, телгә алып әйтерлек хәрәкәтләр булмаса да, күңелле, җанлы мәҗлес иде ул.

 

Фото: Фрипик.ру

Автор: Мунир Вафин
Читайте нас