Чәчмә әсәр
12 Августа 2024, 03:45

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (6)

Кемнән көләргә генә белми утырган малай-кызлар шаркылдашырга тотынды:– Ха-ха... Ильяс – Кащей!– Нәзек бармак...– Кәкре аяк!Гарьлегемнән чыдый алмый, күзләрем яшькә тулышып, чыгып качтым...

Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (6)Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (6)
Айгиз БАЙМӨХӘММӘТОВ. Калдырма, әнкәй! Повесть (6)

(Дәвамы.)

* * *
Бу бәйрәмне балачактан түземсезләнеп көтеп ала
идем. Быел да шушы көндә ниндидер могҗиза булыр,
күптәнге хыялларым тормышка ашар дип ышандым.
Яңа елга кадәр ике атна калгач та, берничә малай-
кызны тамаша залына җыеп алдылар. Аларның арасын-
да мин дә бар. Андый чараларда элек өйдә яшәгәндә
дә катнаштым. Әле балалар йортында да сәләтемне
күрсәтермен, дип уйладым.
– Балалар! – дип башлады сүзен бәйрәмне оешты-
ручы апа. – Иң күркәм бәйрәмгә санаулы гына көннәр
калды. Шуңа да без вакытны озакка сузмый, бүгеннән үк
эшкә тотынырга тиешбез. Әйдәгез әле, без бүтәннәрне
искиткеч тамаша белән куандырыйк!
– Әйдәгез! – Алгы рәттә утырганнарның күзләре бал-
кып китте.
– Шуңа иң сәләтлеләрне җыеп алдым да инде. Без
әкият сәхнәләштерербез. Имеш, Кащей исемле явыз
зат Кыш бабай белән Карсылуны үзендә бикләп тота!
Ә Куян, Төлке, Аю һәм башкалар бәйрәмебезнең төп
кунакларын
коткарырга тиеш. Кызыкмы әкият?
– Әйе-е! Кызык! – дип, кемузардан кычкырдык. Күңел
күтәрелеп китте. Менә хәзер Аю булачакмын һәм Кыш
бабай белән Карсылуны коткарачакмын. Вәт, шәп була!
Оештыручы рольләрне өләшә башлады. Тик нигәдер
урман җәнлекләрен уйнарга бүтәннәргә бирделәр.
– Ә миңа? – дидем аптырап.
Оештыручы көлде лә:
– Син, Ильяс, Кащей буласың, – диде. – Моны син генә
булдырачаксың.
– Нигә алай, апа? Минем начар, куркыныч нәрсәне уй-
ныйсым килми, бүтәннәр миннән көләчәк.
– Юк, туганым. Сиңа иң җаваплы бурыч йөкләтелде.
Бу бит чынында түгел, ә әкиятне күрсәтү генә.
– Нәрсә мыжып торасың анда! – дигән тавышка боры-
лып карасам, артымда тәрбиячебез Рәйфә апа тора. Ул
тамаша залына кызыксынып кергән икән. Аны күргәч тә,
башым түбән иелде. Ә Рәйфә апа сөйләүдән туктама-
ды: – Әй, шушы Ильясны! Үзенә күрә түгел – әллә кем
булып кылана ул. Гелән я артист, я язучы булам ди дә
йөри, я галим булам, дип аптырата. Ә үзенең кәкре аягы
хакында уйлап та бирми. Сиңа Кащейны уйныйсың дип
әйткәннәр бит, димәк, буласың!
Тамашаны оештыручы мине якларга тырышты:
– Ильяс ризалашты ул. Без аның белән аңлашырбыз.
Бу бит – бары әкият кенә.
– Шунда ук ризалашырга тиеш иде. – Күзлеген сөртә-
сөртә сөйләнде Рәйфә апа. – Уңаена торсаң, җилкәңә
менеп утырырлар. Күзеңне чокырлар. Син, сеңлем, әле
яңа гына монда эшлисең, шуңа боларның холкын белеп
бетмисең. Мин монда егерме елдан артык чәч агартам.
Ә менә Ильясны Кащей итеп куеп бик шәп иткәнсең! Ул
бит – Кащейның сыңары. Аңа костюм тегеп этләнергә
дә кирәкми, футболкасын салса – кабыргалары үтә
күренеп тора. Нәзек кулы, кәкре аяклары... Суйган да
каплаган Кащей!
Кемнән көләргә генә белми утырган малай-кызлар
шаркылдашырга тотынды:
– Ха-ха... Ильяс – Кащей!
– Нәзек бармак...
– Кәкре аяк!
Гарьлегемнән чыдый алмый, күзләрем яшькә тулы-
шып, чыгып качтым...
Ничек кенә теләмәсәм дә, Яңа ел кичәсендә явыз ге-
рой кыяфәтендә уйнарга тура килде. Бәйрәмгә тиклем,
бик күп шигырьләр дә ятладым, чөнки моның өчен Кыш
бабай тәмле-татлы күчтәнәч бирәчәген яхшы беләм.
Ә монда, детдомда, андый тәмлекәчләрне иң якты
төшеңдә генә күрәсең.
Чынлап та, тырышлыгым юкка чыкмады. Ике кесәм
дә кәнфит-печенье белән тулды. Яңа ел җитүгә санаулы
сәгатьләр калгач, безнең төркем җанланып китте.
Үзебез эшләгән төрле бизәнгечләрне моннан берничә
көн элек урнаштырып беткән идек. Әле исә берсе дә
аш бүлмәсеннән чыкмый. Бәйрәм хөрмәтенә пилмән
пешерәләр. Монда куанырлык нәрсә бар, диярсез? Мин
өйдән аерылганнан бирле аның тәмен дә оныта башла-
дым. Монда елына бер генә тәти икән шушы бәхет.
– Рәйфә апа, пилмән пештеме икән?
– Көтеп торыгыз чак кына! Хәзер пешә, дидем бит...
– Аның исе чыккан да инде. Күптән әзердер, – кемдер
ныкыша бирә.
– Таегыз моннан, ач каргалар! Йөрисез янымда чокчы-
нып. Салсам – башымны ашарсыз, билләһи! – Кошлар-
ны куган кебек, кулы белән селтәнде. – Пешсә дә утыра
бирсен, әйдә. Сәгать унике тулар чакта гына тыгыныр-
сыз!
Тансык ризыкка алданып йөрсәк тә, күңел төбендә
моңсулык бар. Их, әгәр хәзер әткәем дә, әнкәем дә
тере булса... Рәхәтләнеп яшәр идек. Пилмән дип, аш
бүлмәсе янында әйләнеп йөрер идемме? Юк! Әткәй үзе
һәрберебезгә уенчык алып бирә. Без яңа гына өйрәнгән
җырны аңа ишеттерәбез... Хатирәләр, хатирәләр.
Рәйфә апа чакыргач, барыбыз да өстәл артына утыр-
дык. Ап-ак чынаякларга чәй ясалды, һәрберебезгә уны-
шар пилмән салынды. Мандарины да, кәнфите дә, төрле
суты да бар иде өстәлдә. Тик һаман нидер җитмәгән ке-
бек. Әллә әткәй-әнкәебез булмаганга, өстәлнең яме юк.
Рәйфә апа котлап сүз тотты:
– Балалар, сезне шушы бәйрәм белән ихлас кот-
лыйм! Безнең тормышта төрле хәлләр дә булгалый:
кайсы чакта сезне әрләп тә алам. Әмма моны мин тик
торганнан эшләмим. Сез яхшы кеше булсын дип тыры-
шам. Мәктәптә яхшы укыгыз һәм безне тыңлап йөрегез.
Әйдәгез, тормышыбыз ямьле булсын!
Сәгать даң-доң уникене суга. Элек өйдә чакта шушы
мәлдә теләк тели идек. Хәзер дә шуны эшләргә кирәк.
Янымда утырган Әмилә исемле сыйныфташымнан кы-
зыксынып куйдым:
– Синең нинди теләгең бар?
– Аллаһ бирсә, әнкәем безне килеп алсын иде.
Детдомның нәрсә икәнен дә онытырмын. Ә синеке, Ильяс?
Әмиләнең сүзләрен ишеткәч, шаккаттым да куйдым.
Мин бит әти-әнкәемнең яңадан терелүен тели алмыйм,
чөнки бу мөмкин түгел. Кайчандыр баласын ташлап
киткән әнкәйнең генә аны кире үз кочагына алуы их-
тимал. Нигә генә минем әнкәем дә төрмәдә утырмый
икән? Кайтыр иде бит бер заман. Их, көнләштем шулчак
Әмиләдән. Өметсезлектән кыен булып китте. Тукта әле,
тукта! Миңа бит әткәем нәрсәдер бирәм дигән иде! Әмма
аның нәрсә икәнен һич кенә дә белмим. Әткәем өчен
гомере буена иң кадерле булган әйберне берәр кайчан
кулга алсамчы, дип уйлап куйдым. Шушы теләкнең бу-
луы да күңелне бераз күтәреп җибәрде.
Шулчак телевизордан бик шәп концерт күрсәтә баш-
ладылар. Аларны без игътибар белән карап утыра-
быз. Менә экраннан Валентина Толкунова күренде.
Әнкәемнең иң яраткан җырчысы бит! Нигәдер шул озын
чәчле апаның тавышын яратып тыңлады ул. Үземне
белгәннән алып таныш җыр колагымны иркәләде:


...Буду любить тебя всегда,
Я не могу иначе...


– Рәйфә апа, мөмкинме чак кына телевизорның тавы-
шын өстәргә? – дидем.
– Кит, колагың ишетмиме әллә! Юк! – Тәрбияче гел
шулай җаваплый. Бу юлы да гадәтенә тап төшермәде. –
Йокларга
салып куймаганга рәхмәт әйт әле!
– Апа-а! Ул бит – минем әнкәемнең яраткан җыры...
Мөмкинме? Зинһар өчен...
– Юк, дидем, юк! Әнкәең яраткан, ә минең җаным
сөйми ул җырны. Шул җырчыны күралмыйм. Ичмасам,
юньле прическа да эшли белми. Җитмәсә, гел мәхәббәт
турында җырлый да йөри. Вообще, сүндерегез телеви-
зорны, марш йокларга! Сез дип, бәйрәмемне бәйрәм
итми йөреп ятам. Сездән башка гаиләм юктыр шул.
Хәзер үк ятыгыз йокларга! Йөзегез сытылып – кәефемне
бозмагыз әле. – Рәйфә апа ачуланып телевизорның
шнурын шарт итеп тартып алды да, безне бүлмәләргә
куарга тотынды.
– Чтобы иртәгә кадәр берегезне дә күрмим!
Минем теләгем аркасында Яңа ел бәйрәме шулай
тәмамланды. Бүлмәмә йөгереп килеп кердем дә, кара-
ватыма аудым. Битне кайнар күз яшьләре өтеп алды. Күз
алдымда ачык йөзле, зифа буйлы әнкәемнең сыны тора.
Ә теге җыр һаман колакта чыңлый:


Буду любить тебя всегда,
Я не могу иначе...

(Дәвамы бар.)

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас