Болыннарга, урманнарга, яланнарга җәй килде. Табигать төрле киемнәргә киенеп тантана иткәндә, Миләүшәнең кызы туды. Дөньяга туган бу җан иясе әйтерсең лә табигатьнең бар матурлыгын үзенә җыйган: пешкән чиядәй кечкенә авызлы, кыңгырау чәчәкләредәй куе зәңгәр күзле, шалкандай ап-ак йөзле, карлыгач канатларыдай кыйгач кашлы. Искерә төшкән өй бүрәнәләрен селкетеп елый-елый, өйгә ямь биреп үсте. Ул Шифа әбинең шатланулары! Гомерендә бала бакмаган әбинең яшәреп китүләрен күрсәгезче! Беренче тапкыр баланы кулына алганда түбәсенең күкләргә тиюләре! Әбиебезгә канатлар куйдылар диярсең, сабыйны кулларыннан да төшермәде. Кызчыкның да теле «нәнәй» дип ачылды. Нәнәйле, әниле Гөлназ ай үсәсен көн үсте. Кызына бер яшь тулгач, Миләүшә шәһәргә китеп урнашты. Ул бер эштән дә тартынмады, фабрикада ирләр киеме тегә торган цехта эшләде, ә Гөлназны балалар бакчасына йөртте. Тулай торактагы бүлмәдәш кызлары да унтугызы күптән түгел генә тулган яшь ананы читкә типмәделәр, күңел тарлыгы күрсәтеп, зарланышып йөрмәделәр, булдыра алганча нарасыен караштылар, ярдәм итештеләр. Ятимлек тойгыларын кичермәде Гөлназ. Бераз үсә төшкәч, язга чыгу белән «нәнә»сенә — Шифа әбекәйгә кайтып җәй буе ял итте...
...Бүген инде менә Гөлназы сөйгән егетен алып килеп, әнисе белән таныштырырга тиеш. «Әй бу гомер дигәнең, кай арада гына үтеп өлгергән соң?» Ул кургаштай авыр минутлы көннәрен, елларын исенә төшереп өшеп киткәндәй булды. Юк, бүгенге шатлыклы көндә күңелсезлекләрне хәтерләп җанны таламаска кирәк, китегез ямьсез, сагышлы, моңсыз еллар!
Гөлназы бәхетле булырга, икеләтә бәхетле булырга тиеш аның. Дәү әниле Гөлназы, күпме догалар, изге теләкләр белән үскән Гөлназы икеләтә бәхетле булырга тиеш. «Аның хакына мин яшьлегемне, гомеремнең гүзәл елларын яндырдым, яшеннәр булып яшьнәдем, яндым... Тик нигә соң әле бүген күңелем, җаным шулкадәр ярсый? Хәерлегә булсын...»
Миләүшәнең тынгысыз уйларын бүлеп, ишектә кыңгырау шылтырады. Гөлназы күбәләктәй генә өерелеп барып ишек ачты. «Әнием, таныш булыгыз, монысы минем Дамирым, — дип егете белән таныштырды. — Монысы аның әтисе — Мансур абый...»
Яшьләр бөтерелеп, көлешә-көлешә бүлмәгә кереп киттеләр. Тик ишек төбендәге ир генә урынына кадаклап куйгандай, кузгалмыйча Миләүшәгә карап тора бирде. Миләүшәне кайдадыр күргән кебек тоелды аңа, тик кайда икәнлеген исенә төшерә алмады.
Таныды аны Миләүшә, кызы исемен атап әйтмәсә дә, шунда ук таныган булыр иде. «Мансур, нигә син минем язмышымнан икенче тапкыр көләргә, үз балаңның кулын сорап килергә булдың? Бер язмыштан ике тапкыр көләргә ярыймыни?»
Алар өнсез калып бер-берсенә текәлделәр. Авызларыннан сүз чыкмады, тик карашлары гына күпне сөйли иде.
Миләүшә: «Мансур, син бит бу!»
Мансур: «Әйе, мин. Кайда күрдем соң мин сезне? Күзләрегез шундый таныш!»
Миләүшә: «Таныш күзләр... Танымассың, әлбәттә. Күпме еллар үтте, ничә тапкыр табигать мизгелләре алмашынды. Кушкүл авылының унҗиде яшьлек хыялый кызы хәтереңдә калмагандыр шул. Алданган, ташланган кызы. Син бит бүген шул алданган кызның баласын кодалап килгәнсең!..»
Өнсез калган әти-әниләрен күреп, яшьләр сагая төште. Алар аптырашып бер-берсенә карашып куйдылар да, яңадан көлешә-көлешә табын янында бөтерелештеләр. Ә ир белән хатын бу дөньяның олы мәшәкатьләрен онытып, хәтерләүләр дөньясына тагын сәфәр тотты, карашлары аша бер-берсенә меңләгән сорау биреште...
Миләүшә: «Мансур, исеңдәме кичке уенда тәү тапкыр очрашуыбыз, бер-беребезгә үлеп гашыйк булып, хыяллар дөньясында киләчәккә бәхет сарайлары төзүебез? Серле урман, моңлы аклан...»
Мансур: «Серле урман, нурлы аклан, урманчының ак өе... Әйе, хәтерлим бугай... Ә калганы онытылган...»
Миләүшә: «Шулайдыр инде... Унҗиде яшьлек табигать баласына вәгъдәләр бирә-бирә, аны бәхетсезлектә калдырып, хыялларын яндырып ташлап китү сиңа әлләни булмагандыр шул».
Мансур: «Мин бит хәтта синең исемеңне дә онытканмын, кичер!.. Аннары без бит ир затыннан, ирләр бит без!»
Миләүшә: «Кичерүемне сорыйсың. Гомеремдә дә кичерәсем юк. Син хәтта [МВ1] минем исемемне дә оныткансың. Ә мин, хыялый бер бала, синең исемеңне каен тузларына язып көттем. Һәр каен кәүсәсендә синең исемең язылган, шуларны үбә-үбә синең килереңне көттем бит мин... Авырга калганымны белгәч, туган нигеземне ташлап киттем, ничә еллар буе анда кайтырга оялып яшәдем. Ә син, кичер, дисең...»
Алар карашлары белән шулай аңлаштылар. Тик ир кешенең сабырлыгы сына төште бугай.
— Миләүшә, әллә Гөлназ минем баламмы? — дип курка төшеп сорап куйды.
— Әйе, Мансур, синең кызың.
— Булмас, Миләүшә. Ничә тапкыр өйләнеп, минем бит балам булмады.
— Ә улың?
— Зинһар, акрынрак, Дамир ишетә күрмәсен!.. Моннан сигез ел элек хатынымны җирләдем. Бөтен сөенечем, бөтен байлыгым менә шушы улым — аның баласы. Мин аңа балалы килеш өйләндем, сабыена бер генә яшь иде.
— Бу турыда улың беләме соң?
— Аллам сакласын! Берүкләр генә белә күрмәсен! Ул мине бик ихтирам итә.
— Ә минем кызым өчен син күптән үлгәнсең инде. Ул шуңа күнеккән. Минем өчен дә син ят кешесең. Бәгырьсез, хыянәтче, ялганчы син. Минем күз яшьләрем, минем нәфрәтләрем сине бала атасы булудан мәхрүм иткән. Табигать бәгырьсез кешеләргә мәрхәмәтсез ул, барыбер син тормышта үзеңә тиешлесен алгансың!
— И Миләүшә, тиярен мин тулысынча алдым, күрәчәгемне күрдем. Әйдә, балаларыбыз язмышын бозмыйк, бәхетнең нигезе – мәхәббәт бит. Кагылмыйк аларның бәхетенә, сабыр булыйк, Миләүшә.
— Мин туй күлмәге кия алмагандай, кызым Гөлназым да туй күлмәге кимәячәк, Мансур!
Ярсыган, үкенечләре, үткәндәге әрнүләре тулышкан хатынның яңаклары буйлап әче, әрнүле, үкенечле-үтенечле күз яшьләре акты. Яшен яшьнәп, коеп яңгыр ява башлады. Дөбер-шатыр күк күкрәп, икесенең дә йөзен яшен яктысы телгәләде. Чигәләренә чал чирткән, битләрендә еллар камчысының эзләре калган урта яшьләрдәге ир сак кына үрелеп хатынның күз яшьләрен сөртте, чәчләреннән сыйпады. Анысы да бераз тынычлана төште бугай. Ул ниндидер бер тәвәккәл карарга килеп, үз-үзен кулга алды һәм, берни булмагандай, кунакны бүлмәгә чакырды. Әти-әниләрен көтеп гаҗиз булган балалар, табын артында кысташа-кысташа бер-берсен сыйлашып утыралар. Ир белән хатынның икесе дә сискәнеп китте һәм бер-берсенә сораулы караш ташлап, башларын иеп табын янына килде. Сабыр хатын ягымлы елмаеп, кунакларны хөрмәт итәргә кереште. Тик шифоньерга эленгән ап-ак туй күлмәге генә берчә Мансурга, берчә Миләүшәгә рәнҗүле караш төбәп сүзсез генә үксеп елаган шикелле булып тоелды бу вакытта.
Фото: ufa.kupiprodai.ru
[МВ1]